Самар өлкәсендә тимер юлны шартлатырга тырышканнар.
Ул хакта "112" телеграм-каналы яза.
Шартлау Чапаевскида Самар вакыты белән иртәнге сәгать 6лар тирәсендә булган. Нәтиҗәдә күпердән поездлар хәрәкәте туктатылган.
"Поездларның бер өлешен Жигулёвски аша җибәрдек. Алар якынча ике сәгатькә тоткарланачак. Калган электричкалар әлегә тора, алар белән нишләргә икәнен уйлыйбыз", дип хәбәр иттеләр Куйбышев тимер юлында.
Шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, диелә.
@azatliqradiosi

🔥2👍1🤡1
Казакъстанда 6.1 магнитудалы җир тетрәү булган.
Ул хакта илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Тетрәүнең үзәге Алмата шәһәреннән 31 км ераклыкта урнашкан, диелә.
Зыян күрүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.

😱7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшенең кассация шикаятьләрен карау 4 мартка билгеләнгән. Бу хакта Чанышева адвокаты Рамил Гыйззәтуллинга сылтанып “Аспекты” яза. Адвокат әйтүенчә, Чанышева үзенең гаепсез…
⚡️Прокуратура Навальный штабының Уфадагы элекке башлыгы Лилия Чанышевага хөкем карарын 7,5 елдан 10 елга үзгәртүне таләп итә.
Дәүләт гаепләүчесе 2023 елның июнендә Чанышевага чыгарылган хөкем карарын артык йомшак дип саный һәм аны 7,5 ел түгел, ә 10 елга утыртырга кирәк ди.
Чанышеваны яклаучылар исә аны аклауны таләп итә: ул Навальный штабыннан әлеге штаб экстремистик оешма булып танылганчы ук чыгып киткән дип белдерә. Адвокат сүзләренчә, бөтен гаепләү Чанышеваның Навальный фикердәше Руслан Шәведдинов белән язышкан хатларга нигезләнгән.
Адвокат Сергей Макаренко Чанышевага чыгарылган хөкем карарын сәяси карар дип атады, Лилиянең эшчәнлеге исә, аның фикеренчә, РФ кануннарын бозмаган, ә кешеләрнең хокукларын кайгырткан.
#Башкортстан

😱5🤯2👍1🤬1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Самар өлкәсендә тимер юлны шартлатырга тырышканнар. Ул хакта "112" телеграм-каналы яза. Шартлау Чапаевскида Самар вакыты белән иртәнге сәгать 6лар тирәсендә булган. Нәтиҗәдә күпердән поездлар хәрәкәте туктатылган. "Поездларның бер өлешен Жигулёвски аша…
⚡️Самар өлкәсендәге күпер шартлату турында Украинаның Баш күзләү идарәсе хәбәр итте.
"Әлеге тимер юлдан агрессор дәүләт хәрби йөкләрне ташыган: аерым алганда, Чапаевски шәһәрендәге "Полимер" АҖ заводы җитештергән инженер припаслары турында сүз бара. Тимер юл күперенә килгән зыян шуны күрсәтә: аны озак вакыт дәвамында кулланып булмаячак", дип белдерде Украина ягы.

🔥2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Прокуратура Навальный штабының Уфадагы элекке башлыгы Лилия Чанышевага хөкем карарын 7,5 елдан 10 елга үзгәртүне таләп итә. Дәүләт гаепләүчесе 2023 елның июнендә Чанышевага чыгарылган хөкем карарын артык йомшак дип саный һәм аны 7,5 ел түгел, ә 10 елга…
⚡️Кассация инстанциясе Лилия Чанышеваның хөкем карарын үзгәртмәскә булды.
Әмма аның эше хәзер Башкортстанның югары мәхкәмәсенә җибәреләчәк.
Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко нәтиҗәдә хөкем карары барыбер үзгәртелер һәм Лилиянең төрмәдә утыру вакыты арттырылыр дип уйлый. Ул хакта SOTA басмасы хәбәр итә.

