Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔺Көн язмасы: Лилия Чанышева Березники колониясенә ябылды. Ул нинди шартларда яши?

Сәясәтче Пермь краеның Березники шәһәренең ИК-28 колониясендә утырачак. Монда вакытында "Pussy Riot" төркеменең солисты, сәяси активист Мария Алехина утырды. Ул бу төрмәнең беренче сәяси тоткыны булды. 10 ел үтүгә менә тагын билгеле шәхес — Лилия Чанышева. Лилиянең ире Алмаз Гатин да Березникида, ул хатынын колониягә алып киткәнен белү белән шунда китте. Төрмәдән ерак булмаган җирдә фатир аерган. Бу — Лилиягә иң якын урын, биредә яшәячәкмен, ди ул.

Төрмәгә утыртылган сәясәтче Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин соңгы ике елда мәхәббәт, тугрылык символына әверелде. Ул бернигә дә карамастан нахакка гаепләнеп кулга алынган хатынының азатлыгы өчен көрәшә. Бу җиңел бирелми аңа, әмма ир үҗәтләнеп гаделлек өстен чыгарга тиеш дип, өметен югалтмаска тырыша.

1825 елның 25 декабрендә "самодержавие"гә каршы чыккан өчен гомерлек төрмәгә хөкем ителгән ирләре артыннан хатыннары ничек чыгып китсә, 21нче гасырда декабрист хатыннарның язмышын татар ире Алмаз Гатин кабатлый.

— Мин килү белән 28нче колония җитәкчесенең урынбасары белән очраштым. Ул Лилия монда дип раслады. Хатыным ике атна дәвамында карантин узарга тиеш. Медицина тикшерүе узачак дип аңлаттылар, аннары төрмәдә һөнәр үзләштерергә, укырга җибәреләчәк дип аңлатты. Аларның тегү цехы бар. Лилия дә, мин дә, туганнары да очрашуны сорап мөрәҗәгать итә ала диде. 10 көн эчендә Лилиянең минем белән дә, әти-әнисе белән сөйләшергә мөмкинлек булачак дип вәгъдә иттеләр.

Колонияне тыштан гына күрдем, төрмә зур территорияне били, анда берничә бина. Ике, дүрт катлы биналар да бар. Иске инде алар. Мин анда кермәдем, администарция утырган өлешендә генә булдым. Тәрәзәләр пластик дип күрдем. Төрмәне җылы белән тәэмин итә торган аерым котельная эшли, кайнар су бар, җылы дип әйттеләр. Ризыкландыру белән дә проблем юк диделәр. Медицина хезмәте ничек куелган — белмим. Аны Лилия соңрак әйтер, бәлки,
— диде Алмаз Гатин Азатлыкка.

Шушы көннәрдә Березникида 40 градус зәмһәрир салкыннар. Алмаз белән аның ничек урнашуы, хатыны Лилия Чанышева нинди шартларда утырганы, аның турында нинди мәгълүмат барлыгы хакында сөйләштек.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
💔11
Казан мэры Илсур Метшин пластик куллануны киметү өчен пакетларны юарга тәкъдим итә

Бу хакта ул 11 декабрьдә "эшлекле дүшәмбе"дә әйткән. "Моны соңракка калдыра алмыйбыз, юкса чүпкә батачакбыз. Хәзерге вакытта чыккан чүпләрнең күләме шәһәр өчен куркыныч. Күпчелек кеше Казанда яшәүне, балаларының оныкларының сәламәт атмосферада үсүен тели икән без моны бергәләп аңларга тиеш, ә бу проблем хакында җиткерү — җитәкчеләрнең эше", дигән ул.

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 сылтамага басыгыз.

Метшин кебек пакетларны юып берничә тапкыр кулланучылар бармы монда? Әллә ыргатасызмы?
🤡12👍4😁2🔥1🫡1
📍Башкорстаннан Фәтхулла Исхаковны хәтерлисезме? Ул - 13 ел буена төрмәдә утырып чыгуы нахак гаеп белән булганын дәлилләде һәм дәүләттән акчалата компенсация түләттерүгә ирешкән кеше.

Ни гаҗәп, мәхкәмә Исхаков яклы карар чыгырды, аңа 31 млн сум акча түләнергә тиеш дигән карар булды. Азатлык бу тарихны җентекле язды. Әмма бу карарны чыгарган Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе рәисе урынбасары Илдар Сәйфуллин эшеннән китә икән. Гәрчә пенсиягә чыгарга аңа тагын бер генә ел калган.

