Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Федерация Шурасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канунны хуплады. Сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез мөлкәт турында бара.…
❗️Владимир Путин армия турында "фейклар" тараткан өчен күчемсез мөлкәтне тартып алу турындагы канунны имзалаган.
Исегезгә төшерәбез: сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез милек турында бара.
▪️Русия мәхкәмәләре, әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250се — ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.
@azatliqradiosi

🤮5🤬4👍1🖕1
Русия халкы таҗик, казакъ һәм азәрбайҗан телләрен өйрәнә башлаган икән.
Ул хакта "Ведомости" басмасы яза. Әлеге газет ачыклаганча, 2022 елдан бирле Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре телләрен укыткан репетиторларның хезмәтләренә ихтыяҗ шактый арткан.
Мәсәлән, YouDo платформасында 2022 елдан бирле россияннар БДБ илләре телләрен ныграк өйрәнә башлаган:
🔹әрмән теленә ихтыяҗ 50%ка арткан;
🔹казакъ теленә ихтыяҗ — 44%ка;
🔹грузин теленә ихтыяҗ — 41%ка;
🔹азәрбайҗан теленә ихтыяҗ — 30%ка;
🔹беларус теленә ихтыяҗ 25%ка арткан.
"Авито.Услуги" хезмәтендә исә таҗик теле укытучыларына ихтыяҗ — 17 тапкыр, ә азәрбайҗан теле укытучыларына ихтыяҗ 11 тапкыр арткан.
Сәбәбе нидәме? Кайбер россияннар шушы илләргә күченеп китәргә планлаштыра, шуңа күрә җирле телләрне өйрәнергә мәҗбүр. Казакъстан, Таҗикстан һәм башка бу илләр бәйсез республикалар булгач, аларда яшәүче халык дәүләт телләрен яхшы белергә тиеш дип санала.
Ә менә Татарстанда — киресенчә: Мәскәү кушуы аркасында 2017 елдан бирле дәүләт теле булган татар телен өйрәнмәсәң дә була. Хәзер аны хәтта республика президенты белмәсә дә ярый. Хәер, бер ел элек үзгәртелгән ТР Конституциясенә күрә, хәзер Татарстанның үз президенты да юк: ул рәис дип атала.

😭18✍2😁2
Татарстан китап нәшрияте баш мөдире Илдар Сәгъдәтшинга җинаять эше ачылган.
Аны хезмәткәрләрнең иминиятләштерү кертемнәрен куллануда гаеплиләр.
Татарстан китап нәшрияты "Ак Барс Мед"ка медицина иминиятләштерү кертемнәре түләгән, ә Сәгъдәтшин ялган юридик затлар ярдәмендә 500 мең сумнан артык акчаны кире алган: акчаларны гаиләсенә юлламалар сатып алуга тоткан, диелә.
Аны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤯10👍3✍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанда Гашыйклар көненә туры китереп "Без Путинны яратабыз" дигән автойөреш оештырганнар.
М12 трассасыннан барган машиналарда рульдә кем булган: хатын-кызлармы, әллә ир-атлармы — анысы билгеле түгел. Исегезгә төшерәбез: Русиядә ЛГБТ "пропагандасы" тыелган, ә "ЛГБТ-хәрәкәт" экстремистик дип танылган.
14 февральдә дөньяның кайбер илләрендә Изге Валентин көне билгеләнеп үтелә. Аны Гашыйклар көне дип тә йөртәләр.

Видео: соцчелтәрләр
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮21😁4💊2❤1😱1💩1
Борис Немцовның әнисе вафат.
Динә Немцова (кыз фамилиясе — Эйдман) бүген иртән 96 яшендә вафат булган. Ул хакта Борис Немцовның кызы Жанна хәбәр итә.
Динә Немцова 1928 елның 3 мартында туган. Табибә-педиатр булып эшләгән.

