Крокус Ситида кимендә 14 кеше һәлак булган дип хәбәр итә База.
Бинаның өчтән бер өлешен янгын камап алган, 50ләп ашыгыч ярдәм машинасы килгән, Росгвардия сугышчылары шунда.

🔥2🤬1
“Крокус Сити холл”дагы хәлләр турында нәрсә билгеле?
— 20 сәгатьтә әлеге концерт залында "Пикник" төркеменең концерты башланырга тиеш иде. Концерт алдыннан залга камуфляж формасы һәм битлекләр кигән берничә кеше бәреп кергән. Алар ата башлаган, кимендә берничә кешене үтергән. Шуннан соң бинада көчле янгын чыккан.
— Һөҗүм итүчеләр — кимендә бишәү. Аларның мотивлары билгеле түгел. Кем икәннәре дә билгесез. Куәт структуралары бу һөҗүмне теракт дип тасвирлый.
— Вакыйга урынына 50ләп "ашыгыч ярдәм" машинасы килгән. Бинаның түшәме ишелә. Спецназ да килгән диләр.
— 112 телеграм-каналы 40 кеше һәлак булган, 100 кеше яраланган дип хәбәр итте.
@azatliqradiosi

⚡️"Крокус Сити холл"дагы атыш вакытында әлеге бинада Татарстаннан Дума депутаты Айдар Метшин да булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱3🔥1🤯1
🔥1😱1🤬1
"Крокус Сити холл"га һөҗүм иткән кешеләр әле һаман да бинаның эчендә.
Ул хакта "Baza" хәбәр итә. Алар ничә кеше? Беркем дә әйтә алмый. "Автомат тоткан сакаллы ир-атлар, бишәү" дип тасвирлый аларны кайберәүләр. Берничәсе рюкзак аскан, дип яза "Baza".

🔥1🤬1😭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️"Крокус Сити холл"дагы атыш вакытында әлеге бинада Татарстаннан Дума депутаты Айдар Метшин да булган. #Татарстан @azatliqradiosi
Айдар Метшин концерт залыннан качып китә алган.
Ул хакта Дума депутаты Максим Топилин хәбәр итте.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ул хакта Дума депутаты Максим Топилин хәбәр итте.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👏1🤪1
"Крокус Сити холл"га һөҗүм итүчеләрнең дүртесе качып киткән.
Ул хакта "Baza" хәбәр итә.
Ә яраланган кешеләр саны 130га җиткән дип яза 112 каналы.
@azatliqradiosi
Ул хакта "Baza" хәбәр итә.
Ә яраланган кешеләр саны 130га җиткән дип яза 112 каналы.
@azatliqradiosi
🔥1🤬1
АКШның Ак йорт вәкиле Дҗон Кирби Мәскәүдәге вакыйгаларга фикерен белдерде:
"Бу кадрлар коточкыч. Аларны карау да авыр. Күңелебез белән без, әлбәттә, шушы коточкыч һөҗүмнең корбаннары белән", диде ул.

😢4👍1😁1🤮1
Куәт оешмалары вәкилләре "Крокус Сити холл"ны штурмлый башлаган.
Алар белән бергә концерт залына янгын сүндерүчеләр белән коткаручылар да керергә тырыша.
Бина эчендә атыш ишетелә.
@azatliqradiosi
Алар белән бергә концерт залына янгын сүндерүчеләр белән коткаручылар да керергә тырыша.
Бина эчендә атыш ишетелә.
@azatliqradiosi
😢1🤡1
"Москва 24" язуынча, бүген "Крокус Сити Холл"да булачак "Пикник" рок-концертына бөтен билетлар да сатылып беткән. Залда барлыгы 7300 урын.
🤯1
Мәскәүдә бөтен спорт, мәдәни, күңел ачу чаралары кичектерелгән.
Шәһәр мэры Сергей Собянин зыян күрүчеләргә ярдәм ителәчәк дип вәгъдә бирде.
Корбаннарның төгәл саны әле билгеле түгел, ФСБ һөҗүм нәтиҗәсендә "һәлак булучылар һәм яраланучылар" бар дип кенә белдерде.

🔥1😢1
Тикшерү комитеты "Крокус Сити Холл"да атыш сәбәпле теракт турында җинаять эше ачкан.
Бу Русия җинаять кодексының 205нче маддәсе.

✍1🔥1
⚡️Беренчел мәгълүматларга караганда, "Крокус Сити Холл"да теракт нәтиҗәсендә 40 кеше һәлак булган. Бу хакта ФСБ хәбәр итте.
😭5❤1👍1🔥1🤬1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов концерт залында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. "Бөтен йөрәгем белән сезнең белән" дип язды ул.
Республикада иртәгә буласы бөтен чаралар кичектерелгән.