Ник болай килеп чыккан? Бу хакта 👉 монда яздык. Ачылмаса, менә бу 👉 сылтама бар.

Ничек уйлыйсыз, бу хөкемдарны китәргә мәҗбүр иткәннәрме?
🤔6😢5👍2
Уфада "Ufa.Татар" дип исемләнгән зур җыен узды

Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә катышы булмаган, татарлар үзара җыелышып финанс ягын үзләре күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар мохитенең киңәюенә этәргеч булыр дип ышана оештыручылар.

Җыенда төрле кызыклы бәхәсләр оештырылган. Шуларның берсе тарихны белү милли үзаңга ничек тәэсир итә алуы турында. Туган телне белү мәҗбүриме, татарча белмәгән татар — чын татармы, дигән сораулар куелган. Без бу хакта монда яздык. Бусы — VPNсыз ачыла торган сылтама.

Ә кем укырга иренә — яңгыраган фикерләрнең каймагын сөзеп алдык. Сезгә җиңел булсын дип "карточка"лар ясадык. Тиз һәм аңлаешлы. Башкаларга да юллагыз, яме? 😉

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍11❤9🔥1
Кеше хокуклары декларациясенә 75 ел. "Русиядә халыкара нормалар эшләми"

БМОның кеше хокуклары декларациясе кабул ителүгә 75 ел тулды. Ул 1948 елның 10 декабрендә Парижда БМОның гомум җыены тарафыннан кабул ителде.

Бу вакыйга уңаеннан БМОның асаба халыклар форумнарында 2014 елга кадәр эксперт буларак катнашып килгән кырымтатар белгече Надир Бекиров белән сөйләштек.

Без аннан Алсу Кормаш, Лилия Чанышева, Ление Умерова кебек тоткарланган ханымнарны халыкара оешмалар пактлары нигезендә азат итү өчен ниндидер механизмнарны куллану мөмкинлеге бармы дип тә сорадык.

— Минем фикеремчә, сак астында тотылган журналистларны яклау өчен, беренчедән, мондый эшләрдә катнашкан, тәҗрибәләре булган ике юристны эшкә җигәргә кирәк. Аларның берсе кеше тоткарланган илдә аны якларга, эшнең юридик нечкәлекләрен өйрәнеп торырга тиеш, икенчесе чит илдә халыкара оешмалар белән элемтәгә кереп аларның игътибарын җәлеп итеп халыкара килешүләр, кануннар нигезендә эшләргә тиеш. Монысы бик мөһим.

Икенче мөһим нәрсә, бу сак астында тотылган кешеләрне яклау өчен халыкара дәрәҗәдә, дөнья буйлап даими көчле информацион кампания алып барырга кирәк, диде ул.


Әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
👉 Телеграм

@azatliqradiosi
🤬3😢1
❗️Мәскәү Украинаның басып алынган төбәкләрендә дә тавыш бирү уздырмакчы

Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.

Сүз Запорожье, Херсон, Донецки һәм Луһански төбәкләре турында бара.

Русия саклану министрлыгы, ФСБ һәм бу төбәкләрнең баскын хакимиятләре дә 2024 елның мартында анда Русия президентын сайлауны уздыруны яклаган диелә.

Шул ук вакытта әлеге төбәкләрдә актив хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Дүрт төбәкнең берсе дә тулысынча Русия контролендә түгел. Аерым алганда, ике өлкә үзәге: Херсон һәм Запорожье Украина контролендә.

Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе Русиянең Украина белән чиктәш өч төбәгендә тавыш бирүне сайлау бүлгеләрендә түгел, өй каршындагы җирләрдә оештырырга рөхсәт итте. Украинадан басып алынган төбәкләрдә дә шулай эшләргә мөмкиннәр дип хәбәр ителде.

@azatliqradiosi
😁4😨2👍1🔥1🤡1
Хәбиров түрәләргә Яңа елны "тыйнаграк" үткәрергә кушкан

Башкортстан башлыгы моны Украинадагы сугышка бәйләп әйткән.

