🔖 Азатлык архивыннан Хаҗ турында уникаль язма тыңлагыз!
1985 елда чыккан "Ислам энциклопедиясе" тапшыруында хаҗ кылуның мөселманнар өчен дини һәм социаль әһәмияте аңлатыла. Совет берлегеннән хаҗга партия сайлаган кешеләр генә бара алуы турында әйтелә. Хәйретдин Садыйк һәм Гариф Солтанны тыңлыйк.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi

❤11👍3🙏1
❗️АКШ һәм Британия Йәмән хөситләренең 16 объектына һөҗүм итте
Reuters язуынча, һөҗүмнәр очкычлар, кораблар һәм су асты көймәләреннән ясалган. Һөҗүм 60лап хәрби һәдәфкә туры килгән: хәрби җитәкчелек штаблары, корал саклау урыннары, һава саклануы радарлары һәм башкалар, диелә АКШ генералы Алекс Гринкевич белдерүендә.
Һөҗүмнән соң якынча бер сәгатьтән соң АКШ президенты Джо Байден чыгыш ясап, моны "саклану чаралары" дип атады.
Йәмән хөситләре көздән бирле Кызыл диңгездә корабларга һөҗүм итә. 14 ноябрь көнне бу хәрби төркем Израилгә бәйле барлык корабларны утка тотачагын белдерде. Моны алар “Газзә сызыгында американ-израил гамәлләренә" җавап дип атый.

😱4👍2🔥1🤬1😢1
Җомга, 12 гыйнвар иртәсенә башка мөһим һәм кызыклы хәбәрләр:
🔸 АКШ һәм Британиянең Йәмән хөситләренә һөҗүмнәреннән соң нефть бәясе арта башлады. Brent бәясе 2,5%-ка артып, бер мичкә өчен $79 тәшкил итте.
🔸 Курски өлкәсендә Русия хәрбиләренең кыр мунчасы янган – Astra. Ике мобилизацияләнгән кеше һәлак булган, тагын ике срочник зыян күргән диелә.
🔸 Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналарына хәрәкәтне рөхсәт иттеләр. Моңарчы кар бураны аркасында аларга юлга чыгуны тыйганнар иде.
🔸 Ә менә Башкортстанда һава шартлары аркасында кайбер юлларда вакытлыча чикләү кертелә генә. М-7 һәм Уфа-Оренбур трассаларының бер өлешеннән автобуслар, такси, йөк машиналарына узу тыела.
🔸 Галимнәр яман шеш авыруын ешрак яшь кешеләрдә таба башлаган – BMJ Oncology. Авыру белән интеккән 50 яшькә кадәр кешеләр саны аеруча Төньяк Америка, Европа һәм Австралиядә арта. Белгечләр моны кешеләрнең яшәү рәвеше үзгәрүе белән генә аңлатып булмый, дип саный.
Дөньяда, илдә тагын нинди вакыйгалар булып ята? Безнең телеграм-каналда укып барыгыз, дусларыгызны, танышларыгызны да безгә чакырыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2❤1✍1
🌙 2023 елның дини нәтиҗәләре: мөфтиятләр сугышны яклауны дәвам итте, куәт оешмалары мәчетләргә рейдларны ешайтты
Бүген көн язмасы узган елның дини нәтиҗәләренә багышланган. 2023тә Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды.
Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде.
Узган елда Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты – сугышка яңа кешеләр җыю.
Бу хакта➡️ безнең сайтта укый аласыз.
VPN булмаса,➡️ монда басыгыз.
Бүген көн язмасы узган елның дини нәтиҗәләренә багышланган. 2023тә Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды.
Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде.
Узган елда Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты – сугышка яңа кешеләр җыю.
Бу хакта
VPN булмаса,
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
2023 ел: Мөфтиятләр сугышны яклауны дәвам итте, куәт оешмалары мәчетләргә рейдларны ешайтты
Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды. Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде.
🤬6👍2😢1💩1
💲Былтыр Русия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше иң зур күрсәткечләргә җиткән
Кытай Русиядән сатып ала торган төп тауарлар – энергия чыганаклары: нефть, табигый газ һәм ташкүмер. Шулай ук Кытай Русиядән бал, агач, ягулык һәм диңгез ризыклары ала.
Русиягә исә Кытайдан нигездә машиналар, смартфоннар, җиһазлар, уенчыклар һәм башка тауарлар керә.
Татарстан президенты республика белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артыграк булачак дигән иде.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс, дип саный. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", ди ул.

