15 октябрь — Хәтер көнендә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552 елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен башта Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелды.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында ялгыз пикетка чыкты.
Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.
Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi

❤12👍5🔥3✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 октябрь, чәршәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз:
🔺17 октябрь кичендә Хәмәс радикаль фәләстин төркеме контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы Израил гаскәре Газзә сызыгындагы хастаханәгә һавадан һөҗүм итте дип белдерде. "Al Jazeera" телеканалы кимендә 500 кеше үлгән булырга мөмкин дип җиткерде. Al Arabiya үлүчеләр саны 800 кешедән артты, дип хәбәр итте. Израил гаскәре күзләү мәгълүматларына сылтанып, хастаханәгә һөҗүм ясауга Фәләстиндәге "Ислам җиһады" төркеменең катнашы бар дип белдерде. "Шартлау булган вакытта хастаханә тирәсеннән Израилгә таба дошман ракетларын аттырганнар. Бездә булган күзләү белешмәләренә күрә, уңышсыз очыртып җибәрелеп, хастаханәдә шартлаган ракетны "Ислам җиһады" аттырган", диелә ЦАХАЛ белдерүендә.
🔺Хастаханәгә һөҗүмнән соң, кичә кич Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың күп илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары узды. Би-Би-Си хәбәр итүенчә, шундый ук чаралар Европа илләрендә дә үткән. Аеруча да Истанбулда урамнарга күп халык чыккан. Алар Израил консуллыгы бинасы янына килеп утлы таяклар аткан, полиция аларга каршы күз яше чыгара торган газ кулланган дип яза Baza.
🔺Чәршәмбегә каршы төндә Русия җибәргән ракет Запорожьедагы күп катлы торак йортка эләгеп, ике кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Тагын өч кешене әлегә таба алмыйлар. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә.
🔺Русия Үзәк банкы Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Үзәк банк матбугат хезмәт хәбәр итә. "Хәзерге вакытта банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. Киң кулланылышка ул таралмады", диелә хәбәрдә.
🔺Кичә Татарстанда һәм Башкортстанда булган көчле җил агачларны аударган, кайбер бина түбәләрен алып аткан, Казанда бер светофор, Уфада реклам тактасы ауган. Казанда бер кеше, Уфада өч кеше төрле җәрәхәтләр алган дип әйтелә.
Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

🔥4✍1👍1
Газзәдәге хастаханәгә һөҗүмнән соң, Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас өч көнлек матәм игълан итте.
Русия һәм Гарәп Әмирлекләре 18 октябрь көнне БМО иминлек шурасында ашыгыч утырыш уздыруны сорады.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Хәмәс Израилне Газзә сызыгындагы хастаханәгә һавадан һөҗүм ясауда гаепләде
Хәмәс үзенең Telegram-каналында кимендә 600 кеше һәлак булуын, 900дән артык кешенең яралануын язды. Израил исә хастаханәгә һөҗүм ясауга Фәләстиндәге "Ислам җиһады" төркеменең катнашы бар дип белдерде.
Русия һәм Гарәп Әмирлекләре 18 октябрь көнне БМО иминлек…

🔥4😢1
Биектауда яшәүче ирне террорчылыкны финанслауда гаепләп хөкем иткәннәр
Гаепләү ягы сүзләренчә, 32 яшьлек Динар Әхияретдинов "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме һәм "Хәйят Тәхрир әш-Шәм" төркеменә 31 мең сумнан артык акча күчергән.
Мәхкәмәдә шаһитләр сөйләвенчә, янәсе Әхияретдинов "Сүриядә Башар Әсадка һәм Русия кораллы көчләренә каршы сугыша торган" террорчы оешмаларны хуплаучы блогерларга акчалар җибәрүен әйткән булган.
Бу хакта ни уйлыйсыз? Соңгы вакытларда хәйриягә дип акча җыюлар артты. Сезнең белмәгән кешегә акча күчергәнегез бармы?

Янәсе ул радикаль ислам идеологиясе тарафдары булган һәм Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме һәм "Хәйят Тәхрир әш-Шәм" төркемнәре хисапларына 31 мең сумнан артык акча күчергән диелә.
👎1🤬1
Русия үзәк банкы чиркәү әһелләренең ачуын китергән Русиянең Казан сурәтле яңа акчасын чыгаруны туктаткан.
Банкның матбугат хезмәте әйтүенчә, Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк.
Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башында ярымай торуга игътибар иткән. Ә элекек чиркәү, хәзерге вакытта Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасында тәре юк. Бу фикерә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә куышлды.
Шушы руханиларга иң яхшы аңлатманы Казандагы тарихчы Марк Шишкин бирде.
"Ни өчен манарада ярымай торамы? Чөнки татарларда бу манара янында мөһим шәхесләр җирләнгән дигән риваять яши. Шул мантыйктан чыгып, анда ярымай беренче тапкыр 1918 елда, ә икенче тапкыр 1993 елда куелган. Ә ни өчен элекке чиркәү бинасында тәре юкмы? Чөнки анда хәзер музей урнашкан. Бу бинага чиркәүне кайтару мөмкин түгел, чөнки күпләр шунда ук мәчетне кайтарырга теләр, чөнки янәшәдә генә элекке хан мәчете булган, ул инде җимерелгән" дип аңлата белгеч.

YouTube
1 мең сумлык Казан купюрасы гауга китереп чыгарды
Казанның 1 мең сумлык акчага эләгүе кайберәүләрдә ризасызлык уятты. Имеш, рәсемдә Сөембикә манарасында ярымай бар, ә янәшәдәге элекке чиркәү бинасында тәре ю...
😁6👍4🔥1🤡1
Тарихчылар Алтын Урда төрбәләренең билгесез башкорт ханнарына бәйләнеше юк дип белдерде.
Бу хакта Чиләбе өлкәсендә узган Алтын Урда чорына багышланган симпозиумның урта гасыр төрбәләре турындагы түгәрәк өстәл резолюциясендә әйтелә.
Утырышта Идел-Урал төбәгендәге, Кырым һәм Казакъстандагы урта гасыр төрбәләре тикшерелгән, аларга тарихи-археологик анализ ясалган. Сүз XIII–XV гасырдагы Җүчи Олысы төрбәләре турында бара.
"Төрбәләрнең архитектура һәм төзелеш үзенчәлеге аларның уртак стандарт нигезендә төзелүендә шик калдырмый… Бу һәйкәлләрнең барысы да Алтын Урда мөселман утрак цивилизациясенең бер өлеше булып тора. Әлеге төрбәләрнең төзелешен билгесез башкорт ханнары һәм XVI гасыр белән бәйләргә бернинди нигез дә юк", диелә резолюциядә.
Алтын Урда чорына багышланган симпозиум 12-14 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Варна бистәсе һәм Чиләбе шәһәрендә узды. Анда Татарстаннан да, Башкортстаннан да галимнәр катнашты.

🔥7✍1🤔1
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң миллионлаган халыкның, шул исәптән татарларның да язмышы тамырдан үзгәрде.
Узган елның көзендә башланган мобилизациядән качучы мөһаҗирләргә яңа тормыш башларга туры килде. Русиядәге татарлар арасында Искешәһәргә китүчеләр дә булды.
Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче элекке буын татарлары яңа килгәннәргә булышты.
Азатлык хәбәрчесе Искешәһәргә юл тотты һәм татарларның бер-берсенә ярдәм итүләрен күреп кайтты.

🔥5❤1