Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә күзәтү камераларын шактый арттырачаклар.

"Дигитал икътисад" форумында Русия дигитал үсеш министры урынбасары Дмитрий Угнивенко хәзерге вакытта кулланышта булган камераларга өстәмә рәвештә 3,8 млн күзәтү камерасы кую һәм аларның бөтенесен төрле шәкли фәһем системнарына тоташтыру - өстенлекле максат булып тора диде.

▪️Быел гыйнвар аенда Татарстан дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин республикада 2024 елда җәмәгать урыннарына тагын бер мең видеокамера куячакларын әйткән иде. Шулай итеп "Имин шәһәр" програмы кысаларында камераларның саны 100 меңгә җитәчәк.
▪️Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.

@azatliqradiosi
🤬6🖕1
Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Мәскәүдәге Басов урамындагы мөселман үзәгенә каршы җинаять эше ачуны сораган.

Бу хакта Тикшерү комитетының Мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Тикшерү комитеты язуынча, моңа кадәр мөселман җәмгыятенә каршы шикаятьләр кергән. Анда балалар бакчасы янында "канунсыз дини оешма эшләве" һәм һәрдаим мигрантлар җыелуы әйтелгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 12 февраль, дүшәмбе. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Мисыр Рафахта хәрби чара башланган очракта Израиль белән тынычлык килешүен өзү белән янады. Бу хакта чыганакларга таянып Associated Press хәбәр итә. БМО мәгълүматынча, Газзәнең көньягындагы бу шәһәрдә миллионнан артык качак җыелган.

🔸Русия Украинага каршы сугыш өчен 15 меңгә кадәр Непал ватандашын яллаган. Бу хакта CNN хәбәр итә. Җирле хокук яклаучылар әйтүенчә, алар турист визалары белән җибәрелгән.

🔸Техас үзәгендәге чиркәүгә баласы белән килгән хатын-кыз кешеләргә ут ачкан. Нәтиҗәдә биш яшьлек малай һәм 57 яшьлек ир-ат яраланган.

🔸Казан милли-тикшеренү технологик университеты (КНИГУ) үз хезмәткәрләре һәм студентлары арасында тыелган җырчылар исемлеген тараткан. Әлеге музыкантларның җырларын университет чараларында, бәйрәмнәрдә куллану тыелган, дип яза Sota. 8 февральдә Мәскәү Кирмәне музыкаль продюсерларга шулай ук "тыелган музыкантлар" исемлеген тараткан иде: әлеге исемлектә — 50 җырчы. Ул Казан исемлегеннән бераз аерыла.

🔸Элекке премьер-министр Александр Стубб Финляндиянең яңа президенты итеп сайланды. Ул Украинага ярдәмне арттыру тарафдары.

🔸Күптән түгел Таиланда лицензиясез концерт куюда гаепләнгән Би-2 төркеме Дубайда 17 февральгә билгеләнгән концертын уздырмаячагын хәбәр итте. Оештыручылар сәбәбен әйтмәде, ләкин моңа кадәр хөкүмәт яклы массакүләм мәгълүмат чаралары Русия илчелегенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимиятенә Украина сугышына каршы булган музыкантларның концертларын тыю үтенече белән мөрәҗәгать итүе турында язган иде.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤3👍3✍1
Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы АКШның Русиядә эшкуарлык алып баручы ширкәтен "сугыш иганәчеләре" исемлегенә керткән.

Сүз утка чыдамлы эшләнмәләр җитештерүче Allied Mineral Products турында бара. Бу хакта агентлыкның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Allied Mineral Products Русиядә "Аллайд минерал продактс рус" буларак эшли. Ул Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында теркәлгән.

Украина агентлыгы мәгълүматынча, 2022 елда ширкәт Русия бюджетына 772 мең доллар салым түләгән. 2022 елның апреленнән ширкәт Русиягә 3,5 миллион долларлык продукция керткән.

▪️"Аллайд минерал продактс рус" оешмасы 2016 елда оешты. Аның мөдире - Түбән Каманфң "Эластик" заводының элекке мөдире Дмитрий Шемякин.

