АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган.
Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган.
Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли киеменнән килгән.
Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.
Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә җыеннан күбрәк фотоларны күреп булачак.
@azatliqradiosi

— Башкорт җыенының төп максаты — башкортларны бергә туплау, аларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, башкорт телле мохит булдырып яшәү. Балалар да Башкортстаннан читтә дә башкортлар бар икәнен, алар белән туган телдә дә аралашып була икәнен күреп үсеннәр, — дип аңлата чарада катнашучы активист Айгөл Гыймранова.
Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.
Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә җыеннан күбрәк фотоларны күреп булачак.
@azatliqradiosi
❤14👍1🔥1
Казан семинариясенә — 300 ел.
Семинария миссионерларны әзерләүдә ничек эшләгән? Миссионер Николай Ильминский үз максатына ирешкәнме? Ни өчен бу чукындыру кампаниясе татарларда ислам хәрәкәте көчәюгә китергән? Азатлык татарларны чукындыру тарихын өйрәнгән тарихчы белән сөйләште һәм семинариягә бәйле 5 фактны барлады.
Тулырак 👉монда укый аласыз. Ачылмаса 👉монда басыгыз.
👆Кыскача аны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🤬6✍1❤1
Матурмы?
Казанны сурәтләгән әлеге тортны Теләчедән кондитер Ләйлә Кашапова ясаган. Ул Истанбулда узган халыкара пешекчеләр бәйгесендә иң остасы дип табылган.

🔥11👍8😍6🥰1
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Археология институты каршында Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү Халыкара үзәге төзелә.
Анда галимнәр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Анда галимнәр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Казанда Евразия даласы Халыкара үзәге төзелә
Анда галимнәр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак.
👍8🔥2✍1❤1👏1
Киноханә:"Марвеллар" фильмы: Һолливудтан — эшен "Бисмилла" белән башлаучы яңа мөселман суперкаһарманы
Дөньякүләм прокатка "Марвеллар" дип аталган кинокомикс чыкты. Аның иң кызыгы – зур экраннарда беренче тапкыр мөселман кызы — каһарман пәйда булды. "Киноханә"дә Мисс Марвел турында сөйлибез.
Камала традицион пакьстанлы гаиләдә туып үсә. Әнисе Муниба, шулай ук яулык япмый, ләкин мөселман гадәтләренә тугъры. Йосыф исемле әтисе намаз укырга җирле мәчеткә йөри. Абыйсы Әмир дә бар, ул гаиләсендә иң дини кеше буларак сурәтләнә.
Камаланың әнисенә караганда еш кына гадәти татар әнисе күз алдына килә. Ул артыгы белән шомлы, кызы өчен бик борчыла, "кызым, туганнар, күршеләр алдында оят булмасын" дип тырыша. Шул ук вакытта ул кызын чиксез ярата һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер.
Сериалда яшүсмер Марвелның гаиләсе белән даими ызгышулары күрсәтелә. Бу гадәти "аталар һәм балалар" низагына биредә Көнбатыш дөньяви тормыш белән мөселман гадәтләренең низагы да кушыла. Үзләре Пакьстанда туып үскән әти-әниләре, әлбәттә, мөселман мәдәниятенең саклануын тели. Инде Америкада туып үскән яшүсмер исә яшьтәшләре ни дияр дип ояла, дингә хөрмәте булуына карамастан, дөньяны инде бераз башкача кабул итә. Сериал азагына таба гаилә татулыкка һәм компромиссларга ирешә.
➡️Азатлык сайтында
➡️Көзге сайтта
➡️Телеграмда

Telegraph
"Марвеллар" фильмы: Һолливудтан — эшен "Бисмилла" белән башлаучы яңа мөселман суперкаһарманы
Дөньякүләм прокатка "Марвеллар" дип аталган кинокомикс чыкты. Аның иң кызыгы – зур экраннарда беренче тапкыр мөселман кызы — каһарман пәйда булды. "Киноханә"дә Мисс Марвел турында сөйлибез. 8 ноябрь көнне дөнья буйлап "Марвеллар" фильмы күрсәтелә башлады.…
❤7👎3🔥3🤮1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кичә кич Әгерҗедә күпфатирлы йортта бер фатирда янгын чыккан. Шушы янгында 1949 елда туган ир-ат һәлак булган.
🔹Давыл аркасында Кырымда 500 меңләп кеше утсыз калган. Акъярда (Севастопольдә) өч кеше көчле җил сәбәпле төрле җәрәхәтләр алган. Кара диңгез районында үзәк җылыту системына зыян килгән.
🔹Израилнең премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Газзә сызыгында һуманитар тәнәфесне дәвам иттерергә мөмкин дип белдерә.
🔹Русия эчке эшләр министрлыгы Meta корпорациясенең пресс-секретаре Энди Стоунны эзли: аңа карата җинаять эше ачылган, диелә министрлыкның эзләү базында.
🔹Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Русия гран-приенда соңгы этапта Гран-при яулады.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍6✍1🔥1
Израил белән ХӘМӘС арасындагы вакытлыча солыхның дүртенче көне башланды.
Бүген ХӘМӘС — Израил тотыкларының, ә Израил төрмәдә утыручы фәләстиннәрнең соңгы төркемнәрен азат итәргә тиеш.
Килешү нигезендә 50 Израил тотыгы һәм 150 фәләстинле азат ителәчәк. Моңа кадәр ХӘМӘС 39 тотыкны азат иткән, Израил исә 117 фәләстинне иреккә чыгарган иде. Бүген 11 израилле һәм 33 фәләстинле азат ителергә тиеш.
Килешү нигезендә "һуманитар тәнәфес" озайтылырга мөмкин: ХӘМӘС алга таба да тотыкларны азат итәчәкбез дип белдерә.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 12 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 24 ноябрьдә Газзә сызыгында "һуманитар тәнәфес" башланды.
@azatliqradiosi
❤3👍2🔥1