Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:
Язучы Людмила Улицкая.
"Мемориал" хокук яклау үзәге.
"Нужна помощь" фонды.
Режиссер Илья Хржановский.
Журналист Сергей Медведев.
Язучы Людмила Улицкая.
"Мемориал" хокук яклау үзәге.
"Нужна помощь" фонды.
Режиссер Илья Хржановский.
Журналист Сергей Медведев.
🤡9💔3🤬2👍1🎉1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 март, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Одессага дрон һөҗүме булган, бер дрон торак йортка төшкән. Ике кеше үлгән, җиде кешедән хәбәр юк. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко хәбәр итте. Җиде кеше, шул исәптән бер бала яраланган диде ул.
🔸Петербурның Пискарев проспектындагы бер йортта шартлау булган. Җирле халык башта дрон очкан тавыш ишетелде ди. Зыян күрүчеләр юк, рәсми затлар йортта ЧП (гадәттән тыш хәл) булды дип кенә белдерде. Shot һәм Mash телеграм каналлары дрон "Ручьи" нефть базасына төбәп җибәрелгән булырга мөмкин дип яза.
🔸Кичә сәясәтче Алексей Навальныйны җирләү белән бәйле Русия шәһәрләрендә кимендә 104 кеше тоткарланган дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Иң күбе - 20 кеше - Новосибирскида. Казанда да 5 кешенең тоткарлануы билгеле.
🔸АКШ преизиденты Джо Байден сүзләренчә, Америка очкычлары Газзә секторына ризык китерәчәк. Беренче йөк бу ялларда җибәреләчәк.

✍1❤1👍1
Русиядә Komi Daily сайты томаланды
Бу хакта Komi Daily телеграм-каналы хәбәр итә
Сайт администрациясе 1 март иртән Роскомнадзордан кисәтү ала. Кисәтү сайттагы ЛГБТ темасына кагылышлы бер мәкаләнең “традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалаучы мәгълүмат” хасил итүенә кагыла. Кичкә таба сайт Русия территориясендә бөтенләй ачылмый башлый.
Канал авторлары укучыларын ЛГБТК темасына кагылышлы мәкаләләре белән бүлешмәскә, комментарлар калдырганда сак булырга чакыра. Шул ук вакытта администрация “Без сайтны томалау белән дә, ЛГБТК шәхесләрнең хокукларын бозучы “пропаганда кануны” белән дә килешмибез”, дип белдерә.
Komi Daily – коми мәдәниятенә һәм милли тәңгәллеккә багышланган бәйсез медиа.

❤2🤬2
Азат Мифтахов янә мәхкәмә каршында. Ни булып бетәр бу эш?
29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип саный Азатның туганнары.
— Мин инде бөтен әйбергә күндем, төрле мәхкәмә утырышларында катнаштым, бу дәүләттән ни көтәсен — беләм, чамалыйм. Яхшысын көтмим, бу мәхкәмә утырышлары — Азатны күрү мөмкинлеге. Соңгы тапкыр мин аны сентябрь азагында күрдем, иреккә чыгарганда, шулай дип атап булса инде, аны янә кулга алдылар. Шул иде соңгы күзгә-күз күрешү. Менә аны янә күрдем. Бер-беребезнең күзләребезгә карый алабыз, ул якын тора. Моңа кадәр видео аша гына күрә идем. Яраткан кешемне күреп күңелем юана, — диде Елена Горбань RusNews-ка.
Мәхкәмә утырышы барышы, шаһитлар сүзләре һәм туганнары фикерләрен барладык. Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграм.

Telegraph
Азат Мифтахов янә мәхкәмә каршында. Ни булып бетәр бу эш?
29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип сыный Азатның туганнары. Узган елның сентябрендә математик Азат…
😢6🤬5❤3👍1💔1
Әмирхан Еники иҗаты (1969)
Азатлык архивы
2 мартта татар әдәбияты классигы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел.
Азатлык архивыннан аның иҗаты турында уникаль язма тыңларга тәкъдим итәбез. Тапшыру 1969 елда чыккан.
Азатлыкта чыгып барган "Заманча әдәбиятыбыз" тапшыруын Гариф Солтан алып бара. "Әмирхан Еники әсәрләрендә кешелеклелек идеясе" темасын күтәреп, ул язучының иҗатына анализ ясый.
"Сталинизм заманында ук Әмирхан Еники һуманизм идеясенә таянып хикәяләргә тырышты", ди Солтан.
Гариф Солтан архивыннан башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз.
#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi

👍7❤🔥1
Одессада торак йортка дрон килеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны дүрткә җиткән.
Бу хакта Украина гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте хәбәр итте.
Корбаннар арасында өч айлык бала диелә. Сигез кеше, шул исәптән бер бала яраланган.
3 мартта Одесса өлкәсендә матәм көне игълан ителде.
Одессага һөҗүм бүген төнлә булды.

