Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанның биш вахтачысы кичә Амур өлкәсендә ишелгән шахта җимерекләре астында калган булулары ихтимал.

"Башинформ" язуынча, алар Э.Р. Вәлиханов, О.М. Симонов, В.О. Николаев, Р.Р. Шәрипов һәм Ю.А. Марков калган була ала. Биш кешенең дүртесе Сибайдан, берсе Учалыдан, 31-48 яшьлек ирләрнең барысы да машинист булып эшләгән.

@azatliqradiosi
😢6
Сәясәт белгече Руслан Айсинга ике җинаять эше ачылган

Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы яза.

Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр.

Узган елның октябрендә Айсинга "ят агент" тамгасы куймавы өчен 40 мең сум штраф салганнар иде. Руслан үзе "ят агентлар" турында канун сүз иреге, тел иреге, вөҗдан ирегенә каршы килә, дип саный.

▪️Руслан Айсин – бәйсез сәясәт белгече, милли хәрәкәт активисты. 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләде. Хәзерге вакытта ул Төркиядә яши. Даими сәясәт турында сөйли, яза.

▪️Узган елның 23 мартында Русия Юстиция министрлыгы аны "ят агент"лар исемлегенә кертте.

@azatliqradiosi
🤬10😢5🥱2👍1
Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 миллион тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар

Электораль аналитик Иван Шукшин Үзәк сайлау комиссиясенең сайтыннан сайлау бүлгеләренең 98 процентында бирелгән тавышлар турындагы мәгълүматны алып анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән.

Белешмәләрне Кислинг-Шпилькин ысулы ярдәмендә анализлаганнар, ул һәр назмәт өчен бирелгән тавышны һәм килүчеләр санын чагыштырып карый.

"Новая газета. Европа" белешмәләренчә, хәрәмләшүләр ярдәмендә Владимир Путин кимендә 31 миллион тавыш алган.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁1🤔1
❗️Молдова тышкы эшләр министрлыгы Русия дипломатын илдән җибәрә.

Бу Мәскәүнең танылмаган Днестр буе төбәгендә Русия президенты сайлауларын оештыру өчен диелә. Бу хакта NewsMaker хәбәр итә.

Министрлыкка чакырылган илче Олег Васнецовка протест белдерелгән.

"Русия илчесенә рәсми рәвештә илчелек хезмәткәрләренең берсе Молдова республикасы җирлегендә нон грата шәхесе дип игълан ителүе һәм илдән китәргә тиешлеге хәбәр ителде", диелә Молдова тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

@azatliqradiosi
✍1
Шушы көннәрдә Төркиянең башкаласы Әнкарада Сталин золымнары корбаны, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның повесте төрек телендә китап буларак дөнья күрде.

Аны хосусый "Hece" ("Һәҗә") китап нәшрияты бастырган. "Берәү" повесте "Tek" ("Тәк") дип атала. Ул бер мең тираж белән басылган һәм сатуга чыгарылган. 200 битлек китапның бәясе - 135 лира. Русия акчасына күчерсең, ул якынча 400 сумны тәшкил итә.

Аяз Гыйләҗевның әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итү эшен язучы, мөгаллим Фатиһ Кутлу башкарган. Татарстанның Язучылар берлегенең рәсми сәхифәсендәге мәгълүматка караганда, Кутлу әлеге хезмәтен Аяз Гыйләҗевнең 1880 нче елларда Төркиягә һиҗрәт кылган карт бабасы, мәрхүм Гыйләҗетдин муллага багышлап чыгарган.

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍7❤5🔥2
Февральдән Татарстанның төзелеш комплексы кинәт кенә цемент кайтартуда авырлыкларга юлыккан.

Тимер юлда тоткарлыклар сәбәпле Татарстанга цемент 40 көнгә кадәр соңарып кайта.

Бетончылар чаң кага. Бу өлкәдә эшләүчеләр әйтүенчә, нормаларга ярашлы ул бер атна эчендә кайтырга тиеш.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1😢1
Юлия Навальная "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашканнарга рәхмәтен җиткерде

Сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная видеода әйтүенчә, хәзерге Русия хакимиятләренең "зур йортлары, яхталары, урланган миллиардлаган сум акчалары, гаскәре һәм пропагандасы бар, әмма иң мөһиме — Русиягә мәхәббәте һәм илне яхшы якка үзгәртү теләге юк".

"Ә сезнең бу бар. 17 мартта көндезге 12дә килергә курыкмыйча сез моны расладыгыз", диде ул. Шулай ук Навальная сайлау нәтиҗәләре мөһим түгел, ә Путин дөньяга янәсе "үзен хуплаучылар нык күп" булуын күрсәтергә тели, дип әйтте.

Тулырак ➡️ Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️ монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤5👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылды

Бүген Актаныш районы Уразай авылында 33 яшьлек Артем Шәяховны җирләделәр.

