Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәскәүдә мобилизациянең 500 көненә "Путь домой" чарасы узды, 20дән артык журналист тоткарланган

Мәскәүнең Александр бакчасына 100ләп кеше килгән, алар Билгесез солдат каберенә, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салган.

"Сирена" язуынча, Мәңгелек ут янына чәчәк салучыларны видео һәм фотога төшерүчеләрне полиция тоткарлаган. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 20ләп кеше автозакка утыртылган. Алар арасында чарада катнашучы бер кеше, калганнары - журналистлар, хокук яклаучылар.

"Осторожно новости" телеграм каналы Sota.Vision, "Коммерсантъ", France Press, Spiegel, "Осторожно новости" журналистлары, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте хокук яклаучылары тоткарланган дип яза.

Тоткарланучылар утыртылган автозовак "Китай-город" эчке эшләр бүлеге янында тора диелә.
👍2🙏2💔1
"Алия" татарча акыллы колонканы ясау туктатылган

"Алия" татарча акыллы динамигын ясау туктатылып тора. Бу хакта акыллы колонканы ясаучыларның берсе, КФУ студенты Артем Аксинин "Реальное время"га сөйләгән.

"Без Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты белән элемтәгә кердек. Анда татар теленең көчле дигитал базасы тупланган. Монда татар телен белешмә базасына системлаштыра алганнар. Әмма бу гына җитми. Җиһаз өчен программ язарга "баш мие" кирәк. Без русия IT ширкәтенә мөрәҗәгать иттек, ләкин фикер алышканнан соң алар баш тартты", дип сөйләгән Аксинин.

"Алия" акыллы динамик ясау идеясе 2023 елның язында КФУ карамагындагы Югары журналистика мәктәбенең бер төркем студентларында туган иде.

2023 ел ахырында Башкортстанда "Һомай" акыллы динамигы ясалды. Хәзер аны мари телендә дә эшләмәкчеләр.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬13🔥3😢3👍1
2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган

Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде.

18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.

2023 елда онкологиянең иң еш очрый торган төрләре - юан һәм туры эчәк шешләре (13,8%), тире меланомасы (13,5%), күкрәк бизе шеше (12,8%), үпкәләр (8,1%), хатын-кызларның җенси органнары (8,8%) һәм башкалар.

Бүгенгә Татарстанда яман шеш белән авыручылар исәбендә 121 меңнән артык кеше тора.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2💔1
Пакъстанның элекке премьер-министры һәм аның хатынын җиде елга утыртканнар. Бик тиз өйләнешеп, туй уздырганнары өчен.

Илнең элекке премьеры Имран Хан 2018 елның февралендә Бушра Биби исемле хатынга өйләнә. Ә Биби әле 2017 елның декабрендә генә беренче иреннән аерылган була. Мәхкәмә хатын исламда каралган аерылганнан соң 3 ай көтү кагыйдәсен, ягъгни гаыйддәне үтәмәгән дип саный.

Имран Ханга бу атнада инде өченче хөкем карары чыгарылды. Аңа карата барлыгы 50ләп җинаять эше ачылган. 30 гыйнварда ул һәм Пакъстанның элекке тышкы эшләр министры Шаһ Мәхмүт дәүләт сере канунын бозу өчен 10 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Ә 31 гыйнварда Имран Хан һәм аның хатыны коррупциядә гаепләнеп, 14 ел төрмәгә хөкем ителде.

Имран Хан премьер булып 2018-2022 елларда эшләде. Аны вазифасыннан алганнан соң протестлар башланды.

Пакъстанда берничә көннән парламент сайлаулары була. Анда Ханның "Гаделлек өчен хәрәкәт" фиркасе катнаша.
🤯4🤷‍♀1👍1🔥1🤬1
Easy Tatarдан яңа видео апкилделәр🔥

Сөйләмдә еш кына кайбер сүзләр тулысынча түгел, кыскартылып әйтелә. Татар телендә мондый иң кызыклы мисалларны Әйдә!Online проекты Easy Tatar тапшыруында җыйган. Хә шушы видеоны карап алыгыз әле!

