"Бу хәлгә җитәр дип уйламадык".
Баймактагы протестлардан соң тоткарланган активист Вилүр Карачуринның өлкән кызы Зөһрә Карачурина белән сөйләштек. Карачурин Баймактагы протестлардан соң 18 гыйнварда тоткарланды һәм ике айга сак астына алынды. Ул биш бала атасы.
"Безнең гаилә зур, ислам кагыйдәләрен үтәп яшибез. Мин – өлкәне, тагын дүрт бала балигъ түгел. Әни декретта утыра, иң кечкенәсенә әле ике яшь тә тулмаган. Әти гаиләне туендыручы бердәнбер кеше иде", дип сөйли Зөһрә.
Ул ярдәм бар, күп кеше теләктәшлек белдерә ди. Адвокатлары бар, аңа түләү өчен акча җыю оештырганнар, битараф булмаган кешеләр күп ди Карачурина.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
"Бу хәлгә җитәр дип уйламадык". Баймактагы протестлардан соң тоткарланган активист кызы сөйли
Зөһрә Карачурина Баймакта Фаил Алсыновны яклап чыкканнар тоткарлаулар булыр дип уйламады, "аларның берсе дә сәясәткә каршы бармады" дип саный. Зөһрәнең балигъ булмаган дүрт бертуган эне-сеңелләре бар, әтисе гаиләнең бердәнбер туендыручысы булган.
🤬3❤2👍2😱1🙏1
👆Баймак дигәннән, район мәхкәмәсе протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән экоактивист Илдар Йомаголовка каршы ачкан административ эшне туктаткан.
Бу хакта мәхкәмә сәхифәсенә сылтанып RusNews яза.
Берничә көн элек Йомаголов өендә тентү узуын һәм шуннан соң хатынын каядыр алып китүләрен әйткән иде.
🔸15 гыйнварда Баймакта җыелган меңләгән халык алдында чыгыш ясап, Йомаголов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эшеннән китәргә тиеш дип белдерде. Шуннан соң ул Башкортстаннан күченеп киткәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада аңа "куркыныч" яный.

🤔4👏1
Үзәк сайлау комиссиясе Русия президентына намзәт Борис Надеждинның сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларның 15 процентын гамәлсез дип тапкан.
Бу хакта сәясәтченең вәкиле Игорь Артемьев хәбәр итте.
"Бюллетеньгә кертсеннәр өчен, тикшерелгән 60 мең имза арасыннан гамәли булмаганнар 10%тан артмаска тиеш", дип яза Артемьев.
Надеждин штабы матбугат сәркатибе Павел Бурлаков эшче төркем исәпләүләре белән килешмәвен әйтте.
“Бөтен дөнья безнең имзаларны гадел җыюбызны күрде. Штаб эшче төркем карарының нигезсезлеген исбатларга әзер ", диде ул.
▪️Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Күптән түгел ул Казанда булып китте.
Бу хакта ни уйлыйсыз?

😁7🤬4🔥1
Cirium тикшеренүләр ширкәте белешмәләренә күрә, Русиядә былтыр һәр 100 мең очышның 10сында берәр хәл килеп чыккан, ә 2022 елда аларның саны 100 мең очышка бишәү генә булган.
Күп очракта җитди зыян килмәсә дә һәм кешеләр үлемен булдырмый кала алсалар да, даими рәвештә очкычларда техник төзексезлек килеп чыгуы юлчылар өчен шактый куркыныч тудыра һәм пилотларга басымны арттыра, дип искәрткән The Wall Street Journal сораштырган белгечләр.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Медиа: 2023 елда Русиядә очкычлар белән бәйле хәлләр саны ике тапкырга арткан
Аерым алганда, Cirium тикшеренүләр ширкәте белешмәләренә күрә, Русиядә былтыр һәр 100 мең очышның 10сында берәр хәл килеп чыккан, ә 2022 елда аларның саны 100 мең очышка бишәү генә булган.
😱4😢1
Израилнең Luemi банкы Газзәдәге террор төркемнәренә акча күчерүдәге шикләре аркасында Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгы хисабын япкан.
Элегрәк 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләнүләрдән соң 16 ил оешманы финанслауны туктаткан иде.
▪️Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 27 меңнән артып китте. 3-4 февраль көнендә тагын 127 тыныч кеше үтерелгән. Бу хакта Газзәдәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