Артем Камил улы Башкортстанның Бакалы авылында туган. Шунда мәктәп, техникум тәмамлаган. 2005 елда Уразайга күченгәннәр. "Нур" хуҗалыгында эшләгән. 2023 елның маенда контракт имзалап сугышка киткән. Быел 24 февральдә, сугышка ике ел тулган көнне Донбасста һәлак булган.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1321 ир үтерелгән, шуларның кимендә 22се — Актаныш районыннан. Саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 19 март, сугышның 755нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😭3👍1🎉1🙏1🤣1🍾1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәясәт белгече Руслан Айсинга ике җинаять эше ачылган Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы яза. Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр. Узган елның октябрендә Айсинга "ят агент" тамгасы куймавы өчен 40 мең сум…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бәйсез сәясәт белгече, татар милли хәрәкәте активисты Руслан Айсинга ике җинаять эше ачылган

2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән Руслан Айсин бу хәбәрне ничек кабул иткән? Безнең видеодан белерсез.

Тулырак итеп ➡️ монда укыгыз, ачылмаса, ➡️ монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6🔥4❤3
"Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип аталган төркем 21 мартта Милли мобилизация көне үткәрергә чакыра

Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем дөньядагы бөтен татарларга мөрәҗәгать чыгарды.

Алар 21 мартны Милли мобилизация көне итеп үткәрергә тәкъдим итә. Моннан 32 ел элек бу көнне Татарстан республикасының суверенитеты турында референдум үтте.

"Татарлар! Үзебезне бәйсез милли дәүләткә хокукы булган бердәм халык итеп күрсәтик. Халыкара җәмәгатьчелеккә 1992 елның 21 мартында референдум узуын, анда Татарстан халкының бәйсезлек өчен тавыш бирүен хәтерләтик", диелә мөрәҗәгатьтә.


Мөрәҗәгать авторлары шул көнгә багышланган плакат белән дөньяның төрле шәһәрләре урамнарына чыгарга чакыра. Урамга чыга алмаучылар плакат белән өендә фотога төшеп, аны интернетта тарата ала диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤6👍3🙏1🤣1🫡1
Чаллыда яшәүче хатын-кызны "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында язма чыгарган өчен тоткарлаганнар

17 мартта Диләрә Ильясова үзенең сайлау бүлгесенә килгән. Анда булганнарны камерага төшергән, ә соңыннан "Путинга каршы төш вакыты" дигән хэштег белән Instagram-га чыгарган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар диелә.

Ильясовага җәмәгать чарасы кагыйдәләрен бозу турында беркетмә төзегәннәр. Мәхкәмә эш материалларын полициягә кире кайтарган, эшнең кабат кайчан каралачагы әле билгесез.

Алай гына түгел, ФСБ хезмәткәрләре Ильясованың ВКонтакте сәхифәсендә борынгы төрки рун хәрефле рәсемнәр тапкан. Куәт оешмалары вәкилләре аларда наци символикасы бар дип саный. Шуңа Ильясовага наци символикасын тарату турында да беркетмә төзегәннәр. Кызны төнгә полиция бүлегендә калдырганнар, мәхкәмә аңа бер мең сум штраф салган диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3❤1🙏1😨1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3008 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1321 кеше, Башкортстаннан кимендә 1687 кеше үлгән.

Бүген 19 март, сугышның 755нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱1💔1
Морзаголов "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык" дигән проект төшермәкче

Башкортстан җәмәгать пулатының элекке рәисе, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка якын дип саналган, ә Украинада сугыш башлангач Русиядән китеп, Ходорковский медиа чарасында эшли башлаган Ростислав Морзаголов "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык" дигән проект төшермәкче була. Бу хакта ул "Аспекты"га сөйләгән.

Морзаголов кешеләрнең фикерләрен, фронт янындагы вазгыятьне, урамда, гади кибетләр һәм оешмалардагы хәлләрне төшерәм дигән. Ул очраклы гына Кривой Рог шәһәрендә теракт шаһиты булуын әйткән, ул чакта кешеләр үлде дигән.

Украинада булуының икенче сәбәбе дип ул Русия ихтыярилары форумында катнашуны атаган. "Бу бик кызыклы күренеш — оппозициянең бер өлеше шул дәрәҗәдә радикальләшә ки, кулына корал тотып Кремльгә, хәзерге режимга каршы барырга әзер", ди ул.

▪️2021 елда Морзаголов Җәмәгать пулаты рәисе вазифасыннан китте. 2022 елның декабрендә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤1🤬1🤮1🙏1🤡1
Көн язмасы: Сабыйларга кадәр окоп шәмнәре ясый. Татарстанда балаларны сугышка ничек эшләтәләр

Русиянең Украинага каршы сугышына хезмәт итүдә Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентларны күпләп җәлеп итәләр. Алай гына түгел, соңгы вакытта балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны "патриотик тәрбия" дигән сылтау белән хәрбиләр өчен кирәк-ярак әзерләтә башладылар.

Балигъ булмаган балалар хезмәт дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш вакытта окоп шәме, мина "койрыгы", маскировка челтәре, хәрбиләр өчен пижама һәм башка кирәк-яраклар ясый. Студентлар җилкәсенә дрон кебек кеше үтерүче корал җиһазы җитештерү төшә.

