Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә иң популяр дип саналган "Яндекс Карты" хезмәтендә машиналар өчен навигатор хәзер башкорт телендә дә эшли башлады.

Юлны Башкортстанда танылган алып баручы Флүрә Мурзина тавышландырган.

Урысча вариантында Башкортстанда туып-үскән рэпер Томас Мраз сөйли.

Азатлык март урталарында "Яндекс Карты" хезмәтендә татар телендә эшли башлады дип хәбәр иткән иде.

Татарча тавышны танылган җырчы Айгөл Гайсина - АИГЕЛ яздырды.

Яндексның навигаторын кулланучылар бармы? Башкортчаны сынап караган булсагыз, фикерләрегезне языгыз. Татарчасы эшлиме әле, шыпырт кына алып атмаганнармы дибез инде?..

Фотода Флүрә Мурзина. Вконтакте битеннән алынды.
❤9👍5🥱1
🔻Көн язмасы - укытучы Раушан Вәлиуллин белән әңгәмә.

Узган елның сентябрендә ул хатыны, өч баласы белән Чаллыдан чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Башта Кыргызстанга китте алар, аннары быел алар Германиядә сәяси сыену урыны таптылар.
Ничек яши татар мөһаҗире? Сәяси сыену өчен документлар әзерләү, балаларның чит җирләргә ничек яраклашуы һәм башка көнкүреш мәшәкатьләре турында Раушан Вәлиуллин белән сөйләштек.

— Безнең гаиләдә илдән китүләрне әлегә кадәр "вакытлы" дип кабул итүче бер генә кеше, ул да булса – хатыным. Аның төп хыялы – моның бер көнне бетүе. Көн дә "бу сугыш, бу Путин режимы кайчан бетәр инде", дип сөйләшә. Туганнарын, дусларын да гел искә төшерә. Кайчак елап та ала. Олы улым Европа перспективаларының зуррак булуына төшенде. Германия булмаса, укуы тәмамлангач, ул теләсә кайсы илгә бара ала. Бәләкәй балаларыбыз бик тиз дуслар тапты. Янәшәдә генә украин, таҗик балалары да күп. Әфганстан, Сүриядән килгән балалар да бар. Алман балалары белән дә аралашалар. Аралашу даирәсе булгач, җәмгыятькә кереп киттең дигән сүз. Балалар авызыннан "кайчан кайтабыз, кайчан китәбез моннан", дигән сүз чыкканы юк.

Кешеләр мөнәсәбәте нинди дигәннән, кызыл паспортны теләсә кайда селкеп йөрисе түгеллеген аңлыйм инде. Танышканда кайдан икәнне сорасалар, беркайчан да Русиядән икәнне әйтмибез, "без Татарстаннан, без — татарлар" диябез. Мөнәсәбәт бөтенләй башка була. Аннары озаграк аралашкач кына, Татарстанның нинди республика булуы, аның Русиядән бәйсез яшәүгә омтылышы турында әйтеп китәм. Шуннан соң Путин шымчылары булмавыбызны аңлыйлар. Халык аңлый. Якын-тирәдәгеләр минем биографияне дә белә.

Әңгәмә тулысы белән 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтаманы ачыгыз.

Раушан Вәлиуллин кебек татар-башкорт мөһаҗирләре саны арта да арта. Актив яшь кешеләрнең китүе илгә нинди тәэсир ясый? Алар кире илгә кайтырмы - сөйләшикче шул турыда.
👍11❤2🔥2😢2
Башкортстанда хәрби комиссар йөрәге авыртуга зарланган егеткә җенесен алыштырып хатын-кыз булырга кушкан

Егет элек инвалид булуын сөйләгән. Инвалидлыгын алганнар, тик йөрәге белән бәйле проблемнары әле дә калган. Хәзерге вакытта ул кардиоүзәктә ята диелә. Әмма Башкортстанның Әлшәй һәм Дәүлекан районы хәрби комиссары Вадим Яболонский хәрби комиссариатка сәламәтлеге белән проблемнары булуы турында әйтергә килгән егеткә Израилгә яки Төркиягә күченергә, яисә җенесен алыштырып хатын-кыз булырга киңәш иткән. Аның бу сүзләре яздырылган аудиоязма да бар.

"Берәүнең дә теләге юк, әмма ватанны ничектер якларга кирәк. Җыенып башка җиргә китергә кирәк- башка ватаның кайда, кайда рәхәт. Төркиягә, Казакъстанга, Израилгә. Сез бит каядыр авылда укыгансыз, мәктәпне бетергәнсез. Шундый яхшы мәктәп. Үзеңне үзгәртеп, хатын-кыз булырга иде", дип белдерә язмадагы тавыш. "Пруфы" басмасы моны Яболонскийның тавышы дип яза.