🤬2😭2
Байден Газзә секторына очкыч ярдәмендә һуманитар йөк җибәрү турында игълан итте
АКШ президенты Джо Байден америка очкычлары Газзә секторына ризык ташыячак дип белдерде. Беренче йөк бу ялларда китәчәк.
Reuters сөйләшкән АКШ һәм БМО түрәләре һавадан йөк җибәрү генә проблемны хәл итми дип белдерә. Аерым алганда, азык-төлек ХӘМӘС кулына көчмәс дигән ышаныч юк. Түрәләр коры җир коридорлары ачу кирәклегенә басым ясый.
🔻БМО мәгълүматынча, Газзәнең 570 меңнән артык кешесе - бөтен халыкның дүрттән бер өлеше - ач. Халыкара агентлыклар Газзә секторы һуманитар фаҗигә чигендә тора, ачлык һәм эпидемияләр куркыныч зур дип кисәтте.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

❤2👍2👏2😁1
Аргентина бердәнбер дәүләт мәгълүмат агентлыгын ябарга тели
Аргентина президенты Хавьер Милей Telam дип аталган илдәге бердәнбер дәүләт мәгълүмат агентлыгын ябарга җыенулары турында белдерде. Бу хакта агентлык үзе хәбәр итте. Элегрәк агентлыкны хосусыйлаштыру планы бар иде.
Милей Telam соңгы дистә елларда Аргентинаның элекке президенты Кристина Киршнер сәясәтен пропагандалау өчен кулланылды диде. Киршнер бу вазифада 2007-2015 елларда эшләде, ул ире Нестор Киршнерга алмашка килде.
2022 елда Кристина Киршнерны коррупциядә гаепләп, алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Шулай ук ул башка беркайчан да дәүләт вазифасында эшли алмаячак.
Telam - Аргентинадагы иң зур агентлык, аңа 1945 елда нигез салынган. Әлеге вакытта оешмада 700ләп хезмәткәр эшли.
Президент Хавьер Милей вазифасына былтыр декабрьдә кереште.

👍5🥰1
yeniki
Ә кичкә сезгә Әмирхан Еникинең 1959 елда язылган "Туган туфрак" хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез.
"Әйдә! Online" такымы текстны татар телен өйрәнүчеләр өчен җайлаган.
Тексты Азатлыкның төп сайтында.
Ул ачылмаса, көзге сайтта.

❤6👍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 3 март, якшәмбе. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Әлегә булган хәбәрләр мондый:
🔺Кичә кич Ингушетиянең Караболак (Карабулак) шәһәрендә террорга каршы көрәш тәртибе кертелде. Махсус хезмәтләр бер йортны камап алды. Куәт оешмалары вәкилләре белдерүенчә, йорт эчендәге берничә кеше Русиядә халык күпләп җыелган урыннарда терактлар оештырырга теләгән. Телеграм каналлардагы видеолардан йорт тирәсендә атышлар барганы күренә. Ингушетиянең оператив штабы карарына күрә, террорга каршы көрәш тәртибе нигезендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре кешеләрнең документларын тикшерәчәк, элемтәләрне чикләячәк, блогпостлар куячак һәм "кешеләрне кайбер урыннардан чыгарырга" хокуклы, ягъни халыкны өйләреннән куып чыгара алачак.
🔺Казанда җомга көнне һәйкәлгә чәчәкләр салган Милана Бухминаны 10 мең сум штрафка тартканнар. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Бухминаны 1 мартта рөхсәтсез митинг оештыруда гаепләгәннәр. Шул көнне "Япеево" полиция бүлегенә озатканнар һәм төнгелеккә калдырганнар. Басма язуынча, Бухминаның телефонын бары полиция бүлегеннән азат ителгәч кенә биргәннәр.
🔺17 илдән 59 массакүләм мәгълүмат чаралары мөххәрирләре, шул исәптән ABC News, Reuters, Associated Press, AFP, BBC, CNN, Guardian һәм башкалар Газзә сызыгында эшләүче журналистларга теләктәшлек белдереп ачык хат чыгарды. Алар Израиль хакимиятеннән журналистларны яклауны һәм матбугат вәкилләрен үтерүдә гаепле булганнарны җавапка тартуны таләп итте. Каршылык башланганнан бирле Газзә сызыгында ким дигәндә 94 журналист үтерелгән.
🔺Русия теркәлү номерлары булган машиналар 2024 елның 11 мартына кадәр Литвадан чыгарылырга тиеш. Юкса алар конфискацияләнәчәк һәм хуҗаларына штраф салыначак. Бу хакта Литва таможнясы хәбәр итте.
🔺Башкортстанда Әбҗәлил районының Аскар авылында 5 яшьлек бала "Батыр" спорт һәм ял итү комплексының бассейнында батып үлгән. Бу хакта "Уфа с огоньком" телеграм каналы яза. Әлеге хәл кичә кич булган. Хәзер тикшерү бара.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