Азатлык Татарстан балалар бакчалары, мәктәпләре һәм уку йортларында балаларны сугышка хезмәткә ничек җәлеп итүләрен өйрәнде.

➡️ Төп сайт
➡️ Көзге сылтама
➡️ Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬4👍3💔2❤1
Сәлам, дуслар! 20 март, чәршәмбе иртәсен шундый хәбәрләр белән башлыйбыз:

🔸Төнлә Белгород һәм Сарытау өлкәләренә дроннар һөҗүм итте. Энгельс шәһәрендә шартлаулар турында хәбәр ителде, хакимият зыян күрүчеләр юк ди. Белгород өлкәсендә даими атышлар аркасында мәктәп ялларын иртәрәк башларга булдылар.

🔸АКШ Югары мәхкәмәсе Техас штатына чикне канунсыз узучыларны тоткарларга һәм төрмәгә утыртырга рөхсәт итте. Техаста кабул ителгән бу канунны иң кырыс иммиграцион канун дип атыйлар. Ак йорт аны Конституциягә каршы килә дип белдерде.

🔸Халыкара Олимпия комитеты Париждагы Олимпиадага 12 Русия спортчысын үткәрде. Квалификацияне тагын 36 русияле уза ала. Русия спортчылары нейтраль байрак белән чыгыш ясаячак, алар ачылыш һәм ябылыш танталарында катнашу тыела.

🔸Кушма Штатларның Майами шәһәрендә "Салават Юлаев"ның элекке уенчысы һәм хәзерге тренерларның берсе Константин Кольцов үлгән. Аңа 42 яшь булган.

🔸31 мартка кадәр Татарстан хакимияте шәһәрләргә 119 яңа автобус алачак, бу эшкә 1,3 млрд сум бирелә. Иң күп автобуслар Чаллы шәһәренә җибәреләчәк.

Көн дәвамында сезне хәбәрләр белән таныштыруны дәвам итәчәкбез, Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
👍3✍1🔥1
Төнлә дроннар Сарытау өлкәсенең Энгелска һөҗүм итте. Анда Русия стратегик һава көчләре ныгытмасы урнашкан

Сарытау өлкәсе башлыгы Роман Бусаргин сүзләренчә, дроннар бәреп төшерелгән, зыян күрүчеләр һәм җимерүләр юк.

Энгелс тирәсендә Русия һава-галәм көчләренең Энгелс 2 хәрби ныгытмасы урнашкан. Монда Русиянең Украинага ракетлар атучы стратегик һөҗүм очкычлары тора.

Владимир Путин кушуы белән башланган сугыш 756 көн дәвам итә.
👍3😁2🤡1
"Режим безнең куркып утыруыбызны, тынып торуыбызны тели"

Кичә сәясәт белгече, татар милли активисты Руслан Айсинга карата ике җинаять эше ачылуы билгеле булды. Аның белән бу җинаять эшләре, Татарстанда җәмәгатьчелекнең аны яклау ихтималы һәм татар активизмына карата репрессияләрнең артуы турында сөйләштек.

— Мин даими рәвештә бу режимны тәнкыйтьлим, аның чын йөзен кешеләргә аңлатам. Бу режим үзе нацизм режимы, мине бу яссылыкта гаепләү – бу режимның нинди булуын күрсәтә дип саныйм.

— Басым, җинаять эшләре башка активистларга да яный. Кемдер активлык күрсәтә икән, кешеләрне җәлеп итә ала икән, бу кеше махсус күзәтүгә эләгәчәк дип уйлыйм. Репрессив режимга яңа-яңа корбаннар кирәк, аны җиңел генә туктатып булмый, — ди ул.


👉 Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉 Көзге-сылтама.
👉 Көн язмасын Телеграмда укып була.

@azatliqradiosi
❤7👍7🔥1
🤾‍♂️ Олимпия комитеты Русиянең 12 спортчысын Париждагы Олимпиадага үткәрде

Алар уеннарда нейтраль статус белән катнаша алачак. Әмма аларга Олимпиада ачылышында катнашу тыелачак.

ХОК фаразларынча, тагын 36 русиялене үткәрергә мөмкиннәр. Олимпиадада иң күп дигәндә Русиядән 54 спортчы катнаша ала.

Русия һәм Беларус спортчылары җиңеп алган медальләр Олимпия уеннарының гомуми таблицасында исәпкә алынмаячак.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2🌚1
Казанда Надеждин тарафдарына экзит-пол үткәргән өчен штраф салганнар

"Гражданлык инициативасы" фиркасе волонтеры Азат Шәехов экзит-пол уздырганда тоткарланды. Активист сораштыру үткәрәчәге турында сайлау бүлгесе рәисен кисәттем, ул рөхсәт бирде ди.

Тик ул Казан медицина көллиятендә урнашкан сайлау бүлгесендә өч кешене генә сораштырырга җитешкән. Соңрак аны полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Тәртип саклау оешмалары егет шул рәвешле "сайлау комиссиясе бүлгесенең эшен туктатты" дип тапкан.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4🔥2