Камалда өченче тапкыр "Дуслар җыелган җирдә" спектакле
9-11 февральдә Камал театрында "Дуслар җыелган җирдә" спектакле премьерасы уза. Бу тамашаның әлеге театрда өченче куелышы, беренчесен 1977 елда баш режиссёр Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенчесенең дә, соңгы спектакльнең дә режиссёры - Фәрит Бикчәнтәев.
Премьерада әлеге спектакльнең Туфан ага Миңнуллин истәлегенә һәм узган гасырның 70нче елларында татар милли сәнгатенә зур өлеш керткән иҗат әһелләренә багышлануы турында әйтелде.
Пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәдә нәрсә ул сәнгать, танылу нинди була, иҗатта үзеңне ничек саклап калырга, эчеңдә яшеренеп яткан пәриләрдән ничек алданмаска дигән сорауларга җавап эзли. Программада драма дип куелган бу спектакльдә халык көлүдән туктый алмады.
Спектакльдән фотогалереяне монда карагыз.
Бардыгызмы, ошадымы?

❤5👍4🔥2
Ирләр бала карап декрет ялында утырырга тиешме?
Швециядән шундый хәбәр килеп төште: әти булган кешеләрнең 88% декрет ялына китә икән. Бүгенге көндә Швециядә бала тугач әти-әни 480 көн түләүле ял ала ала. Һәрберсе 90ышар көн алырга тиеш, анысы мәҗбүри, ә калганын үзара килешеп бүлешәләр.
Швеция 1974 елда ук дөньяда беренчеләрдән булып әтиләргә балау карау ялы тәкъдим итте. Шуннан бирле декрет көннәре артты, ә бу күренеш гадәтигә әйләнде.
Әтиләр бала карарга тиешме, әллә бу әниләр эше генәме? Ничек уйлыйсыз, татар-башкорт тормышына кереп китә алырлык әйберме бу?

👍12
Баймакта халык җыенында катнашкан кешеләрне Апатиты һәм Сургут шәһәрләрендә тоткарлаганнар
Инсаф Исламов гаиләсе белән Мурманский өлкәсе Апатиты шәһәрендә яши. Эш вакытында юлда барганда аны полиция тоткарлый һәм мәхкәмә 6 апрельгә кадәр кулга алу карары чыгара.
Сургут шәһәрендә Илнур Асылгужин тоткарланган. Аңа әле чикләү чарасы билгеләнмәгән.
Ике ирнең дә икешәр балигъ булмаган баласы бар.
Баймактагы җыеннан соң ачылган җинаять эше нигезендә дүрт бала атасы Валләм Моталлаповның тоткарлануы да билгеле булды.
Башкортстанда киңкүләм тәртипсезлектә катнашу өчен тоткарланучылар саны 40тан артып китте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😡6🤬3
Ясалма интеллект турында татарча сөйләшеп карыйк! 🧠
Әйдә!Online татар теленә өйрәнү проекты шушы темага подкаст чыгарды.
Телгә килеп кергән яңа терминнарны татарча ничек атарга? Авыл кешесе колагына "акыллы колонка" сүзтезмәсе ничек ишетелә?
Видеоподкастны Әйдә!Online-ның YouTube каналында карагыз.

YouTube
Искусственный интеллект татарча | Әйдә Подкаст. Учим татарский (22)
Поговорим об искусственном интеллекте, на татарском! Как татарча называть современные термины, как почему название "акыллы колонка" странно звучит для татарской деревни? Это Әйдә Подкаст, слушайте нас на всех платформах!
Изучаем татарский вместе с проектом…
Изучаем татарский вместе с проектом…
❤10
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 11 февраль, якшәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:
🔺Калмыкстан башкаласы Элиста шәһәрендә шимбә кичендә "Альтернатив" белем бирү үзәгендә шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды. Baza язуынча, җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Шартлау булган бүлмә күп катлы торак йортта урнашкан. Анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бинаны мәгариф үзәгенә килүчеләрнең берсе, үзәк хезмәткәрләре белән килеп чыккан низаг сәбәпле шартлаткан диелә.
🔺Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяху армиягә Мисыр һәм Газа сызыгы чигендәге Рафах шәһәрендә сугышларга әзерләнү турында күрсәтмәләр биргәннән соң, Мисыр үз чикләрен ныгыта башлады. Синайның төньяк көнчыгышына ким дигәндә 40 танк һәм хәрби машиналар җибәрелгән дип яза массакүләм мәгълүмат чаралары.
🔺Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгын (UNRWA) финанслауны арттырырга мөмкин һәм 2024 елга якынча 26 миллион доллар бүлеп бирергә уйлый. UNRWAның 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң дистәдән артык ил агентлыкны финанслауны туктатты.
🔺Маҗарстан президенты Каталин Новак вазифасыннан китүен белдерде. Portfolio басмасы язуынча, әлеге белдерүне ул дәүләт телевидениесендәге чыгышы вакытында ясаган. Новак президент вазифасыннан җәмәгать басымы нәтиҗәсендә китергә мәҗбүр булды. Бер ел элек ул балалар йортында педофилияне яшерүдә гаепләнгән кешене ярлыкаган.
🔺Башкорстанда 81 яшендә билгеле галим, фәлсәфә фәннәре докторы Баязит Галимов вафат. Аның исеме «XX гасырның 2000 иң күренекле галиме» җыентыгына кертелгән. Галимов белән хушлашу 12 февральдә узачак.
Әлегә шулар. Ял көнне дә Азатлыкны укып барыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез.
@azatliqradiosi

