❗️Украинадагы сугышта Русиянең 43 меңнән артык хәрбие үлүе расланды.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

🔥2💔1
Татарстанда авыр җинаятьләр саны 15 процентка арткан.
Ә балаларга карата кылынган җинаятьләр исә 558 очракка җиткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

👍1🤬1🥱1
Лаеш районындагы хәлдән соң, Русиядә дини әдәбиятны экстремист дип табу дәгъваларын бары тик төбәкләрнең Югары мәхкәмәләрендә караячаклар.
2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын — Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен — экстремист дип тыйды. Моны Югары мәхкәмә дә раслады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын — Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен — экстремист дип тыйды. Моны Югары мәхкәмә дә раслады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬4👍1🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ни өчен татар ягыннан башкорт активистларын яклау сүлпән?
Башкорт активистларының Башкортстандагы татар теле дәрәҗәсе, татарларга карата мөнәсәбәте бу очракта нинди роль уйный?
Шушы сорауларга җавап табарга тырышып, әлеге видеоны әзерләдек.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
#Башкортстан

👍14✍1😴1
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бүген шушы исемлеккә түбәндәгеләр өстәлде:
🔸Дмитрий Потапенко, икътисадчы, эшкуар;
🔸Максим Трудолюбов, журналист;
🔸"ВОТ ТАК" проекты.

👍1🤯1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда протест чараларында катнашкан 30дан артык кеше тоткарланган. "Алга Башкортстан" каналы язуынча, алар турында бернинди дә мәгълүмат юк. Шуларның берсе Дим Дәүләткилдин сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарланган. Элегрәк…
❗️Кайбер медиа һәм Telegram-каналлар Башкортстан ире Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр итте. Янәсе ул куәт оешмалары тарафыннан тоткарланганнан соң үлгән.
Бүген аның сеңлесе Зәлия бертуганының шәхесен расларга дип аны моргка чакырганнарын хәбәр итте.
— Башта аны Уфада полиция бүлегенә чакырдылар, дебошир дип кәгазь тоттырдылар. Соңыннан Зиянчура районында ОМОНның "Газелька"сына көчләп утырттылар да билгесез тарафка алып киттеләр, — дип язган иде Зәлия моңарчы.
Аның сүзләренчә, моңарчы Уфада, Даутов протест чараларында катнашканмы икән дип, аның янына участковый килгән булган. Зәлия сүзләренчә, андый нәрсә булмаган:
— Уфада телеүзәк янында халык җыелган көнне ул анда йөргән кызын көтеп торган. Шунда 15-20 минут басып торгандыр.
Кичә Даутов Зиянчура районына кызның әти-әнисе янына барган:
"Кич урамда һава сулап йөргәндә "Газель" килде, ОМОНнар чыкты да бер ни әйтмичә аны билгесез тарафка алып китте", ди Зәлия.
Шулай ук, Зәлия сүзләренчә, Рифат Даутовны башка 30 кеше белән башта — Баймакка, ә аннары Уфага алып киткәннәр.
Соңыннан Даутовның әти-әнисе янына алар яшәгән бистәнең башлыгы килгән дә улларының мәетен расларга кирәк дигән. Башлык Даутов исергән булган дип тә сөйләгән. Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков Даутовның үлемен раслаган.
Зәлия бертуганы эчә торган кеше түгел, ди. Ә менә моргка аны кертмәделәр.
БР куәт оешмаларына якын "Оперсводки РБ" каналы Даутов талау өчен хөкем ителгән булган, 17 гыйнварда Баймактагы чуалышлар өчен федераль һәм халыкара эзләүгә бирелгән дип язып чыккан иде. Канал язганча, янәсе Даутовны нык исерек килеш тоткарлаганнар.
ВЧК-ОГПУ каналы да охшаш версия чыгарган. Имеш, Даутовны нык исергән килеш тоткарлаганнар да автозакта аңа начар булып киткән: "Аңа полиция хезмәткәрләре дә, башка тоткарланган кешеләр дә ярдәм итәргә тырышкан, әмма медиклар килгән вакытта ул инде үлгән булган".
Хәзерге вакытта Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте Даутовның туганнары белән элемтәгә керә алмый.

