Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" дини оешмасы вәкилләре тоткарланган һәм сак астына җибәрелгән
Вилен Усеиновны 10 ел элек "ВКонтакте"да чыгарган рәсеме өчен ун тәүлеккә сак астына җибәргәннәр. 2013 елда ул ак байрак фотосы чыгарган, байракка кара төс белән гарәп телендә "Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ" дип язылган булган.
Зинур Аппазовны 2016 елда чыгарган видеосы өчен биш тәүлеккә сак астына алганнар.
"Алушта" имамы Юсуф Ашировка җәмәгать тәртибен бозуда гаепләп ике тәүлек административ сак бирелгән.
2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi

🤬9😢3👍1
Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләр вакытлыча туктады: ниләр көтелә?
🔺Килешү шартларында каралганча, бүген ХӘМӘС 12 тотыкны - хатын-кызларны һәм балаларны азат итәргә тиеш. Җирле вакыт белән бу якынча 16:00 сәгатьтә булыр дип көтелә.
🔺Атышлар дүрт көнгә туктатып торыла, бу вакыт эчендә ХӘМӘС 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм иткәндә тотык итеп алынган 200дән артык кешенең 50сен азат итәргә тиеш булачак.
🔺Моңа җавап буларак Израил төрмәләреннән бүген 39 фәләстин тоткынын - хатын-кызларны һәм балигъ булмаучыларны чыгарачаклар. Килешү шартларына күрә дүрт көн эчендә 150 фәләстин тоткыны азат ителергә мөмкин.
🔺Газзә сызыгына һуманитар ярдәм: көн саен 130 мең литр ягулык һәм һуманитар йөк белән 200 йөк машинасын китерү ниятләнә.
🔺Израил хакимиятләре солых турында сүз бармый дип искәртә һәм килешүдә каралган вакыт беткәннән соң ХӘМӘСкә каршы хәрби хәрәкәтләрнең дәвам итәчәген әйтә.

💔5👍1
Казан семинариясенә — 300 ел. Татарны чукындырыр өчен миссионерлар әзерләү турында 5 факт
Бу атнада Татарстанда Казан руханилар семинариясенең 300 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Бу уңайдан, Азатлык Казан руханилар семинариясенең тарихына күз салды. Әлеге уку йортының үткәне (һәм бүгенгесе дә) татар тарихына турыдан-туры бәйле. Чукындыруның яңа ысулы буларак патша хакимияте кадрлар әзерләүдә күргән.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Telegraph
Казан семинариясенә — 300 ел. Татарны чукындырыр өчен миссионерлар әзерләү турында 5 факт
Бу атнада Татарстанда Казан руханилар семинариясенең 300 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Бу уңайдан узган Татарстан православ җәмәгатьчелеге форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары, православ миллиардеры…
🤬8💩2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәяси активист Руслан Габбасовның абыйсы яшәгән өенә тентү белән килгәннәр. Аны алып киткәннәр, дип хәбәр итә активист. Аның сүзләренчә, туганына әйберләрен алырга кушылган һәм аңа "син энең аркасында утырачаксың" дигәннәр. «Сез кешеләр түгел, сез - намусы…
❗️Мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын изоляторга җибәргән.
Уфаның Киров район мәхкәмәсе 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны изоляторга утыртырга дип карар чыгарган. Руслан Габбасовның бертуган абыйсы кимендә 22 гыйнварга кадәр СИЗОда утырачак.
Ул хакта Габбасов үзе "ldel.Реалии"га хәбәр итте. Активист сүзләренчә, аның туганына карата Русия Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе нигезендә ("террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү") җинаять эше ачылган.
Кичә Габбасов абыйсында тентү узган диде.
#Башкортстан

😡6😱3❤1👍1🤬1
Сораштыру: Башкортстанда балаларның - 57, мөгалимнәрнең 70 проценты каныгуга дучар булган
Хокук яклаучы һәм депутат Яна Лантратова мәктәпләрдә каныгулар, һөҗүм итүләр һәм балаларның үз-үзенә кул салуы очраклары арта ди.
Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аиткулова каныгу һәм буллингка ешрак укытучылар үзләре дучар була дигән.
"Сораштырулардан күренгәнчә, бездә югары уку йортларын тәмамлаучыларның мәктәпкә эше кызык булмаганга түгел, хезмәт хаклары белән дә бәйле түгел, ә әти-әниләр белән эшләргә теләмәүләре өчен барасылары килми. Без каныгуга дучар булырга теләмибез диләр. Хәзер күпчелек мәктәпләрдәге эмоциональ атмосфера безнең мөгалимнәрне читкә этәрә. Бу вазгыятьтә укытучыларга кытлык артачак кына", дигән ул.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда бсыгыз.