😢5👍1💔1
🇰🇿Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне тарату турында фәрман имзалады.
Премьер-министр вазифаларын вакытлыча премьерның беренче урынбасары Роман Скляр башкарачак.
Фәрманда әйтелгәнчә, яңа хөкүмәт расланганчы Министрлар Кабинеты әгъзалары үз вазыйфаларында калачак.

Akorda.kz
Қазақстан Республикасының Үкіметі туралы — Қазақстан Республикасы Президентінің ресми сайты
🤔3👍2
Татарстанда бер елда такси бәясе 22% кыйбатланган һәм бер чакрымга 31,7 сумнан арткан
Бу Росстат белешмәләреннән күренә.
Былтыр сентябрьдә Казанда такси бәяләренең нык күтәрелүе хәбәр ителгән иде. Сәбәпләрнең берсе — Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе диелде.
#Татарстан

"Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты. Чыгымнар арткан вазгыятьтә кайбер машина йөртүчеләр башка шөгыльгә өстенлек бирә һәм вакытлыча яки озак вакытка һөнәрләрен ташлап тора", ди такси хезмәте вәкиле.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢2
Башкортстанда Хәбировтан концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп итәләр
Башкортстанның Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова республика башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.
Ул Хәбировны хастаханәгә килеп, "берничә көн булса да ятып чыгарга" чакыра. Аның әйтүенчә монда диварлар җимерелә, тышкы яктан тәрәзәләр бозланып беткән, бинада бик салкын, җиһазлар иске. Видео авторы мондый шартларда Хәбировның үзен хуплатып концертлар оештыруын тәнкыйтьли.
Кыз фикеренчә, концертка тотылган акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә биреп булыр иде, шулай булганда, Башкортстанда яшәүчеләр сайлауда бәлки Хәбиров өчен тавыш та бирер иде.
Заманованың видеосын 99 меңнән артык интернет-кулланучы караган.
#Башкортстан

"Бу концертка күпме акча тотылган иде!? Аның каравы сугышчыларыбызга һуманитар ярдәмне бөтен республика белән җыябыз. Республикада проблемнар бик күп. Концерт оештырганчы эшкә алыныгыз", дигән ул.
Кыз фикеренчә, концертка тотылган акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә биреп булыр иде, шулай булганда, Башкортстанда яшәүчеләр сайлауда бәлки Хәбиров өчен тавыш та бирер иде.
Заманованың видеосын 99 меңнән артык интернет-кулланучы караган.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Telegram
Activatica.org 🟠 Активатика
Башкортостан требует ремонт в больницах вместо концертов
Пациентка инфекционного отделения больницы Белорецка записала видеообращение к Радию Хабирову. Алсу Заманова пригласила главу Башкортостана приехать в больницу и «полежать хотя бы пару дней». По ее…

🔥9👍6👏1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.…
Башкортстанда ел саен яман шешнең 13-14 мең очрагы теркәлә
Аеруча үпкә, күкрәк бизе, мәни бизе, юан эчәк, тире яман шешләре еш очрый. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтте, дип яза Mkset.
Министр хәзерге вакытта авыруларны дәвалау өчен "колоссаль мөмкинлекләр" бар дигән, әмма профилактика чараларын үткәрү мөһим булуын әйткән һәм халыкны диспансеризациягә чакырган.
▪️Татарстанда исә 2023 елда яман шеш беренче тапкыр 18 152 кешедә ачыкланган дип хәбәр ителде.
▪️Азатлык Әлмәттән әтисе дә әнисе дә яман шеш белән чирләүче кыз белән сөйләшкән иде. Ул табиблар әтисенә вакытында ярдәм күрсәтмәү сәбәпле, тәненә метастазалар таралуын әйтте.

