Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган

2023 елда Русия ватандашлары займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" диеп 34,91 млн сумлык әҗәт алып торган. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.

Займ оешмаларының былтыр бурычка биргән акчалары 2022 елдагысы белән чагыштырганда 12,25 процентка , 2021 елгыдан 22 процентка күбрәк.

🔸Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.

👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдәге хәлләр турында. Газзә сызыгына һөҗүм иткән Израилнең соңгы тәүлектә 24 солдаты һәлак булган. Бу — Израил Газзәгә каршы сугыш башлаганнан бирле бер көн дәвамында булган иң зур югалту. Сызыкның көньягында урнашкан Наср хастаханәсендә эшләүче табиблар…
❗️Бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсе Израилгә карата белдерелгән геноцид гаепләүләре эшендә карар чыгарырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: Көньяк Африка Республикасы Израилне — бу дәүләт Газзә сызыгындагы халыкны геноцидка дучар иткән дип — Халыкара мәхкәмәгә бирде. Израил бу гаепләүләрне кире кага.

Халыкара мәхкәмә үз карарын бүген чыгарыр дип көтелә.

Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 10 меңләбе — балалар. ХӘМӘС һөҗүме аркасында һәлак булган израилләр саны — 1139.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 10 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израил Фәләстин халкына карата геноцид үткәрә дип аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсенә бирде. Израил бу гаепләүне кире кага. Мәхкәмә карарны әлегә чыгармаган.


@azatliqradiosi
✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Халык телиме, мәҗбүр ителәме? Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырыла Уфада әлеге вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны яклап митинг-концерт бара. Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренә. Башкорт активисты…
Радий Хәбировны "яклау" концертына берничә мең кеше килгән.

Җыелган халык алдында Хәбиров үзе дә чыгыш ясады.

"Минем белән, мин үткәргән сәясәт һәм мин кабул иткән карарлар белән риза булмаган, ләкин Башкортстанны ихластан яраткан һәм диалогка әзер булган кешеләргә дуслык кулымны сузам һәм шуны әйтәм: әйдәгез, туган Башкортстаныбызны бергә төзибез!" диде ул.

Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренә. Ул хакта монда укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎8😴2👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дҗоан Донаһью Израил белән Фәләстиндә барган вакыйгаларны "коточкыч фаҗига" дип тасвирлады. @azatliqradiosi
Карарны җәмгысе 17 хөкемдардан торган төркем чыгара, шуларның 16сы хәзерге вакытта — Халыкара мәхкәмә залында.

@azatliqradiosi
✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Карарны җәмгысе 17 хөкемдардан торган төркем чыгара, шуларның 16сы хәзерге вакытта — Халыкара мәхкәмә залында. @azatliqradiosi
Донаһью сүзләренчә, Халыкара мәхкәмә әлеге эш буенча гадәттән тыш чаралар күрү турында карар кабул итәргә хокуклы.

@azatliqradiosi
👍4🤔1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Донаһью сүзләренчә, Халыкара мәхкәмә әлеге эш буенча гадәттән тыш чаралар күрү турында карар кабул итәргә хокуклы. @azatliqradiosi
Халыкара мәхкәмә бу эшне ташламаячак, геноцидны дәлилләүче фактлар бар, ди мәхкәмәдә рәислек итүче хөкемдар Дҗоан Донаһью.

@azatliqradiosi
👍6✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дҗоан Донаһью — АКШ адвокаты. Аңа 67 яшь. 2021 елның 8 февраленнән бирле ул — Халыкара мәхкәмә рәисәсе. @azatliqradiosi
Донаһью сүзләренчә, Израил Газзә сызыгында үткәргән хәрби операция нәтиҗәсендә бик күп кеше үтерелгән һәм яраланган, бик күп йорт җимерелгән, сивил инфраструктурага зур зыян килгән, ә халык яшәгән җирләреннән күченеп китәргә мәҗбүр булган.

@azatliqradiosi
👍4❤1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Халыкара мәхкәмә рәисәсе Дҗоан Донаһью: Халыкара мәхкәмә Фәләстин халкының геноцид актларыннан яклану хокукын таный. @azatliqradiosi
⚡️Халыкара мәхкәмә Израилгә геноцидны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә боера.

Израил аның көчләре геноцидны булдырмаячак дип гарантия бирергә тиеш. Шулай ук, Израил булырга мөмкин геноцид дәлилләрен саклап калырга тиеш.

@azatliqradiosi
❤4👍3🔥1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Халыкара мәхкәмә Израилгә геноцидны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә боера. Израил аның көчләре геноцидны булдырмаячак дип гарантия бирергә тиеш. Шулай ук, Израил булырга мөмкин геноцид дәлилләрен саклап калырга тиеш. @azatliqradiosi
Шулай ук, Израил Газзә сызыгына җибәрелгән һуманитар ярдәмне кичекмәстән сызыкка кертергә тиеш дип карар чыгарды Халыкара мәхкәмә.

Исегезгә төшерәбез: Израилнең һөҗүмнәре һәм блокадасы аркасында Газзә сызыгындагы 1 миллионнан артык кешегә ачлык яный.

@azatliqradiosi
👍3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Халыкара мәхкәмә Израилгә геноцидны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә боера. Израил аның көчләре геноцидны булдырмаячак дип гарантия бирергә тиеш. Шулай ук, Израил булырга мөмкин геноцид дәлилләрен саклап калырга тиеш. @azatliqradiosi
❗️Шушының белән Халыкара мәхкәмәнең карары тәмам.

Шулай итеп, Израилдән Газзә сызыгындагы үлемнәрне һәм аңа ясалган зыянны киметү таләп ителә.

Әмма сугышны туктату таләбе карарда яңгырамады.

@azatliqradiosi
✍1
"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт халкын Русия хакимиятләре золымыннан коткаруын сорый

Бүген, 26 гыйнварда "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" үзенең Telegram-каналында БМОга, Европаның кеше хокуклары шурасына, дөньяның хокук яклау оешмаларына, ил башлыкларына һәм бәйсез медиаларга мөрәҗәгать чыгарды.

Оешма хәзерге вакытта Башкортстан республикасында башкорт халкына каршы киңкүләм золымнар бара дип яза. Бу - башкортлар бердәм активист Фаил Алсыновны яклаганга күрә эшләнә диелә.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт активистларына сәяси сыену урыны, гадиләштерелгән тәртиптә илләренә керә алу мөмкинлеге бирүен сорый. "Аларның күбесенең чит ил паспортлары юк һәм үзләрен Русиягә тапшырмаулары гарантияләнгән дәүләтләргә китә алмыйлар", ди комитет вәкилләре.

🔸"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
❤1👍1😢1