— Махсус хәрби операция" барганын беләбез. Әйдәгез Яңа елны тыйнаграк үткәрик. Муниципалитет башлыкларына фейерверкларга бирелеп китмәскә тәкъдим итәм, әйдәгез алардан башка гына. Яңа ел алдыннан җыелып коллективны котлап, бер бокал шампан шәрабы эчеп куюны беркем тыймый, әмма акылдан язулар: ризыктан сыгылып торган өстәлләр, әйләнә-тирәдә артистларның биеп йөрүе булмасын, дигән ул.


Хәбиров былтыр да Яңа ел бәйрәмен "булганы белән" үткәрергә чакырган иде, түрәләргә һәм зур оешмаларга Яңа елны бәйрәм итү өчен артистлар чакыруны тыйган иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁2🤡2👎1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2020 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1236, Татарстаннан кимендә 784 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 11 декабрь, сугышның 656нчы көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢7🗿1
Навальный Владимир өлкәсендәге колониядә "бүтән исәптә тормый" — аның кайда булуы билгесез

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге кырыс тәртипле 6нчы колониясендә "бүтән исәптә тормый". Бу хакта аның адвокатына колония хезмәткәрләре хәбәр иткән, дип яза Навальный сүзчесе Кира Ярмыш.

Оппозиционерның кайда булуы билгесез. Ихтимал, аны башка колониягә күчергәннәр. Гадәттә җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) күчерү төгәлләнчегә кадәр тоткыннарның кайда җибәрелүен хәбәр итми.

Навальныйның көрәштәшләре алты көн буе аның белән элемтәгә чыга алмады һәм аның кайда, ничек булуын белми. Адвокатлар да күрешә алмаган — аларны 6 декабрьдән соң кертми башлаганнар.

11 декабрь, дүшәмбе иртәсендә ул Владимир өлкәсенең Ковровски шәһәр мәхкәмәсендәге утырышта видео аша катнашырга тиеш иде, аны тоташтырмадылар.

Навальный көрәштәшләре әйтүенчә, ноябрь ахыры-декабрь башында аның камерада хәле начарайган. Руслан Шаветдинов һәм Кира Ярмыш оппозиционер сәясәтчене ризыктан мәхрүм итүләрен, җилләткечсез карцерда тотуларын һәм тышта йөртеп керүләрне нык киметүләрен искәртә.

@azatliqradiosi
🤬4👍3🙏1
Киләсе елда Казанда төзекләндереләчәк торак йортлар саны 21 процентка кимиячәк

2024 елда Казанда 163 торак йорт капиталь төзекләндерәчәк. Бу 2023 елдан 41 йортка азрак. Әлеге саннарны бүген Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.

Капиталь ремонтка тотылачак финанслар 300 млн сумга кими. Быел бу максатка 2,7 млрд сум бүленгән булса, киләсе елда 2,4 млрд сум бүленәчәк.

"Без 57 йортта 156 лифт алыштырырга, 44 йортта яңа җылыту системын урнаштырырга, 53 йортта — яңа түбә ясарга, 40 йортта — биналарның тышкы өлешен яңартырга җыенабыз", дигән түрә.


2026 елга кадәр Казанда 554 йортны төзекләндерергә җыеналар. Моңа 7 млрд сум бүленер дип көтелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎4✍1👍1
Әнкарада Софья Корбанның татарлар турында китабы басылып чыкты

"Sessizlik çağı" ("Тынлык чоры") дигән китап төрек телендә язылган. Аны "Iletişim" нәшрияты бастырган. Тиражы 1 мең данә.

Бу китап 10 ел элек Софья Корбан язган "Күченү" китабының дәвамы булып тора. Ул китапта Кытайның Синҗан автоном төбәгендәге Колҗа шәһәреннән коммунистик режимнан качып китүче, сөргенгә эләгүче һәм Синҗанда калырга мәҗбүр булган татарлар турында хикәяләр урын алган иде.

Софья Корбан Азатлыкка әйтүенчә, "Тынлык чоры" китабында башка чордагы хәлләр тасвирлана, ул АКШ, Германия, Австралия, Төркиягә китүчеләрнең тарихлары турында.

Яңа китапны тәкъдим итү, язучы белән очрашу 10 декабрьдә Әнкараның "ATO Сongresium" үзәгeндә узган. Очрашуга якынча 15 кеше килгән.

Софья Корбан 1967 елда Кытайның Синҗан автоном төбәгендәге Колҗа шәһәрендә туган. Ул — татар, татарча сөйләшә.

@azatliqradiosi
👍23❤3🔥2