😢11👍4🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 гыйнвар, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия эчке эшләр миинистры язучы Брис Акунинны эзләүгә биргән. Аны "фейклар" тарату һәм террорчылыкны аклауда гаеплиләр.
🔸АКШ Дәүләт департаменты Төркиягә $23 млрд күләмендә F-16 хәрби очкычлары, модернизацияләү комплектлары һәм башка системнар сатуны рөхсәт иткән.
🔸Нью-Йоркта присяжныйлар мәхкәмәсе элекке президент Дональд Трамп язучы Элизабет Джин Кэрроллга $83,3 млн түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Кэррол Трампны көчләүдә һәм яла ягуда гаепли.
🔸Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимиятләе рэпер Алишер Моргенштернга Ксения Собчакка интервью биргәннән соң илгә керүне тыйган. Бу хакта рэпер үзенең YouTube-каналында хәбәр итте.
🔸Спорт арбитраж мәхкәмәсе фигуралы шуучы Камилә Вәлиева эше нигезендә карарны 29 гыйнварда чыгарачак. Бу хакта Х социаль челтәрендә USA Today журналисты Кристин Бреннан язды.

👍5✍1
"Бу — безнең күптәнге хыял". Казанда мөселман мәктәбе төзергә җыеналар
Казан үзәгендә хосусый мөселман мәктәбе һәм балалар бакчасы төзергә җыеналар. Бу — Татарстан Диния нәзарәте проекты. Ул 1200 балага исәпләнә һәм эшмәкәрләр акчасына төзелер дип көтелә. Белгечләр моны зур вакыйга дип бәяли. Бүгенге көндә татар телен саклауның төп юлы — хосусый мәктәп оештыру ди алар.
— Бу күптән көтелгән вакыйга гына түгел, бу — хыял. Әгәр дә моны татар мәктәбе итеп оештыра алсалар, бик яхшы булыр иде. Татар теле максат түгел, татар теле максатка ирешү коралы булганда гына үсә ала. Шуңа да мондый кораллар күп булырга тиеш: мәктәпләр дә, институтлар да. Татарның ислам диненә нигезләнгән мәдәнияте бар. Без гарәпләр кебек яулык бәйләп йөри алмыйбыз. Татарлар гомер-гомергә иң элек үз җирлегендә белем алган, шуннан соң чит илдә белем эстәргә киткән. Әгәр дә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу эшне башкарса, ул үзе дә тарихта калачак, дип саный Киров өлкәсе мөфтие, җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Галиуллин.
— Бүген дәүләт мәктәпләреннән ачыктан-ачык татар телен кысып чыгару бара, шуңа да бу — бердән-бер юл. Әмма алар ничек укытыр икән? Татар телендә дәреслекләр Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланмаган. Димәк, аларны мәктәптә кулланырга ярамый. Бу бик зур мәсьәлә. Хосусый мәктәпнең дәүләт мәктәбеннән аермасы — алар өстәмә рәвештә федераль стандартларда каралмаган аерым дәресләр кертә ала. Федераль белем бирү стандартлары үтәлмәсә, аттестат бирелми. Өстәмә дәресләрне ничек һәм күпме кертү мәктәп карамагында кала. Шулай да бу фәннәр дә Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән булырга тиеш, диде мәгариф белгече Марат Лотфуллин.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
"Бу — безнең күптәнге хыял". Казанда мөселман мәктәбе төзергә җыеналар
Казан үзәгендә хосусый мөселман мәктәбе һәм балалар бакчасы төзергә җыеналар. Бу — Татарстан Диния нәзарәте проекты. Ул 1200 балага исәпләнә һәм эшмәкәрләр акчасына төзелер дип көтелә. Белгечләр моны зур вакыйга дип бәяли. Бүгенге көндә татар телен саклауның…
❤7😁7👏2❤🔥1👎1💩1
Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча кирәклеге һәм бу проект белән нинди халыклар кызыксына башлавы турында сөйләде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
🔥10👍7❤4
Уфада тагын биш кешене "киңкүләм тәртипсезлекләрдә" гаепләп кулга алдылар
26 гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тагын биш кешене 17 мартка кадәр сак астына алган. Алар Баймактагы хәлләрдән соң киңкүләт тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә (Җинаять кодексының 212.2 маддәсе).
Сания Үзәнбаева, Айрат Әхмәтова, Данис Үзәнбаев, Закир Әхмәдин, Мөнир Исәнгилдин тикшерү изоляторына җибәрелгән.
Моңа кадәр шушы ук эштә Салават Елкыбаевка да белдерелгән иде.
Җинаять эше фигурантлары саны 20дән артты.
▪️Башкортстан куәт оешмалары активист Фаил Алсыновка теләктәшлек белдергән кешеләрне эзләүне дәвам итә. Тапканнарын тоткарлыйлар һәм мәхкәмәгә бирәләр.
▪️17 гыйнварда Фаил Алсыновны 4 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты, аны яклап Баймак һәм Уфада протест чаралары узды.
#Башкортостан

