Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2025 елның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы аерым фән буларак укытудан тукталыр дип көтелә

Бу хакта бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстанда
@azatliqradiosi
✍1
Татарстанда унынчы сыйныфта укучы балалар барысы да хәрби җыенга җибәреләчәк

Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.

"Бу безнең хәзерге заман ватанпәрвәрләрен тәрбияләүдә мөһим юнәлеш. Укучылар беренче тапкыр Калашников автоматын җыеп-сүтәргә, тезелеп басарга өйрәнә. Радиация, химикатлардан саклану, физик әзерлек. Һәр ел саен шактый кызыклы курслар үтә", дигән министр.


Җыеннар "Авангард" "хәрби-патриотик" тәрбия үзәкләрендә узачак диелә.

#Татарстанда
@azatliqradiosi
👎8😱4💊2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда унынчы сыйныфта укучы балалар барысы да хәрби җыенга җибәреләчәк Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.…
Көн язмасы: "Мәктәптә балалар бик акыллы, алар барысын да яхшы аңлый"

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ике ел тулды. Сугыш башлануга мәктәпләрдә пропаганда җәелде. Мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дип аталган махсус дәресләр кертелде, атна башында дәресләр алдыннан Русия гимны (Татарстанда шулай ук Татарстан гимны да) җырлана.

Ике ел узуга мәктәрләрдә вазгыять нинди? Белем бирү оешмаларында дәүләт тулысынча үз пропагандасын җәйдеме, укучыларның моңа карашы нинди? Укучылар һәм укытучыларның шушы хәлләргә мөнәсәбәте турында Татарстан мәктәпләренең берсендә эшләүче укытучы ханым белән сөйләштек.

— Хәзерге балалар бик акыллы, алар барысын да бик яхшы аңлый. Алар бит бөтенесе интернетта утыра, VPN куллана белә, телевизорны карамый. Мин сөйләшкән күпчелек укучы, төгәл санны әйтә алмыйм, ләкин күпчелек дип күрәм, хәзерге вазгыятькә бик тискәре карый, рәсми пропагандага ышанмый, — диде ул.


Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстанда
@azatliqradiosi
👍12✍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда унынчы сыйныфта укучы балалар барысы да хәрби җыенга җибәреләчәк Бу хәбәрне бүген республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җикерде. Уунынчы сыйныф укучылары "бернинди искәрмәсез барысы да" биш көнлек хәрби әзерлек җыеннарына җибәреләчәк.…
Пропаганда дигәннән, Русиянең Украинадагы сугышына дан җырлаучы иң атаклы пропагандистлары нинди йорт-фатирларда яшәп ята? — МО хисабы

"Можем объяснить" (МО) телеграм каналы яңа хисабын бәян итте. Рейтинглары төшүгә һәм тамашачының телевизордан күпләп читләшә баруына карамастан, пропагандистлар әле дә котычкыч зур хезмәт хаклары ала һәм Мәскәүнең төрле почмакларында иң затлы йорт-фатирларда яшәп ята икән.

МО язуынча, Русиянең иң атаклы 10 пропагандисты Мәскәү һәм аның тирәсендә барлыгы 2,5 млрд сумлык милеккә ия. Мисал өчен:

🔹Путинның иң яраткан алып баручысы саналган Екатерина Андреева Мәскәү үзәгендә 313 метрлы фатирда яши, аның бүгенге бәясе 300 млн сум.

🔹Владимир Соловьев һәм аның гаиләсе ким дигәндә 900 млн сумлык күчемсез милеккә ия (бу әле Италиядәге Комо күлендәге йортларын исәпкә алмаганда).

Калганнары турында монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬3👍1🔥1
❗️Русия Юстиция министрлыгы "теләнмәгән" оешмалар исемлеген  яңартты. Исемлеккә өч оешма өстәлде:

🔹Германиядәге Көнчыгыш Европаны өйрәнү җәмгыяте
🔹"Фридрих Эберт исемендәге фонд" берлеге
🔹Гендер демократиясе һәм солык урнаштыруга ярдәм итү мобиль академиясе

▪️Русиянең "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә барлыгы 142 оешма керә. Русия хакимиятләре фикеренчә, бу оешмалар илнең конституцион төзелешенә, иминлегенә яки саклану сәләтенә куркыныч тудыра.

