Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
3 февраль Казанда, Милли китапханәдә комикс китабы авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова мәшһүр татар хатын-кызларына багышланган комикслар китабын тәкъдим итте.

Авторлар аңлатуынча, яңа китапка композитор Сара Садыйкова, очучы Мәгубә Сыртланова, актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм галимә Сара Шакулованың тәрҗемәи хәле кергән. Алар тарихын дүрт рәссам кәгазьгә төшергән: Казаннан Руслан Ибраһимов һәм Юлия Галиәкбәрова, Уфа рәссамы Наталья Якунина һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче Арина Филиппова.

Кашапов әйтүенчә, китаптагы татар хатын-кызлары үз өлкәсендә яңалык алып килгән татар шәхесләре.

"Мәсәлән, Сара Шакулованың язмышы үзе бер маҗара. Башта аның гимназия, аннары Петербурда укуы, Сорбоннада белем алуы, Русиягә кайтып эш таба алмыйча тилмерүе, Казанда Фатиха Аитова белән кебек кешеләр белән эшләве, атаклы Асадуллаев йортын коткару - болар барысы да маҗаралы сюжет", ди Кашапов.

Тиздән Азатлыкта бу хакта тулырак укый алырсыз.

@azatliqradiosi
🔥17👍4❤1🙏1
4 февраль — халыкара яман шешкә каршы көрәш көне.

Соңгы елларда бу чирдән интегүчеләр арасында яшьләр арта. Чирлеләргә төрле каршылыклар аша узарга туры килә. Сугыш башлану белән тагын бер проблем өстәлде — сатуда кайбер препаратлар юк.

Гөлнара Хәкимованың (исемен үзе соравы белән үзгәртелде - ред.) әтисе дә, әнисе дә яман шеш белән чирли. Башта куркыныч диагнозны әтисенә куйганнар, аннары — әнисенә. Алар Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яши. Биш ел элек гаилә башлыгының хәле начарлана башлагач, зур авырлык белән моның сәбәпләрен ачыклаганнар. Туры эчәктә яман шеш барлыкка килгән дип әйтә аларга табиб. Ул вакытта чирнең беренче стадиясе була, барысы да дөрес башкарылса, чирне җиңеп була дип ышандыралар аны. Бүген хәлләр мөшкел — чир азган, тәнгә метастазалар таралган, яман шеш чирнең бишенче дәрәҗәсенә җиткән. Гөлнара бу хәл бары тик табиблар намусында дип саный.

"Әтигә операцияне тизрәк ясатырга кирәк иде, тик гел каршылыклар чыгып торды. Авырый башлагач табибларга мөрәҗәгать итүдән соң бер ел узгач кына операция булды, без вакытны югалттык чынында. Бу табиблар әтине әле берсенә, әле икенчесенә тибеп йөрү аркасында булды"

, диде ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏3💔1
"Баймак эше" нигезендә тагын биш кеше тоткарланган

"Аспекты" язуынча, аларның берсе Магнитогорски шәһәреннән.

👉Азат Кучарбаевның хатыны Роза хәбәр итүенчә, аның ирен 1 февральдә сәгать иртәнге сигездә Магнитогорскидан Баймакка алып киткәннәр һәм 2 февральдә Уфага 1нче санлы тикшерү изоляторына күчергәннәр. Өч бала атасы Кучарбаевны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр. Ул гаиләдә бердәнбер акча эшләүче, хатыны декрет ялында.

👉Айдар Мәһдиевны шулай ук 1 февральдә сәгать 21.40та Мәләүздән алып киткәннәр. "Поиск инфо по задержанным после Баймака» телеграм каналы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул Баймакта сак астында тотыла.

👉Айнур Кәримовны Гафури районы Красноусол авылында 1 февральдә тоткарлаганнар. Бу турыда шулай ук әлеге телеграм канал хәбәр итә. Өч балигъ булмаган бала атасын ун тәүлеккә сак астына алганнар. Хатыны шулай ук декрет ялында. Хәзерге вакытта Кәримов Стәрлетамакта тотыла.

