Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган атна Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары рейд уздырган һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып киткән.

Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар.

Бу хакта язманы монда укый аласыз, төп фикерләрне кәртләрдә тәкъдим итәбез.
🤯6🤬3
📍Прагада "Кырым платформасы"ның икенче парламент җыены башланды

Украина Югары Радасы рәисе Руслан Стефанчук әйтүенчә, чарада бөтен дөньядан барлыгы 70 парламент делегациясе катнаша.

Үз чыгышында Чехия премьер-министры Петр Фиала ярымутрауның асаба кырымтатар халкы вәкилләрен аерым сәламләп, аларга һәм Украина ватандашларына "тарихи гаделлекнең кире кайтачагын" вәгъдә итте.

Бу хакта безнең сайтта укыгыз.
🔥6🤡2🤔1
Тел активистлары мари телендә "акыллы динамик" ясауга керешкән

Мари тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Андрей Чемышев җитәкчелегендә тел активистлары такымы "акыллы динамик" проектын башкара.

Аңа "iВика" дигән исем бирелгән, ул марилардагы хатын-кыз исеме — Айвика белән аваздаш.

Хәзерге вакытта тавыш белән идарә ителә торган "акыллы динамик"ларны күпчелек технология ширкәтләре җитештерә. Мәсәлән "Яндекс", Google һәм Apple. Әмма алар урыс һәм инглиз теле кебек киң кулланыштагы телләрдә генә эшли.

"iВика"ның үзенчәлеге шунда — ул мари телен аңлаячак. Калган аналоглары кебек үк, аннан интернеттагы мәгълүматны табып укып бирүен, җыр кушып куюын, әкият сөйләвен һәм башкаларны сорарга мөмкин булачак.

@azatliqradiosi
👍16❤2🔥1
Татарстанда яшәүчеләрнең 44%-на хезмәт хаклары хәтта төп чыгымнар өчен дә җитми

Моны HeadHunter платформасы ачыклаган. Бер ел элек мондый җавап бирүчеләр саны 40%, ә 2021 елда 26% тәшкил иткән.

Сораштыруда катнашканнарның өчтән бере — 33%-ы хезмәт хакларының төп чыгымнарны капларга авырлык белән җитүен әйткән. Ә 23% кеше керемнәренең кирәкле алыш-бирешкә генә җитүен белдергән.

Татарстанда аеруча 18-24 яшьлекләрнең хезмәт хаклары җитәрлек булуы теркәлгән. Акча җитмәү турында ешрак 55 яшьтән өлкәнрәкләр белдергән. Хезмәт хакы җитмәү турында белдергәннәрнең 39%-ы ирләр, 51%-ы хатын-кызлар булып чыккан. Ягъни, акча юклыгына хатын-кызлар күбрәк зарлана.

Ә сезгә хезмәт хакы нәрсәгә җитә?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3😢2
Казан тарихчыларына Уфадагы конференциягә килергә рөхсәт итмәгәннәр

21-22 ноябрь Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" (III Мәҗитов укулары) дигән халыкара конференция узарга тиеш.

Чарада Татарстанның Тарих институты хезмәткәрләре дә катнашырга теләгән. Әмма Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев, Радик Исхаков һәм Әнвәр Әксановка бер аңлатмасыз катнашуны рөхсәт итмәгәннәр.

"Башкортстанда бу конференция зур идеологик вакыйга итеп карала, анда республиканың Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк. Шуңа татар тарихчыларының Көньяк Урал тарихына альтернатив карашлары башкорт түрәләре һәм политтехнологлары дөньясының идиллиясен бозарга мөмкин. Бу хәл Уфада җитди фәнни бәхәсләргә әзер булмаулары турында фикер уята", диелә институт белдерүендә.

Бу нәрсә — татар белән башкорт арасына янә чөй кагу ниятеме? Ни уйлыйсыз?

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬13👍5🤡3👎1😁1
Чубаров Кырым республикасы милли-территориаль автономиягә әверелергә тиеш дип белдерде

Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров бу хакта бүген Прагада узган "Кырым платформасы"ның икенче парламент җыенында әйтте.

"Украинаның дәүләт суверенитетын торгызгач, Кырымны реинтеграцияләү чоры башланачак. Бу чорда Кырымның, аның асаба халкының һәм ярымутрауда яшәүче барлык Украина ватандашларының киләчәген билгеләүче хокукый шартлар һәм механизмнар бик мөһим булачак", диде ул.

Аның әйтүенчә, бу милли-территориаль автономия
▪️Украина дәүләтенең кашамас бөтенлеген,
▪️асаба кырымтатар халкының үзбилгеләнү хокукын,
▪️кешеләрнең тигез хокукларын һәм иреген,
▪️Кырым ярамутравының ныклы үсешен тәэмин итәргә тиеш булачак.

