Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Шимбә көнне Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганга 2 ел булды. Азатлык сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара.

Ике ел узуга без хисап әзерләдек, аның безнең сайтта укый аласыз. Төп саннар исә — рәсемнәрдә.

@azatliqradiosi
💔1
📍 Казан институты Кабулда урыс телен өйрәтмәкче

Казанның Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты мөдире Фисал Атеф Хассан әйтүенчә, "Татарстанда белем алу һәм Татарстан оешмаларында тәҗрибә үтү мөмкинлеге кызыксындырган" абитуриентларга урыс телен өйрәтәчәкләр.

Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар дип искәртә.

"Әфганстан яшьләре Русия югары уку йортларында, аеруча да Татарстанда югары белем алу белән кызыксына. Урыс телен, шулай ук татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Монда бит зур татар җәмгыяте бар", ди ул.


Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин Навальный җәсәңен гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан. Полиция аны һәм чараны төшергән ике журналистны тоткарлаган. Зиннәтуллин "Путин, ир бул, җәсәдне анасына тапшыр" ("Путин…
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Руслан Зиннәтуллинга ялгыз пикетка чыккан өчен 25 мең сум штраф салды.

Исегезгә төшерәбез: шимбә көнне Зиннәтуллин Навальный җәсәден гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6
📍 Татарстан сәламәтлек саклау министры:"Мин абортларны бөтенләй тыю тарафдары түгел"

"Медицина күрсәтмәләре белән ясала торган абортлар бар. Алар турында сүз дә була алмый. Аларны ясарга кирәк, чөнки хатын-кызның сәламәтлеге генә түгел, гомере турында сүз бара. Тормышта авыр хәлдә калып, баласын төшертергә булган хатын-кызлар бар", ди Марсель Миңнуллин.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁7❤2🤔1
Көрәштәше Навальныйны ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алыштырырга тиешләр иде дип белдерде.

"Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. 15 февраль кичендә миңа Навальныйны алмашу турындагы сөйләшүләр алып барылуын һәм төгәлләнеп килүен расладылар. 16 февральдә Алексей үтерелде", ди Певчих үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🙏1💔1
Кремльдә сайлау алды максатларында авторларына әйтми генә киноны кулланалар.

Алар арасында "Слово пацана" криминаль сериалы да бар. Кремльдә бу сериал аерым алганда "Русиядә яшәүчеләрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын" сөйли дип саныйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁3🤡1
Украина президенты Владимир Зеленский Азат Европа / Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус белән очрашты.

Хәзерге вакытта Стивен Капус эш сәфәре белән Киевта.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1❤1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көрәштәше Навальныйны ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алыштырырга тиешләр иде дип белдерде. "Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. 15 февраль кичендә миңа Навальныйны алмашу…
Навальныйның фикердәшләре аны җомгага кадәр күмәргә җыена.

Хәзерге вакытта сәясәтче белән хушлаша алыр өчен зал эзлиләр.

Алексей Навальныйның үлеме 16 февральдә хәбәр ителде. Мәетен әнисе Людмилага 24 февральдә генә бирделәр.

Оппозиционерны Мәскәүдә җирләргә җыеналар.

@azatliqradiosi
😢3❤1🔥1
Нахакка 13 ел утырып чыккан Башкортстан пенсионеры медиадан ярдәм сорады.

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде. Хәзер бу кассация мәхкәмәсендә каралачак. Исхаков журналистлардан утырыш алдыннан шаулауны сорый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🙏5🔥2
Маҗарстан парламенты Швециянең НАТОга керү гаризасын хуплады.

Маҗарстан — НАТО илләре арасында Швециянең гаризасын хуплаган соңгы дәүләт.

Илнең премьер-министры Виктор Орбан сүзләренчә, бу карар "Маҗарстан иминлеген ныгытачак".

@azatliqradiosi
👍4✍1
Гыйнвар аенда Татарстан бюджетының дефициты 2,8 млрд сумнан артып киткән.

Бу — еллык дефицитның 40 проценты дигән сүз.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤷‍♂1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 февраль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия саклану министрлыгы Брянски өлкәсе өстендә Украина ягыннан килгән өч дрон бәреп төшерелде дип белдерде. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸1 марттан Русиядән бензин экспорты тыела. Бу язгы кыр эшләре алдыннан кертелгән чикләү дип яза РБК.

🔸Биткоин бәясе 2021 елның 2 декабреннән беренче тапкыр 56 мең долларга җитте.