Фото: "Новости" агентлыгы
@azatliqradiosi
🕊13😢6🔥1🙏1
Украина Русиянең "Цезарь Куников" десант көймәсенә һөҗүм иткән.
Украина ягы көймә батты дип ышандыра, Русия саклану министрлыгы әлегә фикер белдермәде.
"Цезарь Куников" — Русиянең иң зур десант көймәләреннән берсе. Ул 1986 елда төзелгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Украина ягы көймә батты дип ышандыра, Русия саклану министрлыгы әлегә фикер белдермәде.
"Цезарь Куников" — Русиянең иң зур десант көймәләреннән берсе. Ул 1986 елда төзелгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
✍4👍3🤷♂1🆒1
Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тагын өч кеше эзәрлекләнә.
"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең гомуми саны 67 кешегә җитте, аларның өчесенең статусы әлегә әйтелмәде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬5🌚1
2023 елда Русия мәктәпләреннән 200 меңгә якын укытучы киткән.
Бу — 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.
Русиядә 1 млн 347 меңнән артык укытучы эшли, узган ел аларның 14 процентлабы эшен ташлаган. Шул ук вакытта узган ел Русиядә 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан иткәннәр иде.
Ешрак башлангыч сыйныф укытучылары, урыс теле, математика, биология һәм физкультура укытучыларының эштән китүе әйтелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу — 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.
Русиядә 1 млн 347 меңнән артык укытучы эшли, узган ел аларның 14 процентлабы эшен ташлаган. Шул ук вакытта узган ел Русиядә 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан иткәннәр иде.
Ешрак башлангыч сыйныф укытучылары, урыс теле, математика, биология һәм физкультура укытучыларының эштән китүе әйтелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤷♂10👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан мөфтияте Мәрҗанинең катнаш гаиләләр турындагы бер кулъязмасын күчереп бастырмаска булган. Мөфти Камил Сәмигуллин бу хакта 16 гыйнварда Мәрҗани мәчетендә дин галименә багышланган фәнни конференциядә белдерде. "Минем кулымда кулъязма бар, ләкин без…
"Катнаш никахларга каршы булган". Мәрҗани мирасын нигә яшерәләр?
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин XIX гасырда яшәгән Шиһабетдин Мәрҗанинең катнаш никахларга багышланган кулъязмасын күчереп бастырырга теләмәве турында белдерде. Галимнәр мөфтиятнең бүгенге сәяси вазгыятькә яраклашуы һәм мирасны кайтаруда куркып эш итүе турында Азатлыкка сөйләде.
— Камил хәзрәт белән мин, галимә буларак, килешеп бетмәсәм дә, аны бик яхшы аңлыйм, — ди галимә Резидә Сафиуллина. — Ул сәяси вәзгыятьне исәпкә алып сүз йөртергә мәҗбүр. Югыйсә аны милләтара ызгыш-талашта гәепләүләре ихтимал. Шәхсән үзем тарихи чыганакларны халыкка ничек бар, шул рәвештә җиткерү тиешле дип саныйм.
— Мәрҗани урыслар белән эшләгән кеше, — ди ул. — Минемчә, ул китапта урысларны рәнҗетүче бер сүз дә юк. Мәрҗани археологик җәмгыятьтә һәм башка оешмаларда урыслар белән эшләгән. Ул аларны яманлап сүз язган дип уйламыйм. Мәрҗани зирәк һәм акыллы кеше. Ул урыслар белән яшәүне аңлаган һәм урыс телен өйрәнергә кушкан. Хәзерге мөфти куркадыр дип уйлыйм. Әлеге китапны бастырсаң, бер проблем да булмас. Мөфти курка. Ул Төркиядә укыган кеше буларак ФСБ контролендә, минемчә, - дип уйлый галим Исмаил Төркоглы.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
"Катнаш никахларга каршы булган". Мәрҗани мирасын нигә яшерәләр?
Бүгенге сәяси вазгыятьтә мөфтият Мәрҗанинең кискен фикреләрен бастырудан курка дип саный белгечләр.
✍2🤷♂2🤡2👍1
Audio
"Дөнья фәне күптән инглиз телендә. Шуңа да карамастан бала фәнне ана телендә өйрәнә башларга тиеш."
“Гыйлем” проекты 14 февральне - күренекле татар галиме Каюм Насыйриның туган көнен - Татарча фән көне буларак билгеләп үтә.
"Татарча фән - ул татар телендә белем алу да, татар телендә алып барылган фәнни эзләнүләр дә, татар телендә аралашкан галим-галимәләр дә, үзләренең татар икәнлеген хәтерләгән барлык фән әһелләре дә", ди проект авторлары.
Дөнья фәне нинди телдә, математика, физика, химия татар телендә була аламы?
Бу хакта Азатлык подкастын тыңлап карагыз әле. Анда Канададан химия фәннәре докторы (PhD) Әмир Хәбибуллин һәм Казаннан физика-математика фәннәре кандидаты Камил Һадиев катнашты.
Подкаст нигезендә текстны монда укый аласыз, VPN-сыз ачыла.