Чубаров сүзләренчә, аннексияләнгән Кырымга килеп урнашкан "чит ил ватандашлары яки ватандашлыгы булмаган затлар" Кырымнан кичекмәстән китәргә тиеш булачак. Чөнки алар "аңлы рәвештә җинаять кылган, мародерлар кебек урланган әйбер артыннан килгән", диде ул.

@azatliqradiosi
👍8🔥2🤔1
"Важные истории" һәм Conflict Intelligence Team Русия полигоннарында җәфалау "чокырлары" булуын сөйләде

Шундый чокырларны тикшеренүчеләр Оренбур өлкәсенең "Тоцкий" һәм Волгоград өлкәсенең "Прудбой" полигоннарында тапкан.

Бу полигоннарда Русия хәрбиләре Украинадагы сугышка киткәнче күнегүләр уза. Тәртип бозучыларга, шул исәптән фронтка барудан баш тартучыларга исәпләнгән җәфалау урыннары җиргә казылган чокырлардан гыйбарәт, диелә.

Тикшеренү уздыручылар бу сүзләрен иярченнән төшерелгән рәсемнәр белән раслый.

Бу — Русиянең үзендә "чокырлар" кулланулары турында беренче билгеле булган очраклар, дип искәртә басма. Элегрәк мондый тәҗрибәне фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда кулландылар. Аерым алганда үзләрен чокырга утыртуларына фронтка килгән мобилизацияләнгәннәр зарланды.

@azatliqradiosi
😱3🤬1🙏1
Уилан колониядән CNNга шалтыратып Блинкенга үтенече турында сөйләгән

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән американ ватандашы Пол Уилан август аенда АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен белән телефон аша сөйләшүдә үзен азат итүдә ярдәм сораган булган. Бу хакта Уилан CNNга сөйләгән.

Уилан сүзләренчә, Русия белән соңгы тоткын алмашуда исемлеккә кертелмәве аның аркасына һәдәф ясауга тиң, әгәр ул чираттагы алмашуга да кертелмәсә, колониядә үләргә мөмкин, бу хакта ул Блинкенга әйткән. Уилан моны үзенең яшен һәм авыруларын күздә тотып әйткән.

Уилан Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның эше турында Русия матбугатыннан ишетүен дә билгеләп үткән.

▪️Элек Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уилан 2018 елның декабрендә Мәскәүдә кунакханәдә тоткарланган иде. Аның мәгълүмат саклана торган җиһазында дәүләт сере булган мәгълүмат табылды диелде. Уилан гаепләүне кире какты, ә җинаять эше ачуны провокация дип атады.

#FreeAlsu
@azatliqradiosi
😢2🕊2🔥1
Мәскәү Татарстанның 7,9 млрд сум бурычын сызып ташлаган

Русия финанс министрлыгы Татарстанның 7,88 млрд сум күләмендәге федераль бюджетка бурычын сызып ташлаячак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин карарында әйтелә.

Русия хөкүмәте барлыгы 12 төбәкнең 8,23 млрд сумлык кредит бурычын сызып ташлаган. Төбәкләргә чигерелгән бурычларның 95,77 проценты Татарстанга туры килә. Әйтик, Башкортстанга бары 1,8 млн сум бурычын гына чигергәннәр.

Шул ук вакытта ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 12 млрд сумга арткан.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, көзге сылтама.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔3🤡2
Азатлык архивыннан яңа кызыклы язма тыңлыйк 🎙

Азатлык хәбәрчеләре (Надир Дәүләт, Фәрит Аги, Гали Акыш, Гариф Солтан) узган 1976 елга нәтиҗә ясый, укучыларны яңа ел белән котлый. Язма ахырында Әнвәр Давыдов сүзләренә язылган "Казаным" җыры яңгырый.

Язма эфирда 1976 ел азагында яңгыраган. Барлык архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤5🔥5
❗️Татарстан президенты Чечня башлыгының 15 яшьлек улын "Дуслык" ордены белән бүләкләгән

Бу хакта Русия думасы депутаты Адам Делимханов үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

15 яшьлек Адам Кадыров "милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен" бүләкләнгән диелә. Бүләкне егеткә Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе барып тапшырган.

Күптән түгел Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты һәм улына Чечня герое исемен бирде. Журавель Коръәнне яндыруда шикләнелә.

Шул вакыйгадан соң Рамзан Кадыров Мәскәүгә барып Владимир Путин белән очрашты һәм башкалада әтисе исемендә мәчет төзергә фатыйха алып кайтты.

Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев узган атна тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬26🤮10😁4👎3💊1🙊1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - чәршәмбе, Азатлык үз әшен дәвам итә һәм төнлә булган хәлләр мондыйрак:

🔸 Украинадагы сугыш 609 көн дәвам итә һәм бүген Русия гаскәрләре Хмельницкий өлкәсен утка тотты. 16 кеше зыян күргән.

