Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
👆Берничә ел элек элек Азатлык радиосы Наил Гыйлман белән әңгәмә корган иде.

"Үзем урыс мохитендә яшәп, балаларым да үсә башлагач, милли темалар белән кызыксына башладым, миллилекне саклап калу проблемнары борчый башлады. Шуннан соң, уйлана торгач, 5-6 ел элек милли темаларга кайбер тикшеренүләр ясый башладым", диде ул.

Гыйлман тумышы белән Чуашстаннан, яшь чагында Мәскәү өлкәсенә күченгән һәм шунда төпләнгән.

«Беренче тикшеренүләремне 2013 елларда ясый башладым. Ул чакта Татарстанга каршы көчле мәгълүмати һөҗүм башланган иде, кайбер ата-аналар мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре җитми дигән сүзләр әйтә башлады, фейк мәгълүматлар таралды. Мин шул фактларны тикшереп, дөреслекне ачыклап, Татарстанда урыс теле сәгатьләренең башка төбәкләр белән чагыштырганда ким булмавын дәлилләгән идем, беренче тикшеренү шул булгандыр. Аңарчы җанисәпкә багышланган статистика да ясаганым булды. Үзем балачактан статистика, тарих белән кызыксынам», дип сөйләде ул.

Әлеге әңгәмәне 👉монда укырга була, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍13
Башкортстаннан шахматчы Денис Хисматуллин Chess.com платформасы оештырган шахмат ярышларында катнаша алмаячак.

Бу хакта ул язган мөрәҗәгатьтә әйтелә. Әлеге мөрәҗәгатьне Русия шахматчысы Сергей Карякин үзенең Telegram каналында чыгарды.

Хисмәтуллин берничә тапкыр Украина сугышына барып Русия хәрбиләренә һуманитар ярдәм күрсәткән булган.

▪️Украина сугышы башлану белән Русия меңләгән сайтларны томалады. Алар арасында Chess.com шахмат уйнау онлайн-платформасы да бар иде.
▪️Халыкара шахмат федерациясе сайты статистикасыннан күренгәнчә, 2023 елда Русиянең 104 шахматчысы ватандашлыкларын алыштырган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4👏2🍾2🤡1
Декабрь башында Азатлык Радиосы 2023 елга йомгак ясап, укучыларга ел шәхесе өчен тавыш бирергә тәкъдим иткән иде.

Ай дәвамында укучыларыбыз төрле кешеләр өчен тавыш бирде, үз намзәтләрен дә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Азатлык укучылары 2023 ел шәхесе итеп Лилия Чанышеваны атады.

Тулырак 👉монда укый аласыз. 👆Рәсемнәрдә язмадан төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍4👎3❤1🥰1🤮1
Бүген Чиләбе өлкәсенең Көньяк-Урал тимер юлының Кунашак-Мөслим станциясендә ким дигәндә алты поезд туктап калган.

Барлык тоткарланулар рәсми төстә "техник сәбәпләр аркасында" дип әйтелә.

Тимер юл ширкәте ышандыруынча, поезд вагоннардында "уңайлы температура режимы" саклана. Юлчылар исә вагоннарда салкын булуына зарлана. Чиләбе өлкәсендә бүген һава торышы 15 дәрәҗә суык күрсәтә иде.

Екатеринбург E1.ru басмасы язуынча, 4 гыйнварда Свердлау өлкәсендә "Финист" электр поезды ватылган. Тулысынча Русиядә чыккан эшләнмәләрдән ясалган әлеге яңа поезд юлчыларны күптән түгел генә ташый башлады.

@azatliqradiosi
👍5😨2😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 гыйнвар, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Мәскәү өлкәсе Климовски шәһәрендә кеше 4 гыйнвар иртәсеннән бирле җылысыз һәм кайнар сусыз утыра. Моңа патрон заводында җылылык торбасы тишелү сәбәп булган дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

🔸Русия саклану министрлыгы пәнҗешәмбе кичендә Кырым күгендә 36 дрон һәм Краснодар краенда 1 дрон бәреп төшердек дип белдерә. Бу саннарны Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸Русиядә халыкны төрле куркыныч вакытларда кисәтүне оештыру концепциясе әзерләнә. Гадәттән тыш хәлләрне домофоннар аша кисәтү тәртибе дә керетелә дигәннәр МЧС-та.