👍8❤5🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия президенты Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләде һәм русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты "Кеше үзе каядыр үрмәләргә тиеш. Әгәр аңа бөтен әйбер күктән явып торса, ул кадерен белми. Менә эш нәрсәдә", дигән ул. Бу хакта ни уйлыйсыз? Тулырак…
Сораштыру: Русияләрнең яртысында (51%) бер айга җитәрлек тә җыеп куелган акча юк
Бу "Левада" үзәгенең 2024 елның гыйнвар аена булган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә. Саннар болайрак:
35%ында җыеп куйган акчалар бөтенләй юк,
16% - бер айлык керемнәреннән азрак күләмдә бар,
26% - бер айлык керемнәре кадәр акчасы бар,
11% - 2-3 айлык керем күләмендә акча тота,
5% - 4-12 айга җитәрлек акча бар,
3% - бу акчалар еллык кеременнән артыграк.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җыеп куйган акчалары булмаучы русияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. 2022 елның сентябрендә андыйлар 24 процент булса, 2023 елның гыйнварында - 35 процент.
Президент Владимир Путин былтыр декабрьдә илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.
👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍1😢1
Мәскәүдә тарихчы Камил Галиевка "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашкан өчен штраф салганнар
Мәскәүнең Зеленоград районы мәхкәмәсе яшь татар тарихчысы, журналист һәм тикшеренүче Камил Галиевне "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа ун мең сум штраф салган.
Административ эш ачуга нәрсә сәбәпче булуы әйтелми. Журналистлар искәртүенчә, "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында тагын бер тапкыр беркетмә төзесәләр, аңа җинаять эше дә янарга мөмкин.
Галиев Forbes һәм "Новая газета" өчен мәкаләләр язды. 2021 елда аны оппозиционер Алексей Навальнйны хуплап 23 гыйнварда узган каршылык чарасында катнашуы өчен ун тәүлеккә сак астына алдылар.
Хәзерге вакытта ул Русиядә яшәми.

🤬5😱3👍1🖕1
Татарстанда пенсионерлар саны бер ел эчендә 15,7 мең кешегә кимегән
2022 елның декабрендә Татарстанда 1,111 миллион пенсионер булган, ә 2023 елның декабрендә 1,095 миллионга калган.
Бер ел эчендә эшләүче пенсионерларның саны 2,1 меңгә арткан. Эшләмәүче пенсионерлар саны 17,8 мең кешегә кимегән.
Татарстанда пенсиянең уртача күләме бер ел эчендә 1154 сумга (6,3 процентка) арткан һәм 19 475 сумны тәшкил иткән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤔4👍1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне иртәнге якта кыска яңалыклар белән таныштыра.
🔸Русия төнлә Украинаны утта тоткан. Киев, Львов, Днепр, Запорожьга һөҗүм ясалды. Запорожьеда бер кеше зыян күргән.
🔸Курск өлкәсендә Украина дроннары аркасында нефтебазада янгын чыккан. Бензин сакланган өч зур мичкә янган, кешеләр арасында корбаннар юк, дип белдерде өлкә хакимиятләре.
🔸Русия атом-төш коралларны космоста урнаштырырга тели, дип яза ABC телеканалы. Алар иярченнәргә каршы куллынырга мөмкин дип аңлатыла.
🔸Дональд Трамп АКШның президент сайлауларында җиңсә, Украинаны Русия белән килешергә күндерергә ниятли, дип үз чыганакларына таянып яза Bloomberg. Трамп Укрианага хәрби ярдәмне киметү белән куркыта ала дип яза агентлык.
🔸Мәскәүнең Пушкин мәйданында "Известия холл" бинасы яна. Янгын 1,5 мең дүрткел мәйданга таралган. Корбаннар турында мәгълүмат юк.
🔸Русия Төркиядән какао борчакларын сатып ала башлаган. 2023 елда Төркия импорт буларак Русиягә 1,8 млн долларлык какао саткан.
🔸Бүген иртән Казанның Мамадыш юлында бер сәгать эчендә дүрт автоһәлакәт булган. Хәрәкәт туктап калган.
🔸Башкортстанда зәмһәрир салкыннар башланган. Кыйгы районының Йосып авылындагы һава торышы -40 градуска кадәр үк төшкән. Алдагы көннәрдә дә салкын һава торышы сакланачак.
Менә атнакич иртәсендә шундыйрак хәбәрләр. Сездә нинди хәлләр бар, кадерле укучыларыбыз? Имин яшәгез.

