Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2022 елда сугыш аркасында Русиядән китүче татар-башкортларның күпмедер өлеше ватаннарына кире кайтты, ә кемдер яңа илләргә китте. Бу күп очракта чит илдә яшәү рөхсәте ала алмау, югары бәяләр, эш булмау белән бәйле.

Ничек узды алар өчен 2023 ел һәм алга таба нишләргә җыеналар? Без бу хакта зур мәкалә язган идек. Кем күрергә өлгермәде - шушы рәсемнәрне куллана ала. Бу сезгә җиңел һәм уңай булсын өчен эшләнде. Сез аны башкаларга да юллый аласыз.
👍7✍1
❗️Дәүләт гаепләве башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сорый

Бүген, 11 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә прокурор "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән. Бу хакта Алсыновның мәхкәмә бинасы янында җыелган тарафдарлары җиткерә.

Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты. Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, 30 апрельдә Алсынов "Подслушано Аскарово и Абзелиловский район" дигән төркем сәхифәсендә "аңлы рәвештә эш итеп, затлар төркемен расасы, милләте, теле, чыгышы ягыннан түбәнсетү максаты белән" башкорт телендә видео чыгарган. Видеода "Кавказда яки Урта Азиядә яшәүчеләр", "әрмәннәр" тискәре итеп бәяләнгән сүзләр бар диелгән.

"Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган", дип аңлатты Алсынов.


Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачтылар.

282 маддәнең 1нче өлеше нигезендә Алсыновны иң күбе биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә уза.

Алсынов гаебен танымый.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7
Ул арада Украинадагы сугышта Башкортстан ирләренең кырылуы дәвам итә

Путин режимы башлаган сугышта Зилаер районыннан Рөстәм Яманаев һәлак булган.

Ул сугышка мобилизациягә эләгеп киткән булган. Кичә аны Шанский авылында җирләделәр.

Рөстәм авылда танылган кеше булган. Үлем хәбәре астында якташлары кайгы уртаклашып 170тән артык язу калдырган.

"Бу хәл күпме дәвам итә ала? 😰 Кайчан бетәр бу? Яшь егетләр һәлак була. Ата-анага күпме хәсрәт! 🙏 Ходай, туктат бу сугышны" дип язганнар икенче пабликтагы үлем хәбәре астында.


Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1336 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 143е — мобилизацияләнгән булган. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 687нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭4👍3💩2😢1
Украинадагы сугыштан Татарстанга да үлем хәбәрләре агыла

Путин режимы башлаган сугышның чираттагы корбаны — Актаныш районы Иске Богады авылыннан Айназ Арсланов.

Ул сугышта алган яралардан хастаханәдә үлгән диелә.

Айназ да сугышка мобилизациягә эләгеп киткән. Узган елның маенда ялга кайтып киткән. Аңа ни бары 30 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 919 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 91е — мобилизацияләнгән булган, һәм кимендә 18е — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак та була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 11 гыйнвар — сугышның 687нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😭6👍4💩2🤬1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1316, Татарстаннан кимендә 919 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2🎉2
Татарстан һәм Башкортстанда җылылык челтәрендә казалар чыгу куркынычы турында кисәтәләр

Җылылык торбалары шактый искергән һәм алар шартлап ярылырга мөмкин диелә.

Әйтик, Башкортстанда кайбер инженер челтәрләре 100% диярлек тузган, ди Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова. Подольскидагы хәл Башкортстан һәм Уфада да кабатлана ала ди ул.

Шундый ук проблем Татарстанда да бар, ди "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев. Аның әйтүенчә, республикада җылылык челтәренең 60% тузган. Узган ел торбаларның 2% гына алыштыра алганнар.

▪️4 гыйнварда Подольскида җылылык торбасы ярылып, Климовски микрорайонында 170 йорт җылысыз калды.

Сезнең якларда ничек, өйләрегез җылымы, казалар юкмы?

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3🔥1
Зөлфия Ситдыйковага "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" плакатлары өчен ике гаепләү белдерелгән

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә гаепләү белдергәннәр.

Хәзер ул "шикләнелүче"дән "гаепләнүче"гә әйләнгән. Аңа чикләү чарасын да үзгәрткәннәр, башта полициягә билгеләнергә килеп йөрергә тиеш булган, хәзер исә читкә китмәү турында имза алганнар, диелә.

▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢6🤬2🙏1
Уфада Корылтай бинасы каршында Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак

Бу хакта бүген Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Максим Забелин җиткерде.

Һәйкәл 7 февральдә Рәхимовның туган көнендә ачылачак. Бу көнне аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Шулай ук ул яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар.

Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес тә үтәчәк диелә.

▪️ Мортаза Рәхимов былтыр 88 яшендә вафат булды.

Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга кирәк дип саныйсызмы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👎11👍4🤮2🌚1
Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовка хулиганлык турында гаепләү дә өстәгәннәр

Русиянең 74нче мотоукчы бригадасы башлыгы урынбасары, Русия каһарманы, Мамадыш егете Ирек Мәгасүмов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепләнә.

Хәзер аңа хулиганлык турында маддә дә өстәгәннәр. Тикшерү беллдерүенчә, кызны үтергәч Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган.

Фотода: Путин Мәгасүмовка Русия каһарманы исемен тапшыра.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqrradiosi
💩5❤2👍2🤬2🤡1
Беларуста Настоящее Время сайты һәм проектлары "экстремистик" дип игълан ителгән

Әлеге карарны 5 гыйнварда Витебски мәхкәмәсе кабул иткән. Бу хакта мәгълүмат Мәгълүмат министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Шул исәптән, Настоящее Время. Азия, Настоящее Время. Док, Настоящее Время. Беларусь, Настоящее Время. Сюжеты, Настоящее Время. Балтия проектлары һәм тагын берничә телеграм-канал һәм чат та "экстремистик" дип тамгаланган.

▪️2021 елның октябрь ахырында Настоящее Время сайты Беларуста томаланган иде. Сәбәп буларак "экстремистик дип танылган материалларга сылтамалар тарату" аталды.

▪️Настоящее Время — Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) тарафыннан "Америка авазы" катнашында төзелгән һәм АКШ Конгрессы грантлары ярдәмендә финансланган телеканал.

@azatliqradiosi
🔥3🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚖️ 11-12 гыйнварда Һаагадагы мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар үтәчәк. Анда Гәззә сызыгында фәләстиннәр мәсьәләсе каралачак. Һаагадагы мәхкәмәгә Көньяк Африка мөрәҗәгать итте. Көньяк Африка Республикасының Халыкара мәхкәмәгә тапшырган дәгъвасы Фәләстиннең сивил…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Көньяк Африка Израилне Газзәдә геноцид кылуда гаепләгән дәгъвасын Һааг мәхкәмәсенә тапшырды

Көньяк Африка Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый. Беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнвар узарга тиеш.

Тулырак монда, ачылмаса, монда басыгыз.

▪️Газзәдәге соңгы фаҗига анда хакимияттә булган ХӘМӘС төркеменең узган ел октябрендә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды. Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды. Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек нигездә мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятьләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.

@azatliqradiosi
👍13❤2🌚1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары Мәскәүдә протест чарасына чыкты

Алар ирләрен Украинадагы сугыштан кайтарырга таләп итә. Путинның сәяәсәтен тәнкыйтьли һәм солых сөйләшүләрен башларга чакыра.

▪️Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 234 кеше мобилизацияләнгән булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.


@azatliqradiosi
❤4😢2🙏1