Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда Русия президентын сайлауга 732 млн сум тотылачак. 2018 ел белән чагыштырганда 37% күбрәк

Шушы акчаның  54,4 млн сумы — Татарстан бюджетыннан, 677,4 млн сумы — федераль бюджеттан.

Бу саннарны бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов китерде.

Аның сүзләренчә, акчаларның 233 млн сумын "ИнформУИК" проекты кысаларында өй саен кереп кешеләргә сайлау турында хәбәр җиткереп йөргән комиссия әгъзаларына хезмәт хакы итеп түләячәкләр.

Русия президентын сайлауда катнашырга җыенасызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬13👎2
Мәскәүдә татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев хәбәрсез югалган

Бу хакта хәбәрне "Мәскәү, нихәл?" телеграм каналы урнаштырган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 71 яшьлек Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат юк.

▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😱11😢2🙏1
Татарстан мөфтие басып алынган Луһански мәчетендә намаз үткәргән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә басып алынган Луһански "халык республикасы"на барган. Алар анда һуманитар йөк илткән. Бу хакта Диния нәзарәте җиткерә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Луһанскидагы бу хәрби бүлектә солдатларның 90 проценты — Татарстан ирләре. Аларга яшеренү ятьмәләре, компьютер техникасы, җылыткычлар, окоп бинокльләре, газ баллоннары, дарулар тапшырылган диелә.

Сәмигуллин Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин белән Луһански, Северодонецки һәм Татарстанга төзекләндерергә бирелгән Лисичански шәһәрләрендә булган, Луһанскиның Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәргән диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩8😐8👍3👎2😢2😁1🤮1🍾1🖕1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2470 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1434, Татарстаннан кимендә 1036 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 4 февраль, сугышның 712нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭6⚡1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдә татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев хәбәрсез югалган Бу хакта хәбәрне "Мәскәү, нихәл?" телеграм каналы урнаштырган. Хәбәрдә әйтелгәнчә, 71 яшьлек Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат юк. ▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге…
Мәскәүдә югалган Рәдиф Яваев мәете табылган

Аны төнге сәгать икедә тимер юлы янында тапканнар. "Көч куллану эзләре күренми кебек, ләкин нәтиҗә ясарга иртә, криминалистлар эшләячәк", диде Мәскәү автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов.

Татар бию ансамбленең 71 яшьлек җитәкчесе Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат булмаган иде.

▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢15😱3🙏1
6 февраль, сишәмбе иртәсенә башка төп хәбәрләр:

🔸Төнлә Русия янә һавадан Украинага һөҗүм ясаган, Харков өлкәсендә кунакханә җимерелгән. Җимерекләр астында кешеләрне эзләү бара.

🔸Белгород өлкәсенә дә дрон һөҗүм иткән, ди өлкә губернаторы. Аның дүрт торак йортка зыян итүе турында әйтелә. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

🔸Украина үтенече белән тоткарланган русияле Аргентинада сыену сораган. Чуркин фамилияле русиялене Украинага тапшыру турында мәхкәмә 45 көн дәвамында узарга тиеш.

🔸Британиянең 75 яшьлек патшасы Чарлз IIIдә яман шәш табылган. Патша дәүләт эшләрен башкаруын дәвам итәчәк, ләкин әлегә чараларда катнашмаячак, ул дәвалануга уңай өметләр баглый, ди Букинһем сарае.

🔸Башкортстаннан Украина сугышына 110нчы "һуманитар конвой" җибәргәннәр, ди Башинформ. Ул республикадан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән киткән сугышчыларга җибәрелгән диелә.

Азатлыктан аерылмагыз, без татарча башка беркем дә язмый торган хәбәрләрне тапшырабыз. Безнең сайтка да керергә онытмагыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1
Төркиядәге көчле җир тетрәүгә – 1 ел

Ул Төркиядә 50 меңнән артык, күрше Сүриядә 8,4 меңләп кеше гомерен өзгән. Дистләләрчә мең кеше яраланган. 700 меңгә якын кеше йортсыз калган.