😢6💔1
Казанда табиблар һәм шәфкать туташлары җитми, медицина оешмаларында эшләүчеләр еш алмашынып тора
"Табиблар җитмәү безнең дә авырткан җир", дигән Казан мэры Илсур Метшин. Ул бу проблемны хәл итү өчен бөтен мөмкин чараларны да эзләргә кирәк дип искәрткән.
▪️2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар.

🤷3👍2
Татарстанда Русия президентын сайлауга 732 млн сум тотылачак. 2018 ел белән чагыштырганда 37% күбрәк
Шушы акчаның 54,4 млн сумы — Татарстан бюджетыннан, 677,4 млн сумы — федераль бюджеттан.
Бу саннарны бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов китерде.
Аның сүзләренчә, акчаларның 233 млн сумын "ИнформУИК" проекты кысаларында өй саен кереп кешеләргә сайлау турында хәбәр җиткереп йөргән комиссия әгъзаларына хезмәт хакы итеп түләячәкләр.
Русия президентын сайлауда катнашырга җыенасызмы?

🤬13👎2
Русия президентын сайлауда катнашырга җыенасызмы, кемгә тавыш бирәчәксез?
Anonymous Poll
6%
Путинга тавыш бирәм
42%
Надеждинга тавыш бирәм (исемлектә булса)
7%
Башка намзәткә тавыш бирәм (язармын)
41%
Сайлауда катнашмыйм
5%
Үз җавабым бар (язармын)
🤔2
Мәскәүдә татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев хәбәрсез югалган
Бу хакта хәбәрне "Мәскәү, нихәл?" телеграм каналы урнаштырган.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, 71 яшьлек Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат юк.
▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.

Мәскәү, нихәл?
Внимание! Помогите найти человека!
Пропал #Яваев Радиф Мухамедшаевич, 71 год, #ЮВАО, г. Москва.
С 3 февраля 2024 года его местонахождение неизвестно.
Координатор-консультант: Владимир1974
Инфорг: Гюрза (Татьяна) 89682618668
Тема на форуме: https://lizaal…

😱11😢2🙏1
Татарстан мөфтие басып алынган Луһански мәчетендә намаз үткәргән
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә басып алынган Луһански "халык республикасы"на барган. Алар анда һуманитар йөк илткән. Бу хакта Диния нәзарәте җиткерә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Луһанскидагы бу хәрби бүлектә солдатларның 90 проценты — Татарстан ирләре. Аларга яшеренү ятьмәләре, компьютер техникасы, җылыткычлар, окоп бинокльләре, газ баллоннары, дарулар тапшырылган диелә.
Сәмигуллин Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин белән Луһански, Северодонецки һәм Татарстанга төзекләндерергә бирелгән Лисичански шәһәрләрендә булган, Луһанскиның Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәргән диелә.

