Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хокук яклаучылар Кытайны мәчетләрне ябуда һәм җимерүдә гаепли

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Кытай хакимиятләре илнең төньяк өлешендә системлы рәвештә мәчетләрне яба һәм җимерә дип белдерде. Бу "кытайлаштыру" сәясәтенең бер өлеше ди алар.

HRW белешмәләренә күрә, Нинься-Хуэй һәм Гансу провинцияләрендә соңгы елларда күпчелек мәчетләр ябылган, юк ителгән, яки дөньяви куллану өчен төрле оешмаларга тапшырылган.

Хакимиятләр әлегә ачык булган мәчетләрнең гөмбәзләрен һәм манараларын сүтә, алар эчендәге тәһарәт алу бүмәләрен ябалар, мөнбәрләрне алып куя. Шулай ук аларда күзәтү камералары куелуы әйтелә

Кытайда 20 миллионлап мөселман яши.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🔥9🤬4👍1😱1
Алабугада дроннар җитештерү киңәя. Фән һәм халыкара иминлек институты Татарстан заводына санкцияләр кертүне сорый

Татарстанда "Алабуга" махсус икътисад зонасында төзелүче дроннар җитештерү заводын төзү әйбәт кенә бара. Инде аена 200гә якын дрон җитештерә башлаганнар. Ел башыннан Украина сугышына 1 416 дрон җибәрелгән булуы ихтимал.

Бу хакта Америкадагы Фән һәм халыкара иминлек институты хисабыннан күренә. Азатлык әлеге хисапны өйрәнде,

Тулырак безнең сайтта укыгыз, анда Maxar Technologies төшергән иярчен рәсемнәрен дә күрә аласыз
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🤬6👍5
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштыра.

🔸Мәскәү янындагы Лыткарино шәһәрендәге кешеләр электр утсыз калган. Алар төнлә электрстанциядә башта ут күргәннәрен, аннары янгын чыкканын сөйләгән.

🔸Украина шәһәрләрендә, мәсәлән Кривой Рог, Вознесенскида, Херсон белән Кировоград өлкәләрендә һава һөҗүме турында кисәтүләреннән соң шартлаулар булган. Әмма бу нинди нәтиҗәләргә китергәне хакында Украина хакимиятләре әйтмәде.

🔸Газзәдәге Израил тоткыннарын азат итү җомгага күчерелгән. Би-би-си мәгълүматына караганда, ХӘМӘС килешүне ратификацияләмәгән, тагын бер мәгълүмат ХӘМӘСнең беренче чиратта азат ителә торган тоткыннарның исемлеген бирмәвенә бәйле.

🔸АКШ Йәмәндә хөситләр тарафыннан атылган дроннар бәреп төшерелде дип хисап тотты. Дроннар Кызыл диңгез өстеннән очкан, ул вакытта АКШның хәрби корабы булган.

🔸Норвегия белән Русия чигендәге бердәнбер КППның ябылу ихтималы бар дип әйтте Норвегиянең премьер-министры.

🔸АКШ белән Канада чигендә Ниагара шарлавыгы аша сузылган күпердә бер машина шартлаган. Ике кеше һәлак булган, берсе яраланган. ФБР аны теракт дип түгел, юл казасы дип бәяләгән.

🔸Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Майский" совхозы мөдире 69 яшендә Илшат Ганиев вафат булган.

🔸25 ноябрь төнендә Уфа кешеләре Ай янында Юпитер планетасын күрә алачак.

Менә шундый яңалыклар. Ә сездә ниләр бар? Ничек хәлләрегез, дуслар?
✍2🔥2👍1
Төньяк Корея Көньяк Корея белән 2018 елда төзелгән хәрби киеренкелекне киметү турындагы килешүне өлешчә туктатты

Хәзер исә тагын да куәтлерәк кораллар кулланылачак. "Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диде Төньяк Корея саклану министры. Пхеньянда тиздән тагын берничә шымчы-иярчен очыртырга җыенуларын әйттеләр.

Нәрсә булачак бу? 👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢5🤬2
Менә мондый хәлләр дә булып ята икән...

Украинадагы сугышны актив хуплаучы 70 яшьлек депутат, "Гадел Русия" фиркасе лидеры Сергей Миронов хатыны Инна Варламова белән Украинадан алып чыгылган баланы уллыка алган. Моны дәлилләгән документларны "Важные истории" медиасы тапкан.