"Пруфы" Әлшәй һәм Дәүлекан районнары хәрби комиссариатына шалтыратып, егеткә ни өчен чит илгә китүне һәм җенесен алыштыруны тәкъдим итүләрен белешкән.

Ул беләсезме ничек җавап биргән? 👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
🤬3👍2
Руслан Айсинга "ят агент" тамгасы куймавы өчен штраф салганнар

Казандагы мәхкәмә сәясәт белгече Руслан Айсинга 40 мең сум күләмендә штраф салган. Штраф аңа үз телеграм-каналында "ят агент" булуы турында тамга куймавы өчен салынган.

— Мин бу "ят агент" статусын да инкяр итәм, штрафны да түләргә җыенмыйм. Ят агентлык бар кануннарга да каршы килә, сүз иреге, тел иреге, вөҗдан иреге бар. Бу минем эчке принципларыма каршы килә, мин дәүләт уеннарында катнашырга җыенмыйм, — дип белдерде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, берничә административ штрафтан соң аңа карата җинаять эшен ачарга мөмкиннәр. "Мин моңа әзер", диде ул.

Русия Юстиция министрлыгы сәясәт белгече, татар милли активисты Руслан Айсинны "ят агент" дип быел 23 март көнне атады.

Тулырак Азатлык хәбәрендә укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😱7🤬2
Студентлар 15 мең сумлык стипендиягә дә кызыкмый, мәктәпләргә барырга теләми

Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында кызыклы гына саннар яңгыраган. Аларны "Интертат" чыгарды.

🔻Быел Татарстанның стипендиаль ярдәм проекты нигезендә КФУга кабул итү планы үтәлмәгән. Аена 15 мең сум стипендия белән кызыктырып, ел саен педагогия юнәлешенә 200 абитуриент җыялар иде. Һөнәр алганнан соң мәктәптә 5 ел эшләргә кирәк. Быел 148 генә студент җыя алганнар.

🔻КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов: "Милли юнәлешләргә укырга керергә теләүчеләр саны артуга бармый. Укырга кергәннәренең дә бердәм дәүләт имтиханы баллары башка юнәлешкә керүчеләрнекеннән түбәнрәк", дигән. Ягъни татар теле белгечлекләренә мәктәпләрдә начар укучылар килә.

🔻Мәгариф министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, атнасына 18 сәгать укыткан укытучының айлык хезмәт хакы 19-20 мең сум. Атнага 24 сәгать дәрес бирүчеләргә аена 27 мең сум каралган. Яшьләрнең күбесе 2 ставкага эшли, ләкин нормадан артык дәресләр үткәреп, "укыту сыйфаты мәсьәләсе туа", ди министр.

🔻Быел Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми.
👍5🤷‍♂3🤬1
Эрдоган ХӘМӘСне "азат итүче мөҗәһидләр төркеме" дип атады

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ХӘМӘС радикаль фәләстин төркемен террорчы оешма дип атаган илләрне тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, ХӘМӘС ул - "үз җирләрен һәм ватандашларын саклау өчен көрәшүче, азат итүче мөҗәһидләр төркеме".

Бу белдерүен ул Төркия парламентындагы чыгышында ясады.

Моннан тыш Эрдоган эш сәфәре белән Израилгә бармаячагын әйтте.

▪️Узган ел ахырында Израил белән Төркия үз илчеләре дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрен торгызган иде. Шул ук вакытта Төркия тышкы эшләр министрлыгы Әнкара фәләстиннәрнең хокукларын яклавын дәвам итәчәк, дип белдерде.

▪️ХӘМӘС Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
👍7❤4💩2🔥1🤮1🤡1
Медиа: президент сайлау алдыннан Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр" үткәрәчәкләр

2024 елгы президент сайлаулары алдыннан узасы кампания кысаларында Кремль "Бу безнең гаиләнеке" ("Это у нас семейное") дигән Русиякүләм бәйге үткәрәчәк. Катнашучылар арасында биш миллион сумлык 30 торак сертификаты, Русия эчендә 300 сәфәр һәм башка бүләкләр уйнатмакчы булалар.

Рәсми яктан бу бәйге сайлаулар белән берничек тә бәйле түгел, әмма аның төп этаплары Владимир Путинның президент кампаниясенә туры киләчәк. "Медуза" чыганаклары әйтүенчә, ул "бер-бер артлы бәйрәмнәргә" әверелергә тиеш.

▪️Русиядә президент сайлавы 2024 елның 17 мартында узар дип ниятләнә.