💩8😐8👍3👎2😢2😁1🤮1🍾1🖕1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2470 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1434, Татарстаннан кимендә 1036 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 4 февраль, сугышның 712нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1434, Татарстаннан кимендә 1036 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 4 февраль, сугышның 712нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭6⚡1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдә татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев хәбәрсез югалган Бу хакта хәбәрне "Мәскәү, нихәл?" телеграм каналы урнаштырган. Хәбәрдә әйтелгәнчә, 71 яшьлек Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат юк. ▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге…
Мәскәүдә югалган Рәдиф Яваев мәете табылган
Аны төнге сәгать икедә тимер юлы янында тапканнар. "Көч куллану эзләре күренми кебек, ләкин нәтиҗә ясарга иртә, криминалистлар эшләячәк", диде Мәскәү автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов.
Татар бию ансамбленең 71 яшьлек җитәкчесе Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат булмаган иде.
▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
Аны төнге сәгать икедә тимер юлы янында тапканнар. "Көч куллану эзләре күренми кебек, ләкин нәтиҗә ясарга иртә, криминалистлар эшләячәк", диде Мәскәү автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов.
Татар бию ансамбленең 71 яшьлек җитәкчесе Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат булмаган иде.
▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
😢15😱3🙏1
6 февраль, сишәмбе иртәсенә башка төп хәбәрләр:
🔸 Төнлә Русия янә һавадан Украинага һөҗүм ясаган, Харков өлкәсендә кунакханә җимерелгән. Җимерекләр астында кешеләрне эзләү бара.
🔸 Белгород өлкәсенә дә дрон һөҗүм иткән, ди өлкә губернаторы. Аның дүрт торак йортка зыян итүе турында әйтелә. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.
🔸 Украина үтенече белән тоткарланган русияле Аргентинада сыену сораган. Чуркин фамилияле русиялене Украинага тапшыру турында мәхкәмә 45 көн дәвамында узарга тиеш.
🔸 Британиянең 75 яшьлек патшасы Чарлз IIIдә яман шәш табылган. Патша дәүләт эшләрен башкаруын дәвам итәчәк, ләкин әлегә чараларда катнашмаячак, ул дәвалануга уңай өметләр баглый, ди Букинһем сарае.
🔸 Башкортстаннан Украина сугышына 110нчы "һуманитар конвой" җибәргәннәр, ди Башинформ. Ул республикадан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән киткән сугышчыларга җибәрелгән диелә.
Азатлыктан аерылмагыз, без татарча башка беркем дә язмый торган хәбәрләрне тапшырабыз. Безнең сайтка да керергә онытмагыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1
Төркиядәге көчле җир тетрәүгә – 1 ел
Ул Төркиядә 50 меңнән артык, күрше Сүриядә 8,4 меңләп кеше гомерен өзгән. Дистләләрчә мең кеше яраланган. 700 меңгә якын кеше йортсыз калган.
Яшәү урынсыз калган кешеләрнең бер өлеше һаман чатырларда яки контейнерларда яши, диелә Euronews тапшыруында.
Кайберәүләр "дәүләт берни аңлатмады, безгә торак кайчан биреләчәге билгесез", дип әйтә. Төркия хакимияте исә йортларны бөтен стандартларны үтәп төзүен, шуңа бу эшкә күбрәк вакыт кирәклеген әйтә.

😢9
"Балтач районында авыл балаларыннан комикслар укыйсызмы дип сорагач, бер генә бала кул күтәреп, "Мин Марвелны укыйм", диде. Авыл балалары комиксның нәрсә икәнен белмиләр, ә шәһәр балалары татар телен белмиләр. Менә шунысы кызык. Мейнстрим булсын өчен, күп хезмәт түгәргә яки ниндидер трендка эләгергә кирәк".
Казанда татар комиксларының икенче җыентыгы тәкъдим ителде. Ул татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган. Китапның татарча версиясе әзер, соңрак урыс телендә дә бастырырга җыеналар.
Проект авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова белән комиксларның эчтәлеге, аларның чынбарлыкны никадәр чагылдыра алуы, яңа комикслар өчен каһарманнарны һәм рәссамнарны сайлау нечкәлекләре хакында сөйләштек.
👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
Ачылмаса, көзге-сылтама бар.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Мәшһүр татар ханымнары турында комикслар китабы чыкты
3 февраль Казандагы милли китапханәдә татар комиксларының икенче җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды. Проект авторлары җыелучыларга татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган комикслар сериясен тәкъдим итте. Китапның татарча версиясе әзер, соңрак урыс телендә…
🔥11❤5
📍 Алабугада шәһәр мэрының вазифасыннан китүен таләп итәләр
Алабуга шәһәрендә яшәүче "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Аны хәзергә 2000нән артык кеше имзалаган.
Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган. Коммуналь хезмәтләр карны чистартып җитешә алмый, чүп чыгара торган машина вакытында килми, шәһәрдәге агачларны кисеп бетергәннәр.
Тулырак монда укый аласыз.

✍4😁2