👉Ильяс Байчуринны 3 февральдә Әбҗәлил районы Аскар авылыннан алып киткәннәр. "Поиск инфо по задержанным после Баймака»га мәгълүматны җиткерүчеләр әйтүенчә, Росгвардия хезмәткәрләре килеп, аның Баймактагы протестлар вакытында кигән киемнәрен алып, үзен билгесез тарафка алып киткәннәр. Аның белән элемтә юк, телефоны сүнгән.

👉Баймактан Минзия Адыгамованы киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу эше нигезендә өй сагына утыртканнар. «ОВД-Инфо» хәбәр итүенчә, аның статусы билгеле түгел.

"Аспекты" язуынча, бүгенге көнгә "Баймак эше" нигезендә 52 кеше тоткарланган. Аларның берсе - Рифат Даутов автозакта үлде, Дима Дәүләткилдин белән Айсыуак Яугастинны туганнары әйтүенчә, тоткарлаудан соң кыйнаганнар.

@azatliqradiosi
😱6🤬2😈2🙏1
Бу атнада Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 апреленә кадәр озайтты. Шулай ук бу атнада Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховка чикләү чарасын үзгәрешсез калдырды. Азат кимендә 16 апрельгә кадәр сак астында калачак.

1 февральдә Казаннан активист Кормашева һәм Мифтаховка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты. Ул Казан дәүләт университеты янында "Бәйсез журналист Алсу Кормаш, яшь галим Азат Мифтахов һәм башка күп санлы гаепсез зинданда утыручыларга Азатлык" һәм "Яшәсен бәйсез Татарстан халык җөмһүрияте!" дигән шигарь күтәреп торды.

"Бу прокуратура юлы һәм яшьләр йөри торган сукмак. Шуңа әлеге урынны сайладым. Бәлкем үз киләчәкләрен нинди булачагын күз алдына китерерләр. Шигардә яшь галим дип язылган. Бу белгечләрнең киләчәге белән бәйле", диде активист Азатлык радиосына.

@azatliqradiosi
👍12🙏3😴1
"Ватаннарында аларны җәза көтә". Европа берлеге кавказларны Русиягә тапшырмаска чакырды

Польша хакимиятләре Ингушетиядә туган Ракиат Кодзоеваны да дүрт баласы белән бергә депортацияләмәкче була. Узган елның октябрендә аңа чираттагы мәртәбә сыену урыны бирүдән баш тартканнар. 2016 елда ул балалары белән Русиядән качып китә, чөнки аның ирен үтерәләр һәм ул куәт оешмалары вәкилләренең эзәрлекләвенә дучар була.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Европа берлеге илләрен Төньяк Кавказдан килгән качакларны Русиягә тапшырмаска чакыра.
Аларга ватаннарында җәзалау, мыскыллау яный, яки Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкиннәр, ди хокук яклаучылар. Соңгы вакытта депортацияләнүчеләр саны артты. Ни өчен сыену сораучыларны Мәскәүгә тапшыралар һәм бу очракта аларга нәрсә яный?

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏4🤬2🥱1
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкка (UNRWA) һуманитар ихтыяҗлар өчен биш миллион доллар бүләчәк.

Исегезгә төшерәбез: UNRWAны финанслауны 16 ил туктатты.

Акча бирү агентлыктагы 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын Израил тапшырды.

Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 27 меңнән артып китте. 2-3 февраль көнендә тагын 107 тыныч кеше үтерелгән. Бу хакта Газзәдәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

UNICEF белдерүенчә, Газзә сызыгында психологик ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны 7 октябрьгә кадәр булган вакыт белән чагыштырганда икеләтә арткан. Оешма билгеләп үткәнчә, төбәктә ким дигәндә 17 мең бала ата-аналарыннан аерылган, аларның күпчелеге азык-төлек һәм су кытлыгы кичерә.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
👍1🤔1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 февраль, дүшәмбе. Яңа атна башланды. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Чилида урман янгыннарында ким дигәндә 51 кеше һәлак булган. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә. Янгын мәйданы 43 мең гектардан артып киткән.

🔸Русия белән хезмәттәшлек өчен Украинада 8100дән артык җинаять эше ачылган. Бу хакта The Guardian яза.

🔸Русиядә 2023 елда авиаһәлакәтләр саны кискен артты, дип яза The Wall Street Journal Jacdec ширкәтенә сылтама белән. Ширкәт 74 төрле очрак турында әйтә. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 38 тапкырга күбрәк. Белгечләр моны авиация тармагына санкцияләр кертелү белән бәйли.