👍6❤3✍3
📍Көн язмасы: "Әфганстанда да сугыш түгел, интернациональ бурыч иде"
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгара башлауга 35 ел тула. Шул уңайдан сезгә мөһим интервьюны укырга тәкъдим итәбез.
Кайчандыр Әфган сугышында булып кайтучы ирдән ул вакыттагы хәлләрне, кешеләрнең ул сугышка карата мөнәсәбәт нинди иде дип сораштык һәм бүген Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышны чагыштыруны сорадык.
Менә кыска гына өзек.
— Хәзер сугыш дияргә ярамый, "махсус операция" диелә. Әфган сугышы белән ничек иде?
— Аны да сугыш дип түгел, ә "интернациональ бурыч" үтәү, "дустанә әфган халкына интернациональ ярдәм күрсәтү" дип атыйлар иде. "Интернациональ бурыч" дигән бурыч нәрсә ул, әйтә аласызмы? "Көньяк чикләрне яклау" дигән сүз бар иде тагын. Кемнән яклыйсы иде аны?
Башында ул сугышның башлануын бөтенләй белгертмәскә тырыштылар. Әнкәйгә килгән рәхмәт хатларын карасаң, көньяк чик буенда, тактик өйрәнүләрдә үзен яхшы яктан күрсәтте, каһарманлык, батырлык үрнәге булды, дигән матур сүзләр язылган. Өйрәнүләрдә нинди батырлык күрсәтеп була соң? Ярты ел чамасы әниләр безнең кайда икәнне дә белмәде, хәтта адресыбыз да Ташкенттагы бүлекчә дип күрсәтелә иде. Аннары гына кыр почтасы китте. Әфган сугышы дигән сүз үзгәртеп кору заманында гына кулланыла башлады. Үлеп кайткан кешеләрне яшерәләр, белгертмәскә тырышалар иде. Цинк табутны мәрхүмнең авылдашы яки райондашы тавыш-тынсыз кайтарып килергә тиеш иде. Андый каберләргә хәтта кабер ташы да куясы түгел иде.
Сез ниләр уйлыйсыз бу хакта? Бар да янә кабаланамы?
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

"Әфганстанда да сугыш түгел, интернациональ бурыч иде"
15 февраль - совет гаскәрен Әфганстаннан чыгара башлауга 35 ел
👍5🔥1
Дүрт елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновның хатыны Галия Алсынова ире белән телефоннан сөйләшүе турында әйтте.
"Бүген Фаилнең өйдән чыгып китүенә төгәл бер ай. Безгә шалтыратырга дип күптән гариза язса да, бүген беренче тапкыр тавышын ишетергә насыйп булды. Әлбәттә, беренче чиратта кулга алынучыларны сорашты, борчыла инде.
Идәнастыннан вакытлыча икенче камерага күчергәннәр. Беренче тапкыр тәрәзәдән күкне, һаваны күрдем диде. Монда, күрше камераларда кычкырып сөйләшүләр ишетелә, 4нче камерага авыр җинаять кылучыны утыртканнар дип сөйлиләр. Үзем турында шулай дип ишеткәч, кызык тоелды дип сөйләде.
Сораштыручыларга, сәлам җиткерүчеләргә, ярдәм кулын сузычыларга - барысына да сәлам һәм зур рәхмәт әйт, диде" дип язган Галия үз социаль челтәрендә.
• 17 гыйнварда Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга төрмәгә хөкем ителде.
• "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең гомуми саны 67 кешегә җитте. Кырыклап кешегә җинаять эше ачылды. Рифат Даутов вафат булды, Дим Дәүләткилди кыйналды.