👍2😢2
Киров өлкәсе мәхкәмәсе Азат Мифтаховны киләсе елның февраленә кадәр сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырган
Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итте.
"Уңай хәбәргә килгәндә - Азатны нормаль камерага күчерделәр, тегесе идән астында иде, камерадагы тәрәзәсе таш диварга карап торды. Аның рәшәткәләреннән күселәр чабышып йөри, идәнендә зур кара тараканнар йөгерешә иде. Хәзер Азат аспирант булган чакларында ук чишә алмаган математик биремне чишә алачак. Колониядә вакытта арый иде, чишү мөмкинлеге булмады. Математикларның шулай инде, Перельман кебек, бер мәсьәләне дистә һәм йөз еллар чишәргә мөмкиннәр", дип яза Светлана Сидоркина.
Математик Азат Мифтахов колония мөддәтен тутырып чыккан көнне янә тоткарланды. Бу юлы ул террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алынды.

Азатлык Радиосы
Киров өлкәсе мәхкәмәсе Азат Мифтаховны киләсе елның февраленә кадәр сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырган
"Уңай хәбәргә килгәндә - Азатны нормаль камерага күчерделәр, тегесе идән астында иде, тәрәзәсе таш диварга карап торды. Аның рәшәткәләреннән күселәр, идәнендә зур кара тараканнар йөгерешә иде. Хәзер Азат аспирант булган чакларында ук чишә алмаган математик…
❤6💔3🙏1
Audio
Буллинг дигәннән, Татарча подкастның бер эпизоды шушы темага багышланган иде. Тыңламаган булсагыз, тыңлап карагыз әле.
Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Психолог Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

🔥3👍2✍1
ХӘМӘС 25 тотыкны азат иткән: 13е — Израилдән, 12се — Таиландтан.
АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә Израилгә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә кулга алган тотыкларны азат итә башлаган.
Иң беренче булып Израилгә сезонлы эшкә килгән 12 Таиланд ватандашы азат ителгән. Таиланд премьер-министры бу фактны раслаган. Шуннан соң Израилнең 13 ватандашы иреккә чыгарылган.
Үз чиратында Израил ХӘМӘС вәкилләренә Израил төрмәләрендә утыручы 39 фәләстинне бирәчәк.
Сугыштагы тәнәфес бүген башланды һәм киләсе сишәмбенең киченә кадәр дәвам итәчәк. ХӘМӘС шушы дүрт көндә 50 тотыкны азат итәргә вәгъдә итә, шул рәвешле Газзәдәге тотыклар саны 190га калачак. Израил исә ХӘМӘСкә хәзерге вакытта төрмәдә утыручы 150 фәләстинне тапшырырга җыена: сүз, шулай ук, хатын-кызлар һәм балигъ яшькә җитмәгән яшүсмерләр турында бара.
Израил белән ХӘМӘС арасындагы сугышны туктатып тору турында Катар, Мисыр һәм АКШ ярдәме белән килешкәннәр. Шушы дүрт көндә Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 12 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
❤2👍2🔥1
✈️Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларын Русия һава ширкәтләренә киләсе елдан ук тапшыра башлаячаклар дип ышандыралар.
Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксына.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🔥4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын изоляторга җибәргән. Уфаның Киров район мәхкәмәсе 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны изоляторга утыртырга дип карар чыгарган. Руслан Габбасовның бертуган абыйсы кимендә 22 гыйнварга кадәр СИЗОда утырачак.…
Шулай итеп, башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын "террорчы эшчәнлеккә ярдәм итү" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргәннәр.
"Абый хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән — утыртачаклар дигән", дип сөйли бу хакта Габбасов.
Рөстәм Фәрәретдиновны 2024 елның 22 гыйнварына кадәр кулга алып Уфаның 1нче тикшерү изоляторына җибәргәннәр.
"Белүемчә, аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1нче өлеше) гаеплиләр. Бу — бик авыр маддә, ә минем абый — гадәти, тыныч, тәртипле кеше, җитештерүдә эшли. Аның өч кечкенә баласы бар һәм ул бернинди сәяси, оппозицион эшчәнлек белән дә шөгыльләнмәде. Аны минем өчен эзәрлеклиләр", дигән ул.
Габбасов "Русия хакимиятләренең бу җинаяте турында бөтен халыкара мәйданнарда" сөйләячәген әйткән. "Димәк, хәзер бөтен оппозиционерларның Русиядәге туганнарына куркыныч яный дигән сүз. Тотык итеп алып теләсә кемне утыртырга мөмкиннәр. Мин бөтен оппозицияне бергәләшеп моңа каршы торырга чакырам", ди активист.
Ул абыйсының кулга алыну карарын шикаять итәчәген әйткән.