@azatliqradiosi
👍1🤡1
Уфада Путинга каршы тавыш бирергә чакырып пикет уздырган ирне тоткарлаганнар

Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Азат Бакировның машинасын полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм бу машина эзләүдә дигәннәр. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, ирне Уфаның Киров районындагы 9нчы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Азат Бакиров 24 февраль көнне "Мин полициянең хезмәт хакын күтәрү яклы һәм Путинга каршы. Сайлауларга килегез" дигән плакат тотып ялгыз пикетка чыккан өчен тоткарланган иде.

Аны полиция бүлегенә алып киттеләр һәм "килештерелмәгән чара оештыру" турында (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 2 өлеше) беркетмә төзеделәр.

Соңрак мәхкәмә Бакировка төзелгән беркетмәне җитешсезлекләрен төзәтеп бетерү өчен кабат полициягә кире кайтарды.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4❤1🙏1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2815 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1223 кеше, Башкортстаннан кимендә 1592 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 4 март, сугышның 740нчы көне.

#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 март, сишәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔸Кичә кич Русия дроннары Одессага кабат һөҗүм иткән. Украина көньягы саклану көчләре хәбәр итүенчә, барлыгы 18 дрон җибәрелгән. Сәламәтлек саклау оешмасы һәм шәхси йорт җимерелгән. Беренчел мәгълүматка караганда, корбаннар юк.

🔸43 ил Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның үлеме турында бәйсез халыкара тикшерү уздыруны таләп итте. Бу хакта БМОдагы Европа берлеге вәкиле башлыгы Лотте Кнудсен белдерде. Аның әйтүенчә, бу илләр сәясәтченең үлеме өчен җаваплылык Русия президенты Владимир Путин өстендә дип саный. "Русия [халыкара җәмәгатьчелеккә] аның [Навальныйның] кинәт үлеменә китергән сәбәпләрне бәйсез һәм ачык халыкара тикшерү уздыруга рөхсәт бирергә тиеш", диде Кнудсен.

🔸Ойрат-Калмык халкы конгрессы рәисе урынбасары Владимир Довдановка Русия иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру өчен җинаять эше ачканнар. «Сапа Юг» язуынча, моңа сәбәп булып Довдановның Украина кораллы көчләренең Русия техникасын юк итүгә чакыру видеосы тора. Элегрәк Довдановны “ят агентлар” исемлегенә дә керттеләр. Хәзер ул чит илдә яши.

🔸"Баймак протестлары" вакытында тоткарланган алты бала атасы Айсуак Яугастин турында Youtube-та фильм чыккан. Анда Яугастинның гаилә тарихы, хезмәте, тикшерү изоляторыннан килгән хатлары эчтәлеге бирелә.

🔸Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе полиция хезмәткәренә һөҗүмдә гаепләп блогер Асхабали Алибековны ике айга сак астына алган. Ул 20 февральдә “полициягә буйсынмауда” гаепләнеп 15 тәүлеккә тоткарланган иде инде. Аны Казанга килеп төшкәч үк кулга алдылар. Элекке хәрби Алибеков ике ел элек армияне “кимсетү” өчен бер ел да ике ай колониядә утырып чыкты, узган ел ноябрьдә азат ителде.

🔸Армияне "кимсетү" өчен узган елның августында тикшерү изоляторына ябылган Татарстан кешесе Павел Степановны мәҗбүри дәвалауга җибәргәннәр. Бу хакта "Политзек-Инфо"га сылтанып ОВД-Инфо яза. Элегрәк Питрәч районы мәхкәмәсе аны штрафка тарткан булган.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык Радиосы белән калыгыз.


@azatliqradiosi
👍3✍1🙏1
Башкорт дәүләт педагогика университеты студентларын Русия президентын сайлауда катнашу өчен югары уку йортына якын булган сайлау бүлегенә теркәлергә кушалар.

“15-16 мартта безнең барыбызны да төркемнәргә бүләчәкләр һәм укытучылар белән тавыш бирергә барачакбыз. Бу мәҗбүри”, дигән DOXA-га Уфа югары уку йортында белем алучы студент.

Сайлау көнендә укулар элекке тәртиптә барачак, дәресләр вакытында аларны “тавыш бирүгә алып бару өчен кереп алачаклар” дип яза басма.