🔸 Русиянең Саклану министрлыгы Брянски өлкәсендә дроннарның бәреп төшерүе хакында хисап ясады.

🔸 Акъярда кичен шартлау булган. Йортларның тәрәзәләре чәлпәрәмә килгән. Хакимиятләр дрон бәреп төшерелде, ул басуга төшеп шартлады дип белдерде.

🔸 Израил Сүриягә ракет ыргыткан, дип белдерде аның армиясе. Шулай ук рейд ясалган вакытта Иордан елгасының көнбатыш өлешендә ике фәләстинле юк ителде, дип белдерелде.

🔸 АКШның F16 һөҗүм очкычлары Якын Көнчыгышка китерелгән, дип хисап бирде Пентагон. Дислокация урыны кайда - әйтелми. Австралия дә үз хәрби очкычларын юллаган, диелә.

🔸 Приморье крае парламенты ирләре Украинадагы сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары транспорт салымыннан азат ителә дигән канун кабул иткән.

🔸 Мәскәү биржасында долларның бәясе 93 сумны тәшкил итә.

Әлегә шулар. Безнең төп сәхифәгә дә күз салыгыз. Анда кызыклы материаллар шактый. Имин көннәр телибез!
🔥3✍1💩1
❗️UNICEF, БМО каршындагы балаларны яклау фонды мондый хисап чыгарды:

Газзә сызыгында 2360 бала һәлак булган. Аларның хисапларына күрә, низаг башланганнан бирле Израилдә 30дан артык баланың гомере өзелгән, дистәләгән бала ХӘМӘС сугышчыларында тоткын буларак тотыла.

Израилдәге сугыш 19 көн дәвам итә. Низаг 7 октябрь иртәсендә, Израилгә Газзә сызыгыннан атышларыннан башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш. Һуманитар ярдәм кертү зур проблемга әверелде.
😢5🤬3👍1
👨‍🏫 Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә яңа эшли башлаган мөгалимнәр өчен остазлар мәктәбе төзеләчәк.

Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Аны төзер өчен республика бюджетыннан 529 млн сум бүлеп бирәчәкләр.

Мәктәпне 2024 елның декабренә тапшырырга ниятлиләр. Анда яхшы техника белән җиһазландырылган бүлмәләр, ике спортзал һәм актлар залы булачак дип искәрткән. Шулай ук мәктәп нигезендә методик үзәк тә оештырылачак.

Нигә кирәк бу остазлар мәктәбе? Кемнәр эшлиячәк, кемнәр укытачак? Болар хакында
моннан укыгыз. Ачылмаса бу сылтама бар.

Татар теле мөгаллимнәре яки татар теле укытучылары булырга җыенган кешеләр монда булса, әйтегезче, мөһимме сезгә мондый мәктәпнең булуы?
❤12🔥3✍2
Казанның хәрби мәхкәмәсе 5561нче хәрби бүлекчәнең медицина хезмәте җитәкчесе Ирина Сергееваны дүрт ришвәт алуда гаепле дип тапкан.

Ул акчаларны мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларны канунсыз рәвештә һоспиталгә яткырган өчен алган диелә. Гаепләү фаразынча, 5561нче хәрби бүлекчәнең элекке солдатлары Вячеслав Обломов һәм Алмаз Җәбраилов "срочник"ларга канунсыз хезмәтләр күрсәтү өчен җинаятьчел сүз куешкан.

Обломов алдашып һоспиталдә "чирләп ятарга" теләүчеләрне эзләгән, ә Җәбраилов хәрби бүлекчәнең баш табибы Ирина Сергеева белән таныш булуыннан файдаланып, аның белән ничә сумга төшәсен сөйләшкән. Дүрт очракта да бу мәсьәләне хәл итү өчен 100әр мең сум акча сораганнар, әмма Сергеева ике солдат өчен 30ар мең сум алган, берсе өчен 50 мең сум биргәннәр, ә иң "кыйммәтлесе" 60 мең сум керем китергән.

Шулай ук хезмәт итү вакыты беткәнчегә кадәр дип ялган "больничный"лар алу өчен мөрәҗәгать иткән элекке солдатларны да, арадашчыларны да, 5561нче хәрби бүлекчә җитәкчесен дә мәхкәмәгә тапшырганнар. Барлыгы унлап кеше диелә.

Ирина Сергееваны медицина хезмәте майоры дигән исеменнән мәхрүм иткәннәр һәм 170 мең сум акчасын алганнар - бу ул алган барлык ришвәтләрнең күләме кадәр. Аны дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш дүрт ел сынау вакыты һәм 500 мең сум штраф биргәннәр.

Менә шундый хәлләр... Ни уйлыйсыз бу хакта?

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
👍4🔥3✍1