Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Көн язмасы: "Әфганстанда да сугыш түгел, интернациональ бурыч иде" 15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгара башлауга 35 ел тула. Шул уңайдан сезгә мөһим интервьюны укырга тәкъдим итәбез. Кайчандыр Әфган сугышында булып кайтучы ирдән ул…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
❗️Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды

☑️ 10 ел дәвам иткән Совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган.

☑️ Хәзер Украинада барган сугышта, безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 1107, Башкортстаннан кимендә 1510 кеше һәлак булган. Ике республикадан кимендә 2617 кеше.

☑️ Шулай итеп, Путинның 2 ел барган сугышында 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк кеше үтерелгән булып чыга. Бу сан тагы да зуррак була ала. Хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

Украинада ике ел барган сугышның "нәтиҗәләре" турында тулырак итеп 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды ☑️ 10 ел дәвам иткән Совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган. ☑️ Хәзер Украинада барган…
Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе

Безнең хисапка күрә, бүгенгә, ягъни 15 февральгә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1510 кеше һәлак булган.

Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Ишембай, Әбҗәлил районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә:

▪️Уфа шәһәре — 161 кеше
▪️Стәрлетамак шәһәре — 70 кеше
▪️Белорет районы — 56 кеше
▪️Учалы районы — 53 кеше
▪️Ишембай районы — 35 кеше
▪️Әбҗәлил районы — 32 кеше
▪️Салават шәһәре — 31 кеше
▪️Нефтекама шәһәре — 26 кеше

Башка райннар — харитада. Тулырак мәгълүмат 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱5💔2🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды ☑️ 10 ел дәвам иткән Совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган. ☑️ Хәзер Украинада барган…
Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 1107 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, иң күп үлүчеләр башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Алабуга, Балтач районнары килә:

▪️Казан — 121 кеше
▪️Чаллы — 121 кеше
▪️Түбән Кама районы — 54 кеше
▪️Әлмәт районы — 37 кеше
▪️Бөгелмә районы — 35 кеше
▪️Яшел Үзән районы — 29 кеше
▪️Кукмара районы — 25 кеше
▪️Тәтеш районы — 24 кеше
▪️Алабуга районы — 23 кеше
▪️Балтач районы — 23 кеше

Башка райннар — харитада. Тулырак мәгълүмат 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татартстан
@azatliqradiosi
😱6❤1😢1
Башкортстанда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын бер кеше үлгән

Сүз Күгәрчен районының Качкын авылында яшәүче, 1958 елгы Миннияр Байгускаров турында бара.

Медиа, чыганакларына таянып, аңа "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр" — "ул асылынып үлгән" дип җиткерә.

Байгускаровның үлүен SotaVision-га киңкүләм тәртипсезлекләр эше нигезендә кулга алынган тагын бер кеше — Ильяс Байгускаровның туганы Илгиз Байгускаров раслаган. Ул әлегә мәрхүмнең туганнары элемтәгә чыкмады дигән.

▪️Башкортстанда гыйнвар аенда Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашкан һәм ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган Рифат Даутов үлгән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5🤬3🌚1
Башкортстанда өч кечкенә бала атасын "Баймак эше" нигезендә Уфага алып киткәннәр

Бу хакта RusNews җиткерә.

Айбулат Нигъмәтовны эш урынында тоткарлаганнар. Соңрак аның Хәйбулла районы Бүребай авылындагы өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү үткәргән. Алар ирнең бишмәтен эзләгән, янәсе бу бишмәтне киеп ул халык җыенына барган булырга мөмкин.

Мәхкәмә "рөхсәтсез җыенда катнашкан" өчен ирне җиде тәүлеккә аңминистратив сак астына алган, әмма хатыны әйтүенчә, соңрак Баймак полиция бүлегеннән Нигъмәтовны Уфага алып киткәннәр.

▪️Күптән түгел Башкортстандагы мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә алты бала атасы Айсыуак Яугастинны тагын ике айга тикшерү изоляторында калдырды.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬6😢4👍2❤1🌚1
Сугыш вакытында Татарстан Дәүләт шурасын Лаеш районына күчерергә мөмкиннәр

Бу турыда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламент утырышында белдерде. Ул шушы көннәрдә бу урынны барып тикшерүен дә әйтте. "Анда подвал да, ут та, су мичкәсе дә бар", диде ул.

Шулай да Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне куертмаска чакырды.

"Иртәгә сугыш башлана һәм подвалда утырачакбыз дип вазгыятьне куерту кирәкми", диде ул.


Утырышта КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов гадәттән тыш хәлләр булган очракта республикада саклану урыннары булмауга зарланды. Ул Европа һәм АКШ Русиягә һөҗүм ясау белән куркыта диде.

Мөхәммәтшин бу мәсьәләне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хәрби комиссариатны чакырып ябык утырышта карарга тәкъдим итте.

"Халыкның болай да кәефе яхшы түгел. Махсус хәрби операция бара, дустанә булмаган дәүләтләр туктаусыз бу мәсьәләне күтәрә һәм һөҗүм итә, Русияне, янәсе, һөҗүм әзерләүдә гаепли. Бу вазгыятьтә моны бәлки ябык режимда карарбыз", диде ул.


Бүгенге утырышта башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁7🤡2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды ☑️ 10 ел дәвам иткән Совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган. ☑️ Хәзер Украинада барган…
Көн язмасы: Украинадагы сугыш үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узып китте

10 ел дәвам иткән Совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган.

Хәзер Украинада барган сугышта, безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 1107, Башкортстаннан кимендә 1510 кеше һәлак булган. Ике республикадан кимендә 2617 кеше.

