Хинштейн: "Крокус Сити Холл"дагы терактта катнашуда шикләнелүче ике кеше тоткарланган.
Росгвардиягә якын депутат Хинштейн Мәскәү өлкәсендә терактка катаншуда шикләнелгән ике кешенең тоткарлану ихтималы турында белдерде.
Беренчел мәгълүматларга караганда, шикләнелүчеләр утырган "Рено" машинасын Брянски өлкәсендә тапканнар.
"Тикшерү барышында ут ачтканнар, машина әйләнеп капланган. Бер кеше шунда ук тоткарланган, башкалар урманга качкан. Төнге 3.50 тирәсендә икенче шикләнелүче тоткарланган. Башкаларны эзләү дәвам итә", дип яза Хинштейн.
"Рено" салонында "ПМ" пистолеты, "АКМ" автоматына магазин һәм Таҗикстан ватандашлары паспортлары табылган диелә.
Азатлык Хинштейн сүзләрен оператив рәвештә тикшерә алмый.
Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы терактта Таҗикстан ватандашлары катышы турында рәсми мәгълүмат юк, Русия бу хакта белдермәде диде.

🤡6🤔2❤1
⚡️Теракт корбаннары саны 93кә җиткән
Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт нәтиҗәсендә 93 кеше һәлак булды, корбаннар саны арта дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Оешма мәгълүматынча, кешеләр атышта һәм искә агуланып үлгән.
Моннан тыш, Тикшерү комитеты Брянский өлкәсендә теракт оештыруда шикләнелгән 4 кешенең тоткарлануын хәбәр итте.
Азатлык теракт турында соңгы хәбәрләрне бер урынга туплады. Һөҗүм артында кемнәр тора? Теракттан соң илдәге сәясәт кайсы якка борылачак? Экспертлар фикере, фаразлар.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт: ниләр билгеле
Кимендә 133 кеше һәлак булган, тагын 100дән артык кеше яраланган.
💔5👍3❤1🔥1😢1
"Крокус"та һәлак булучылар саны 115кә җиткән
Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.
"Концерт залында җимерекләрне аралаганда җәсәдләр табылды. Шулй итеп, һәлак булучылар саны 115кә җитте" диелә хәбәрдә.
Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев сүзләренчә, җимерекләр астында тагын 20 кеше мәете табылган. Аралау эшләре тагын берничә тәүлек барачак диде ул.

😢8👍1🔥1
Башка хәбәрләргә килгәндә:
🔸Мәскәүдә спорт коментатары, журналист Василий Уткин белән хушлаштылар. Шәһәрдә киңкүләм чаралар кичектерелсә дә, Уткин матәменә кеше җыярга булганнар. Аны Балашихада Николько-Трубецкой зиратында җирлиләр.
🔸Бүген Белгородка һөҗүм нәтиҗәсендә күпфатирлы йортта өч балкон җимерелгән, бер ир һәлак булган, аның хатыны яраланган. Тагын 4 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
🔸Төнлә шулай ук Самар өлкәсендә нефть эшкәртү заводларына дрон җибәрелгән. Куйбышев нефть эшкәртү заводында янгын чыккан, Яңа Куйбышев заводы өстендә дронны бәреп төшерә алганнар. Бу хакта төбәк губернаторы хәбәр итте.
🔸Уэлс принцессасы Кейт Миддлтонда яман шеш табылган. Кенсингтон сарае аны химия терапиясе уза башлады дип хәбәр итте. Шаһбикәдә яман шеш быел гыйнварда эченә операция ясаганнан соң ачыкланган.
🔸Уфадагы "Аспкекты" интернет басмасының сайты томаланган. Сәбәпләре әйтелми. "Аспекты" редакциясе Русия кануннарын үтәп эшли, шуңа күрә сайтны томалауны башбаштаклык дип бәяли.

✍1
24 март Русиядә матәм көне булачак.
Бу хакта Владимир Путин игълан итте. Ул "Крокус"тагы теракттан 19 сәгать узгач, видеомөрәҗәгать белән чыкты.
🔺Терактны башкаручыларның 4се тоткарланды, алар Украина ягына качарга омтылган дип белдерде.
🔺Аның сүзләренчә, беренчел мәгълүматларга караганда, украиннар теракт башкаручыларга чиктә "тәрәзә" әзерләп куйган.
🔺Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә террорчылыкка каршы торуның өстәмә чаралары кертелгән.

