Башкортстанның халык рәссамы Васил Ханнанов вафат
Уфада 67 яшендә озакка сузылган авырудан соң Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Васил Ханнанов вафат булган.
Васил Ханнанов 1956 елның 26 сентябрендә туган. 1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган. 1992нчы елдан "Чыңгызхан" рәссамнар иҗат берләшмәсе рәисе булды. 2023 елда Башкортстан халык рәссамы исеме бирелде.
Аның хезмәтләре Уфа, Казан шәһәрләрендә шулай ук чит илдә, Төркиянең Истанбул, АКШның Джерси-Сити шәһәрләрендә саклана.
🔺Фотолар 2015 елда рәссамның Казанда узган күргәзмәсеннән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😢16🕊2👍1🥰1
Казанда "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин Навальный җәсәңен гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан.
Полиция аны һәм чараны төшергән ике журналистны тоткарлаган.
Зиннәтуллин "Путин, ир бул, җәсәдне анасына тапшыр" ("Путин, будь мужиком, отдай тело матери") дип язылган плакат тотып торган.
🔻Кичә тикшерүчеләр Навальный әнисенә шарт куйды: йә ул улын яшерен рәвештә җирли, йә аны колониядә күмәләр.
🔻Сәясәтче сүзчесе Кира Ярмыш белдерүенчә, Людмила Навальная бу сөйләшүләрдән баш тарткан, чөнки Алексейны кайда һәм ничек җирләүгә тикшерүчеләр тыкшына алмый.
🔻Бүген сәясәтченең хатыны Юлия Навальная да иренең җәсәден бирүне таләп итеп видеомөрәҗәгать чыгарды.
Фото: Sota

❤🔥5🔥2🙏1
Австралиянең Русиягә карата яңа чикләүләренә Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйков эләккән.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, "ЭНИКС" ширкәте Австралиянең яңа чикләүләренә эләккән. Моннан тыш, бу исемлектә Мордовия башлыгы Артем Здунов та бар.
Кичә шулай ук АКШ та Русиягә яңа санкцияләр кертте. Исемлеккә Татарстаннан "Алабуга" икътисад мәйданы, аның мөдире Тимур Шаһивалиев, "Элекон" заводы, "Алабуга"да Aurus машинасы җитештерү ширкәт, ICL һәм ICL-Техно, Татарстанның инвестиция-венчур фонды, Дигитал технологияләр үзәге һәм тагын берничә завод һәм ширкәт эләккән.
АКШ чикләүләре шулай ук Уфаның "Форт Дилог" ширкәтенә кертелгән.

👍2❤1🌚1
⚡️❗️Алексей Навальныйның җәсәден әнисенә тапшырганнар - Кира Ярмыш.
Җирләү кайчан, кайда булачак, ничек узачак - билгесез. Мәрхүмнең әнисе Людмила Навальная әле Салехард шәһәрендә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Навальныйның җәсәде әнисенә тапшырылган
Җирләү турында мәгълүмат соңрак булачак диелде.
🔥6❤2
"Ватан кеше гомереннән кыйммәтрәк"ме?
КФУның "Мизгел" яшьләр театры "Җәлилгә хат" дип аталган спектакль куйды. Ул Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләренә багышланган.
Уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "Җәлилгә хат" спектаклендә качып утыручы хәрбиләр төрле лирик темаларга сөйләшә, учак янында әңгәмәләр кора. Вакыйгалар Украина сугышы кырында бара.
"Без монда гына Ватанның кеше гомереннән кыйммәтрәк икәнен аңладык", дип әйтелә спектакльдә.
Режиссер Илфак Хафизов сүзләренчә, бу тема барлык кешеләргә да кагыла. Спектакль "мораль-әхлакый" бурычны күз алдында тота.
"Бу хакта сөйләшүдән курыкмаска кирәк, ләкин "хаклы — хаклы түгел" яки "яхшы — начар" дигән позициядән түгел, чөнки анда безнең егетләр катнаша. Алар безнең кебек үк кешеләр — тере, яшь", дип Хафизовның сүзләрен китерә КФУ.
🔻Бүген Украинада сугыш башлануга 2 ел. Азатлык ачык чыганаклардан җыйган исемлеккә караганда, Татарстаннан анда кимендә 1134 ир һәлак булган.

КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль куйган
Спектакльдә "Ватан кеше гомереннән кыйммәтрәк", дип әйтелә.
🤮11👎6👍1🔥1
Хөрмәтле укучыларыбыз. Күрүегезчә, безнең Телеграм каналда фикер, комментарий калдыру мөмкинлеге бетерелде. Бу Азатлык Радиосы Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылганнан соң илдә яшәүче укучыларыбызның иминлеге белән бәйле. Чатта сезнең белән аралашу безнең өчен мөһим иде, һәр фикерегез, тәнкыйтегез, тәкъдимегез кадерле булды. Әмма беренче чиратта сезгә начарлык кылынмасын дип шундый карарга киленде - комментарлар язу мөмкинлеген яптык.
Сездән борчылып һәм шул ук вакытта безгә теләктәшлек белдереп язган хатлар килә.
"Бу хәл белән бик тә пошаманга калдым, - дип язды бер укучыбыз. - Сирәк-мирәк үземнең фикерләремне язып та сала идем. Укучылар арасында ниндидер сүз көрәштерү була иде, кайчак уртак фикер табарга тырыша идек. Гомумән, чатыбыз җанлы иде. Хәзер нәрсә булып беткәнен (һәм бетәсен) белгән юк.
Шулай да, Telegram-канал барлыкка килгәннән бирле шушы көннәргә хәтле укучыларыгыз өчен борчыган уйларын, тойгыларын чыгарып салырга мөмкинлек биргәнегез өчен зур рәхмәт! Сезне укып баруымнан беркайчан да туктамаячакмын. Яхшы көннәр барыбер килеп җитәр әле дигән өмет белән яши бирәм".
Теләкләрегез, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, ни генә булмасын, Азатлык үз эшен дәвам итә! Сез дә, без дә имин булыйк.

❤22👍6🔥2🕊2❤🔥1🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 25 февраль, якшәмбе. Көнне кичәге тоткарлаулар турындагы хәбәрләрдән башлыйбыз:
🔺Кичә Русиянең унлап төбәгендә ким дигәндә 32 активист тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Уфада дүрт активист - Владлен Ямщиков, Азата Бакиров, Алинә Ханнанова һәм Аида Нуриеваны 9нчы санлы полиция бүлегенә алып киткәннәр . "Аспекты" язуынча, Ямщиковны машинада барганда ук туктатканнар һәм ул хәтта сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салырга да өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре аның имеш наркотик куллану шиге белән тоткарлаган. Тоткарланган Аида Нуриева хәбәр итүенчә, алар янына озак вакыт адвокатларны кертмәгәннәр һәм телефоннарын алырга теләгәннәр. Азат Бакиров һәм Алинә Ханнанова Гостиный двор янында ялгыз пикетта катнашканда тоткарланган. Ханнанова сүзләренчә, полициядә аны террорчылык һәм экстремизмны аклау маддәсе нигезендә эш ачу белән куркытканнар.
🔺Казанда Навальный җәсәңен гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыкканнан соң тоткарланган "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллинны дүшәмбегә кадәр полиция бүлегендә калдырганнар. Зиннәтуллин шикәр авыруы белән чирли дип яза Республикасы телеграм каналы. Ул полиция хезмәткәрләренә моны раслаучы барлык документларны да күрсәткән. Шулай ук пикетны яктырткан Казан журналисты Тарас Харченкога рөхсәтсез чара оештыру турында беркетмә төзегәннәр. Харченко да дүшәмбегә кадәр Вишневский полиция бүлегендә калдырылды, дип хәбәр итә Сота.
@azatliqradiosi

YouTube
Пикеты и задержания в Уфе, 24.02.2024 #аспектыбашкортостан #башкортостан #Уфа
Фото и видео одиночных пикетов и задержания активистки у Гостиного двора в УфеВо вторую годовщину начала СВО в Уфе задержали и доставили в 9-й отдел полиции ...
👍2❤1🤬1🙏1
Хәзер кыскача башка хәбәрләр:
🔸Запорожье өлкәсенең Мәскәү билгеләгән җитәкчеләре сугышны якламаган украиннарны өйләреннән куып чыгарган. Бу хакта интервьюда губернатор Евгений Балицкий сөйләгән. Аның әйтүенчә, алар арасында аерым кешеләр генә түгел, ә тулы бер гаиләләр бар.
🔸БМО: Украинада ике ел барган сугышта 10 меңнән артык тыныч кеше һәлак булган, шуларның 587се - балалар.
🔸АКШ һәм Британия Йәмәндәге хөситләрнең сигез корылмасына һөҗүм иткән. Бу хакта Пентагон башлыгы Ллойд Остин хәбәр итте. Һөҗүмнәр корал, ракет, дроннар келәтләренә ясалган диелде. Шул ук вакытта хөситләр АКШ нефть танкерына һөҗүм итүен әйтте.
🔸Кичә төнлә Израилнең Тель-Авив шәһәрендә йөзләгән кеше ЦАХАЛ баш фатиры янында җыелып, премьер-министры Биньямин Нетаньяхуның эштән китүен, шулай ук ХӘМӘС әсирлегендәге тотыкларны азат итүне таләп иткән. Полиция ким дигәндә 23 кешене тоткарлаган. Газзәдә Израил һөҗүмнәре аркасында үтерелгән кешеләр саны 29606 кешедән арткан. Бу хакта ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
🔸25 февраль - Башкортстан байрагы көне. Ул зәңгәр, ак һәм яшел төсле аркылы буйлардан тора. Ак төс тынычлык, яшел - ислам, зәңгәр төс ачыклык билгесе. Уртадагы ак буйда курай чәчкәсе төшерелгән. Ул дуслык билгесе. Курай чәчкәсе 7 таҗлы. Алар башкорт халкының 7 ыруын аңлата. Алар: бөрҗән, катай, кыпчак, мин, табын, үсәргән һәм юрматы ырулары.

