Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда мәхкәмәләр Украинадагы сугышта катнашучыларга каршы ачылган җинаять эшләрен туктатып тора

"Бу "махсус хәрби операциядә" катнашучыларга үзләренең хәрби бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә" дигән Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе вазифаларын башкаручы Эдуард Каминский.

Аның сүзләренчә, мәхкәмәләр җәза биргәндә сугышта катнашуны хөкем карарын йомшартырдай сәбәп дип бәяләргә тиеш.

🔻Былтыр сентябрьдә "Вот Так" басмасы Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугышта катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта, дип хәбәр иткән иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачыдмаса, монда басыгыз.
🤡3
Татар-башкортлар арасында Алексей Навальныйның фикердәшләре дә, шул ук вакытта гамәлләрен хурлаучылар да бар. Аның сәяси юлы башында урыс милләтчеләре белән бергә булуын күпләр кабул итә алмады.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.

👉
Төп сайтта.
👉
Көзге сылтама аша.
😢2👍1💔1
Җәлил исемендәге опера һәм балет театры күрсәтелә алмый калган спектакль өчен 1,2 миллион сумлык гонорар түләячәк

Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 2024 елгы Шаляпин фестивалендә Пуччининың "Турандот" операсында чыгыш ясарга тиеш булган музыкантларга һәм җырчыларга саллы акчалар түләячәк.

Тик бу спектакльне тамашачыга күрсәтә алмый калганнар иде, чөнки 18 февраль көнне инде тамашачылар җыелып беткәч, спектакль башланырга санаулы минутлар калгач театрны су басты.

Аерым алганда иң саллы гонорар - 514 мең сум Италия дирижеры Марко Боэмига түләнәчәк. Зур гонорар алучы башка артистлар да Казанга читтән чакырылган.

Артистларга гонорарларын "репитицияләрдә катнашкан өчен" дип бирәчәкләр.

👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤2🥴2🤬1🤡1
Казанда чүп яндыру заводы төзелеше туктатылган

Бу хакта бүген Татарстан экология министры Александр Шадриков хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Бүгенгә ул тукталган. Анда Япония һәм Швейцариянең Hitachi Zosen Inova ширкәте проектлап, җиһаз урнаштыру каралган иде. Башта экологиягә санкцияләр булмаячак диелде. Хәзер без аңлыйбыз, заманнар үзгәрде. Бу эшне Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы алып бара. Әлеге эш туктатылган. Моңа кадәр берничә тапкыр әйттек, каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү — бердән-бер юл булып кала", диде ул.


▪️Казанда чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония косорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Короновирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.

▪️2023 ел ахырында Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру корылмасын 2025 елга төзеп бетерергә ниятләүләре хакында сөйләгән иде. Ул 25 процентка төзелеп беткән диде ул.

▪️Узган ел Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2❤1🙏1💅1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар-башкортлар арасында Алексей Навальныйның фикердәшләре дә, шул ук вакытта гамәлләрен хурлаучылар да бар. Аның сәяси юлы башында урыс милләтчеләре белән бергә булуын күпләр кабул итә алмады. Мәкаләне Азатлыкта укыгыз. 👉Төп сайтта. 👉Көзге сылтама аша.
Хакимиятләр Навальныйны күмү йоласы Путин юлламасы белән бер көнгә туры килмәсен өчен аның 1 мартта җирләнүен тели

Бу хакта үз чыганакларына таянып "Вёрстка" яза.

Путинның 29 февральгә билгеләнгән юлламасы алдыннан хакимиятләр "куркыныч прецедент" тудырырга теләми, дигән басмага федераль хакимияттәге чыганагы. Кремль җирләү эшләре митингка яки протестларга әйләнергә мөмкин дип борчыла, ә Путин юлламасы алдыннан вазгыять "мөмкин кадәр тыныч" булырга тиеш, дип искәрткән ул.

Басма чыганагы Навальныйны җирләү 1 мартта Мәскәүнең Борисов зиратында үтәргә мөмкин дип фаразлый.

Басманың башка әңгәмәдәшчесе Навальныйны Путинның юлламасыннан соң җирләсәләр "мантыйклы булыр иде" дигән.

"Хәзер президент юлламасыннан берни дә игътибарны читкә борырга тиеш түгел. Бу яктан 1 март — идеаль дата", дигән ул.

▪️Навальныйны кайчан һәм кайда күмәселәре әлегә рәсми билгеле түгел. Элегрәк Telegram-каналларда сәясәтчене 29 февральдә җирләячәкләр дигән мәгълүмат таралган иде.

@azatliqradiosi
👍3🙏2🤡1💔1
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тагын ике элекке хезмәткәре мәхкәмә аша хезмәт хакын алмакчы була

Бу хакта "Коммерсант" басмасы җиткерә.

Нәзарәтнең элекке бухгалтеры Минзәлә Сәфиуллина һәм элекке администратор Рамил Василкәрәмов Уфаның Калинин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Сәфиуллина үзенә 2019 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр хезмәт хакы түләнмәвен әйтә. Ул мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтен 1,1 млн сум түләттерүне сорый. Шулай ук хезмәт хакын тоткарлаган өчен процентлар, ялларын кулланмаган өчен компенсация таләп итә диелә.

Василкәрәмов исә 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр акча түләмәделәр ди һәм 165,6 мең сум сорый.

▪️Бу Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтен хезмәт хакы түләмәү белән бәйле беренче генә мәхкәмәгә бирүләре түгел. Хәзер Уфа районы мәхкәмәсендә нәзарәтнең идарә җитәкчесе Алмаз Абдуллинның дәгъвасы да карала. Ул акчаларын вакытында түләмәгән өчен процентларны да кушып, үзенә 2,6 миллион сум түләттерүне сорый.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱4❤1✍1👍1
Русия мәгариф министрлыгы психологлар өчен "рухи иминлек" курсы кертә

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы "Шәхеснең рухи иминлеге һәм психолог эшчәнлегендә Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре" дигән белем курсы чыгарды. Бу курсны министрлык бакалавриат һәм магистратурада психология белгечлегенә укучы студентлар өчен мәҗбүри итеп кертмәкче.

Документның аннотациясендә әйтелгәнчә, Русиянең югары уку йортларында "психология" белгечлегенә укып чыкканнарның 40 проценты "Русиянең рухи-әхлакый гаилә кыйммәтләренә капма-каршы булган кыйммәтләрне хуплый". Мондый белгечләргә мөштәриләренә — беренче чиратта "махсус хәрби операция" ветераннарына һәм аларның якыннарына консультацияләр бирергә рөхсәт итү куркыныч, дип саный документ авторлары.

"Шәхеснең рухи иминлеге" курсы 72 сәгать лекцияләрдән һәм гамәли дәресләрдән торачак. Бакалавриат һәм магистратура студентларына әйтик "дус булмаган илләр тарафыннан ят рухи кыйммәтләрне пропагандалау юлы белән Русия ватандашларына каршы алып барылучы менталь сугышлар" турында сөйләячәкләр.

@azatliqradiosi
🤡2❤1🤮1
Майамида елның беренче Сабантуе узды

Бу юлы бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелды. 2015 елдан бирле ел саен узып килгән бәйрәмнең дәрәҗәсе үсә бара, ди аның оештыручылары һәм анда катнашучылар.

Быелгы бәйрәмнән берничә матур фото тәкъдим итәбез. Күбрәк фото безнең галереяда, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤15👍3😁2