Русия гаскәре Херсонны басып алган вакытта 10 айлык кыз - Маргарита Прокопенко балалар йортында булган. Аны Русиягә алып чыкканнар, яшерен рәвештә исемен һәм ватандашлыгын алыштырганнар. Шулай итеп ул русияле Марина Миронова булган дип яза басма.

Бу тарих, Мироновның никахы, гаиләсе турында тулырак мәгълүмат ачылмаса, моннан укыгыз.

Нинди фикерләр башка килә, дуслар, мондый яңалыкны укыгач? Русиядә ятим, авыру балалар ник ятим үсә икән? Яки басып алынган җирләрдән баланы уллыкка алу берәр мәртәбәгә әйләндеме ул?
🤬7🤮4😁1
Бу - Грузиянең башкаласы Тбилисидагы 20 ел элек, шушы вакытларда булган мизгелләр. Ул тарихка розалар инкыйлабы дип кереп калды. 2003 елның ноябрь аенда өч көн дәвамында Грузия халкы мәйданнарга чыгып тыныч кына иске хакимиятне алмаштыруга иреште. Президентлыкка Михаил Саакашвилли килде.

Мәскәү моны хупламады. Басым ясарга тырышып, Грузиягә туры очышлар туктатылды, виза режимы кертелде, ә 2008 елда сугыш булды, Грузия үз җирләрен югалтты.

2003 елның 20-23 ноябрләрендә сез кайларда идегез, нишли идегез?
✍1😢1🥱1
Сәяси активист Руслан Габбасовның абыйсы яшәгән өенә тентү белән килгәннәр. Аны алып киткәннәр, дип хәбәр итә активист. Аның сүзләренчә, туганына әйберләрен алырга кушылган һәм аңа "син энең аркасында утырачаксың" дигәннәр.

«Сез кешеләр түгел, сез - намусы булмаган кабәхәтләр! Әгәр бу хәлләр озак дәвам итәр дип уйлыйсыз икән, хаталанасыз. Бу режим иртәме-соңмы җимереләчәк һәм сез җавап тотарга тиеш мәҗбүр булачаксыз!» – дип язды Руслан Габбасов.
🤬8😢6🥱1
Бүген - татар шагыйре, меценат Дәрдемәнд - Закир Рәмиевның туган көне. Ниләр беләсез аның турында?

▪️Уралда табылган 50 тонна алтынның 5 тоннасы Рәмиевләр приискында чыга. Бертуган Рәмиевлар 20 алтын приискага ия була.

▪️Полтавка авылы янында чекистлар кирпеч зурлыгы ике алтын тапкач, Дәрдемәнднең улы Искәндәр эзәрлекләнә башлый. Бу Рәмиевләрнең башкорт хөкүмәте һәм гаскәренә тәгаенләп Зәки Вәлидигә бирергә дигән алтыннары була.

▪️Дәрдемәнднең улы Искәндәр Рәмиев лагерьда биш ел утырып, азат булырына ун көн кала мәрхүм була.

▪️Искәндәр Рәмиевнең улы Бәшир Рәмиев техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә җитә. Ул - СССРда беренче компьютер уйлап чыгаручы.

▪️Закир Рәмиевнең бертуган сеңлесе – сәясәтче Садри Максудиның хәләл җефете. Гөнүл Пултар - Рәмиевләрнең сеңелләренең оныгы. Садри Максуди һәм Рәмиевләрнең кызлары Айдә Төркиядә хатын-кызлардан беренче илче була.

▪️Закир Рәмиев 1921 елның 9 октябрендә Орскида ачлыктан үлә.

▪️Аның кабере юк, ул җирләргән татар зираты өстенә хәрби завод салына.
💔13❤6🔥6
Дәрдемәндне никадәр яхшы беләсез? Аның шигырен дәвам итегез

Ни газизрәк - бу ватанмы? Аһ, туган каүмем газиз! Ул мөкаддәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр!
Anonymous Quiz
26%
Ватан калыр, сөт китәр!
58%
Сөт калыр, Ватан китәр!
3%
Сөт калыр, акча китәр!
4%
Алтын китәр, крипта калыр!
8%
Бу Дәрдемәнд шигыре түгел!
❤14
Сәяси тоткыннар. Күпме алар?

2012 елдан башлап Русиядә 3500гә якын кеше сәяси тоткын булган. Ә 2023 елның тулы булмаган 11 ае эчендә хокук яклаучылар 440 кешенең эзәрлекләнүен теркәгән. Бу ОВД-Инфо" чыгарган сәяси сәбәпләргә бәйле җинаять эзәрлекләүләре базасыннан күренә. Аларның күпчелеге иректә, 1011 кеше сак астында кала бирә.