🔸Япониядә җир тетрәү корбаннары 92гә җиткән. Тагын 242 кеше әле табылмаган.

🔸Төньяк Корея Көньяк Корея утрауларына төбәп 200 снаряд җибәргән дип яза Yonhap. Көньяк Корея моң җавап чаралар күреләчәк дигән. Утраулардан кешеләрне эвакуациялиләр.

🔸Финляндиядә көннәр салкынайткан. Энонтекие һава аланында температура минус 42,5 градуска җиткән. Соңгы тапкыр мондый температура 2012, 2006 һәм 2001 елларда булган.

Татарстан белән Башкортстанда да суык, үзегезне саклагыз, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
👍10✍1🔥1
Ике айдан артык кайдалыгы билгесез. Кырымтатарларның хәбәрсез югалуы дәвам итә

33 яшьлек Сервер Алиев һәм 22 яшьлек Фархад Солиев аннексияләнгән Акъярда ялланган фатирда бергә яшәп, төзеләштә эшләгәннәр. 3 ноябрьдә аларны ФСБ машинасына утыртып алып китәләр. Бу хакта Солиевның әнисе Ленара Сейдалиева сөйли. Мин җыйган барлык мәгълүмат улымны ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тотылуын күрсәтә, ди ул.

Адвокатлар һәм хокук яклаучылар Русия полициясенә, тикшерү комитеты, ФСБга мөрәҗәгать итә, мәхкәмә сайтларын тикшереп тора, ләкин егетләрнең кайдалыгы әлегә билгеле түгел.

▪️Кырым аннексияләнгәнн соң Русия "силовиклары" Кремль сәясәте белән килешмәгән кырымтатарларны эзәрлекли башлады.

▪️2023 елның декабрь ахырына Кырымда яшәүчеләргә карата сәяси сәбәпләр белән ирегеннән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е кырымтатарлар дип белдерде Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
Төп сайтта.
Көзге сылтама.
🔥6🤬2🙏1
Былтыр шушы вакытта Азатлык 2023 елга фаразлар әзерләгән иде.

Алар чынга аштымы?


Мәсәлән, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова болай диде:

"Русия бу сугышта җиңсә дә, җиңелсә дә безнең хәлебез җиңеләймәячәк. Эчке репрессияләр китәр дип уйлыйм. Әгәр җиңелсәләр, гаеплене эзләячәкләр. Гаеплене төртеп күрсәтер өчен оппозиция, милли хәрәкәт юк. Аерым лидерларга, зыялыларга тотынулары бар. Җиңелеп халыкара мәйданда җавап тота башласалар, анда Татарстанны да өстерәп кертәчәкләр. Республикага халыкара трибуналларда җавап бирергә туры киләчәк",

Монысы милли хәрәкәт лидерларының берсе Рафис Кашапов фикере:

"Идел-Уралдан милли оешма җитәкчеләре чит илгә китте. 2023 елда милли хәрәкәт өчен тагын да авыррак көннәр килер дип уйлыйм. Украина белән Русия арасындагы сугыш һәм кризис аркасында репрессия машинасы тагын да көчлерәк эшләр, милли хәрәкәт активистларына басым артыр.

2023 елда Русия таркалыр дип уйлыйм мин. Бу безгә җиңеллек китерәчәк".

Башкорт милли хәрәкәте лидеры Руслан Габбасов:

"Миңа калса, милли хәрәкәттә бәйсезлеккә юл якынлашуына ышаныч тагын да артыр. 2023 ел империянең ни кадәр көчсез булуын, аны ничек көзән җыеруын күрсәтер дип уйлыйм. Бәлки бу ил таркалыр да. Һәрхәлдә, аның барлык җитешсезлекләре ачылыр һәм бөтен дөньяга, кешелеккә, шул исәптән милли хәрәкәткә империянең яши алмавы аңлашылыр".

Башкалар фикерен Азатлыкта укый аласыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.