✍1👍1
Җырчы Саидә Мөхәммәтҗанова YouTube каналында яңа перформанс-җырын – татар һәм кытай телләрендә яздырылган "Галиябану" клибын тәкъдим итте.
Сәидә – традицион кытай киемендә, кытай теле татар теле белән җиңел генә чиратлашып бара.
Социаль челтәрләрдәге анонсында хәбәр иткәнчә, аны әлеге җыр белән хәзерге вакытта Казанда баручы "Киләчәк уеннары"нда чыгыш ясарга чакырган булганнар, әмма чыгыш ясар алдыннан гына Сәидә җырның концерт програмыннан алып ташлануын белгән. Ул моның сәбәпләрен язмый, "кызганыч, алар искиткеч бер композициясез калдылар", ди.
YouTube каналындагы клипны 16 сәгать эчендә өч меңләп кеше караган, әлеге минутларга клип йөздән артык комментарий җыйган.

Саида Мухаметзянова - 茉莉花 | Galiyabanu [Official Performance Video]
Поддержите Саиду
и татарскую народную
культуру
https://saida.tatar/ru/#donation
****
Дорогой мой слушатель, я хочу представить вам что-то совершенно новое и уникальное! Слияние двух популярных, народных песен: китайская "Молихуа" и татарская "Галиябану".…

❤18🌚6👍4🔥3
24 февральдә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ике ел тулу уңаеннан Төркиянең Анталия шәһәрендә митинг булды.
Аны украиннар диаспорасы башлыгы Дмитро Бибик оештырды. Җыенда татарлар исеменнән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыгыш ясады.
Аныңча, бүген Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) һәм дөнья җәмәгатьчелеге сугышны туктату өчен тиешенчә гамәлләр кылмый. Зәкиев җинаятьчел сугыш алып барган Русияне туктату уңаеннан өч тәкъдим җиткерде. Ул аны митингның резолюциясенә кертергә тәкъдим итте.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

❤5✍1👍1👎1
Басымнан куркып Русиядән китәргә мәҗбүр булган башкорт җырчысы, блогер Алтынай Вәлитов гаиләсен дә үзе янына күчергән.
Бу хакта ул Instagram битендә язды.
▪️Дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкканнан соң, Вәлитовка басым башланды. "Мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде ул.
▪️Бу хәлләрдән соң ул чит илгә китүен әйтте. "Башкортстанга кире юл юк" диде Вәлитов.
▪️Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакленнән Алтынай Вәлитов җырларын алып куйганы билгеле булды.

❤5😢2👎1
Ел башында Татарстанның Чаллы шәһәрендә җыелучы КАМАЗ йөк машиналары Русия базарында беренчелекне югалткан.
Хәзер иң күп сатылган йөк машиналары дип Sitrak кытай бренды санала. Бу хакта "Автостат" аналитик агентлыгының белешмәсендә әйтелә.
Гыйнвар аенда Sitrak маркалы 1 473 йөк машинасы сатылган. Бу Русия базарының 20 процентын тәшкил итә. КАМАЗ исә икенче урынга төшкән. Бер айда алар 1 385 машина сата алган.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның май аенда КАМАЗ йөк машиналарын чыгару нык кимеде, аның эшчеләре өч көнлек эш атнасына күчте.
▪️КАМАЗ ширкәте Русия саклану министрлыгы заказлары үти, сугышка үз өлешен кертә.
▪️КАМАЗ башлыгы Сергей Когогин Татарстаннан Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керде.

😢5😁4❤1