Лайк куегыз, яме?

https://youtu.be/JBwBjNXnAN0
❤17🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 февраль, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Русия басып алган Луһански өлкәсе Лисичански шәһәрендә икмәк пешерү комбинаты бинасына һөҗүмдә ким дигәндә 28 кеше һәлак булган, унга якыны яраланган. Бу хакта Мәскәү билгеләгән төбәк хакимияте һәм Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә. Хәзерге вазгыятьтә Азатлык радиосы бу мәгълүматны тикшерә алмый.

🔺АКШ, Германия һәм Франциядә Башкортстанда 4 елга хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны яклап һәм республикадагы репрессияләргә каршы чаралар узды.

🔺Сәясәтче Юлия Галәмина җинаять җаваплылыгы куркынычы сәбәпле иҗтимагый эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора. "Команда белән киңәшләшкәннән соң, мин үзем өчен бик катлаулы, ләкин, минемчә, акыллы карар кабул иттем. Берникадәр вакыт дәшми торам: социаль челтәрләрдә язмыйм һәм әңгәмәләр бирмим", диде ул.

🔺Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә 236 мең сайт томаланган. Роскомнадзор хәбәр итүенчә, алар "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре сугышны шулай атый) турында "фейклар" тараткан.

🔺60тан артык типография Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждинның сайлау алды газетын бастырудан баш тарткан.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
Европа һәм АКШта Башкортстанда эзәрлекләнүче активистларны яклау чаралары узды.

Шимбә көнне Берлиндагы Русия илчелеге каршына дистәләрчә кеше чыкты. Алар барысы да диярлек йөзләрен битлек белән каплаган иде. Кайберәүләр Германия ватандашлыгы булуга карамастан, илдә калган туганнарына басым булудан куркып йөзләрен яшерүен әйтте.

Шулай ук чаралар Һамбург (Германия), Нант (Франция), Сакраменто (АКШ) һәм Сиэтлда (АКШ) да узды. Бу хакта Тот самый из Башкорт телеграм каналы яза.

Катнашучылар "Who killed Rifat Dautov?" (Рифат Даутовны кем үтергән?), "Stop repressions in Bashkortostan" (Башкортстанда репрессияләрне туктатыгыз), "Freedom for Alsynov" (Алсыновка - ирек), "Без - кара халык" шигарләр тотып торды.

📷Берлин (беренче фото), Нант (икенче), Сакраменто (өченче), Сиэтл (дүртенче).

@azatliqradiosi
🔥7❤1
3 февраль Казанда, Милли китапханәдә комикс китабы авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова мәшһүр татар хатын-кызларына багышланган комикслар китабын тәкъдим итте.

Авторлар аңлатуынча, яңа китапка композитор Сара Садыйкова, очучы Мәгубә Сыртланова, актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм галимә Сара Шакулованың тәрҗемәи хәле кергән. Алар тарихын дүрт рәссам кәгазьгә төшергән: Казаннан Руслан Ибраһимов һәм Юлия Галиәкбәрова, Уфа рәссамы Наталья Якунина һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче Арина Филиппова.

Кашапов әйтүенчә, китаптагы татар хатын-кызлары үз өлкәсендә яңалык алып килгән татар шәхесләре.

"Мәсәлән, Сара Шакулованың язмышы үзе бер маҗара. Башта аның гимназия, аннары Петербурда укуы, Сорбоннада белем алуы, Русиягә кайтып эш таба алмыйча тилмерүе, Казанда Фатиха Аитова белән кебек кешеләр белән эшләве, атаклы Асадуллаев йортын коткару - болар барысы да маҗаралы сюжет", ди Кашапов.

Тиздән Азатлыкта бу хакта тулырак укый алырсыз.

@azatliqradiosi
🔥17👍4❤1🙏1
4 февраль — халыкара яман шешкә каршы көрәш көне.

Соңгы елларда бу чирдән интегүчеләр арасында яшьләр арта. Чирлеләргә төрле каршылыклар аша узарга туры килә. Сугыш башлану белән тагын бер проблем өстәлде — сатуда кайбер препаратлар юк.

