Узган ел Башкорстанның халык шагыйре Рәми Гарипов турында "Шагыйрь көндәлеге" дигән нәфис фильм чыкты. Аны ошатучылар да шагыйрьнең совет пропагандасы вакытында тел өчен көрәше күрсәтелмәде дип тәнкыйтьләде.
Кем ул Рәми Гарипов һәм аның көрәше бүген ни өчен әһәмиятле?
Бу хакта безнең язманы укырга тәкъдим итәбез. Төп фикерләр исә — сезнең өчен әзерләнгән рәсемнәрдә.
@azatliqradiosi

👍5❤1
Сугышның 756нчы көне бара, Уфада бомбадан иң яхшы яшеренү урынына бәйге игълан итәләр... 😳
Уфада "яшеренүчеләрне кабул итү өчен әзерлеге" иң яхшы булган бомбадан качу урынын сайлап алачаклар. Бәйге 20 майга кадәр барачак. Яшеренү урыннарын махсус комиссия тикшерәчәк.
Русиядә яшәүчеләр совет чорында ук төзелгән бомбадан яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына еш зарлана. Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🤯4👍1🤡1
Русиядәге Белгород шәһәренә булган һөҗүм аркасында бер кеше һәлак булган.
Ул хакта өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Тагын ике кеше яраланган, ди ул. 12 йортка, 16 машинага, ике балалар бакчасы һәм бер мәктәпкә зыян килгән.
Украина ягы бу һөҗүм турында гадәттәгечә берни дә дәшми, бернинди аңлатмалар бирми.
Белгород Украина чигеннән 42 км ераклыкта урнашкан.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 756нчы көне.

😱1🤬1
⚡️Татарстанда милли кадрлар әзерләү кыенлашуы сизелә.
Бу мәсьәләне бүген Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Дәүләт шурасының мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты белән Фәннәр академиясенең уртак утырышында күтәрде.
Аның сүзләренчә, татар тел белгечләре һәм тарихчылар әзерләүдә проблем кискенләшкән.
"Сер түгел, соңгы 20 елда Русия төбәкләрендә татар филологиясе һәм тарих юнәлешендә кадрлар әзерләнде. Хәзер бу бүлекләр ябыла. Уку йортларында һәм аспирантурада яшь студентлар белән тәэмин итү бетеп бара. Бүген яшьләрне филология, тарих юнәлешендә аспирантурага җәлеп итү проблемга әйләнә. Шуны исәпкә алганда, инде 5-8 елдан бүген пенсия яшендә эшләүчеләрне алмаштырырга урта буын калмаячак", диде ул.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😱4👍1😢1
Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевкә "Алсу Кормашева — журналист, җинаятьче түгел" плакаты өчен штрафны гамәлдән чыгарган.
Элегрәк аны бу плакаты өчен "җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу"да гаепләп 15 мең сум штрафка тартканнар иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Элегрәк аны бу плакаты өчен "җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу"да гаепләп 15 мең сум штрафка тартканнар иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5❤4
⚡️⚡️"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрне "кораллы каршылык күрсәтүдә" гаеплиләр.
"Медиазона" мәгълүматынча, моңарчы сәяси протестлардан соң ачылган "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эшләрендә мондый сүзләр белән гаепләү очрамаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬6😢2⚡1❤1
"Danone"ның Русиядәге ширкәтен Татарстанның "Вамин"ы һәм Рамзан Кадыровның туганнан туган энесе бүлешәчәк.
Алар аны 50шәр процент түләп, тигез итеп бүлеп сатып ала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Алар аны 50шәр процент түләп, тигез итеп бүлеп сатып ала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬4
"Ирем — җинаятьче түгел. Ул Коръән укый. Аны һәрвакытта да исем кушу мәҗлесләренә чакыралар. Корбан гаетенә корбан чалырга да чакыралар... ...Куәт оешмалары тарафыннан гади кешеләргә карата ни өчен көч кулланылганын аңламыйбыз. Гадәттә — хакимият үзен дөрес тотканда — халык җыелган тыныч акцияләр хокук бозуга әйләнми бит."
"Баймак эше" буенча тоткарланган Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Файдасы булыр дип уйлыйсызмы?
Аның ире инде ике ай рәшәткә артында утыра, арестын 17 июньгә кадәр озайтканнар. 3 кечкенә балалары бар — хәзер гаилә туендыручысыз. Салават акча эшләүче бердәнбер кеше иде...
#Башкортстан
@azatliqradiosi
YouTube
"Баймак эше": Путинга мөрәҗәгать яздырылган
"Ирем — җинаятьче түгел. Ул Коръән укый. Аны һәрвакытта да исем кушу мәҗлесләренә чакыралар. Корбан гаетенә корбан чалырга да чакыралар... ...Куәт оешмалары ...
👍2😭2🙏1💔1
Татарстан белән Башкортстан чигендәге “ике сәгатьлек” күпер Башкортстан милке булып чыккан.
Моңа кадәр күпернең кайсы республикага каравы бәхәс тудырган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

🔥2👍1😁1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Актаныш районына Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылды.
Әлеге районнан шушы сугышта инде кимендә 23 ир-ат үтерелгән. Бу юлы район халкы 38 яшьлек Артём Шәяхов белән хушлашты.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Әлеге районнан шушы сугышта инде кимендә 23 ир-ат үтерелгән. Бу юлы район халкы 38 яшьлек Артём Шәяхов белән хушлашты.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😭4👍1🔥1🤬1😢1
❗️Казан прокурорының элекке урынбасары Гомәр Нәфиевны ришвәтчелектә шикләнеп кулга алганнар.
Ул хакта "Бизнес-online" басмасы хәбәр итә.
Нәфиевны Мәскәүгә махсус очкычта алып киткәннәр. Гомәр Нәфиев — Татарстанның беренче прокуроры Сәйфихан Нәфиевның (1941 - 2004) улы.
49 яшьлек Гомәр Нәфиев Казан прокуроры урынбасары вазифасыннан гыйнварда киткән иде.

🤔3✍1❤1😁1🤬1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм әлеге сәгатькә кыскача хәбәрләр мондый:
🔸Киевка ракетлар белән һөҗүм ителгән. Киев мэры Виталий Кличко сүзләренчә, кимендә 10 кешегә зыян салынган. Торак йортлар, балалар бакчасы, автомобильләргә зарар килгән.
🔸Украина F-16 хәрби очкычларны бу елның икенче яртысында алачак - Нидерландның саклау министры.
🔸Европа берлеге әлегә Украинага бай һәм сугышны яклаган русияләрдән конфискацияләнгән активларны бирергә әзер түгел - Deutsche Welle.
🔸"Слово пацана"да уйнаган актер Никита Кологривыйны 7 тәүлеккә кулга алганнар. Ул Новосибирскидагы клубта исерек килеш сугыш оештырган.
🔸АКШ хакимияте Apple ширкәтен мәхкәмәгә бирмәкче. Apple антимонополия канунын боза дип саный. Хакимият Apple махсус iPhone-ның программнарын блоклый дип саный.
🔸Лондонда вандаллар урам рәссамы Бэнксиның яңа эшен бозган. Яңа рәсемгә ак буяу сибелгән.
🔸Казанның Дәрвишләр бистәсендәге "Бәхетле" супермаркеты бинасы 230 млн сумга сатылган. Аны "СпецТехсервис" компаниясе башлыгы Илдус Моратшин алган.
🔸Җырчы Фирдүс Тямаевның өченчегә баласы туган. Иртән ул социаль челтәрләрдә кыз балабыз туды дип язды.
Менә шундый яңалыклар. Безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт!

✍1