👍3✍1
Шимбә көнне Одессада торак йортка дрон килеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны тугызга җиткән.
Җимерекләрне аралау, эзләү эшләре дәвам итә.
Бүген Одесса өлкәсендә матәм көне.
@azatliqradiosi
Җимерекләрне аралау, эзләү эшләре дәвам итә.
Бүген Одесса өлкәсендә матәм көне.
@azatliqradiosi
Telegram
ДСНС України
❗️Одеса. На місці російського удару по багатоповерхівці під завалами виявлено тіло девʼятої загиблої людини.
Тривають роботи з деблокації.
🆘 Сайт • Fb • Tw • Insta • YouTube
Тривають роботи з деблокації.
🆘 Сайт • Fb • Tw • Insta • YouTube
🤬1🙏1
Бу атнада Екатеринбур хәрби мәхкәмәсендә Азат Мифтаховка каршы ачылган яңа эш нигезендә беренче мәхкәмә утырышы узганын язган идек.
Утырыш үткән бина янына Азатка теләктәшлек белдереп дистәләгән кеше килде.
Хатлар язучылар да күп. "Азат Мифтаховка 1001 хат" акциясе дәвамында 1050дән артык хат җыелган. Solidarite FreeAzat берлеге акция турында 2023 елның декабрь азагында игълан иткән иде. Оештыручылар әйтүенчә, математик адресына 55 илдән хат килгән.
Берлек рәисләренең берсе сөйләвенчә, хатлар арасында "1973 елда Пиночет диктатурасының сәяси тоткыны булган кеше" дип имзаланганы да бар. Бундестаг депутаты, француз фәлсәфәчесе, 8 яшьтән 14 яшькәчә балалардан да хатлар килде, дип сөйләгән Мари-Летиция Гаррик DOXA басмасына.