🔸Русия Думасының элеккеге депутаты Илья Пономаревка каршы тагын берничә җинаять эше ачылган. Украинага киткән сәясәтче Пономарев хыянәттә, шулай ук ​​террорчы оешмада катнашуда һәм террорга чакыруда гаепләнә.

🔸Лос-Анджелеста узган "Гремми" бүләген тапшыру тантанасында "Ел альбомы" номинациясендә Тэйлор Свифт җиңде. Ул әлеге бүләкне дүртенче тапкыр алган беренче кеше. "Ел җыры" булып «Барби» фильмына язылган Билли Айлишның What Was I Made For? җыры танылды.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1👍1🔥1
Коткаручылар Онега күлендә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Төньяк-Көнбатыш һава-коткару үзәгенең Ми-8 боралагы калдыкларын тапкан.

Боралак кичә, 4 февраль көнне күнегүләр ясап очкан вакытта Карелиядә Онега күле өстендә элемтәгә чыгудан туктаган иде. Боралакта өч кеше булуы әйтелде.

Министрлыкның Telegram-каналында әйтелгәнчә, боралак өлешләрен ярдан 11 чакрым ераклыкта, 50 метр тирәнлектә тапканнар.

Министрлыкта казага юлыккан боралак белән тәҗрибәле өч кешедән торган экипаж идарә итүен, аларның моңарчы меңләгән сәгать очканы булуын әйттеләр.Боралак экипажының язмышы турында министрлык хәбәрендә әйтелми.

@azatliqradiosi
😢1
"Бу хәлгә җитәр дип уйламадык".

Баймактагы протестлардан соң тоткарланган активист Вилүр Карачуринның өлкән кызы Зөһрә Карачурина белән сөйләштек. Карачурин Баймактагы протестлардан соң 18 гыйнварда тоткарланды һәм ике айга сак астына алынды. Ул биш бала атасы.

"Безнең гаилә зур, ислам кагыйдәләрен үтәп яшибез. Мин – өлкәне, тагын дүрт бала балигъ түгел. Әни декретта утыра, иң кечкенәсенә әле ике яшь тә тулмаган. Әти гаиләне туендыручы бердәнбер кеше иде", дип сөйли Зөһрә.

Ул ярдәм бар, күп кеше теләктәшлек белдерә ди. Адвокатлары бар, аңа түләү өчен акча җыю оештырганнар, битараф булмаган кешеләр күп ди Карачурина.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3❤2👍2😱1🙏1
👆Баймак дигәннән, район мәхкәмәсе протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән экоактивист Илдар Йомаголовка каршы ачкан административ эшне туктаткан.

Бу хакта мәхкәмә сәхифәсенә сылтанып RusNews яза.

Берничә көн элек Йомаголов өендә тентү узуын һәм шуннан соң хатынын каядыр алып китүләрен әйткән иде.

🔸15 гыйнварда Баймакта җыелган меңләгән халык алдында чыгыш ясап, Йомаголов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эшеннән китәргә тиеш дип белдерде. Шуннан соң ул Башкортстаннан күченеп киткәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада аңа "куркыныч" яный.

@azatliqradiosi
🤔4👏1
Үзәк сайлау комиссиясе Русия президентына намзәт Борис Надеждинның сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларның 15 процентын гамәлсез дип тапкан.

Бу хакта сәясәтченең вәкиле Игорь Артемьев хәбәр итте.

"Бюллетеньгә кертсеннәр өчен, тикшерелгән 60 мең имза арасыннан гамәли булмаганнар 10%тан артмаска тиеш", дип яза Артемьев.

Надеждин штабы матбугат сәркатибе Павел Бурлаков эшче төркем исәпләүләре белән килешмәвен әйтте.

“Бөтен дөнья безнең имзаларны гадел җыюбызны күрде. Штаб эшче төркем карарының нигезсезлеген исбатларга әзер ", диде ул.

▪️Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Күптән түгел ул Казанда булып китте.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😁7🤬4🔥1
Cirium тикшеренүләр ширкәте белешмәләренә күрә, Русиядә былтыр һәр 100 мең очышның 10сында берәр хәл килеп чыккан, ә  2022 елда аларның саны 100 мең очышка бишәү генә булган.