Эзәрлекләнүчеләрнең күпчелеге 30-50 яшь арасындагы кешеләр (1667 кеше). Нигездә бу ир-атлар. Сәяси тоткыннарның иң кечкенәсе 2009 елда туган (хәзер аңа 14 яшь) иң өлкәне исә — 1930 елда (үлгән чагында 88 яшь булган).

"ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне аеруча 2022 елда, Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында теркәгән - 705 кеше.

Ничек сезгә мондый саннар?

Тулырак хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.

YouTube каналабызда татар, башкорт, кырымтатарлары арасындагы сәяси тоткыннар турында сөйләдек. Карадыгызмы?
🤬5🔥1
Украинадагы мәхкәмә Русия думасының барлыгы 52 депутатын читтән торып 15 елга ирекләреннән мәхрүм иткән

Алар арасында Татарстаннан сайланган депутат Артем Прокофьев та бар. Аны һәм тагын 51 Русия думасы депутатын Украина бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына кул сузуда гаепле дип тапканнар (Украина Җинаять кодексының 110 маддәсе 3 өлеше). Бу хакта Украина иминлек хезмәте җиткерә.

Үз чиратында Прокофьев украин мәхкәмәсенең бу карарын "шизофрения" дип атады.

"Башта алар миңа Украинага керүне тыйды, ә хәзер бактың исә мине анда мәхкәмә процессына көткәннәр һәм хәтта хөкем дә иткәннәр икән"
, дип белдергән депутат "Коммерсантъ" ка.

Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 көзге сылтама

▪️ Күптән түгел Украина президенты Владимир Зеленский Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хакимияте җитәкчесенә һәм Татарстанның вице-премьеры белән мәгариф министрына каршы чикләүләр керткән иде.
🤡3👍1🤣1
Сахалинда кеше ашаган өчен хөкем ителгән ирне вакытыннан алда иреккә чыгарып Украинадагы сугышка җибәргәннәр.

2012 елның җәендә Денис Горинның кимендә дүрт кешене үтерүе ачыклана. Тикшерү фаразынча, берсен ул 2010 елның ноябрендә үтергән, аннан соң мәетнең аякларыннан ит кисеп алып суыткычка куйган һәм соңрак ашаган.

22 елга хөкем ителгән Горин бер ай элек социаль челтәрдә хәрби киемнән фотосын чыгарды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯5🤬4😱2🤷‍♂1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышевага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды Быел җәй Уфаның район мәхкәмәсе аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Sota басмасы язуынча, Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма төзү турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм…
Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин хатынының 400 мең сумлык штрафын түләгән — моның кадәр акчаны аңа кешеләр җыярга булышкан.

"Лилиянең 400 мең сумлык штрафы сезнең ярдәм белән түләнә алды" дип язган ул соцчелтәрләрдә.

Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны Пермь төбәгенең Березникидагы колониягә күчерергә тиешләр.

Исегезгә төшерәбез: Русия мәхкәмәсе Чанышеваны "экстремистлык җәмгыятьне оештырган һәм аның белән җитәкчелек иткәне өчен" 7,5 елга хөкем итте һәм 400 мең сум күләмендә штраф салды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢8👍1
Башкортстанның Баймак районында яшәүчеләр янә халык җыены үткәрмәкче, бу юлы алар катлам таш чыгаруга каршы.

"Высотный альянс" оешмасына Баймак районында төзелеш ташы чыгару өчен 50 һектар җир бүлеп бирелгән, дип сөйли экоактивист Илдар Юмаголов. "Анда авыл кешеләре буыннан-буынга печән чапкан. Җиләк җыялар, ял итәләр. Шушылар урынына анда карьерлар булуын күз алдына китерәсезме?" ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3😢3
Ямпольская Татарстан Дәүләт шурасының урыс телен яклау турындагы канун өлгесен тәнкыйтьләвенә җавап бирде.

Русия халыкларының телләре ил Конституциясе һәм кануннары белән якланган. Урыс телен яклау турындагы канун өлгесе авторлары аларны боза алмас иде. Тәкъдимгә карата әйтелгән барлык кимчелекләр каралачак. Бу хакта "Бизнес Online"га документның авторы, Думаның Татарстаннан сайланган депутаты, мәдәният комитеты башлыгы Елена Ямпольская әйткән.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының урыс телен яклау турындагы канун өлгесенә төбәкләрнең дәүләт телләрен һәм Русия халыклары телләрен чикләмәслек итеп төзәтмәләр кертергә тәкъдим итәргә җыена. Депутат үзенең Telegram-каналында бу хактагы хәбәргә фикер белдергән.