🙏2👍1
1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде.
Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак.
Моннан тыш, мобил телефоннарда һәм компьютерларда дин турындагы мәгълүматны саклау тыела. Белгечләр фикеренчә, яңа таләпләр ярдәмендә Пекин Синҗандагы кеше хокукларын бозуны канунилаштырырга уйлый.
▪️АКШ һәм Көнбатыш илләре Кытайның Синҗан төбәгендә тоткарлаулар, җәзалау, хатын-кызларны мәҗбүри стерилизацияләү һәм мәҗбүри хезмәткә тартуны геноцид һәм кешелеккә каршы җинаятьләр дип атады.
▪️Узган елны Human Rights Watch оешмасы Кытайның Синҗанда эзәрлекләү сәясәтен әле дә дәвам итүен әйтте. Районда мәчетләрнең өчтән икесе ябылган, гыйбадәт йортларының манаралы һәм гөмбәзләре алынган. Оешма шулай ук хакимиятнең илнең мәчетләренә камералар куюын әйтте.
▪️Кытай Синҗандагы БМО һәм Көнбатыш илләр экспертларын кертми. Пекин үз йогынтында булган илләрдән генә дипломатларны һәм журналистларны Синҗанга чакыра һәм экскурсияләр үткәрә.
Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
"Хаҗга бару өчен дә рөхсәт кирәк". Кытай Синҗанда дини эшчәнлек кагыйдәләрен кабул итте
1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде. Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак.
🤬5❤1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлыкка билгеле булганча, бүген Казанның Япеев урамындагы полиция бүлегенә тоткарланган биш кешене китергәннәр. Алар Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Алексей Навальный истәлегенә чәчәкләр алып килгән булган. Тоткарланучылар…
1 мартта Казандагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Алексей Навальный хөрмәтенә чәчәкләр алып килгән өчен тоткарланган биш кеше арасында галимә Резедә Сафиуллина да булган.
Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язды.
"Мин беркайчан да Навальныйның җанатары яки тарафдары булмадым. Мин аның күпчелек карашлары белән беркайчан да килешмәдем, аеруча милли мәсьәләдә. Шуңа да карамастан, аның кулга алынуы һәм аеруча үлеме миндә көчле хисләр уятты. Белмәгән һәм хәтта фикерләре белән килешмәгән кеше үлеме өчен дә кайгырырга була.
Төне буе ялгыз камерада төрле хисләр кичердем: ачу, курку, аптырау, үкенү, үз-үзеңне хөкем итү, оят, гаеп...", дип яза ул.
▪️Элегрәк ОВД-Инфо Казанда 1 мартта Навальный истәлегенә чәчәкләр салу өчен тоткарланган Милана Бухминага 10 мең сум штраф салуларын язган иде. Бухминаны 1 мартта рөхсәтсез митинг оештыруда гаепләгәннәр. Аның телефонын бары полиция бүлегеннән азат ителгәч, ягъни бер тәүлектән соң гына биргәннәр.
▪️Алексей Навальный 16 февральдә Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колониядә үлде дип хәбәр ителде. Үлем сәбәбе итеп табигый сәбәрләр күрсәтелгән. Үлеменә берничә көн кала Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтергәннәр дип саный. Тол калган хатыны Юлия иренең эшен дәвам итәчәкмен дип белдерде.

Казанда Навальный истәлегенә чәчәкләр салу өчен тоткарланучылар арасында галимә Резедә Сафиуллина да булган
Сафиуллина ул төнне полициядә үткәргән.
😢8❤4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
1 мартта Казандагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә Алексей Навальный хөрмәтенә чәчәкләр алып килгән өчен тоткарланган биш кеше арасында галимә Резедә Сафиуллина да булган. Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язды. "Мин беркайчан да Навальныйның җанатары…
Резедә Сафиуллинаның әнисе Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина 35 ел элек Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче зур җыены турында Азатлыкка биргән интервьюда "фикерне әйтмичә тыелып яшәү тулы канлы тормыш түгел" дигән иде.
"Уйлаганын курыкмыйча әйтүчеләр бар, афәрин аларга. Азчылыкта булу бик авыр. Бер әйберне истә тотарга кирәк: үзеңне сатарга ярамый. Әйе, популяр булып акча эшләү рәхәт, күп проблемнар хәл ителә, дәшмим әле, хакимият яклы булу күпкә отышлырак дип фикер йөртеп эш итүчеләр дә бар. Әмма тормыш үзгәрүчән ул.
Популярлык түгел, саф намус белән калу мөһим. Үзеңә хыянәт итмәү — шул кадерле", диде ул.

🔥15👍1
Рамазан аена кадәр Газзә сызыгында тынычлык урнашырга мөмкин.
Израил ягы Газа сызыгында алты атналык килешү тәкъдимен "нигездә" кабул итте дип яза Ак Йорт вәкиленә сылтама белән CNN һәм Financial Times.
План нигезендә утны туктату тотыкларны, аеруча хатын-кызларны, өлкәннәрне һәм яралыларны азат итәргә, шулай ук Газзәгә һуманитар ярдәм китерергә мөмкинлек бирәчәк.
ХӘМӘС күчерелгән халыкны Газзәнең төньягына кайтару һәм һуманитар ярдәм күләмен арттыруны таләп итә.
🔺Сугыш башланганнан бирле Газзә сызыгында яшәүчеләрнең һуманитар ярдәмгә ихтыяҗлары артты, ә аны китерү мөмкинлекләре кимеде. The Guardian хәбәр итүенчә, ярдәм күләме 80% ка кимегән. Халыкара агентлыклар Газзә сызыгы һуманитар һәлакәт алдында булуын, ачлык һәм эпидемия куркынычын кисәтеп килде. ХӘМӘС контролендә булган Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, Газзәдә 30 меңнән артык кеше үлгән.