Яшәү урынсыз калган кешеләрнең бер өлеше һаман чатырларда яки контейнерларда яши, диелә Euronews тапшыруында.

Кайберәүләр "дәүләт берни аңлатмады, безгә торак кайчан биреләчәге билгесез", дип әйтә. Төркия хакимияте исә йортларны бөтен стандартларны үтәп төзүен, шуңа бу эшкә күбрәк вакыт кирәклеген әйтә.

@azatliqradiosi
😢9
"Балтач районында авыл балаларыннан комикслар укыйсызмы дип сорагач, бер генә бала кул күтәреп, "Мин Марвелны укыйм", диде. Авыл балалары комиксның нәрсә икәнен белмиләр, ә шәһәр балалары татар телен белмиләр. Менә шунысы кызык. Мейнстрим булсын өчен, күп хезмәт түгәргә яки ниндидер трендка эләгергә кирәк".


Казанда татар комиксларының икенче җыентыгы тәкъдим ителде. Ул татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган. Китапның татарча версиясе әзер, соңрак урыс телендә дә бастырырга җыеналар.

Проект авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова белән комиксларның эчтәлеге, аларның чынбарлыкны никадәр чагылдыра алуы, яңа комикслар өчен каһарманнарны һәм рәссамнарны сайлау нечкәлекләре хакында сөйләштек.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
Ачылмаса, көзге-сылтама бар.

@azatliqradiosi
🔥11❤5
📍 Алабугада шәһәр мэрының вазифасыннан китүен таләп итәләр

Алабуга шәһәрендә яшәүче "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Аны хәзергә 2000нән артык кеше имзалаган.

Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган. Коммуналь хезмәтләр карны чистартып җитешә алмый, чүп чыгара торган машина вакытында килми, шәһәрдәге агачларны кисеп бетергәннәр.

Тулырак монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
✍4😁2
Татар өстәл уеннары хәзер ни хәлдә? Нинди уеннарны бүген табып була, ә кайсылары инде чыкмый башлады?

Азатлык кызыклы күзәтү тәкъдим итте, аны безнең сайтта тулысынча укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥6👍3✍1😴1
💬 Борис Надеждин: "Путин үзәкләштерү белән арттырып җибәрде"

Русия президентына намзәт Татарстанда җыелган салымның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, ди.

— Мин 90нчы елларда Русия хөкүмәте идарәсендә эшләгән чакта Татарстан федераль үзәккә бөтенләй салым түләми иде. Хәзер федераль үзәк бөтенесен тартып ала. Берәр уртак карар кирәк, — ди ул.


"Минем бурыч – Русиядән беркем аерылып чыгарга теләмәслек итү", дип тә белдерде Надеждин. Аның белән әңгәмә "Idel.Реалии"-да чыкты.

Әңгәмәдән иң кызыклы урыннарын Азатлык хәбәрендә укыгыз. Сайтка сылтама монда.
❤4✍3👏3🤡2😁1🙏1
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышевага бүген 42 яшь тулды.

Ул инде ике айдан артык Пермь өлкәсенең Березникидагы 28нче төзәтү колониясендә утыра.

Декабрь ахырында Лилия янына барган адвокаты Рамил Гыйззәтуллин Чанышеваны тегү цехында эшләргә куюларын әйткән иде.

— Минем уйлану өчен вакытым күп булды, дип җиткергән адвокаты аша Лилия. — Һәм мин менә нәрсә дип әйтәм: иректән мәхрүм ителүем белән бәйле кичергән хисләремә һәм сынауларыма карамастан, гражданнарны яклау юлын сайлавым дөрес булган. Мин бу юлны кабат сайлар идем һәм Русиядән китмәс идем.

Гаиләмә, республика халкына һәм илгә тугъры калам. Бөтен кешегә оптимист калулар телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бар да яхшы булачак, дигән.

▪️2023 елның июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте. Баш прокуратура җәзаны кырыслатуны таләп итә.

@azatliqradiosi
😢7💔7🙏1