@azatliqradiosi
✍3👍1
2022 елның мартыннан 2023 елның июненә кадәр барлыгы 59 Ил-76 очкычын һәм Ми-8 боралагын канунсыз рәвештә чит илгә чыгарганнары өчен Росавиациядә эшләүче берничә кешегә җинаять эшләре ачылган.

Боралаклар һәм очкычлар шул исәптән "дус булмаган" илләргә дә сатылган, ахырдан өч боралак Украинадагы сугышта Украина ягында катнашкан диелә.

@azatliqradiosi
😁2✍1👍1
Көн язмасы: Башкортстан районнарында татарлар һәм башкортлар саны ничек үзгәргән

Русиядә 2021 елда халык санын алуның рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, ә менә татарлар саны кимегән. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстанда башкортлар саны 47%, ягъни 405 мең кешегә арткан. Татарлар саны — 173 меңгә, яки 13% кимегән.

Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән төньяк-көнбатыш һәм үзәк районнарында татарларның кинәт кимүен һәм башкортларның кинәт артуын күрергә мөмкин. Азатлык, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен өйрәнеп, татарларның Башкортстан районнарында ничек "эреп юкка чыгуын" тикшерде һәм моны 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырды.

Соңгы дүрт җанисәпнең саннарына караганда, татарлар кимегән урында башкортлар саны пропорциональ рәвештә арта. Аерым районнарда халык саны кимү сәбәпле, татар-башкортның уртак саны кимүе дә күзәтелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱5🤬4🤡4✍1👎1
👆Башкортстан районнарында башкортлар саны 32 елда ничек үзгәргәнен карый аласыз. Соңрак татарлар саны үзгәрүен күрерсез.

@azatliqradiosi
⚡4❤1✍1🔥1😢1
Башкортстан районнарында 32 елда татарлар саны үзгәрүе.

@azatliqradiosi
⚡5✍1
Израил армиясе ​​Рафах үзәгенә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы дип танылган) корылмаларына берничә һөҗүм ясавын белдерде.

Израил армиясе Рафахтагы рейд барышында ике тотыкны - 60 яшьлек Фернандо Симон һәм 70 яшьлек Луис Харны азат итүен әйтә. Израил саклану гаскәре мәгълүмат вәкиле хәбәр итүенчә, аларның хәлләре яхшы.

Reuters и "Франс Пресс" шаһитларга таянып язуынча, Рафактагы һөҗүмнәр халык арасында курку тудырган. ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, һөҗүмнәрнең берсе качаклар лагеренә ясалган. Агентлыклар китергән мәгълүматларга караганда, ким дигәндә 52 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган. Al Mayadeen Лүбнән телевидениесы хәбәр итүенчә, ким дигәндә 100 кеше үлгән, 230дан артык кеше яраланган. Әлеге мәгълүматны бәйсез тикшерү мөмкин түгел.

▪️Израил армиясе Газзә сызыгы төньягында хәрби чаралар башлагач төбәк халкының яртысы диярлек Рафахка кача. Хәзерге вакытта күпчелек фәләстиннәр Мисыр белән чик буенда БМОның чатыр лагерьларында яши. Халыкара һуманитар оешмалар әйтүенчә, соңгы көннәрдә һәм атналарда якынча бер миллион өч йөз мең фәләстинле Рафахка сыенган.
▪️Һуманитар оешмалар Израильнең Рафахка һөҗүме Газзәдәге болай да коточкыч булган һуманитар хәлне тагын да начарайтырга мөмкин, дип хәбәр итә Associated Press.
▪️Европа берлеге һәм АКШ Израилне Мисыр чигендә җир өсте хәрби чаралары уздырудан кисәтте. Брюссель һәм Вашингтон бу урында хәрби чаралар җитди һуманитар һәлакәткә китерергә мөмкин дип саный.
▪️Каһирә Рафахта хәрби чара башланган очракта Израиль белән тынычлык килешүен өзү белән янады. Бу хакта чыганакларга таянып Associated Press хәбәр итә.