Гөлнара Хәкимованың (исемен үзе соравы белән үзгәртелде - ред.) әтисе дә, әнисе дә яман шеш белән чирли. Башта куркыныч диагнозны әтисенә куйганнар, аннары — әнисенә. Алар Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яши. Биш ел элек гаилә башлыгының хәле начарлана башлагач, зур авырлык белән моның сәбәпләрен ачыклаганнар. Туры эчәктә яман шеш барлыкка килгән дип әйтә аларга табиб. Ул вакытта чирнең беренче стадиясе була, барысы да дөрес башкарылса, чирне җиңеп була дип ышандыралар аны. Бүген хәлләр мөшкел — чир азган, тәнгә метастазалар таралган, яман шеш чирнең бишенче дәрәҗәсенә җиткән. Гөлнара бу хәл бары тик табиблар намусында дип саный.

"Әтигә операцияне тизрәк ясатырга кирәк иде, тик гел каршылыклар чыгып торды. Авырый башлагач табибларга мөрәҗәгать итүдән соң бер ел узгач кына операция булды, без вакытны югалттык чынында. Бу табиблар әтине әле берсенә, әле икенчесенә тибеп йөрү аркасында булды"

, диде ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏3💔1
"Баймак эше" нигезендә тагын биш кеше тоткарланган

"Аспекты" язуынча, аларның берсе Магнитогорски шәһәреннән.

👉Азат Кучарбаевның хатыны Роза хәбәр итүенчә, аның ирен 1 февральдә сәгать иртәнге сигездә Магнитогорскидан Баймакка алып киткәннәр һәм 2 февральдә Уфага 1нче санлы тикшерү изоляторына күчергәннәр. Өч бала атасы Кучарбаевны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр. Ул гаиләдә бердәнбер акча эшләүче, хатыны декрет ялында.

👉Айдар Мәһдиевны шулай ук 1 февральдә сәгать 21.40та Мәләүздән алып киткәннәр. "Поиск инфо по задержанным после Баймака» телеграм каналы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул Баймакта сак астында тотыла.

👉Айнур Кәримовны Гафури районы Красноусол авылында 1 февральдә тоткарлаганнар. Бу турыда шулай ук әлеге телеграм канал хәбәр итә. Өч балигъ булмаган бала атасын ун тәүлеккә сак астына алганнар. Хатыны шулай ук декрет ялында. Хәзерге вакытта Кәримов Стәрлетамакта тотыла.

👉Ильяс Байчуринны 3 февральдә Әбҗәлил районы Аскар авылыннан алып киткәннәр. "Поиск инфо по задержанным после Баймака»га мәгълүматны җиткерүчеләр әйтүенчә, Росгвардия хезмәткәрләре килеп, аның Баймактагы протестлар вакытында кигән киемнәрен алып, үзен билгесез тарафка алып киткәннәр. Аның белән элемтә юк, телефоны сүнгән.

👉Баймактан Минзия Адыгамованы киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу эше нигезендә өй сагына утыртканнар. «ОВД-Инфо» хәбәр итүенчә, аның статусы билгеле түгел.

"Аспекты" язуынча, бүгенге көнгә "Баймак эше" нигезендә 52 кеше тоткарланган. Аларның берсе - Рифат Даутов автозакта үлде, Дима Дәүләткилдин белән Айсыуак Яугастинны туганнары әйтүенчә, тоткарлаудан соң кыйнаганнар.

@azatliqradiosi
😱6🤬2😈2🙏1
Бу атнада Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 апреленә кадәр озайтты. Шулай ук бу атнада Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховка чикләү чарасын үзгәрешсез калдырды. Азат кимендә 16 апрельгә кадәр сак астында калачак.

1 февральдә Казаннан активист Кормашева һәм Мифтаховка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты. Ул Казан дәүләт университеты янында "Бәйсез журналист Алсу Кормаш, яшь галим Азат Мифтахов һәм башка күп санлы гаепсез зинданда утыручыларга Азатлык" һәм "Яшәсен бәйсез Татарстан халык җөмһүрияте!" дигән шигарь күтәреп торды.

"Бу прокуратура юлы һәм яшьләр йөри торган сукмак. Шуңа әлеге урынны сайладым. Бәлкем үз киләчәкләрен нинди булачагын күз алдына китерерләр. Шигардә яшь галим дип язылган. Бу белгечләрнең киләчәге белән бәйле", диде активист Азатлык радиосына.

