Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
15, 17 гыйнвар Баймактагы халык ни сәбәпле мәхкәмә бинасы каршысына чыкканын беләсезме?

Депутатлардан фаразлар килә башлады. Баймакларны чит илләр, аеруча Украина белән Балтыйк буе илләре котырткан. Бу фикерне Думаның Башкортстаннан депутаты, Думаның иминлек комитеты әгъзасы Динар Гыйлметдинов җиткерде.

Аның фикеренчә, Баймакта узган митингка "Украина һәм Балтыйк буе илләреннән торып эш итүче элементларның" катнашы бар. Аларның төп бурычы — ил өчен гади булмаган чорда республика эчендәге вазгыятьне какшату".

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 төймәгә басыгыз

Ә без иске авыздан яңа сүз дип торабыз... Юк икән.
🤡13😁8👍2😴1
Казанда быел өч мәктәп төзеләчәк. Әмма алар татар булуы турында бер хәбәр дә юк.

2024 елда Казанда тагын өч мәктәп төзеләчәк: М14 микрорайонында, "Весна" һәм "Родина" торак комплексларында. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте.

Казанда балалар саны күп, мәктәпләрдә урын кытлыгы турында күп әйтелде, тәнкыйтьләнде. Соңгы биш елда республика башкаласында 16 яңа мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелгән. "Әмма бу бөтен баланы да парталар артына утырту өчен көчкә җитә. Шулай да бер бала да урынсыз калмады", диде мэр.

Казан мэриясе мәктәпләр төзергә тырыша, алар татарлар күппләп яшәгән бистәләрдә дә булдырыла, әмма бу уку йортлары берсе дә татар мәктәбе буларак ачылмый.

Ни уйлыйсыз бу хакта?

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, менә 👉 бу сылтамага басыгыз.
✍2🤯2🤬1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
15, 17 гыйнвар Баймактагы халык ни сәбәпле мәхкәмә бинасы каршысына чыкканын беләсезме? Депутатлардан фаразлар килә башлады. Баймакларны чит илләр, аеруча Украина белән Балтыйк буе илләре котырткан. Бу фикерне Думаның Башкортстаннан депутаты, Думаның иминлек…
Кайбер акыл ияләре Баймак вакыйгаларында гадәттәгечә "чит ил кулын" эзли башласа, сәясәт белгече Аббас Галләмов бу хәлләргә үз аңлатмасын бирде

Заманында Башкортстан хакимиятендә эшләп алган һәм республиканы якыннан белгән Аббас Галләмов Азатлыкка биргән әңгәмәсендә "Баймактагы протестка чынлыкта халыкның хакимияткә карата күптән җыелып килгән үпкәсе һәм режимның көчсезләнүе китерде" дип белдерде.

"Фаил Алсынов фикерен турыдан-туры әйтмәсә дә, ул безгә Украина нәрсәгә кирәк һәм ни өчен башкорт егетләре анда үләргә тиеш, дигән мессендж бирде. Шуннан соң аны утыртырга карар кабул ителгәндер дип уйлыйм", ди белгеч.


Исегезгә төшерәбез, Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә кимендә 1357 ир һәлак булган.

Аббас Галләмов фикере белән килешәсезме? Сезнеңчә, Баймактагы вакыйгаларга китергән төп сәбәпләр нинди?

Белгеч белән әңгәмәне 👉 монда укый аласыз, ачылмаса,👉 монда басыгыз. Телеграмның 👉 үзендә дә укып була.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4✍2❤1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2297 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1357, Татарстаннан кимендә 940 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 18 гыйнвар, сугышның 694нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢10🤬2
Медиа: Баймактагы каршылык чарасында 40 кеше җәрәхәтләнгән

Аларның 18е — чарага килгән кешеләр, 22се — полиция хезмәткәре диелә. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.

Шул ук саннарны ASTRA Telegram-каналы да чыгарды. Моннан тыш канал Баймакта каршылык белдерергә җыелган халыкны куып тарату өчен куәт оешмаларында эшләүче 1072 хезмәткәр җәлеп ителгән дип яза.

Канал чыганаклары мәгълүматынча, аларны хәтта күрше төбәкләр — Чиләбе белән Оренбур өлкәләреннән дә китергәннәр.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱3🤬3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кайбер акыл ияләре Баймак вакыйгаларында гадәттәгечә "чит ил кулын" эзли башласа, сәясәт белгече Аббас Галләмов бу хәлләргә үз аңлатмасын бирде Заманында Башкортстан хакимиятендә эшләп алган һәм республиканы якыннан белгән Аббас Галләмов Азатлыкка биргән…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Баймак вакыйгаларында "чит ил кулын" эзләүчеләргә тагын бер җавап — бу юлы блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовтан

"Үз халкын яклаган башкорт егетен үз илендә төрмәгә утырталар. Ни өчен?!" дип уфтана ул.


Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәннән соң, кайберәүләр моңа үз фикерен белдерде. Мәсәлән, блогер Алтынай Вәлитов Алсыновны яклап чыкты, ә менә җырчы Элвин Грей аны тәнкыйтьләде. Алсыновка әләк язган БР башлыгы Радий Хәбиров аны "экстремист" дип атады.

▪️Исегезгә төшерәбез: 2023 елда Хәбиров Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә бирде. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. 17 гыйнварда мәхкәмә аны 4 ел гомуми тәртиптәге колониягә хөкем итте. Фаил Алсынов — 4 бала атасы, аңа — 37 яшь.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍8🔥2❤1
Азат Мифтаховка ачылган "террорчылыкны аклау" турындагы яңа җинаять эшен Кировта караячаклар

Мәхкәмә утырышы 30 гыйнварга 11.30 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта мәгълүмат мәхкәмә сайтына урнаштырылган.

Тикшерү фаразынча, былтыр хулигалык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украинада ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән.

Хатыны Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли. Сорау алу вакытында Мифтахов гаебен танымады һәм күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә аны тагын ике елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

▪️Былтыр 31 октябрьдә Киров мәхкәмәсе Мифтаховны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә — 2024 елның 6 февраленә кадәр озайткан иде.

▪️Азат Мифтахов 2019 елның февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. 2021 елның гыйнварында мәхкәмә аны 6 ел колониягә хөкем итте.

Тулырак монда, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9👍1🙏1😡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган

Бу хакта Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.

Бүген Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Төнлә буран, секундына 25 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Машина йөртүчеләрне сак булырга, сәфәрләрен кичектереп торырга чакыралар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢5🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймак вакыйгаларында "чит ил кулын" эзләүчеләргә тагын бер җавап — бу юлы блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовтан "Үз халкын яклаган башкорт егетен үз илендә төрмәгә утырталар. Ни өчен?!" дип уфтана ул. Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәннән соң, кайберәүләр…
Башкорт блогеры һәм җырчы Алтынай Вәлитов билгесез кешеләрнең аның өенә керергә тырышуы турында хәбәр итте

Бу хакта ул RusNews телеграм каналында урнаштырылган видеоязмада әйтә.

Бүген Алтынай Вәлитов 4 елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап видео чыгарган иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤5😱2🤬1🙏1😴1
Зубаревич Татарстанда эшчеләр кытлыгы мәсьәләсен Үзбәкстаннан кешеләр китереп хәл итәргә чакырды

Мәскәү икътисадчысы Наталья Зубаревич бу киңәшен бүген Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы киңәшмәсендә бирде.

Ул Татарстандагы бер җитештерү оешмасында булуын, анда эшчеләрнең авыллардан килеп эшләвен искә алды.

"Татарстан авылларында да ресурслар бетә бара. Шуңа икенче юл — Үзбәкстанга, андагы кешеләргә карарга кирәк. Алар эшче көчләр ягыннан Таҗикстаннан яхшырак. Эзләгез, әзерләгез, аларны урыс теленә өйрәтегез. Бу — сезнең инвестиция", диде ул.

Ахырдан ул үзбәк телен өйрәнергә чакырды, сезгә ул җиңелрәк бирелә диде.

Зубаревич тәкъдиме белән килешәсезме?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡7😁6👍3🤯3😴1
🔖 Азатлык архивыннан тарихи язма

Азатлык радиосының "Милли хронология" дип аталган шәлкемендә татар-башкорт тарихының кызыклы һәм мөһим урыннары турында мәгълүмат биреп килде. Бу 1985 елгы тапшыру Уфада Милләт мәҗлесе оешуның 68 еллыгы уңаеннан әзерләнде. Гариф Солтан мәҗлес ачылышында яңгыраган Галимҗан Баруди чыгышы турында сөйли.

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
🔥8❤2👍1
Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Ул үзе һәм башкорт җәмәгатьчелеге бу хакта ни уйлый?

Баймакта булган хәлләр турында Азатлыкта чыккан язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.

Язманы тулысынча монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤12👍2😁1💔1😴1
Уфада Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләр җыела башлаган. Кайберәүләр инде тоткарланган да.

"Ведомости" басмасы һәйкәл янындагы мәйданда 50ләп кеше җыелган дип яза. "Вёрстка" медиасы полиция вәкилләре берничә кешене тоткарларга да өлгергән дип хәбәр итә.

Җыелган халык "без һәйкәлне карарга килдек" дип акланырга тырышса да, кайберәүләрен барыбер алып китәләр.

Башкорт активисты Фаил Алсынов 17 гыйнварда 4 елга хөкем ителде. Шуннан соң Баймакта җыелган меңнәрчә кеше куәт оешмаларына каршы протест белдерде, чуалышлар башланды. Берничә башкорт активисты тоткарланды.

Интернетта Алсыновны яклап күп кенә видеомөрәҗәгатьләр чыкты. Кичә кич исә "19 гыйнвар иртәсендә Уфа үзәгендә кар атышка җыелабыз" дигән хәбәрләр таратыла башлады.

Без Уфадагы хәлләрне күзәтеп торачакбыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥8❤5👍2