@azatliqradiosi
😢3🤬2👍1
Төркмәнстанның көнбатышында мәктәптә укучыларның "әхлакый чисталыгын" бәяләү һәм үсмерләр арасында йөклелек очракларын булдырмас өчен укучыларны гыйффәтлелек тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр.

Бу тикшерүне "үтә алмаучылар" турында түрәләр иминлек хезмәтенә хәбәр итә, дип җиткерә Азатлык радиосының төркмән хезмәте.

Чыганаклар фикеренчә, бу тикшерүләр соңгы вакытта төбәктә үсмерләр арасында балага узу очраклары артуы белән бәйле.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯3🤡2👍1🤬1
Дума депутаты Яна Лантратова 24 февраль - Мәскәү Украинада сугыш башлаган көнне Русия мәктәпләрендә билгеләп үтәргә, укучыларга аның "сәбәпләрен" аңлатырга һәм "төп вакыйгалар барышын" сөйләргә тәкъдим иткән.

Лантратова мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый "гомуммәктәп чаралары" програмы әзерләргә тәкъдим итә. Депутат 24 февральдә мәктәпләргә хәрбиләрне чакырырга яки балаларга сугыш турында видеороликлар күрсәтергә кирәк дип саный.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу беренче чиратта тарих дәресләренә кагылды.
▪️2023 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.

@azatliqradiosi
🤮4🤡1
Уфа хакимияте 26 гыйнвар көнне республика башлыгы Радий Хәбировны хуплап митинг үткәрергә рөхсәт бирмәгән булган

Моны шәһәр прокуратурасы "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллинга биргән җавабында язган.

Республикада коронавирус пандемиясе чорында халык чаралары уздыруга тыю кертелгән иде, юридик яктан ул әле дә гамәлдә. Нәкъ менә коронавирус чикләүләре бар дип хакимиятләр "СтопБашРТС"ка җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы митинг үткәрергә рөхсәт итмәде.

Шуннан соң активистлар прокуратурага язды һәм әле дә чикләүләр бар икән, нишләп Уфада Радий Хәбировны хуплау концерты үтте, дип кызыксынды. Бу чарага кешеләрне Башкортстанның төрле районнарыннан автобуслар белән китерүләре хәбәр ителгән иде.

Уфа шәһәр хакимиятендә прокуратурага бернинди рөхсәт тә бирелмәде, 26 гыйнварда митингны кем оештырганын белмибез дип җавап биргәннәр.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁6🤮2🔥1
Казан районнары хакимиятләре язын су басу куркынычы турында кисәтә

Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудыра.

Бу хакта бүген әлеге районнар башлыгы урынбасары Артур Мөхәммәтшин әйткән.

Түрә сүзләренчә, узган атна юллардан 19 мең тонна кар чыгарылган, көн саен 220 берәмлек махсус техника эшли. Әмма кар күплеге аркасында язгы ташу белән бәйле чараларны арттырырга кирәк дигән ул.

Мондый авырлыклар барлыгын Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов та таныган.

▪️Узган атнада Казанда айлык норманың 93% кадәр кар яуган диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😱3👍1😢1
Башкортстан районнарында башкортлар һәм татарлар саны соңгы өч дистә елда ничек үзгәргән?

Республиканың кайсы районнарында башкортлар күбрәк арткан? Кайсы районнарында татарлар күбрәк кимегән? Бу кимү/артуның сәбәпләре нәрсәдә? Бу хакта белгечләр ни уйлый?

Шушы сорауларга җавап эзләп сезгә бер язма әзерләдек. Аны монда укый аласыз, ачылмаса монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
✍1
Башкортстанга сугыштан чираттагы мәет кайтарылган

28 яшьлек Илнур Рамазанов 1995 елда Учалы районыннан Миндәк авылында туган, Уфада Рәми Гарипов исемендәге гимназиядә, авиация университетында укыган. 

2022 елда "Вагнер" ширкәтенә ияреп Украинадагы сугышка киткән. 2023 елның октябрендә Африкадагы Мали иленә җибәрелгән һәм шунда һәлак булган.