@azatliqradiosi
👍12🙏3😴1
"Ватаннарында аларны җәза көтә". Европа берлеге кавказларны Русиягә тапшырмаска чакырды

Польша хакимиятләре Ингушетиядә туган Ракиат Кодзоеваны да дүрт баласы белән бергә депортацияләмәкче була. Узган елның октябрендә аңа чираттагы мәртәбә сыену урыны бирүдән баш тартканнар. 2016 елда ул балалары белән Русиядән качып китә, чөнки аның ирен үтерәләр һәм ул куәт оешмалары вәкилләренең эзәрлекләвенә дучар була.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Европа берлеге илләрен Төньяк Кавказдан килгән качакларны Русиягә тапшырмаска чакыра.
Аларга ватаннарында җәзалау, мыскыллау яный, яки Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкиннәр, ди хокук яклаучылар. Соңгы вакытта депортацияләнүчеләр саны артты. Ни өчен сыену сораучыларны Мәскәүгә тапшыралар һәм бу очракта аларга нәрсә яный?

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🙏4🤬2🥱1
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкка (UNRWA) һуманитар ихтыяҗлар өчен биш миллион доллар бүләчәк.

Исегезгә төшерәбез: UNRWAны финанслауны 16 ил туктатты.

Акча бирү агентлыктагы 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын Израил тапшырды.

Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 27 меңнән артып китте. 2-3 февраль көнендә тагын 107 тыныч кеше үтерелгән. Бу хакта Газзәдәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

UNICEF белдерүенчә, Газзә сызыгында психологик ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны 7 октябрьгә кадәр булган вакыт белән чагыштырганда икеләтә арткан. Оешма билгеләп үткәнчә, төбәктә ким дигәндә 17 мең бала ата-аналарыннан аерылган, аларның күпчелеге азык-төлек һәм су кытлыгы кичерә.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
👍1🤔1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 февраль, дүшәмбе. Яңа атна башланды. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Чилида урман янгыннарында ким дигәндә 51 кеше һәлак булган. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә. Янгын мәйданы 43 мең гектардан артып киткән.

🔸Русия белән хезмәттәшлек өчен Украинада 8100дән артык җинаять эше ачылган. Бу хакта The Guardian яза.

🔸Русиядә 2023 елда авиаһәлакәтләр саны кискен артты, дип яза The Wall Street Journal Jacdec ширкәтенә сылтама белән. Ширкәт 74 төрле очрак турында әйтә. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 38 тапкырга күбрәк. Белгечләр моны авиация тармагына санкцияләр кертелү белән бәйли.

🔸Русия Думасының элеккеге депутаты Илья Пономаревка каршы тагын берничә җинаять эше ачылган. Украинага киткән сәясәтче Пономарев хыянәттә, шулай ук ​​террорчы оешмада катнашуда һәм террорга чакыруда гаепләнә.

🔸Лос-Анджелеста узган "Гремми" бүләген тапшыру тантанасында "Ел альбомы" номинациясендә Тэйлор Свифт җиңде. Ул әлеге бүләкне дүртенче тапкыр алган беренче кеше. "Ел җыры" булып «Барби» фильмына язылган Билли Айлишның What Was I Made For? җыры танылды.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1👍1🔥1
Коткаручылар Онега күлендә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Төньяк-Көнбатыш һава-коткару үзәгенең Ми-8 боралагы калдыкларын тапкан.

Боралак кичә, 4 февраль көнне күнегүләр ясап очкан вакытта Карелиядә Онега күле өстендә элемтәгә чыгудан туктаган иде. Боралакта өч кеше булуы әйтелде.

Министрлыкның Telegram-каналында әйтелгәнчә, боралак өлешләрен ярдан 11 чакрым ераклыкта, 50 метр тирәнлектә тапканнар.

Министрлыкта казага юлыккан боралак белән тәҗрибәле өч кешедән торган экипаж идарә итүен, аларның моңарчы меңләгән сәгать очканы булуын әйттеләр.Боралак экипажының язмышы турында министрлык хәбәрендә әйтелми.

@azatliqradiosi
😢1