❤10👍2
Ә шул вакытта Башкорстаннан мондый да хәбәрләр бар...👇👇👇
Радий Хәбировның өч сараен карап торуга биш млн сум тотачаклар
Башкортстанның югары түрәләре өчен кирәкле сатып алуларны башкаручы 2нче хуҗалык идарәсе республика башлыгы Радий Хәбировның өч сараендагы биләмәләрне тәртиптә тоту өчен кеше эзли. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыкты, дип яза "Коммерсантъ".
19 һәм 9 мең дүрткел метр мәйданлы ике объект Уфадагы Зорге урамы 55нче йорт һәм Пушкин урамы 103/1нче йорт адресларында урнашкан. Өченчесе — 430 мең дүрткел метрлысы Кырмыскалы районының Подлуб авыл җирлегендә.
Радий Хәбировның йортларын асрар өчен акчалар кемнең кесәсеннән алыначак? 👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса 👉 бу сылтамага басыгыз.

😁6🤬3🙉1
2023 ел башыннан Украина сугышында әсирлеккә төшкән 13 татарстанлы өенә кайткан
2023 ел башыннан бүгенгә кадәр Украина сугышында Русия гаскәрендә катнашып әсирлеккә төшкән 13 татарстанлы кире өенә кайта алган. Бу хакта бүген Татарстанның Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
“Узган ел Русия саклану министрлыгы һәм федераль омбудсмен ярдәме белән әсирләрне алыштыру исемлегенә 8 якташыбызны кертеп, аларны кайтара алдык. Бүгенгә, 3нче һәм 29 гыйнварда, тагын 5 республика кешесе өйләренә кайта алды”, диде ул.
Шул ук вакытта хәбәрсез югалганнарның саны билгеле түгел.
Ачылмадымы? 👉Менә башка сылтама

🤬4❤1
Бүген, 15 февраль иртәсендә Белгород көчле атышка тотылган.
Бу хакта җирле Telegram-каналлар һәм Русия медиалары җиткерә. Һәлак булучылар һәм яралылар турында хәбәр ителә.
Социаль челтәрләрдә шәһәрнең көньяк өлешендәге сәүдә үзәге бинасының фотосы һәм видеолары тарала, ул атышка эләккән диелә. Шулай ук 42нче мәктәпкә дә ракет һәм аның калдыкдары төшкән диелә. Җирле халык шәһәрнең төрле районнарында бәреп төшерелгән ракетларның калдыкларын фотога төшереп чыгара.
Корбаннар бар: һәлак булучылар да, яраланучылар да. Тик төгәл саннар юк. Shot Telegram-каналы дүрт кеше һәлак булды дип яза, "База" - биш ди, Mash - тугыз дип җиткерә. Кимендә ун кешенең яралануы хәбәр ителә.
Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.

Белгород көчле атышка тотылган, һәлак булучылар турында хәбәр ителә
Социаль челтәрләрдә шәһәрнең көньк өлешендәге сәүдә үзәге бинасының фотосы һәм видеолары тарала, ул атышка эләккән диелә. Шулай ук 42нче мәктәпкә дә ракет һәм аның калдыкдары төшкән диелә. Җирле халык шәһәрнең төрле районнарында бәреп төшерелгән ракетларның…
🤬3
КФУ проректоры татар телле белгечләр әзерләүдә проблем күрмәвен әйтте
Казан федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский уку йортында милли кадрлар әзерләүдә проблемнар булмавын әйтте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
▪️Соңгы елларда Казан югары уку йортларында татар теле белгечләрен әзерләү кимеде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
▪️2023-2024 уку елына КФУда татар теленнән филологларны әзерләүгә 45 бюджет урыны бүлеп бирелде. Бюджет урыннары тулса, 10-15 студентны түләүле укуга кабул итәргә мөмкин булулары турында да әйтелде. Мәсәлән, татар филологиясендә укыр өчен елына 149 820 сум түләргә кирәк.
▪️Узган ел Татарстан үз бюджетыннан 125 белгеч әзерләр өчен акча бүлеп бирде. Бу 2022 елдан 25 белгечкә азрак.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Казан федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский уку йортында милли кадрлар әзерләүдә проблемнар булмавын әйтте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
"Без Татарстаннан заказ алып эшлибез. Бездә татар телендә педагоглар һәм татар тарихыннан белгечләр әзерләнә. Мин монда бернинди проблем күрмим. Алай гына түгел, 15 мең сум күләмендә яхшы стипендия бирелә. Укулары тәмамланганнан соң алар үз бурычларын үтәп мәктәпләрдә эшләргә тиеш", диде ул.

❤3🤔2