😱4🤬4
📍Азатлык архивыннан кырымтатар шигърияте турында кызыклы язма. Ул интернетта беренче тапкыр яңгырый!
1986 елда чыккан бу тапшыруда:
🔸 Нью-Йорктан татар пианисты Биҗан Якупов "Җиләк җыйганда" көен уйный.
🔸 Гариф Солтан кырымтатар шагыйре Ченгиз Дагджы турында сөйли.
🔸 Мирал Читнәр Дагджының "Йолдыз" шигырен укый.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
1986 елда чыккан бу тапшыруда:
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤7🔥4👍2
❗️Җомга һәм яңа "ят агент"лар:
▪️Илья Венявкин, тарихчы
▪️Илья Давлятчин, журналист
▪️Михаил Касьянов, сәясәтче
▪️Идрис Йосыпов, журналист
▪️"ЛЮДИ" оешмасы.
▪️Илья Венявкин, тарихчы
▪️Илья Давлятчин, журналист
▪️Михаил Касьянов, сәясәтче
▪️Идрис Йосыпов, журналист
▪️"ЛЮДИ" оешмасы.
🤬3👍1
“Яратам, сагынам сезне!” Журналист Алсу Кормашева хатларында ниләр яза?
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 38 көн тулды. 38 көн ул якыннары, дуслары белән бары тик кыска хатлар, адвокатлар аша җибәрелгән сәламнәр аркылы гына аралаша. Казанда ул әнисе белән әлегә кадәр очраша алмады, ә балаларын ул инде май аеннан бирле күрүдән мәхрүм.
Кайда утыра Алсу Кормашева? Нинди шартларда ул? Ниләр турында уйлый, ниләр эшли? Ул бу хакта кыска гына хатларда яза. Бүген аның рөхсәте белән кайбер өзекләр белән сезне дә таныштырмакчыбыз.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

— Кайчак күңелдә давыл күтәрелә, бикле ишеккә, рәшәткәле тәрәзәгә карамаска тырышам. Ай күренми, аны күрер өчен өстәлгә, аннары батареягә басарга кирәк — мин алай эшләмим. Урамга чыкканда да күккә карамыйм, аны күрер өчен күзләр рәшәткәләргә барып текәлә — чәнечкеле чыбыклар белән уратылган һава да. Шуңа да карамыйм, — дигән ул бер хатында. — Монда кешеләр төрле, әмма язмышлар бертөрле. Менә инглиз телен яхшы белгән кызны да очраттым. Рәхәтләнеп инглизчә аралаштык. Сагындырылган. Зыялы кешеләр дә бар, искиткеч акыллылар. Кешеләрдән илһамланам. Алар бер-берсенә терәк булырга тырыша.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
Telegraph
“Яратам, сагынам сезне!” Журналист Алсу Кормашева хатларында ниләр яза?
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 38 көн тулды. 38 көн ул якыннары, дуслары белән бары тик кыска хатлар, адвокатлар аша җибәрелгән сәламнәр аркылы гына аралаша. Казанда ул әнисе белән әлегә кадәр очраша алмады, ә балаларын…
❤15🔥3👍1
Хәерле көн, хөрмәтле, укучыларыбыз! Бүген 25 ноябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Киевка дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер бала яраланган. Дистәләгән йорт утсыз калган. 25 ноябрьгә каршы төндә Русия Украинага рекордлы санда дрон-камикадзе ташлаган. 71 дрон юк ителгән, барлыгы 75 җибәрелгән дип хәбәр итә Украина ягы.
🔸Мәскәү Кытай бизнесе белән аннексияләнгән Кырымны Русия белән бәйләүче су асты туннелен төзү турында яшерен сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Украина махсус хезмәтләренә сылтанып The Washington Post яза.
🔸Алтай краеның Павловски авылы халкы чүп эшкәртү комплексы төзелешенә каршы митингка чыккан. Митингка меңләп кеше җыелган дип хәбәр итә КПРФтан дума депутаты Мария Прусакова.
🔸Русия хакимияте хәрби исәп алып бару өлкәсендә үзгәрешләрне раслады. Армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ирләрне алу кануны 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
🔸Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә сызыгына Татарстаннан җыелган чираттагы һуманитар йөкне илтә. Бортта 15 тонна йөк. Ил-76 очкычы Жуковский һава аланыннан Мисырның Әл-Ариш һава аланына очкан. Кызыл Ай оешмасы йөкне Газзә халкына җибәрәчәк.