Университет деканаты уку йорты старосталарына сайлау бүлеген ничек үзгәртеп, яңа урынга теркәлү турында күрсәтмәләр җибәрә. Старосталар ул күрсәтмәләрне студентка юллый һәм университетка иң якын тавыш бирү бүлегенә теркәлү турындагы скриншотны сорыйлар. Скриншотлар аннары деканатка җибәрелә, дигәннәр DOXA чыганаклары.

Моның өчен студентларга бернинди өстенлекләр дә каралмаган, шул ук вакытта баш тарту өчен штрафлар да юк. Ләкин университет тулай торагында яшәүчеләргә басым ясала, сайлау бүлекчәсе студентлар шәһәрчегендә урнашкан. Элек деканат хезмәткәрләре студентлар янына шәхсән килеп, аларны Башкортстан парламентына сайлауда тавыш бирүләрен сорап йөргән.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "дискредитацияли" торган "ят агентларга" авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер яңгыратты.

"Русияне пычракка буйый торган юньсезләрне ашатып ятырга ярамый", дип язган Володин Telegram-каналында.

Узган атнада Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.

Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте.

Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.

▪️Дума рәисе Вячеслав Володин "ят агентлар"да реклам чыгаруны тыю турындагы канун нәтиҗәле диде. Ул гамәлгә керсә "ят агентлар" рекламнардан килгән керемнәренең 50-80 процентыннан колак кагачак, дип фаразлады. Володин исемнәрен атамаган белгечләрнең бәяләмәсенә күрә, янәсе 2023 елда юстиция министрлыгының "кара исемлекләрендә" торучылар биш млрд сумлап керем алган.

@azatliqradiosi
🤬5❤2
Кырымның Бакчасарай һәм Җанкөй бистәләрендә кырымтатар активистларының һәм дин әһелләренең өйләрендә тентүләр узды.

"Кырым теләктәшлеге" язуынча, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы ун йортка килгән.

Бакчасарайда "Кырым теләктәшлеге" активистлары Рустем Oсманов, Азиз Азимов, Немет Люманов һәм Мустафа Абдураманов йортларында тентүләр булган. Абдурамановны ФСБга алып киткәннәр.

Җанкөйдә ислам дине әһелләре Ремзи Куртнезиров, Ваит Мустафаев, Али Мамутов, Арсен Кашка, Энвер Халилаев һәм Наримин Аметов өйләрен тентегәннәр.

Тентү сәбәпләре билгесез. Абдурамановның хатыны Алия басмага әйтүенчә, куәт оешмалары вәкилләре тыелган әдәбият эзләгән.

@azatliqradiosi
🤬7😱2👍1🙏1
Бүген, 5 мартта "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" Украина Югары Радасыннан Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында канун кабул итүен сорап белдерү чыгарды.

Белдерүдә әйтелгәнчә, быел 23 февральдә Украина парламенты "Ингуш халкының бәйсез суверен милли дәүләт төзүгә хокукын тану, Русиянең ингушларга каршы җинаятьләрен хөкем итү һәм Ингушетиянең бөтенлеген торгызу турында" карар өлгесе кабул иткән.

Шул ук вакытта Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзалары әле 2022 елның 29 декабрендә үк Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелүен искәртә.

"Бер елдан артык вакыт үтте, тик бу карар өлгесендә әле дә алга китеш юк. Татарстан һәм Ичкерия республикаларының бәйсезлеген тану турындагы карар өлгеләрендә дә алга китеш күренми", диелә мөрәҗәгатьтә.

@azatliqradiosi
👏1🤡1
✈️Казан һава аланы яңа терминал концепциясен эшләү өчен подрядчы эзли

Концепция булдыруга барлыгы 2 миллион сум акча тотарга уйлыйлар. Бу хакта Татарстан-24 телеграм каналы яза.

Документларга күрә, өченче терминал дүрт катлы булачак. Гомуми мәйданы 67,4 мең кв. метрны тәшкилә итәчәк. Биеклеге-18 метр.

Элегрәк "Казан" халыкара һава аланының беренче урынбасары Дмитрий Алиев өченче терминалны 2026 елга төзеп бетерергә ниятләүләрен әйткән иде.

Яңа терминалдан бер сәгать эчендә өч мең юлчы уза алачак. Хәзерге вакытта һава аланының куәте сәгатенә 1,2 мең юлчыны уздырырга гына яраклы.