👍3✍2❤2
Тагын бер айдан мөселманнар уразага керәчәк.
Бу атнада Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы утырышында Татарстан Диния нәзарәте ураза тотуның төгәл көннәрен, фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләде.
Рамазан ае 10 мартта кояш баю белән башланачак. Быел ураза 30 көн тотылачак. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.
Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш белән), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын белән) дип билгеләнде.
Фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаганнар ураза тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия бирергә бурычлы.
Сез Рамазан аена алдан әзерләнәсезме? Нәрсәләр эшлисез?

👍5❤2🙏1
Майами, Нью-Йорк(АКШ), Нант(Франция) һәм Люксембург шәһәрләрендә Башкортстанда тоткарланган активистларга теләктәшлек белдерү чаралары узган.
Чарага чыгучылар "Фаил Алсыновка азатлык", "Башкортстанда репрессияләрне туктатыгыз", "Без бергә", "Без кара халык" һәм башка шигарләр күтәреп торган.
Люксембургта башкортларны саха халкы вәкилләре яклап чыккан, дип яза "Тот самый из Башкорт" телеграм каналы.
Фотолар:
1.Майами (Activatica).
2.Нью-Йорк
3. Нант
4. Люксембург
#Башкортстан

❤6
11 февральгә каршы төндә Русия армиясе Украинага күпсанлы дроннары белән һөҗүм иткән.
Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, барлыгы 45 дрон җибәрелгән. Һөҗүм биш сәгать ярым барган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русия Украинага күпсанлы дроннар белән һөҗүм ясады, җәрәхәтләнүчеләр бар
Украина кораллы көчләре белдерүенчә, дроннар һөҗүме биш сәгать ярым дәвам иткән.
🤬4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан активисты Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорый Җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Ахияретдинов "Владимир Владимирович, сезнең белән безнең Анабыз мондый кыяфәттә була алмый" дип видео яздырган. "Мөселман дин әһелләре…
Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Башкортстан җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Ахияретдинов видеосын тикшерергә кушкан.
Русия тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге фикеренчә, Ахияретдинов сүзләрендә "кешеләрнең дини хисләрен мыскыл итү" ята. Гаепле дип табылган очракта, әлеге маддә нигезендә Ахияретдиновка өч елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин.
Элегрәк Ахияретдинов үз сүзләре өчен инде гафу үтенгән иде.

🔥3🤡3
Кичә Екатеринбурда "Путь домой" чарасында катнашканда тоткарланган Альберт Якуповны мәхкәмә сигез тәүлеккә сак астына алган.
Бу хакта Sota яза.
Якуповны телеграмда бизнес-үзәк бинасы янында очрашу тәкъдиме белән чыкканы өчен мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарының чәчәк салу чарасын оештыруда гаепләгәннәр. Чәчәк салу кичә шәһәрнең "Кара лалә" һәйкәле янында узды. Анда барлыгы биш кеше тоткарланды. Якуповтан кала башка тоткарланучылар шул ук көнне җибәрелде.

Telegram
SOTA
Участник акции «Пути домой» в Екатеринбурге Альберт Якупов арестован на 8 суток
Ему приписали организацию возложения цветом родственницами мобилизованных к памятнику «Чёрный тюльпан».
Фото: адвокат Якупова Илдар Садыков.