👍6✍2👎1
76 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы спикеры урынына янә дәгъвә итәчәкме?
"Мин әле карар бирмәдем", дип белдерде ул журналистларга.
Быел Татарстан Дәүләт шурасына сайлау үтәргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин парламент белән 1998 елдан бирле җитәкчелек итә.
Ничек уйлыйсыз, яңа сайланачак парламентта спикер кем булыр? Үзегез ул урында кемне күрергә теләр идегез?

"Мин җаваплы кеше, вазгыять таләп итсә, бәлки, тагын эшләп алырмын", дип тә өстәде ул.
Быел Татарстан Дәүләт шурасына сайлау үтәргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин парламент белән 1998 елдан бирле җитәкчелек итә.
Ничек уйлыйсыз, яңа сайланачак парламентта спикер кем булыр? Үзегез ул урында кемне күрергә теләр идегез?
🤣7🤡2🤮1
🚛 Башкортстанда машина карату бәясе кыйммәтләнә
Гыйнвар аеннан транспорт чараларын техник яктан тикшертү өчен түләүләр 7,2 процентка арта. Бу хактагы карарны республика хөкүмәт йорты раслады.
Бу кыйбатлану бөтен төрдәге транспорт чараларына да кагыла. Мәсәлән, җиңел машиналарны карату өчен былтыр 926,5 сум түләргә кирәк булса, быел ул 993,19 сум булачак.
Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.
Тулырак➡️ безнең хәбәрдә укыгыз.

Тулырак
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3👍1
Азатлык сүзлеге шәлкемендә "келәү" сүзенә игътибар итик ☝🏻
"Керәшен татарларының православ миссионеры Николай Ильминский истәлегенә келәү узды", дип яздык без бу атна хәбәрендә.
Бу сүзне ишеткәнегез, кулланганыгыз булдымы?
#азатлык_сүзлеге @azatliqradiosi

❤5👍5🤮2💩2👌2🥰1🤡1
Татарстанда 10 елда күп балалы гаиләләрнең саны ике тапкыр арткан.
Хәзерге вакытта республикада 50,2 мең күпбалалы гаилә бар. Татарстанда өч яки аннан да күбрәк бала булган гаиләләр күпбалалы дип санала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤔3❤2👍1🔥1
Украинадагы сугыш сәбәпле “Ядкәр” генеологик проектын тормышка ашыру вакыты озайтылган.
Шулай ук проектны тормышка ашыру эшләре дә акрынаюы күренә.
"Ядкәр" шәҗәрә проекты 2021 елда тәкъдим ителде. Ул — ясалма интеллектка нигезләнгән архив мәгълүматларын автоматлаштырып эшләүче систем. Анда барлыгы 111 миллионнан артык белешмә индекслаштырылачак диелде. Проект эшкуарлар хисабына эшли.
Алга таба "Госуслуги" аша Татарстанда туган кеше үзенең шәҗәрәсен йөкләп алуны күзаллый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шулай ук проектны тормышка ашыру эшләре дә акрынаюы күренә.
"Ядкәр" шәҗәрә проекты 2021 елда тәкъдим ителде. Ул — ясалма интеллектка нигезләнгән архив мәгълүматларын автоматлаштырып эшләүче систем. Анда барлыгы 111 миллионнан артык белешмә индекслаштырылачак диелде. Проект эшкуарлар хисабына эшли.
Алга таба "Госуслуги" аша Татарстанда туган кеше үзенең шәҗәрәсен йөкләп алуны күзаллый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5🤨1
Башкортстанда Радий Хәбировтан Хач ману көнендә ирләр белән хатын-кызларны аерым бәкеләрдә коендырттыруны сорыйлар.
Республика башлыгының социаль челтәрендә бу хакта фикер калдырган ир "ярымшәрә хатыннарның" чит ирләр белән бер бәкегә керүен, моны балалар карап торуын, бу гамәл ирләр белән балаларны аздыруын язган.
18-19 гыйнвар көннәрендә Башкортстанда Хач ману бәйрәме уңаеннан чиркәүләрдә гыйбадәтләр үтәчәк.
дип язган ир-ат.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