Сезнең фаразлар чынга аштымы?
👍8😁3
Ак йорт: Русия Украинага һөҗүмнәрдә Төньяк Кореядан алынган ракетлар куллана башлаган

Төньяк Корея күптән түгел Русиягә баллистик ракетлар ату комплексы һәм берничә дистә шундый ракет җибәргән иде, Русия гаскәрләре аларны Украинага ата башлаган. Бу хакта Ак йортның дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби хәбәр итте.

Вашингтон мәгълүматынча, Русия гаскәрләре бу ракетларны 2023 елның 30 декабрьдәге һәм быел 2 гыйнвардагы һөҗүмнәрендә кулланган.

Русиянең Төньяк Кореядан корал сатып алуы турында былтыр октябрьдә сөйли башладылар. Bloomberg мәгълүматынча, Төньяк Корея Русиягә миллионнан артык артиллерия снаряды җибәргән.
🤔3👍1🤣1
Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда Владимир Путин намзәтен хуплап имза җыюда түрәләрне җәлеп итәләр

Русиядә Владимир Путин намзәте өчен имза җыю дәвам итә. Активистлар фикеренчә, бу кампаниядә хакимият вәкилләре, бюджетта эшләүчеләр күпләп җәлеп ителә.

Удмуртия оппозиционеры һәм политтехнологы Сергей Антонов Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җиде шикаять җибәргән. Аныңча, түрәләр тарафыннан сайлау турындагы канун бозыла.

Мондый очраклар Татарстанда да күзәтелә. "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгы Путин өчен имза җыю турында агитацияне көчәйтте. Кул куйган кешеләр арасында хакимият вәкилләре булуы да күренә. Мәсәлән, Дәүләт шурасы депутаты Дмитрий Анисимов ни өчен Путинны хуплавы турында сөйләгән.

Тулырак Азатлыка укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💩5😁4🤬2
Башкортстанда пилотсыз очкычлар юнәлешендә Әзерлек үзәге ачылачак

Башкортстанның бер көллиятендә пилотсыз очкычлар юнәлешендә Әзерлек үзәге ачылак. Бу федераль грантлар һәм субсидияләр ярдәмендә тормышка ашыралачак дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстанның 20 мәктәбендә дроннар белән бәйле махсус түгәрәкләр эшли башлаячак.

Әлеге вакытта республиканың ике уку йортында "Пилотсыз авиация системнарын эксплуатацияләү" белгечлекләре эшли. Анда 100 бюджет урына бар.

▪️Элегрәк Татарстанда Алабуга көллияте студентларын икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итүе билгеле булган иде. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Аларга дрон җыюдан баш тартырга рөхсәт итмәделәр.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2👎2🤬2
2023 елда Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр 22 процентка арткан

Әлеге үзәкләргә 2023 елда 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган 2022 елга караганда 22% күбрәк дип белдерә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы матбугат үзәге.

Нигездә алар шәхси проблемнар, аралашу һәм мөнәсәбәтләргә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткән.

2023 елда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре барлыгы 100 мең кешене колачлаган. Онлайн рәвештә 500 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән диелә.

Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре Казан, Чаллы, Лениногорски, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендә эшли.

Сезнең психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁1😢1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы үлем хәбәре килде

Путин режимы башлаган сугышта Казаннан Фәнис Нуриев һәлак булган. Аңа 32 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 892 ир үтерелгән. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 5 гыйнвар — сугышның 681нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢8🥴2🎉1
Русия ягында сугышкан непаллар һәлак булганнан соң Непал Русия һәм Украинада эшләү рөхсәте бирүне туктатты

Бу карар Русия армиясенә алынган 10 непаллы Украинада һәлак булганнан соң кабул ителгән.

Непал хакимиятләре мәгълүматына күрә, хәзер Украинада Русия ягында бу илдән ким дигәндә 200 ялланган сугышчы сугыша. Тагын 100 кеше хәбәрсез югалган санала.

Элегрәк рәсми Катманду Мәскәүдән непалларны сугышка яллауны туктатуны, ә ялланганнарны өйләренә кайтаруны таләп иткән иде.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤡1