Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
1992 елның 21 мартында Татарстанда Референдум уза.

Референдумга килгән халыкның 61,4 проценты "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга "әйе" дип җавап бирә.

Хуплап иң күп тавыш Азнакай районында бирелә, иң аз тавыш Бөгелмәдә була.

Бүген — шушы Референдум үткәрелгәнгә 32 ел. 2001 елда Русиянең Конституцион мәхкәмәсе бу референдум Русия Конституциясен боза дигән карар чыгара.
🔥15👍7❤5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казан үзәгендә "Азатлык! Азатлык!" дип кычкырып торуларын күз алдына китерә аласызмы?

Бу — 1992 елның июне, иң беренче тапкыр үткәрелгән Дөнья татар конгрессы җыены узган көннәр...

Шул ук елның 21 мартында Татарстан халкы референдумда катнаша һәм "Татарстан — ул суверен республика, халыкара хокук субъекты" дип тавыш бирә.

Бу видеоны шул елларның мохитен, кәефен искә төшерер өчен чыгардык. (Бу кадрларны мәрхүм галим Надир Дәүләт архивыннан алдык.)

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤28🔥4👍2
"Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң сальмонеллез белән авыручылар саны 69 кешегә җитте.

Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек баруын җиткерергә кушкан. Бу хакта Татарстан тикшерү комитеты җиткерә.

"15 мартта Казанда җирле оешма хезмәткәрләренең ашханәдә булганнан соң кисәк хәлләре начарайган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр, аларның кайберләрендә инфекция авыруы табылган. Оешма хезмәткәрләрен ашатучы шәхси эшмәкәр санитар таләпләрне бозган, дип хәбәр ителә", диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

2008 елдан "Нәфис косметикс" эшчеләрен шәхси эшмәкәр Сабирҗан М.Р. оешмасы ашаткан. Ул "Нәфис косметикс"та ашханә һәм кафе өчен бүлмәләр арендалап тора. Басма язуынча, бу хәлдән соң оешма шәхси эшмәкәр белән килешүен өзгән. Шулай ук чирләгән хезмәткәрләргә 50шәр мең сум акчалата ярдәм түләнәчәк диелә.
😱3👍1😢1
Башкортстанда шагыйрь, композитор Мидхәт Әбделмәнов вафат булган.

Аңа 82 яшь иде. Әбделманов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 22 мартта Уфада, Башкорт дәүләт филармониясендә узачак. Аны туган авылында, Благовар районының Яныш зиратында җирлиячәкләр.

Мидхәт Әбделмәнов Азатлыкка комментарлар яза иде. Аны татар һәм башкортның тел мәсьәләсе борчый иде, ассимиляция балтасы ике халыкның баш өстендә эленеп тора, шуңа берләшеп көрәшергә кирәк дип яза иде.

Менә мисал өчен аның 2017 елда Азатлыкка язган комментарыннан өзек.

"Мәктәпләрдә прокуратура хезмәткәрләре укытучыларны, балачаганы куркытып тузга язмаган кәгазьләр, гаризалар яздырып йөриләр. Көч сынарга урын тапканнар! Гарьлеге ни тора! Ә Мәскәү байлыктан бүселә.

10 ел элек Башкортстан Русия сәнәгатенә донор иде, бүген исә Мәскәүдән акча сорарга мәҗбүр. Продукция Башкортстанда җитештерелсә дә, аның акчасы Уфаны читтән узып, Мәскәүгә барып керә. Менә кайда прокуратура үзенең сәләтен күрсәтергә тиеш."

Тулы текст монда.
❤‍🔥7😢5❤4👍1
2012 елның 6 гыйнварында Азатлыкта Мидхәт Әбделмәнов турында аудио язма чыккан. Аны Уфадагы Азатлык хәбәрчесе Фәнис Фәтхи әзерләгән.

Кем ул Мидхәт Әбделмәнов? Төзелеш тармагында эшләүче кешенең ничек иҗатка килүе, туган авылында тырышып мәчет салдыруы, ни өчен башкорт һәм татар мәктәпләре ябылуы турында да сөйләнә, сәнгать турында фикерләрен ишетергә мөмкин. Икесе дә инде мәрхүм, инде икесе дә тарих.