▪️Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮3🤡3👍1🔥1😁1
Казанда ишегалларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк

Тик шәһәр оешмалары кышка 2700 урам җыештыручы белән генә керә.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел" ди. Бу кадәр кеше табылса да, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк, димәк, тарифлар да артачак.
🤷‍♂4🤡3
Сәлам_син кайда_Франкфурт
Эльза Нәбиуллина, Германия: "Без монда тынычлык эзләп киттек"

"Сәлам, син кайда?" подкастының өченче чыгарылышында татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина белән сөйләштек.

Ул гаиләсе белән 2022 елда Казаннан башта Төркиянең Мәрсин шәһәренә күчә, әлеге вакытта Германиянең Франкфурт шәһәрендә яши.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
❤22👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 октябрь, пәнҗешәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз:

🔺АКШның Мэн штаты Льюистон шәһәрендә бер кешенең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә 22 кеше һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Полиция утны 40 яшьлек корал инструкторы Роберт Кард ачкан дип шикләнә. Аның рухи сәламәтлеге белән проблемнары булган.

🔺Чәршәмбе көнне Русия һәм Кытай БМО Иминлек шурасының Газзә сызыгы-Израил низагы тирәсендәге хәлләргә бәйле АКШ резолюциясенә каршы тавыш биргән. Резолюция өлгесендә Газзә сызыгында һуманитар хәлнең начараюы һәм ярдәм кертү өчен вакытлыча атышларны туктатып тору турында әйтелгән булган.

🔺Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Геннадий Гудков Русия паспорты ала алмагач Франциядән сәяси сыену сораган. Бу хакта The Moscow Times-ка аның улы, сәясәтче Дмитрий Гудков әйткән.

🔺Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Пановка авылында урнашкан 3нче санлы төзәтү колониясендә "теләүчеләрне контракт нигезендә хезмәткә җибәрү" мәсьәләсендә киңәшмә уздырган. Бу хакта ул үз телеграм каналында язды. Путин режимы башлаган сугыштан Татарстанга мәетләр даими кайтарыла. Сугыш башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 624 кеше һәлак булган.

🔺Дөньяда качаклар саны 114 миллионга җиткән. Бу хакта БМОның качаклар югары комиссары идарәсе хәбәр итә. 2023 елның беренче яртысында күпләп күченүгә Украинадагы сугыш, Судан, Конго демократик республикасы һәм Мьянмадагы кораллы низаглар, шулай ук ​​Сомалидагы корылык һәм Әфганстандагы һуманитар кризис сәбәп булган.

🔺Башкортстанның Стәрлетамак хәрби комиссары Максим Немченко машинасына тәре ясаганнар һәм "груз 200" (йөк 200") дигән язу язганнар. Бу хәл 20 октябрьдә була дип хәбәр итә Mash.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4✍3👍1🤮1
АКШның Мэн штатында ким дигәндә 22 кеше үлеменә китергән атыш төрле урыннарда булган: Sparetime Recreation боулингында, Schemengees Bar & Grille ресторанында, Walmart үзәгендә.

Бу хакта Льюистон полициясе вәкиленә сылтама белән The Sun Journal газеты яза.

Әгәр һәлак булучыларның саны расланса, бу 2019 елдан башлап Кушма штатларда иң күп үлемгә китергән атыш булачак. 2019 елның августында кораллы ир Эль-Пасо шәһәрендә Walmart сатып алучыларына ут ачкан иде, ул чакта 23 кеше үлде. Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱5👍1🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан алты ел элек, 26 октябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышына килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, студентлар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алган иде.

Әлеге хәлдән соң чарада катнашкан студетларга КФУда басым да булды. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иттеләр, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыйдылар.

Бу көннәрне хәтерлисезме? Ничек хәтерлисез? Депутатлар нинди карарга килде?

@azatliqradiosi
💔11❤9😢7👍1🥱1
2023 елның октябренә World Justice Project оешмасы төзегән Канун өстенлеге рейтингында Русия 142 ил арасында 113нче урында.

2021 елда ул 101нче, узган ел 107нче урында иде.

Канун өстенлеге рейтингы 2010 елдан бирле төзелә. Анда илнең кануннар үтәлгән тирәлек булдырудагы уңышлары бәяләнә.

Кануннарның үтәлүе сигез төркемдә тикшерелә: хакимият оешмаларының вәкаләтләре чикләнү, коррупциянең булмавы, тәртип һәм иминлек, төп хокукларның тәэмин ителүе, хакимият оешмаларының үтә күренмәлелеге, кануннарның үтәлүе, сивиль эшләрне карау, җинаять эшләрен карау.

Русия ник ел саен аска тәгәри дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🌚3
Җанисәптә татар булып язылачагын белдергән активист кыз Ольга Мисикка Владлен Татарскийның үлеме турында язган посты өчен террорчылыкны аклау турында эш ачканнар.

"Фашистны үтерү - нормаль кешеләрнең гомерләрен саклап калуга тигез. Үтерүче гомеренең кыйммәте гади кешенең гомере кыйммәтенә беркайчан да тигез булмаячак", дип белдергән булган ул.