Израил Газзәдә солых урнаштыру тәкъдимен «нигездә» кабул итте
Сугыш башланганнан бирле Газзә сызыгында яшәүчеләрнең һуманитар ярдәмгә ихтыяҗлары артты, ә аны китерү мөмкинлекләре кимеде.
🤔5👍1🙏1
Волгоград шәһәрендә ике яшүсмер Татарстанда бирелә торган 116нчы номерлы машинаның тәгәрмәчен тишеп киткән һәм республикада яшәүчеләрне “чуркабес” дип атаган.
Моны Nazi Video Monitoring Project дигән ультра уң ресурсларны анализлау порталы ачыклаган.
Кадрга вандалларның камуфляж чалбар һәм гаскәрләр кия торган аяк киеме эләккән, диелә. Яшүсмерләр 116 номеры астына “чуркабес” дип язып куйган.
“Бу бездә беренче тапкыр Татарстан машинасын тишеп китүләре”, дип яза портал.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Волгоградта нацистлар Татарстан кешесен "чуркабес" дип атаган һәм машинасын тишеп киткән
Моңа кадәр мондый һөҗүмнәр кавказ һәм азиа вәкилләренә ясала иде.
🤬19👍1
Казанда "Киләчәк уеннары" тәмамланды.
Бүген аның ябылу тантанасы узды.
Әлеге чара Татарстанга нәрсә бирә?
"Хәзерге вакытта демократия булмаган илләрне кабул итеп, аларга мәйдан бирү — татар халкы өчен яхшы күрсәткеч түгел. Без андыйларны чакырып автократик илләр белән бер рәттә булуыбызны күрсәттек", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.
Укымаган булсагыз 👉монда кереп укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Казанда узучы "Киләчәк уеннары" халыкара мультиспорт турниры Татарстанга нәрсә бирә?
Казанда "Киләчәк уеннары" уза. Аның ачылышына БДБ илләре башлыклары, Русия президенты Владимир Путин килде. Ярышларда АКШ, Канада, Европа берлеге илләре дә бар. Латвия уеннарда катнашкан латыш хоккейчыларының лицензиясен туктатты.
😁4🔥1🫡1
VPN-ны популярлаштыруны тыю кануны нигезендә Русиядә "Википедия"не томаларга мөмкиннәр.
Бу хакта үз телеграм каналында Думаның мәгълүмат сәясәте, технологияләр һәм элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин белдерде.
Аның сүзләренчә, VPN хезмәтләре турындагы маддәдә Роскомнадзорга томалау мөмкинлеген бирүче барлык чаралар каралган. Шул ук вакытта, Горелкин ресурсны томалау өчен башка сәбәпләр барлыгын да искәртте.
"Википедия"не томалау өчен хокукый нигезләр бар. Бары моның кулланучылар арасында зур уңайсызлык тудырмавын тәэмин итү генә кирәк", дип язды депутат.
Элегрәк Русиядә кеше хокуклары шурасы (СПЧ) башлыгы Валерий Фадеев "Википедия"не мөмкин кадәр тизрәк ябарга кирәк, дип белдергән иде .

🤬8🖕1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШ вице-президенты Камала Һаррис Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктатырга кирәк диде. Ул Израилне моңарчы күренмәгән дәрәҗәдә тәнкыйтьләп чыкты. Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзә сызыгында 30 меңнән артык кеше үтерелгән, шуларның 12 меңләбе — балалар.
🔹Никки Һәйли Республиканнар фиркасенең Колумбия бүлгесендәге праймеризында җиңеп бара. Бу — аның элекке президент Дональд Трампны беренче тапкыр җиңүе.
🔹Мәскәү мәхкәмәсе Украинаның Казакъстандагы элекке илчесе Пётр Врублевскийны читтән торып кулга алды. Русия ягы Врублевскийны нәфрәт тудыруда гаепли.
🔹Мексиканың тышкы эшләр министрлыгы ил БРИКСка кушылырга җыенмый дип белдерде. Шулай да Мехико берләшмәнең ни рәвешле үсеш алганын игътибар белән күзәтеп бара.
🔹Татарстан юлларында — томан. Кайбер юлларда күрүчәнлек 500 метрдан ким. Мондый һава торышы тагын берничә сәгать сакланачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍4✍1❤1