😢6🤬2🙏1
Байкал аръягында яшь кызны үтергән өчен хөкем ителгән ир ярлыкау алып Украинадагы сугышка киткән.
Ә сугыштан кайткач тагын бер кызны үтергән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Ә сугыштан кайткач тагын бер кызны үтергән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😱3🤷♂2😁1🤬1
Куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан кыйналуы хәбәр ителгән активист Дим Дәүләткилдинне җәйгә кадәр тикшерү изоляторында калдырганнар.
Ул Уфа тикшерү изоляторында 17 июньгә кадәр калачак.
Активистны тоткарлаулары турында 22 гыйнварда билгеле булды. Элегрәк Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын сөйләгән иде. Аның авыр хәлдә булуы әйтелде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Ул Уфа тикшерү изоляторында 17 июньгә кадәр калачак.
Активистны тоткарлаулары турында 22 гыйнварда билгеле булды. Элегрәк Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын сөйләгән иде. Аның авыр хәлдә булуы әйтелде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3🔥2🤔1😢1🙏1
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмында каралган чараларның яртысы медиапроектлар белән бәйле булачак.
Узган ел хөкүмәт дәүләт програмын финанслауны 37 млн сумга киметкән иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤔2
Мәскәүдәге мәхкәмә Башкортстан башлыгы хакимиятенең элекке хезмәткәре, сәясәт белгече Аббас Галләмовны читтән торып кулга алу карары чыгарган
Галләмовны гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Галләмовны гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁8😱3🤔1🤡1
2025 елның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы аерым фән буларак укытудан тукталыр дип көтелә
Бу хакта бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстанда

✍1
Татарстанда унынчы сыйныфта укучы балалар барысы да хәрби җыенга җибәреләчәк
Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.
Җыеннар "Авангард" "хәрби-патриотик" тәрбия үзәкләрендә узачак диелә.
#Татарстанда
@azatliqradiosi
Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.
"Бу безнең хәзерге заман ватанпәрвәрләрен тәрбияләүдә мөһим юнәлеш. Укучылар беренче тапкыр Калашников автоматын җыеп-сүтәргә, тезелеп басарга өйрәнә. Радиация, химикатлардан саклану, физик әзерлек. Һәр ел саен шактый кызыклы курслар үтә", дигән министр.
Җыеннар "Авангард" "хәрби-патриотик" тәрбия үзәкләрендә узачак диелә.
#Татарстанда
@azatliqradiosi
👎8😱4💊2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда унынчы сыйныфта укучы балалар барысы да хәрби җыенга җибәреләчәк Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.…
Көн язмасы: "Мәктәптә балалар бик акыллы, алар барысын да яхшы аңлый"
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ике ел тулды. Сугыш башлануга мәктәпләрдә пропаганда җәелде. Мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дип аталган махсус дәресләр кертелде, атна башында дәресләр алдыннан Русия гимны (Татарстанда шулай ук Татарстан гимны да) җырлана.
Ике ел узуга мәктәрләрдә вазгыять нинди? Белем бирү оешмаларында дәүләт тулысынча үз пропагандасын җәйдеме, укучыларның моңа карашы нинди? Укучылар һәм укытучыларның шушы хәлләргә мөнәсәбәте турында Татарстан мәктәпләренең берсендә эшләүче укытучы ханым белән сөйләштек.
Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

— Хәзерге балалар бик акыллы, алар барысын да бик яхшы аңлый. Алар бит бөтенесе интернетта утыра, VPN куллана белә, телевизорны карамый. Мин сөйләшкән күпчелек укучы, төгәл санны әйтә алмыйм, ләкин күпчелек дип күрәм, хәзерге вазгыятькә бик тискәре карый, рәсми пропагандага ышанмый, — диде ул.
Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Татарстанда
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Мәктәптә балалар бик акыллы, алар барысын да яхшы аңлый"
Татарстан мәктәпләрендә пропаганда никадәр актив үткәрелә? Укучылар илдәге вазгыятькә нинди карашта? Татарстан мәктәбендәге укытучы белән сөйләштек.
👍12✍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда унынчы сыйныфта укучы балалар барысы да хәрби җыенга җибәреләчәк Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.…
Пропаганда дигәннән, Русиянең Украинадагы сугышына дан җырлаучы иң атаклы пропагандистлары нинди йорт-фатирларда яшәп ята? — МО хисабы
"Можем объяснить" (МО) телеграм каналы яңа хисабын бәян итте. Рейтинглары төшүгә һәм тамашачының телевизордан күпләп читләшә баруына карамастан, пропагандистлар әле дә котычкыч зур хезмәт хаклары ала һәм Мәскәүнең төрле почмакларында иң затлы йорт-фатирларда яшәп ята икән.
МО язуынча, Русиянең иң атаклы 10 пропагандисты Мәскәү һәм аның тирәсендә барлыгы 2,5 млрд сумлык милеккә ия. Мисал өчен:
🔹Путинның иң яраткан алып баручысы саналган Екатерина Андреева Мәскәү үзәгендә 313 метрлы фатирда яши, аның бүгенге бәясе 300 млн сум.
🔹Владимир Соловьев һәм аның гаиләсе ким дигәндә 900 млн сумлык күчемсез милеккә ия (бу әле Италиядәге Комо күлендәге йортларын исәпкә алмаганда).
Калганнары турында монда укый аласыз.