🔥6❤1✍1👍1
"Тормыш мени инде ул?" Гаиләдә көч куллану күпләрнең язмышын җимерә
25 ноябрь - Хатын-кызларга көч куллануга каршы көрәш көне. Бу уңайдан сезгә бер гаилә тарихын искә төшерәсебез килә.
Айрат бала чактан ук әтисенең әнисенә кул күтәргәнен күреп үскән. Бүген аңа 24 яшь, ул үзе бу җәйне туйлар уздырып гаилә корырга җыена. Булачак хатынына ул беркайчан да кул күтәрмәячәкмен ди. Гәрчә белгечләр әнисен кыйнап үскәнне күргән балалар үз гаиләләрендә көч куллана башларга мөмкин ди.
Русиядә хатын-кызны өйдәге көч кулланудан саклаучы канун юк. Татар гаиләләрендә еш кына ире кыйнаганны яшерәләр. Бу хәлләрнең начар йогынтысы балаларга да, аларның гаиләләренә дә, җәмгыятькә дә тарала, озакка җитә.
Мәкаләне 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

— 8-9 яшьләрдә булганмындыр. Күршеләр керде. Без, балалар, икенче катка уйнарга менеп киттек, әниләр кухняда чәй эчеп калды. Бераздан әти кайтты, исерек иде. Безгә балаларга аска төшәргә дип кычкырды. Без тиз генә төштек. Ул мине тотты да буа башлады. Бик яхшы хәтерлим шуны. Күрше балалары әниләрне чакырды, шунда әти мине җибәреп әнигә ябышты. Менә иң беренче истә калган сугышу шул иде. Бәлки аңарчы да булгандыр, аннан алдагысын хәтерләмим. Ул көнне без өйдә кунарга курыктык, күршеләрдә кундык.
Мәкаләне 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
"Тормыш мени инде ул?" Гаиләдә көч куллану язмышларны җимерә
Русиядә хатын-кызны өйдәге көч кулланудан саклаучы канун юк. Татар гаиләләрендә еш кына ире кыйнаганны яшерәләр. Бу хәлләрнең начар йогынтысы балаларга да, аларның гаиләләренә дә, җәмгыятькә дә тарала, озакка җитә.
😢6👍1
Дума депутаты Солтан Хамзаев Русиянең бөтен халкын урыслар дип атауны канунга кертергә тәкъдим итте
Депутат аңлатуынча, элек совет халкы булган, ә аннары "сүзләр белән уйнау" башланган. Аның фикеренчә, Русия "урыс халкы" төшенчәсен кертүгә әзер. Урыс халкы бүген - ул славяннар, Дагыстан, Татарстан, Чечня, Башкортстан, Удмуртия, Якутиянең күпмилләтле халкы ди Хамзаев.
Әлеге вакытта Русиядә "россиян милләте" төзү стратегиясе алга сөрелә. Күптән түгел "татарстанлы" төшенчәсен бетерү турында да билгеле булган иде.
Хәбәрне тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤮25👎4🤬2❤1😁1🤡1
Азатлыкка быел 70 ел тула! Безнең эшебез бүген дә актуаль һәм мөһим.
Радионың тарихына күз салып, аның төп максатлары һәм миссиясен барларга тәкъдим итәбез.
https://youtu.be/OtCUx3niVgg
#Азатлыкка70 @azatliqradiosi

YouTube
Азатлык Радиосы: тарихы һәм миссиясе
70 ел элек үз эшен башлаган Азатлык радиосының эше бүген дә актуаль һәм мөһим. Радионың тарихына күз салып, аның төп максатлары һәм миссиясен барларга тәкъдим итәбез.
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз:…

❤9🔥3👏2
Кыңгырау
Әйдә! Online
Әйдә.Online проекты язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Кыңгырау" әсәрен аудиолаштырды. Бүген кич шуны тыңларга тәкъдим итәбез.
Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен кыскартылып бирелде.
«Кыңгырау» повесте – Сталин репрессияләренә дучар булган татар хатын-кызының фаҗигасе турында. Әсәр каһарманы Айсылуның ирен шпионлыкта гаепләп 20 елга сөргенгә озаталар. Хатынның үзенә дә "халык дошманы" тамгасы тагыла, 10 елга төрмәгә сөрелә.
Текстны Азатлык сайтында укыгыз.
➡️ Төп сылтама
➡️ Көзге сылтама

Айсылуны ире шпион диелгән кәгазьләргә кул куярга өндәделәр. Айсылу шуларга кул куйса, иреннән баш тартса, аны чыгарырлар иде, янәсе. Күп хатыннарга шулай иткәннәр. Ләкин алар да барыбер Себер ягына киттеләр. Лагерьда Айсылу күп танышларын күрде. Әнә Фәтхинең анасы Мәрьям, әнә язучы хатыннары, активист хатыннар, танылган табиблар, юристлар. Аларның кайсын – ун, кайсын – унбиш елга Себергә сөрделәр. Балаларын ятимнәр йортына тапшырдылар. Илне дошманнардан арындырдылар. Төрмәләр, каберлекләр, ятимнәр һәм юләрләр йортлары тулды...
Текстны Азатлык сайтында укыгыз.
➡️ Төп сылтама
➡️ Көзге сылтама
🔥8❤5👍2