Тапшыруны монда басып тыңларга мөмкин.

Тапшыруны Азатлык журналисты Алсу Кормаш әзерләгән. Тапшыру башында да, азагында да аның ягымлы тавышын ишетергә мөмкин. Ул Русиядә тотык хәлендә инде 156 көн.
👍3❤1🥰1
"Казан Оргсинтез" активист Диләрә Гайсина белән мәхкәмәләшә.

Гайсина аңа басым ясалуын әйтте. Оешма юристлары активист өчен отышлы булмаган шартларда үзара килешүгә баруны мәҗбүрили диде. 

Ничек басым ясый "Казан Оргсинтез"? Һәм низаг нәрсәгә бәйле? Бу хакта моннан укыгыз.
🤬5🙏1
Башкортстанның Салават шәһәрендә сугышка бәйле яңа билборд эленгән.

Аның бер ягында - Салават шәһәреннән Украина сугышында һәлак булган Сергей Кирьяковның фотосы һәм "Яратабыз, хәтерлибез, горурланабыз" дигән язу. Билбордның икенче ягында килешү нигезендә сугышка китәргә кыстау рекламы һәм "Без сине көтәбез!" дигән язу.

Азатлыкның исәпләүләренә күрә, ике республикага кайтырылган мәетләр саны инде 3 меңнән артты. Бу сан тагын да зуррак була ала, әмма Русия хакимияте һәлак булучылар һәм яраланучылар санын яшерә.
😱5🤮3🤬1😐1
Надеждинның Уфадагы штабын җитәкләгән Аким Туктаровның уку йортыннан куылуын медиа язып чыкканнан соң аны кире алганнар

Бу хакта Надеждин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте. Егетнең университеттан куылуы "медиада фаш ителгәннән соң" аны кире алганнар дип искәртә ул.

Туктаров үзе дә кабат университетка алуларын "Аспекты" басмасына сөйләгән. Аны университетта торгызу турындагы фәрман бүген чыккан.

▪️Узган атнада Аким Туктаровны Уфаның фән һәм технология университетының Фәлсәфә һәм социология югары мәктәбеннән куганнар иде. Егет 4нче курста белем ала.

▪️Рәсми сәбәбе — янәсе аның тапшырылмаган сынаулары булган. Шул ук вакытта деканатта аны "экстремист" дип атаганнар.

▪️Активист үзе уку йортыннан куылу сәбәпләре "сәяси максатлар белән бәйле" диде. Аның иптәшләре исә бу аның Русия либертариан фиркасе активисты булуы һәм соңгы айларда Надеждинның сайлау штабын җитәкләве белән бәйле дип саный.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤1🙏1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3031 кеше һәлак булган

Сишәмбедә генә кимендә 3008 кеше дип хәбәр иткән идек. Ике көндә исемлеккә тагын 23 кеше өстәлде.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1327 кеше, Башкортстаннан кимендә 1704 кеше үлгән.

Бүген 21 март, сугышның 757нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭2👍1🤬1💔1
Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерергә булган

Бу үзгәрешләрне Русия Хезмәт кодексының 265нче маддәсенә кертергә тәкъдим ителгән иде.

Эш шунда ки, 2002 елда Русиядә импортны алмаштыру шартларында илнең икътисад тармагын үстерү максаты белән "Профессионалитет" федераль проекты эшли башлады. Ул һөнәри-техник училищеларда дүрт ел урынына тизләштерелгән укыту программы белән 2,5 ел гына укырга мөмкинлек бирә. Әмма 15-16 яшьлек абитуриентлар 18 яшьләре тулганчы ук укып бетерәчәк.

Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова ("Бердәм Русия") үсмерләргә укыган чакта зарарлы оешмаларда тәҗрибә үтәргә рөхсәт итик дигән иде. Аннан соң укып бетергәч аларны шушы оешмаларда эшкә дә калдырып булыр иде диде ул.

Республиканың бу тәкъдимен Русия Канун чыгаручылар шурасына җибәргәннәр иде инде, тик анда өлгене эшләп бетерергә кушканнар.