Аның әйтүенчә, дәүләт теле буларак урыс телен куллану мәҗбүри булган бөтен өлкәләрдә дә, урыс теле белән беррәттән бу телләрне дә куллану хокукын федераль канун билгели.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
😁3🤔3👍1🤡1
🛬🛫Казан һава аланыннан авиаһаб ясарга телиләр.

Киләсе елдан башлап Nordwind авиакомпаниясе Казан аэропорты аша очышларны активлаштырырга җыена. Мәсәлән, апрельдә Татарстан башкаласыннан Якутскига рейс ачыла — һәм ул киңфюзеляжлы очкычларда башкарылачак.

Киңфюзеляжлы очкычларда рейслар (сүз Airbus 330 турында бара) Казаннан Сочи белән Петербурга моңа кадәр дә башкарылган иде. Шунысы кызык: Сочига Казаннан очкан юлчыларның 40%ы — Казан аша Себердән очкан кешеләр.

Шулай итеп Nordwind Казаннан күчеп утыру үзәген ясарга җыена: Себердән очкан кешеләр Казан аша Петербур, Сочи һәм башка шәһәрләргә оча алачак. Шуңа күрә Казанга Томски, Омски, Красноярски, Новокузнецки, Кемерово, Барнаул, Горно-Алтайски һәм Якутскидан рейсларның саны артачак дип фаразларга мөмкин.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9❤2✍1👎1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Газзә секторында 4 көнлек тынычлык тәртибе башлана. Бүген ХӘМӘС беренче тотыкларны азат итәргә тиеш. Газзәгә һуманитар йөк күбрәк кертеләчәк.

🔸Бүген төнлә Кырым күгендә - 13, Волгоград күгендә 3 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте, Азатлык бу саннарны бәйсеә рәвештә тикшерә алмый.

🔸Нидерландта парламент сайлауларында Герта Вилдресның ультрауң "Азатлык фиркасе" җиңде. Вилдерс - мөселман мәктәпләрен тыярга, бөтен мәчетләрне ябарга, эмиграцияне киметергә чакыручы сәясәтче.

🔸Кичә Казанның "Ак барс" такымы Кытайның "Куньлунь" клубына җиңелде (0:1). "Ак барс" Континенталь хоккей лигасы кысаларында узган 7 матчның 6сында җиңелде.

🔸Татарстанда картлык пенсиясе уртача 20 673 сум тәшкил итә. Бу хакта Русия социаль фондының республика бүлеге башлыгы Эдуард Вафин белдерде.

@azatliqradiosi
🔥3✍1👍1
Украина Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка чикләүләр кертте

Украина президенты Владимир Зеленский имзалаган документта барлыгы 147 кеше һәм 303 оешма.

Фазлыева һәм Садыйковка элегрәк АКШ хакимиятләре һәм Европа берлеге дә чикләүләр керткән иде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.


#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4🤡3👍2
Бурятиядә мобилизацияләнгә ир ялга кайткач үз үлеме турында ялган белешмә алган. Сугышка бармас өчен.

Бу фаш ителгән, ирне 5 елга колониягә хөкем иткәннәр.

Зоргито Арабжаев былтыр ноябрьдә мобилизацияләнә. Быел яз ялга кайта, әмма кире сугышка бармый. Хәрби полиция аның өенә килгәч, улы әтисенең үлеме турында белешмә күрсәтә. Соңрак бу документның ялган булуы ачыклана. Арабжаев 4 майда тоткарлана.

Мәхкәмәдә ул хатының рухи халәте авыр иде, шуңа фронтка кайтырга теләмәдем дип аңлаткан. 2022 елның сентябрендә Арабжаевларның өлкән улы юл казасында һәлак була, ә ике айдан Зоргиттоны фронтка алып китәләр.

Ул дезертирлыкта гаепле дип табыла һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

"Медиазона" исәпләп чыгарганча, бер ел эчендә Русия мәхкәмәләренә "дезертирлык" нигезендә 3 меңнән артык эш килгән. Хөкем карарларының яртысы - шартлы. Бу ирләр янә фронтка китсен өчен эшләнә дип яза басма.
🤬5💔2❤1👎1