"Бәйрәм якынлашканга күрә, бу әйбергә игътибар итүегезне сорыйм. Коену урыннарын хатын-кызларныкына һәм ирләрнекенә аерырга кирәк. Чит кешенең хатыны ярым шәрә килеш чит ирләр янына (яки чит ирләр чит хатыннар янына) бәкегә керә икән, бу илаһи эш түгел. Бозыклык бәкесе килеп чыга, ә балалар моны карап тора. Аларның ачык тәннәренә бөтенесе карый. Яхшы холык, тыйнаклык тәрбияләү өчен өлкәннәрдән башлагыз"
дип язган ир-ат.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁6👍4🤡1
"Степной волк" премиясенең шорт-листына татар җыры да кергән.
Әлеге музыкаль премияне булдырган Артемий Троицкий 2023 елның шорт-листын чыгарган. Аның сүзләренчә, җырчыларны сайлауда дөньяның 14 илендә яшәүче 38 белгеч катнашкан. Алар — музыка журналистлары, подкаст авторлары, рекорд-лейбл операторлары, концерт һәм фестиваль промоутерлары.
Премиядә барлыгы 8 номинация. "Төркем" номинациясенең шорт-листына АИГЕЛ һәм "Ногу Свело!" төркемнәре кергән. АИГЕЛ башкарган "Пыяла" җыры "Җыр" номинациясенә дә эләккән.
"Степной волк" премиясе 2008-2014 елларда тапшырылып килде. 2023 елның декабрендә Артемий Троицкий аны яңадан торгызам дип белдерде.
АИГЕЛ төркеменең "Пыяла" җыры татар телендә башкарыла. Ул 2020 елда чыкты. 2023 елда күрсәтелгән "Слово пацана" сериалында да яңгыраганнан соң шактый популярлашып китте.

❤7👏3
Приморьеда "Вагнер" хәрбие сугыш турындагы фикере өчен танышын үтергән: аның сугышта катнашуын исәпкә алып йомшаграк карар чыгарганнар.
Волковой 2022 елда да танышын үтергән өчен 8 елга колониягә хөкем ителгән булган. Соңрак ул "Вагнер" белән Украинадагы сугышка киткән, ә 2023 елның ноябрендә кире өенә кайткан булган. Биш көн эчкән һәм сугыш турындагы фикере өчен шешәдәшен кыйнаган, пычак белән чәнчегән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Волковой 2022 елда да танышын үтергән өчен 8 елга колониягә хөкем ителгән булган. Соңрак ул "Вагнер" белән Украинадагы сугышка киткән, ә 2023 елның ноябрендә кире өенә кайткан булган. Биш көн эчкән һәм сугыш турындагы фикере өчен шешәдәшен кыйнаган, пычак белән чәнчегән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍3🤬1
2023 елның ун аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,5 мең сумга җиткән.
Шул ук вакытта республика эшчеләргә кытлык кичерә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта республика эшчеләргә кытлык кичерә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁10🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көньяк Африка Израилне Газзәдә геноцид кылуда гаепләгән дәгъвасын Һааг мәхкәмәсенә тапшырды Көньяк Африка Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый. Беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнвар узарга тиеш. Тулырак монда, ачылмаса, монда басыгыз.…
Газзә тирәсендәге хәлләр турында.
Кичә БМОның Халыкара мәкхәмәсендә Көньяк Африка Республикасының Израилне геноцидта гаепләү кейсы карала башлады. Көньяк Африка Израилне Газзә халкына карата геноцид үткәрүдә гаепли.
Бүген Израил ягы җавап бирде. Илнең тышкы эшләр министрлыгы киңәшчесе Тал Бекер Көньяк Африка 7 октябрь вакыйгаларын исәпкә алмый, Израилнең үз-үзен якларга хокукы бар, дип белдерде.
Шулай ук, Беккер Халыкара мәхкәмә Көньяк Африкага каршы вакытлыча чаралар күрергә тиеш, диде: янәсе Көньяк Африка Республикасы ХӘМӘС белән тыгыз элемтәдә тора.
Көньяк Африканың дәгъвасын Төркия, Малайзия, Үрдүн, гарәб илләре һәм башка дәүләтләр хуплый. Израил үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага.
Өч айда (7 октябрьдән башлап) Газзә сызыгында 23469 кеше үтерелгән, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Аларның 9600е — балалар.
Шулай ук, соңгы өч айда Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә 79 журналист үтерелгән. Бу санны Журналистларны яклау комитеты китерә. Башка бер генә сугышта да моның кадәр журналистның һәлак булганы юк, диләр Комитетта (Комитет бу күзәтүне 1992 елдан бирле алып бара).