💩9😢2👍1
Татар милли хәрәкәте вәкиле Руслан Айсинга каршы ике җинаять эше ачылган.
Аның фикеренчә, шулай итеп бер яктан дәүләт башкаларны куркырга тели, икенче яктан, куәт оешмалары үзләренә "медальләр" яулый.
Сәясәт белгече белән сөйләшеп алдык.
Әңгәмәне 👉 Азатлык сайтында да укый аламсыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👍5😁2✍1🔥1
"Крокус Сити Холл"да үлүчеләр саны 133кә җиткән. Бу хакта Тикшерү комитеты белдерде.
Вице-премьер Голикова сүзләренчә, яраланучылар арасында 15 кеше бик авыр хәлдә, 42се - авыр хәлдә.

😢4🤬1🤩1
Казан, Чаллы, Әлмәт, Менделеевски, Түбән Кама шәһәрләрендә "Крокус"та һәлак булучылар истәлегенә мемориаллар барлыкка килде.
Фотода Казан, Татмедиа телеграм каналыннан.

❤8🤪2👍1
"Бердәм Русия" фиркасенең Думадагы фракция башлыгы Владимир Васильев Русиядә үлем җәзасын кире кайтару турында уйлашабыз диде.
Кайбер сәясәтчеләр Мәскәүдәге кичәге теракттан соң үлем җәзасын кире кайтарырга дигән тәкъдимнәр белән чыккан иде.
@azatliqradiosi
Кайбер сәясәтчеләр Мәскәүдәге кичәге теракттан соң үлем җәзасын кире кайтарырга дигән тәкъдимнәр белән чыккан иде.
@azatliqradiosi
🤬10👍1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
24 март Русиядә матәм көне булачак. Бу хакта Владимир Путин игълан итте. Ул "Крокус"тагы теракттан 19 сәгать узгач, видеомөрәҗәгать белән чыкты. 🔺Терактны башкаручыларның 4се тоткарланды, алар Украина ягына качарга омтылган дип белдерде. 🔺Аның сүзләренчә…
Дөнья башкорт корылтаеның Мәскәүдәге теракт уңаеннан чыгарылган бүгенге белдерүе Путинныкы белән аваздаш.
"Корылтай һәрвакытта да көчле дәүләт яклы булды. Һәрбер ватандаш та мондый дәүләттә кануннар тарафыннан якланганын сизә, үзен имин хис итә. Террорчыларны табачакларына, мондый фаҗигаләрнең башка кабатланмавына ышанабыз. Үч алу кичектергесез!
Әлеге теракт тагын бер кат шуны күрсәтте: безгә барыбызга да бердәм булырга кирәк. ...Чын дошманнарыбыз да бар, алар илебездә паника урнаштырырга тели.
Мондый гамәлләрне хөкем итәбез, провокацияләргә, фетнәләргә бирешмәгез. Хәзер берләшергә кирәк. Безгә каршы чын сугыш игълан ителгән. Илебездә милләтара татулыкны саклау мөһим" диелә Корылтай тараткан белдерүдә.
#Башкортстан

🤮4🤡2
"Крокус Сити Холл"дагы хәлләр, гомумән, ничек мөмкин булган соң?
Журналист-тикшеренүче Илья Дәүләтшинның фикере мондый:
@azatliqradiosi
Журналист-тикшеренүче Илья Дәүләтшинның фикере мондый:
"Коралсыз кешене тоткарларга, аны автозакка утыртырга — моны эшли ала алар. "ЛГБТ пропагандасы өчен утыртырга" — анысы да җиңел. Навальный белән хушлашырга килгән кешеләрне кулга алырга — анысын да булдыралар. Ә менә терактны булдырмый калу, "Зимняя вишня" яки "Крокус Сити Холл" шикелле берничә минутта җимерелми торган биналар төзү — менә боларны булдырмыйлар шул! Кичә "Крокус Сити Холл"да ишекләр бикле булган, кешеләр ниндидер тәрәзләр, башка ишекләр аша качкан дигән хәбәрләр булды. Русия дәүләте берни дә эшләмәде."
@azatliqradiosi
👍6😢1🤮1