@azatliqradiosi
🔥1🤔1
Узган декларация тапшыру кампаниясендә Татарстанда 29 миллиардер булуы ачыкланган.

Бу хакта "Бизнес Online" белән әңгәмәсендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйткән.

"Алар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә генә түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә яши", дип искәрткән ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱4👍2✍1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәме уздыру турында карарны имзалаган

Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә быел Сабантуй 8-9 июньдә узачак.

Чаллыда бәйрәм 15 июньгә, Казанда 23 июньгә билгеләнгән.

Элегрәк 2024 елда Русия һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмнәре 399 урында узачагы әйтелгән иде.

Алтай республикасында беренче Төрки Сабантуй узачак. Моңа кадәр Казакъстанда бәйрәм ителгән Иртыш Сабан туе бу юлы Омскида оештырылыр дип көтелә. Федераль Сабантуй Мари Илендә, Русия авыл Сабан туе — Пермь краенда үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белдергән иде.

@azatliqradiosi
❤5✍1👍1🤮1
Казанда узачак БРИКС саммитының үткәрелү көннәре билгеле булды.

РФ президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, саммит 22-24 октябрьдә узачак.

Бу БРИКС илләренең 16нчы җыены булачак.

БРИКС илләренә хәзерге вакытта дөньяның 9 дәүләте керә: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, БГӘ (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре), Иран, Мисыр һәм Хәбәшстан (Эфиопия).

@azatliqradiosi
🤮4❤1✍1👍1
Аннексияләнгән Кырым ярларында Русиянең "Сергей Котов" патруль көймәсе батырылган булуы ихтимал.

Бу хакта Украинаның хәрби күзләве һәм Русиянең сугышны хуплап язучы кайбер Telegram-каналлары хәбәр итте, алар көймәнең зарарлану видеоларын чыгарды.

▪️"Сергей Котов" көймәсе Татарстанның Горький исемендәге Яшел Үзән көймә төзелеше заводында җитештерелгән.
▪️Ул Кара диңгез флотына 2022 елның июлендә кергән иде.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤔1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Байкал аръягында яшь кызны үтергән өчен хөкем ителгән ир ярлыкау алып Украинадагы сугышка киткән. Ә сугыштан кайткач тагын бер кызны үтергән. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз. @azatliqradiosi
Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан ир-ат хатынын 3 яшьлек улларының күз алдында үтергән.

Полиция вәкилләре бу вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең килүен көткән — ишекне үзләре ача алмаганнар.

Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан 32 яшьлек Никита Сидоров элекке хатыны Натальяны 3 яшьлек улларының күз алдында үтергән. Ул хакта 74.RU сайты яза.

Күршеләре сөйләгәнчә, сугыштан кайткач, Сидоров гаиләсе белән бергә яшәгән. Февральдә алар аерым яши башлаганнар, әмма шуннан соң янә бергә кушылганнар. 25 февраль төнендә Сидоров исереп кайткан, Наталья аны өйгә кертмәгән.

Бераздан Сидоров фатирга керә алганнан соң, күршеләр кычкырган хатын-кыз тавышыннан уянган. Вакыйга урынына килгән полиция вәкилләре һәлак булган хатын-кыз мәетенә тап булган.

@azatliqradiosi
👍1🤬1
Халыкара җинаять мәхкәмәсе Русиядән ике кешене кулга алу турында ордер чыгарган. Алар:

❗️ерак авиация белән идарә итүче Сергей Кобылаш;
❗️2024 елның 15 февраленә кадәр Кара диңгез флоты белән идарә иткән Виктор Соколов.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе белдергәнчә, бу шәхесләр хәрби җинаятьләр өчен җаваплы: алар сивил объектларга һөҗүмнәр оештыру һәм гади халыкка зур зыян салуда гаепләнә.

@azatliqradiosi
✍1👍1
Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров республикада татар киносы өчен акча аз бүленә дип белдерде.

Аныңча, Татарстан "көчле һәм бай илләр" кебек эшләргә тиеш. Бу хакта ул бүген Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

12 мартта Татарстан мәдәният министрлыгы кино төшерүчеләр өчен питчинг оештырачак. Дәүләт хисабыннан 10 номинациягә 8 млн сум каралган. Илдар Ягъфәров бу финансларның аз булуын сөйләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🔥1🤔1🤬1😎1