Telegram
Можем объяснить
🏘🤡 У любимой ведущей Путина нашлась 300-метровая квартира в центре Москвы. Всего 10 известных телепропагандистов владеют недвижимостью на 2,5 млрд рублей
Несмотря на падающие рейтинги и массовый отток зрителей от телеэкранов, пропагандисты продолжают получать…

🤬3👍1🔥1
❗️Русия Юстиция министрлыгы "теләнмәгән" оешмалар исемлеген яңартты. Исемлеккә өч оешма өстәлде:
🔹Германиядәге Көнчыгыш Европаны өйрәнү җәмгыяте
🔹"Фридрих Эберт исемендәге фонд" берлеге
🔹Гендер демократиясе һәм солык урнаштыруга ярдәм итү мобиль академиясе
▪️Русиянең "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә барлыгы 142 оешма керә. Русия хакимиятләре фикеренчә, бу оешмалар илнең конституцион төзелешенә, иминлегенә яки саклану сәләтенә куркыныч тудыра.

👍1🤡1
Уфада Путинга каршы тавыш бирергә чакырып пикет уздырган ирне тоткарлаганнар
Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Азат Бакировның машинасын полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм бу машина эзләүдә дигәннәр. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, ирне Уфаның Киров районындагы 9нчы полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Азат Бакиров 24 февраль көнне "Мин полициянең хезмәт хакын күтәрү яклы һәм Путинга каршы. Сайлауларга килегез" дигән плакат тотып ялгыз пикетка чыккан өчен тоткарланган иде.
Аны полиция бүлегенә алып киттеләр һәм "килештерелмәгән чара оештыру" турында (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 2 өлеше) беркетмә төзеделәр.
Соңрак мәхкәмә Бакировка төзелгән беркетмәне җитешсезлекләрен төзәтеп бетерү өчен кабат полициягә кире кайтарды.

🤬4❤1🙏1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2815 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1223 кеше, Башкортстаннан кимендә 1592 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 4 март, сугышның 740нчы көне.
#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1223 кеше, Башкортстаннан кимендә 1592 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 4 март, сугышның 740нчы көне.
#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 март, сишәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:
🔸Кичә кич Русия дроннары Одессага кабат һөҗүм иткән. Украина көньягы саклану көчләре хәбәр итүенчә, барлыгы 18 дрон җибәрелгән. Сәламәтлек саклау оешмасы һәм шәхси йорт җимерелгән. Беренчел мәгълүматка караганда, корбаннар юк.
🔸43 ил Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның үлеме турында бәйсез халыкара тикшерү уздыруны таләп итте. Бу хакта БМОдагы Европа берлеге вәкиле башлыгы Лотте Кнудсен белдерде. Аның әйтүенчә, бу илләр сәясәтченең үлеме өчен җаваплылык Русия президенты Владимир Путин өстендә дип саный. "Русия [халыкара җәмәгатьчелеккә] аның [Навальныйның] кинәт үлеменә китергән сәбәпләрне бәйсез һәм ачык халыкара тикшерү уздыруга рөхсәт бирергә тиеш", диде Кнудсен.
🔸Ойрат-Калмык халкы конгрессы рәисе урынбасары Владимир Довдановка Русия иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру өчен җинаять эше ачканнар. «Сапа Юг» язуынча, моңа сәбәп булып Довдановның Украина кораллы көчләренең Русия техникасын юк итүгә чакыру видеосы тора. Элегрәк Довдановны “ят агентлар” исемлегенә дә керттеләр. Хәзер ул чит илдә яши.
🔸"Баймак протестлары" вакытында тоткарланган алты бала атасы Айсуак Яугастин турында Youtube-та фильм чыккан. Анда Яугастинның гаилә тарихы, хезмәте, тикшерү изоляторыннан килгән хатлары эчтәлеге бирелә.
🔸Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе полиция хезмәткәренә һөҗүмдә гаепләп блогер Асхабали Алибековны ике айга сак астына алган. Ул 20 февральдә “полициягә буйсынмауда” гаепләнеп 15 тәүлеккә тоткарланган иде инде. Аны Казанга килеп төшкәч үк кулга алдылар. Элекке хәрби Алибеков ике ел элек армияне “кимсетү” өчен бер ел да ике ай колониядә утырып чыкты, узган ел ноябрьдә азат ителде.
🔸Армияне "кимсетү" өчен узган елның августында тикшерү изоляторына ябылган Татарстан кешесе Павел Степановны мәҗбүри дәвалауга җибәргәннәр. Бу хакта "Политзек-Инфо"га сылтанып ОВД-Инфо яза. Элегрәк Питрәч районы мәхкәмәсе аны штрафка тарткан булган.
Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык Радиосы белән калыгыз.