🤬5🙏2
Көн язмасы: "Татарстанда ачлык оештырган җитәкче". Кем ул — Сәхипгәрәй Сәетгалиев?
1920-1921 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе – яңача әйткәндә, Татарстан хөкүмәте башлыгы булган Сәхипгәрәй Сәетгалиевның тууына 6 февральдә 130 ел тулды. Елдан артык кына хакимлек итсә дә, Сәетгалиев республика җирләрен киметеп бүлгәләүдә катнашкан, үз халкына ачлык оештырган, мәетләр өстендә туй иткән җитәкче буларак тарихта калган. Бу хакта тарихчы Тәэминә Биктимерова белән сөйләштек.
💬Мәскәү каршында яхшы җитәкче булып күренәсе килгән. Бу планга каршы сүз әйтүчеләр була, әмма ул аларның сүзен хупламый, ә Мәскәү ягына баса. Планны үти алачагына ышана. Бу планның биниһая зур булуы хакында Татарстан партия өлкә комитетының беренче конференциясендә бюро әгъзасы урыс Иван Дерунов болай ди: "Әгәр дә без шушы 10 ярым миллион пот икмәк разверсткасын үтәргә тырышабыз икән, ачлыктан котылып булмаячак. Бу планны берничек тә үтәп булмый. Чөнки без инде авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык та калмады", ди.
Бу вакытта Сәетгалиев нишли? Ул халкына терәк буласы урында, алар өчен өч продтрибунал төзи. Бу трибунал теләсә кайсы вакытта теләсә кемгә хөкем карары чыгарырга вәкаләтле була. Развёрстка планы һәр хуҗалыкка чәчү мәйданыннан чыгып таратыла, әмма гаиләдәге кеше саны исәпкә алынмый. Кем дә булса планны үтәмәсә, аның планы бар авыл халкы өстенә йөкләнә. Өйдә ничә кеше булуга карамастан, бар йортка да бер үк план куела. Бу вакытта крестьян хокуксыз бәндәгә әйләнә. Теләсә нинди хуҗа крестьяннарны теләсә нинди эшкә җибәрә ала. Авылны тотып торган муллалар, укытучылар да мәҗбүри хезмәттән котылып кала алмый", ди Биктимерова.
👉Азатлык сайтында
👉Көзге сайтта

"Татарстанда ачлык оештырган җитәкче". Сәхипгәрәй Сәетгалиев — кем ул?
1920-1921 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе булган Сәхипгәрәй Сәетгалиевның тууына 130 ел тулды. Елдан артык кына хакимлек итсә дә, Сәетгалиев республика җирләрен киметеп бүлгәләүдә катнашкан, үз халкына ачлык оештырган, мәетләр өстендә туй…
🤬9💔2😡2❤1
17 гыйнварда дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновның хатыны Галия Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать чыгарды.
Алсынова анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның иренә карата әләк язуын, эшнең мәхкәмәгә барып җитүен һәм мәхкәмәнең канун бозулар белән узуын сөйли.
17 гыйнварда Алсыновка карар чыгарыласы көнне мәхкәмә бинасы янына 10 мең кеше җыелуын, шунда ук полиция һәм Росгвардияне китерелүен, халык арасында провокаторлар да булуын әйтә.
Галия сүзләренчә, карар чыкканнан соң, полиция хезмәткәрләре ире Фаилгә мәхкәмә залыннан чыгып халыкны таралырга чакырырга куша, ләкин соңыннан бу уйдан кире кайталар.
"Полиция җитәкчелеге үз тәкъдименнән баш тартты, күрәсең, хакимияткә низагның дәвам итүе кирәк булгандыр", ди Галия Алсынова.
Ул 2020 елда, Куштаудагы вакыйгалар вакытында, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның шиханнарны эшкәртү яклы булуын һәм бары Путинның катнашуы гына бу хәлне үзгәртүен әйтә.
"Бүген, республика халкы кабат Радий Хәбировның алтын һәм башка табигый байлыкларны еш кына канунсыз табучы варварларга каршы сүз әйтергә батырчылык иткән гади кешеләр арасында экстремистларны эзләүгә юнәлтелгән эчке сәясәтеннән интегә ," ди Алсынова.
Ул Путинга мөрәҗәгать итеп, гаделлекне торгызуны сорый.
Алсынова әйтүенчә, Русиядә гаилә елы дип игълан ителгәндә "Баймак эше" нигезендә 60ка якын кешегә җинаять, 200ләп кешегә административ эш ачылган, 80ннән артык бала әтиләрен тикшерү изоляторыннан чыкканын көтә.
▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда берничә мең кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
▪️Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда ирләргә җинаять эшләре ачылды, аның нигезендә дистәләрчә кеше тоткарланды. Кешеләргә Җинаять кодексының киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212 маддәсенең 1 өлеше), киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212 маддәсенең 2 өлеше), хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318 маддә) маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
Бу мөрәҗәгать турында нәрсә уйлыйсыз?

Жена Фаиля Алсынова Галия обратилась к Владимиру Путину
Видео со страницы Галии Алсыновой (Алчиновой) в социальной сети Вконтакте https://vk.com/wall15079472_6625
Телеграм-канал "Помощь от народа | Баймакские события: 17-18-19 янв" https://t.me/we_are_bashkirs
Станьте спонсором канала, поддержите работу независимого…

💔6❤1🙏1😡1