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, бүген 26 октябрь иртәсендә активистның әтисе яшәгән йортта тентү уздырганнар. Ольга Мисик үзе Русиядә түгел.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8
БМО белгечләре элекке Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевны Русиягә тапшырмаска чакыра

54 яшьлек Равил Минһаҗевны 2017 елда Кушма Штатлар Гуантанамо төрмәсеннән азат итеп, Гарәп Әмирлекләренә тапшырды.

Минһаҗевның үзенә анда алты ай тернәкләнү узасың да аннары иреккә чыгачаксың дип әйткәннәр. Бу хакта Азатлыкка Равил Минһаҗевның әнисе, Чаллыда яшәүче 86 яшьлек Зөһрә Вәлиуллина сөйләде.

Алты ай урынына Минһаҗев инде җиде елга якын төрмәдә утыра. Август аенда Зөһрә Вәлиуллина Гарәп Әмирлекләреннән чакыру алган һәм улы янына барган. Ана кеше улын Русиягә тапшырырга мөмкиннәр дип борчыла.

➡️Азатлык сайтында
➡️Көзге сайтта

Фото The Intercept сайтыннан алынды.Равил Минһаҗев (с) әнисе һәм абыйсы белән.

@azatliqradiosi
😢9
Иранда хиҗаптан баш тарткан актрисаларга кинода төшү тыелды

Бу турыда IRNA дәүләт телеканалына биргән интервьюсында Иран киносын профессиональ бәяләү һәм күзәтү баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәбиб Ил Беги әйтте.

Аның сүзләренчә, хиҗапсыз актрисалар катнашында элегрәк төшерелгән фильмнарны экраннарда күрсәтү дәвам итәчәк, чөнки моның өчен акча тотылган, ләкин яңа фильмнарда алар төшә алмаячаклар.

Түрә моңа кадәр продюсерларны хижап япмаган актрисалар белән хезмәттәшлек итсәләр, лицензия алуда проблемнары булачагы белән кисәткән иде.

Соңрак CinemaDaily телеграм каналында бу тыю кагылачак 12 актриса исемлеге пәйда булды.

Иран мәдәният һәм ислам юнәлеше министры Мөхәммәт Мехди Эсмаили хиҗап ябуның канунда булуын әйтте. Аның сүзләренчә, канунны үтәмәгән кешеләр белән эшләү мөмкин түгел.​

Ирандагы узган ел 16 сентябрьдә 22 яшьлек Махса Әмини үлеменнән соң хатын-кыз протестлары башланды. Аның хиҗапны дөрес кимәгән һәм шәригать кануннарын бозган өчен кулга алынганнан соң, полиция золымы нәтиҗәсендә үлгән булуы ихтимал.

@azatliqradiosi
👍5🤯5🤬2
Башкортстан Корылтае рәисе Рудольф Нуриевкә пычрак ягарга ярамый дип белдерде

Бер көн элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриевне "сатлыкҗан" һәм "ЛГБТ вәкиле" дип атаган белдерү чыккан иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
👏4👍2
Беренче каналның элекке мөхәррире Марина Овсянникованы ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Журналист Овсянникова хәзерге вакытта кызы Арина белән Парижда яши. 17 яшьлек улы Кирилл әтисе белән Русиядә калган.

Ана хокукыннан мәхрүм итүне мәхкәмәдән Овсянникованың Russia Today-да эшләүче элекке ире сораган.

▪️Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова 14 март кичендә "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырганнан соң танылды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәткән иде.

▪️Июль ахырында Овсянникованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы башка бер эш нигезендә 50 мең сум штрафка тартканнар иде.

@azatliqradiosi
🤬10👍1🙏1
✈️ Red Wings һава ширкәте Казаннан 🇱🇰 Шри-Ланка утравына туры очышлар башлый

Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Казан һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар 10 көнгә бер — сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак диелә.

Беренче рейс 31 октябрьгә билгеләнгән. Юл вакыты — 8 сәгатьтән артык.

Ничек, барып-карап кайтырга ниятегез бармы? 😏

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6✍2
Чиләбе өлкәсе Мияс шәһәрендә шагыйрь Акмулла каберенә таш куелган

Бу хакта тарихчы Азат Ахунов хәбәр итте. 

Зәйнулла ишан ярдәме белән эшләнгән бу таш озак еллар Туган якны өйрәнү музеенда сакланган диелә.

▪️Мифтахетдин Акмулла 1831 елда Бәләбәй өязе Дүсән авылында туган. 1895 елда Мияс янында юлбасарлар тарафыннан үтерелгән. Ул башкорт, татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән.

@azatliqradiosi
👍9❤5