Бу хакта тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏2🙏1
Навальныйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәде дигән дәгъваны мәхкәмә кире каккан

Алексей Навальныйның әнисе Людмила Навальная Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге колонияне улына тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгән өчен мәхкәмәгә биргән иде. Лабытнанги шәһәре мәхкәмәсе аның дәгъвасын кире каккан. Бу хакта Коррупциягә каршы көрәш фонды башлыгы Иван Жданов хәбәр итте.

Мондый дәгъваны бары тик Алексей Навальный үзе генә бирә ала дип аңлатканнар.

Шулай ук дәгъвада колония тарафыннан улының нинди хокуклары, ирекләре һәм канунлы мәнфәгатьләре бозылуы, шулай ук хокуклары бозылуга китергән сәбәпләр аталмаган дип белдергәннәр.

"Алексей медицина ярдәме күрсәтелмәве турында колонияләргә каршы күп тапкырлар дәгъвалар тапшырды. Аларны кире кактылар. Хәзер аны үтерделәр һәм мыскыл итә торган аңлатмалар белән туганнарының да дәгъваларын кире кагалар", дип яза Жданов.

▪️16 февральдә Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде.Йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан диелде. Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтергәннәр дип саный.

@azatliqradiosi
🤬3👍2🙏2
Татарстанда 31 хатын-кызны үтерүдә гаепләнгән ирне гомерлек төрмәгә хөкем иттеләр

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Идел буе маньягы" Радик Таһировны гомерлеккә ирегенннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте җиткерә.

Мәхкәмә аны 31 үтерүдә, өч тапкыр үтерергә омтылуда, шулай ук 33 тапкыр олы яшьтәге хатын-кызларга һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Бу җинаятьләр 2011 елдан 2012 елга кадәр Русиянең төрле шәһәрләрендә кылынган.

Тикшерү фаразынча, Таһиров коммуналь хезмәтләрдә эшләүче булып кыланып ялгыз хатын-кызларның фатирларына үтеп кергән. Шуннан соң ул аларны кыйнаган һәм буып үтергән, фатирдан акчаларын урлаган.

▪️Ирне 2020 елда тоткарлаганнар иде. Тикшерү комитетында бу җинаятьләрне кылуга катнашы бармы дип ун меңнән артык кеше тиешерелде, биш меңнән артык экспертиза уздырылды дип ышандыралар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6😨2😈1
Красноярски краенда ике колония ябыла, тоткыннарның күбесе сугышка киткән

Быел Красноярски краенда Громадски бистәсендәге 16нчы һәм Арейское авылындагы 7нче колонияне, шулай ук башка җәзаларны үтәү оешмаларын ябачаклар.

Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов әйтүенчә, төзәтү колонияләрен экономия максатында япмакчы булалар — Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барганда аларда "тоткыннар саны кимегән".

Колонияләр бу бистәләрдә яшәүчеләрне иң күп эш урыннары белән тәэмин иткән җирләр булган, Денисов алар ябылганнан соң проблемнар булачак дип саный. Сугыш беткәч Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә (ФСИН) аларны кабат ачарга туры киләчәк ди ул.

"Иртәме-соңмы бу сугыш бетәчәк. Бөтен әйбер үз урынына кайтачак", дип саный Денисов.


▪️Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде.

▪️2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

@azatliqradiosi
🤯4😐1
Көн язмасы: "Бабич" фильмын бүген төшереп булыр идеме?

Шушы көннәрдә Чехия башкаласы Прагада Башкортстан режиссеры Булат Йосыповның "Бабич" фильмы күрсәтелде.

Фильм татар-башкорт шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан автономиясе булдыруга күп көч куйган Шәехзадә Бабич турында. 2017 елда дөнья күргән фильмда тарих һәм һәм шагыйрьнең биографиясе үрелеп бара.

Кинода башкортларның иреккә омтылуы, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга теләүләре темасы ярылып ята. Фильм "Баймак вакыйгалары" белән аваздаш диючеләр дә булды.

Караудан соң узган фикер алышуда бүген мондый фильмны төшереп булмас иде дигән фикерләр әйтелде.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏3❤2💯2👍1
Киләсе өч елда Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена

"Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯5😭4🤣2🔥1😐1