Шулай итеп, Путинның 2 ел барган сугышында 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк кеше үтерелгән булып чыга.

Күрми калган булсагыз, Украинада ике ел барган сугышның "нәтиҗәләре" турында тулырак итеп 👉 монда укый аласыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔2🤬1
Хәерле иртә, дуслар! 16 февраль, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔸Төнлә Украинаның Харьков шәһәренә Русия ракетлары очты, шәһәрдә шартлаулар турында хәбәр ителә. Зыян күрүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.

🔸Euroclear депозитарие башлыгы Европа берлегенең Русиянең туңдырылган активларын куллану планын тәнкыйтьләп чыкты. Бу Европа базарына ышанычка зыян салачак, диде Лив Мостри.

🔸АКШ Вәкилләр пулаты Украинага ярдәм пакетын карамыйча, февраль азагына кадәр ялга китте. Ак йорт парламент пулатының бу гамәлен тәнкыйтьләп чыкты.

🔸Казан университетының 2023 елда "белем экспорты" кереме 1,3 миллиард сумнан артты. Моңа университет филиалларыннан һәм әзерлек факультетлары челтәреннән керемнәр карый.

🔸Уфада "Тамга" башкорт милли киеме халыкара бәйгесе башланып китте.

Азатлык сезнең өчен эшли, кадерле укучыларыбыз! Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз, дусларыгызны да безнең каналга чакырыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3✍2👍1
Казанда Надеждин өчен имзалар җыйган Евгений Марковта тентү үткәрәләр

"Яңа гына безнең фиркадәшебез Евгений Марковка тентү белән куәт оешмалары вәкилләре бәреп керде. Алар Гарипов җитәкчелегендә Экстремизмга каршы үзәктән дип фаразлана", дип язды Надеждинның Казандагы штабы башлыгы.

Әлегә тентүне ни сәбәпле үткәрүләре билгеле түгел.

SOTA белешмәләренә күрә, Марков Русиядәге президент сайлавына намзәт булып теркәлергә теләгән Надеждинның Казандагы штабында имзалар җыючы булып эшләгән.

@azatliqradiosi
😱8🤬4🙏1
Бүгенге көн язмасы Казан-Мәскәү шартнамәсенә багышланган. "Яңасы тиз генә төзелмәс", ди белгеч

Быел Татарстан белән Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә кабул итүгә 30 ел тулды. 1994 елның 15 февралендә аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Русия президенты Борис Ельцин имзалаган иде. Бу Татарстанга өстәмә хокуклар, вәкаләтләр, салымнарның яртысын үзендә калдырырга мөмкинлек бирде.

2007 елда исә Татарстан белән Русия арасында яңа Шартнамә төзелде, анда республика күп кенә хокукларыннан мәхрүм калды. 2017 елда Шартнамәнең мөддәте чыкты. Татарстан депутатлары Мәскәүгә мөрәҗәгать итүенә карамастан, федераль үзәк килешүне озайтмады.

Азатлык Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов белән Шартнамәнең ничек кабул ителүе һәм юкка чыгуы, киләчәктә мондый килешү кабат төзелә алу ихтималы хакында сөйләште.

👉 Язманы безнең сайтта укыгыз.
👉 VPNсыз көзге-сылтама бар.
👉 Telegram-да да укып була.

@azatliqradiosi
💔9👍1🔥1😁1
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакленнән Алтынай Вәлитов җырларын алып куйганнар

"Мәдәният министры әмере белән спектакльдән минем 5 җырымны алып куйдылар", дип язды ул үзенең Instagram сәхифәсендә.


Шул ук вакытта, халыкка аның җырларын җырларга тыя алмыйлар дип, Вәлитов яшьләрнең аның "Һаумы, башҡорт!" җырын җырлап бию видеосын урнаштырды.

Азатлык Вәлитов җырларын спектакльдән алып куюны әлегә төгәл раслый алмый, ләкин Башкорт драма театры сайтында "Ете быуын. Йәштәр" спектакленнән аның исеме алып куелган. Икенче рәсемдә сайттагы хәзерге язуны һәм веб-тарихта сакланган элекке язуны чагыштырдык. Сайттан җырчы Минзәлә Яхина исеме дә алып куелган.

Җырчы, блогер Алтынай Вәлитов башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкты. Шуннан соң басымнан куркып, ул Русиядән китәргә мәҗбүр булды.

@azatliqradiosi
😱6🤬3🤡3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда Надеждин өчен имзалар җыйган Евгений Марковта тентү үткәрәләр "Яңа гына безнең фиркадәшебез Евгений Марковка тентү белән куәт оешмалары вәкилләре бәреп керде. Алар Гарипов җитәкчелегендә Экстремизмга каршы үзәктән дип фаразлана", дип язды Надеждинның…
Татарстанда бүген тентүләр хәбәрләре моның белән генә чикләнми. Чаллыда социаль челтәрләрдә язган постлары өчен Александр Якуповка тентү белән килгәннәр

Танышы сөйләвенчә, ул сугышка каршы постлар чыгарган, шуннан соң былтыр декабрь аенда аның эш урынына Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре килгән.

Бүген куәт оешмалары вәкилләре Якупов теркәлгән урынына килгән, бу адреста аның әти-әнисе яши диелә. Якупов үзе телефонын өендә калдырган һәм тентү барган урынга – әти-әнисе янына киткән.

Тулырак монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6😱3🙏1
Татарстан мөфтие XIX гасырда яшәгән Шиһабетдин Мәрҗанинең катнаш никахларга багышланган кулъязмасын нигә күчереп бастырырга теләми?

Азатлык бу темага галимнәр белән сөйләште. Язманы тулысынча безнең сайтта укый аласыз. VPNсыз сылтама монда.
🔥5👏2🤔2✍1