👍3✍1🙏1
Башкорт дәүләт педагогика университеты студентларын Русия президентын сайлауда катнашу өчен югары уку йортына якын булган сайлау бүлегенә теркәлергә кушалар.
“15-16 мартта безнең барыбызны да төркемнәргә бүләчәкләр һәм укытучылар белән тавыш бирергә барачакбыз. Бу мәҗбүри”, дигән DOXA-га Уфа югары уку йортында белем алучы студент.
Сайлау көнендә укулар элекке тәртиптә барачак, дәресләр вакытында аларны “тавыш бирүгә алып бару өчен кереп алачаклар” дип яза басма.
Университет деканаты уку йорты старосталарына сайлау бүлеген ничек үзгәртеп, яңа урынга теркәлү турында күрсәтмәләр җибәрә. Старосталар ул күрсәтмәләрне студентка юллый һәм университетка иң якын тавыш бирү бүлегенә теркәлү турындагы скриншотны сорыйлар. Скриншотлар аннары деканатка җибәрелә, дигәннәр DOXA чыганаклары.
Моның өчен студентларга бернинди өстенлекләр дә каралмаган, шул ук вакытта баш тарту өчен штрафлар да юк. Ләкин университет тулай торагында яшәүчеләргә басым ясала, сайлау бүлекчәсе студентлар шәһәрчегендә урнашкан. Элек деканат хезмәткәрләре студентлар янына шәхсән килеп, аларны Башкортстан парламентына сайлауда тавыш бирүләрен сорап йөргән.

DOXA
В БГПУ имени Акмуллы студенто:к принуждают голосовать на ближайшем к вузу участке вместе с преподаватель:ницами
Студент:ок Башкирского государственного педагогического университета принуждают перерегистрироваться на президентские выборы на ближайший к вузу…

🤬4👍1
Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "дискредитацияли" торган "ят агентларга" авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер яңгыратты.
"Русияне пычракка буйый торган юньсезләрне ашатып ятырга ярамый", дип язган Володин Telegram-каналында.
Узган атнада Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.
Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте.
Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.
▪️Дума рәисе Вячеслав Володин "ят агентлар"да реклам чыгаруны тыю турындагы канун нәтиҗәле диде. Ул гамәлгә керсә "ят агентлар" рекламнардан килгән керемнәренең 50-80 процентыннан колак кагачак, дип фаразлады. Володин исемнәрен атамаган белгечләрнең бәяләмәсенә күрә, янәсе 2023 елда юстиция министрлыгының "кара исемлекләрендә" торучылар биш млрд сумлап керем алган.

Володин ил гаскәрен кимсетүче "ят агент"ларга авторлык хокуклары өчен акча түләүне тыярга тәкъдим итә
Аның әйтүенчә, янәсе шундый канун өлгесе кертергә дигән "тәкъдимнәр килә".
🤬5❤2
Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр узды.
"Кырым теләктәшлеге" язуынча, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун йортка килгән.
Бакчасарайда "Кырым теләктәшлеге" активистлары Рустем Oсманов, Азиз Азимов, Немет Люманов һәм Мустафа Абдураманов йортларында тентүләр булган. Абдурамановны ФСБга алып киткәннәр.
Җанкөйдә ислам дине әһелләре Ремзи Куртнезиров, Ваит Мустафаев, Али Мамутов, Арсен Кашка, Энвер Халилаев һәм Наримин Аметов өйләрен тентегәннәр.
Тентү сәбәпләре билгесез. Абдурамановның хатыны Алия басмага әйтүенчә, куәт оешмалары вәкилләре тыелган әдәбият эзләгән.

🤬7😱2👍1🙏1