😡9👍3🤬1😴1
Татарстанда 5-7 сыйныфлар өчен "Безнең төбәк тарихы" дәреслеген язуда татар тарихчылары җәлеп ителгән
2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының фәрманында әйтелә.
Бүгенгә Русиянең 30 төбәге дәреслекне әзерләүдә катнаша, аларга федераль ярдәм каралган. Бу исемлектә Татарстан да бар.
Татарстан дәреслекне язуда башлыча Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәрен җәлеп иткән. Институт мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов җитәкчелегендәге авторлар исемлегендә Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев, Радик Исхаков һәм КФУның кафедра мөдире Раил Фәхретдинов бар.
Бу һәрбер төбәкнең җирле төбәк тарихы (краеведение) китабы булачак.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍6🔥4🤔1
Әйдә!Подкаст юкка чыкты дигән идегезме? Менә бит ул!
Хәзер анда яңа укытучы - Римма татарча өйрәтә, ә Айнур элеккечә татарча өйрәнә!
Яңа чыгарылышта татарларның ничек итеп моңланулары һәм сагышланулары турында сөйләшә.
📍Подкастларны Яндекс.Музыка, Spotify, Youtube, ВК, сайтта тыңлап була.

🔥6❤3
Хәерле иртә, дуслар. Бүген 28 гыйнвар, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:
🔺Краснодар өлкәсендә Мәскәүдән Нальчикка баручы автобусның йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә кимендә биш кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Автобуста барлыгы 15 кеше булган.
🔺Башкортстанда протестлардан соң тоткарланган Рифат Даутовның сеңлесе Зәлия абыйсының үлемен раслады. Шул ук вакытта аңа бертуганының үлем сәбәпләрен әйтмәгәннәр.
🔺Башкортстанда фән һәм мәдәният вәкилләре, аерым алганда Марат Колшәрипов, Фәнил Кузбәков һәм Риф Габитов Баймактагы протестларда катнашучыларны эзәрлекләүне һәм шулай ук "башкортларны каралту"ны туктатырга чакырып Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видеомөрәҗәгать чыгарды.
🔺Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләп килгән Русия юмористы һәм телевидение алып баручысы Максим Галкинны Мәскәү кушуы белән Индонезиягә кертмәгәннәр.
🔺«Ак Барс» хоккей такымының элекке уенчысы Данис Зарипов Башкортстан-Татарстан җыелма хоккей такымын булдырырга тәкъдим итте.
🔺Казанда "Татарстан гүзәле-2024" бәйгесендә Чаллыдан Эвелина Габитова җиңде. Аңа бары 14 яшь.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез.

👍4🔥3✍1