▪️Безнең хисапка күрә, Украинадагы  сугышта Башкортстаннан кимендә 1500 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 53е — Учалы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә. 

▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 719нчы көне.


#Башкортстан
@azatliqradiosi
🕊2🥱1💔1😭1🫡1
Коми Дәүләт шурасы депутаты парламентта туган телдә чыгыш ясарга рөхсәт бирүне таләп итә

Коми парламентында депутатларга чыгыш ясау өчен 2 минут вакыт бирелә, тик сыйфатсыз һәм әкрен тәрҗемә аркасында, коми телендә чыгыш ясаучылар берни әйтергә өлгерми кала.

Дәүләт шурасы депутаты Виктор Воробьёв коми телендәге чыгышларны тәрҗемә итү өчен киткән вакытны чыгыш ясау өчен бирелгән вакытка кертеп санамаска тәкъдим итә.

Бу адымга аны парламент рәисе Сергей Усачёвның коми телендә сөйләүчеләрне даими бүлдереп килүе этәргән.

Шундый хәл былтыр октябрь аенда булды. КПРФ депутаты Екатерина Дьячкова коми телендә сөйли башлагач, Усачёв аны "Безнең монда колхоз түгел!" дип бүлдергән иде.

@azatliqradiosi
🔥18❤3😁1
Татарстан эчке эшләр министрлыгы хисабы: экстремистлык һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр арасында татар һәм дин активистлары бар

2023 елда Татарстанда 58 террорчыл һәм 24 экстремистик юнәлештә җинаять эше ачылган. Бу 2022 елдан 123% һәм 9% күбрәк. Әлеге саннар Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык хисабында китерелә. Куәт оешмасы 15 февральдә узачак Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар алдында хисап тотар дип көтелә.

Хисапта кайсы оешма вәкилләренә карата җинаять ачылуы әйтелә, ләкин аерым исемнәр китерелми.

Аерым алганда, узган ел Татар иҗтимагый үзәге (гәрчә ТИҮ 2022 елда ук Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелган) һәм "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ике активистына җинаять эше ачылган. Полиция аларны "милләтче хәрәкәт вәкилләре" дип тә атый. Бер вәкил "террорчы гамәл кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки террорчылыкны пропагандалау" турындагы Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә гаепләнә. Икенче вәкил 282 мәддәнең 2нче бүлеге нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уяткан" дип санала.

Шулай ук Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте "җитәкчеләренең берсенә" 207.3 маддәсе ниегезендә җинаять эше ачылуы әйтелә. Ул Русия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә диелә.

Экстремизм һәм террорчылык нигезендә җинаять эшләренең күпчелеге дини активистларга карата ачылган.

▪️Узган елның18 октябреннән бирле Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева вакытлыча тоту изоляторында. Былтыр декабрьдә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды.

Тулырак монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстанда
@azatliqradiosi
🤬3🤡1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Фаил Алсыновның хатыны Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган

Галия ханым Башкортстан халкы Радий Хәбиров үткәргән сәясәттән канәгать түгел ди һәм Путин шушы вазгыятьне төзәтә алыр дип өметләнә.

Ике көндә әлеге мөрәҗәгать 200 мең тапкыр каралган.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Путин бу очракта ярдәм итә аламы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔8🤣3👍1
❗️Русия Юстиция министрлыгы Article 19 халыкара хокук яклау оешмасын "теләнмәгән" оешма дип тамгалады

Article 19 — 1987 елда төзелгән, Лондонда урнашкан, мәгълүмат һәм фикер белдерү иреген яклау белән шөгыльләнә. Кеше хокуклары Декларациясенең 19нчы маддәсе хөрмәтенә аталган.

Исемлеккә шулай ук сайлауларны күзәтеп баручы Германиядәге Russian Election Monitor һәм DOXA басмасының юридик заты булган Чехиядәге Mnenie media оешмасы кертелгән. Басма үзе "теләмәгән" дип гыйнвар ахырында аталган иде.

@azatliqradiosi
🤬1