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 23 меңнән артып китте, аларның 9,6 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
Telegram
Azatlıq Radiosı
Көньяк Африка Израилне Газзәдә геноцид кылуда гаепләгән дәгъвасын Һааг мәхкәмәсенә тапшырды
Көньяк Африка Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый. Беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнвар узарга тиеш.
Тулырак монда, ачылмаса, монда басыгыз.…

❤6👍3😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар эстрадасы да урыслашып барамы? Әллә бу гадәти күренешме?
Чираттагы татар җырчысы — бу юлы Зәйнәб Фәрхетдинова — урысча җыр яздырган. Язылучылары "шәп килеп чыккан", "татар моңы барыбер калган" дип фикерләрен калдыра.
Шул ук вакытта татар теленең хәле мактанырлык дип әйтеп булмый: Татарстан мәктәпләрендә аны укымасаң да ярый, татарча белүче кешеләр саны елдан-ел кими. Инде хәзер татар җырчыларының да урысча җырлый башлавы нәрсәне аңлата? Яңа аудитория эзлиләрме?..
Әлеге видеода без урысча җырлап караган кайбер татар җырчыларын барладык. Ничек сезгә? Ошыймы? Урыс телле тыңлаучыга мондый иҗат кызыклы дип уйлыйсызмы?
Фикерләрегезне языгыз әле!
#Татарстан #Башкортстан

🤬18🤮13❤2👍2🤡2🗿2🌚1😴1💊1
Язучы Борис Акунин (Г.Ш.Чхартишвили) Русия юстиция министрлыгы тарафыннан"ят агент" дип тамгаланды.
Моннан тыш, бүгенге башка яңа "ят агентлар":
🔸Андрей Куршин, Moscow Calling каналы администраторы;
🔸Александр Минкин, журналист;
🔸Антон Соколов, Мари Иленнән элекке муниципаль депутат;
🔸"Холод" басмасы

🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 гыйнвар, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер яңалыкларны барлыйк:
🔸Украинада төн буена шартлау тавышлары ишетелде. Һава тревогасы ил үзәгендә һәм көнчыгышындагы өлкәләрдә игълан ителде. Корбаннар һәм яраланучылар турында әлегә мәгълүмат юк.
🔸Фәләстиннең Paltel операторы Израил һөҗүмнәре аркасында Газзә сызыгында бөтен төрле элемтә өзелде дип белдерде. Биредә стационар телефоннар да, мобиль элемтә дә эшләми, интернетка да кереп булмый.
🔸АКШ Йәмән башкаласы Сана шәһәренә авиаһөҗүм ясаган. Һөҗүм радар комплексына булган диелә.
🔸Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы чит илләрдән томат кертүгә пошлиналарны ярты елга бетереп тормакчы. Хакимиятләр йомырка белән килеп чыккан хәл яшелчәләр белән дә кабатланыр дип курка. Кыяр һәм помидор бәясе кибетләрдә былтыргы белән чагыштырганда күпкә кыйбатрак.
🔸NASA һәм Lockheed Martin супертавышлы X-59 очкычын күрсәтте. Аның төп үзенчәлеге - тизлеген тавыш тизлегеннән арттырган чакта ул зур тавыш чыгармый.

🔥4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китә Бу хакта ул Русиядә коткаручылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Әлеге вазифада ул 16 ел эшләде. ▪️Соңгы өч елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә…
Татарстанның элекке гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Миңнеханов ярдәмчесе итеп билгеләнгән
Ул Казанда БРИКС җыенын уздырганда иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.
Рафис Хәбибуллин министрлык вазифасыннан былтыр декабрьдә китте.
▪️Соңгы өч елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә дәүләт акчасы белән хәрәмләшүләр турында берничә җинаять эше ачылды. Хәбибуллинның ике урынбасары 4,5 һәм 8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде, идарәнең бер бүлек җитәкчесе һәм Әлмәт районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе тоткарланды, әлегә мәхкәмә һәм тикшерү эшләре бара.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍2✍1