Күп очракта җитди зыян килмәсә дә һәм кешеләр үлемен булдырмый кала алсалар да, даими рәвештә очкычларда техник төзексезлек килеп чыгуы юлчылар өчен шактый куркыныч тудыра һәм пилотларга басымны арттыра, дип искәрткән The Wall Street Journal сораштырган белгечләр.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱4😢1
Израилнең Luemi банкы Газзәдәге террор төркемнәренә акча күчерүдәге шикләре аркасында Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгы хисабын япкан.

Элегрәк 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләнүләрдән соң 16 ил оешманы финанслауны туктаткан иде.

▪️Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 27 меңнән артып китте. 3-4 февраль көнендә тагын 127 тыныч кеше үтерелгән. Бу хакта Газзәдәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
😢5👍1💔1
🇰🇿Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне тарату турында фәрман имзалады.

Премьер-министр вазифаларын вакытлыча премьерның беренче урынбасары Роман Скляр башкарачак.

Фәрманда әйтелгәнчә, яңа хөкүмәт расланганчы Министрлар Кабинеты әгъзалары үз вазыйфаларында калачак.

@azatliqradiosi
🤔3👍2
Татарстанда бер елда такси бәясе 22% кыйбатланган һәм бер чакрымга 31,7 сумнан арткан

Бу Росстат белешмәләреннән күренә.

Былтыр сентябрьдә Казанда такси бәяләренең нык күтәрелүе хәбәр ителгән иде. Сәбәпләрнең берсе — Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе диелде.

"Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты. Чыгымнар арткан вазгыятьтә кайбер машина йөртүчеләр башка шөгыльгә өстенлек бирә һәм вакытлыча яки озак вакытка һөнәрләрен ташлап тора", ди такси хезмәте вәкиле.


#Татарстан
@azatliqradiosi
😢2
Башкортстанда Хәбировтан концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп итәләр

Башкортстанның Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова республика башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.

Ул Хәбировны хастаханәгә килеп, "берничә көн булса да ятып чыгарга" чакыра. Аның әйтүенчә монда диварлар җимерелә, тышкы яктан тәрәзәләр бозланып беткән, бинада бик салкын, җиһазлар иске. Видео авторы мондый шартларда Хәбировның үзен хуплатып концертлар оештыруын тәнкыйтьли.

"Бу концертка күпме акча тотылган иде!? Аның каравы сугышчыларыбызга һуманитар ярдәмне бөтен республика белән җыябыз. Республикада проблемнар бик күп. Концерт оештырганчы эшкә алыныгыз", дигән ул.


Кыз фикеренчә, концертка тотылган акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә биреп булыр иде, шулай булганда, Башкортстанда яшәүчеләр сайлауда бәлки Хәбиров өчен тавыш та бирер иде.

Заманованың видеосын 99 меңнән артык интернет-кулланучы караган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥9👍6👏1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.…
Башкортстанда ел саен яман шешнең 13-14 мең очрагы теркәлә

Аеруча үпкә, күкрәк бизе, мәни бизе, юан эчәк, тире яман шешләре еш очрый. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтте, дип яза Mkset.

Министр хәзерге вакытта авыруларны дәвалау өчен "колоссаль мөмкинлекләр" бар дигән, әмма профилактика чараларын үткәрү мөһим булуын әйткән һәм халыкны диспансеризациягә чакырган.

▪️Татарстанда исә 2023 елда яман шеш беренче тапкыр 18 152 кешедә ачыкланган дип хәбәр ителде.

▪️Азатлык Әлмәттән әтисе дә әнисе дә яман шеш белән чирләүче кыз белән сөйләшкән иде. Ул табиблар әтисенә вакытында ярдәм күрсәтмәү сәбәпле, тәненә метастазалар таралуын әйтте.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6💔1
Казанда табиблар һәм шәфкать туташлары җитми, медицина оешмаларында эшләүчеләр еш алмашынып тора

"Табиблар җитмәү безнең дә авырткан җир", дигән Казан мэры Илсур Метшин. Ул бу проблемны хәл итү өчен бөтен мөмкин чараларны да эзләргә кирәк дип искәрткән.

▪️2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷3👍2