🔸АКШ президенты Джо Байден Израил һәм "Хәмәс" атышларны туктату килешүенә 4 мартта ирешергә мөмкин дип белдерде.
👍2❤1✍1
"Татар телен чит тел буларак укытабыз". Русия төбәкләрендә татар теле ничек укытыла

Русия төбәкләрендә татар телен укыту сәгатьләре кими, хәтта татар балаларына татар телен чит тел буларак укытырга мәҗбүр булган өлкәләр дә бар.

Татарстан үз хисабына яңа буын дәреслекләре эшләсә дә, алар күп кенә мәктәпләргә килеп җитмәгән, бер өлеше һаман да басылмаган.

Моннан тыш, Мәскәү бүгенгә кадәр 10-11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне суза. Димәк, аларны уку әсбабы буларак кына кулланырга була.

Мәскәүнең басымы татар әдәбиятына да барып җиткән. Хәзер татар мәктәбендә аны атнасына бер сәгать кенә укытырга мөмкин.

Бу проблемнар турында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ТӘСИ) татар телен укытуга багышланган төбәкара онлайн семинарда сөйләштеләр. Азатлык тел белгечләрен һәм укытучыларны борчыган төп мәсьәләләрне барлады.

Мәкаләне Азатлык сайтында укыгыз.
👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
🤬10😢5
❗️Коръәнне яндыруда гаепләнгән Никита Журавельгә 3,5 ел колония хөкеме бирелгән

Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндыру видеосы соцчелтәрләрдә былтыр 19 майда таралды. Ике көн узгач, куәт оешмалары вәкилләре Украинада туган, хәзер Волгоградта яшәгән Никита Журавельны тоткарлау турында хәбәр итте. Журавельның Волгоградка аннексияләнгән Кырымнан күченүе билгеле.

Журавель эше Чечняга күчерелде. 25 сентябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров 15 яшьлек улы Адамның тикшерү изоляторындагы Журавельне кыйнавы төшерелгән видео чыгарды. "Кыйнаган һәм дөрес эшләгән", дип белдерде Кадыров.

Журавельгә 19 яшь.
👏3🤬3🙏1
Чиләбе өлкәсе татар конгрессын җитәкләгән Лена Колесникова ире артыннан сугышка киткән

Чиләбе өлкәсенең канун чыгару җыены депутаты Лена Колесникова ихтыяри булып Украинадагы сугышка киткән, дип җиткерә "Новости" агентлыгы.

Аның контракты күпме вакытка төзелүе турында мәгълүмат юк.

Лена Колесникованың сугышка ире артыннан китүе искәртелә. Аның тормыш иптәше - Русия думасы депутаты Олег Колесников. "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Колесников ихтыяри булып сугышка китүен хәбәр иткән иде. Ул Русия һава-галәм көчләренең "Гром-Каскад" пилотсыз очкычлар бригадасы җитәкче урынбасары.

🔻Лена Колесникова - татар дөньясында билгеле кеше. Ул Чиләбедә купшы итеп уздырыла торган "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесенең төп оештыручысы булды, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👎14😱4💩3👍2🫡2😁1🤡1
"Мемориал" оешмасы рәистәше, хокук яклаучы Олег Орловны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты

Мәскәүдәге мәхкәмә аны "армияне кабаттан дискредитацияләүдә" гаепле дип таныды.

Орловны "Алар фашизм теләде. Алар аны тапты" ("Им хотелось фашизма. Они его получили") дигән мәкаләсе өчен хөкем иттеләр. Әлеге эш нигезедә былтыр аңа 150 мең сум штраф салынган иде, ләкин прокуратура моны шикаять итте.
🤬8
Русиянең 17 кинотеатрында, шул исәптән Казан белән Уфада Путин юлламасы күрсәтеләчәк.

29 февральдә моны "Синема 5" кинотеатрлар челтәре оештырачак. Казанда, имеш, бер сәгать эчендә бөтен урыннарны алып бетергәннәр. "Юллама киносы" бушлай күрсәтелә.

Моңа кадәр берничә шәһәр кинотеатрында Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карслонга биргән әңгәмәсе күрсәтелгә иде.

🔻Русия Украинага сугыш башлагач Көнбатыш кино җитештерүчеләр Русиядән китте. Һолливуд фильмнары прокатка бирелми башлаганнан соң, Русиянең кайбер төбәкләрендәге кинотеатрлар ябыла, шулай ук ял көннәрендә генә эшләүгә күчә яки эш сәгатьләрен азайта башлады.
😁5🤡3💩2🥴1