😢5🤡3
Айдар Метшин: "Без ниндидер бер ишектән чыгып китә алдык"
Русия думасы депутаты, Түбән Каманың элекке мэры Айдар Метшин "Крокус Сити Холл"да "Пикник" төркеме концертына килгән булган.
"Мин концерт башланырга 15 минут кала партерда идем. Зал якынча 30 процентка тулы иде. Бер ир белән сөйләшеп торганда артта ниндидер тавыш ишетелә башлады. Борылып карасам, кешеләр төп ишеккә каршы якка йөгерә. Глушительдән аткан тавышлар ишетелде. Бу бер генә автомат түгел, берничә мылтыктан аткан тавыш иде", дип сөйләгән Метшин Татар-информга.
Аның сүзләренчә, концертка килүчеләр музыкантлар белән бергә сәхнә аркылы башка ишеккә йөгергән.
"Сәхнә әле ачык түгел иде, музыкантлар сәхнәдә тора иде. Паника башланды, кешеләр ишеккә таба йөгерде. Без ниндидер бер ишектән чыгып киттек. Меңләгән кеше урамга агылды. Бер ир баласын күтәреп чаба иде. Ни булганын беркем аңламады. Таптау башланыр, кешеләр бер-берсенә зыян салыр дип курыктым", дигән депутат.
Аннары Метшин бина яныннан киткән.
"Һәлак булучылар турында мәгълүмат килә. Мин шок хәлендә. Күңелдә шом. Бу курку да түгел, ә ни булганын аңламау. Кешеләр бер-берсен төртү булмады, әмма нишләргә белмәү бар иде", дигән ул.

💩10😢4👍2🤬1🤡1
Росгвардия: "җинаятьчеләрне эзләү дәвам итә".
"Росгвардиянең махсус бүлекләре "Крокус Сити Холл"дагы теракт урынында эшли. Җинаятьчеләрне эзләү һәм кешеләрне бинадан эвакуацияләү дәвам итә", дип язылган Росгвардия телеграм каналында.

🤡3✍1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та "Крокус Сити Холл"да һәлак булучыларның туганнарын кайгысын уртаклашты. 23 һәм 24 мартта республикада тамашалар һәм киңкүләм чаралар кичектерелә.
🤡2😢1
"Крокус Сити Холл"дагы һөҗүм турында соңгы хәбәрләр (төнге 00:50 сәгатькә)
🔸Росгвардия "Крокус" парковкасын тикшереп бетергән, шартлаткыч матдәләр һәм җайланмалар табылмаган дип белдерде депутат Александр Хинштейн.
🔸Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күргән 145 кеше исемлеген чыгарды. 9 кеше бик авыр хәлдә.
🔸"Пикник" төркеме үзенең бер кешесе югалуы турында белдерде. Аның белән элемтә юк дигән музыкантларның концерт мөдире РБКга.
🔸Терактны 20дән күбрәк ил хөкем итте. Алар арасында АКШ, Германия, Австрия, Британия, Франция, Польша, Катар, Греция, Беларус, Кыргызстан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Казакъстан, Фәләстин, Әрмәнстан, Азәрбайҗан бар.
🔸Владмир Путин белдерүе булмады.
Азатлык эшен иртән дәвам итәчәк.

🤬4🔥2😢2
Иртәнге сәгатьтә "Крокус Сити Холл"дагы һөҗүм турында ниләр билгеле?
🔸 Теракттан кимендә 60 кеше һәлак булган — Тикшерү комитеты. Бу сан әле үсә ала.
🔸 145ләп кеше яраланган, алар арасында 7-12 яшь арасында кимендә 6 бала бар. 9 кеше авыр хәлдә ди — Мәскәү өлкәсе сәламәтлек министрлыгы.
🔸 Һөҗүм итүчеләр турында әлегә төгәл мәгълүмат билгеле түгел, аларны табу яки тоткарлау турында да берни әйтелми. Русия рәсмиләре бу хакта дәшми.
🔸 Владимир Путин фаҗига уңаеннан халыкка әлегә мөрәҗәгать итмәде. РИА Новости төнлә аның чыгыш ясаячагын игълан итте, ләкин бераздан бу хәбәрне "техник хата" дип атады.
🔸 Төнлә Путин вице-премьер Татьяна Голикова аша барлык зыян күрүчеләргә сәламәтлек теләгән һәм табибларга рәхмәтен белдергән.
🔸 АКШ бу теракт өчен ИГИЛ-К җаваплы булуын саный (бу ИГИЛның Әфганстандагы бүлекчәсе).
Соңгы хәбәрләрне күзәтүне дәвам итәбез, Азатлыкны укыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
"Крокус Сити Холл"га һөҗүмнән кимендә 60 кеше һәлак булган
Бу сан әле үсә ала диелә.
😢5🔥2❤1
Мәскәү өлкәсендәге теракт аркасында Татарстанда һәм Башкортстанда барлык массакүләм чаралар уздырылмаячак
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шимбә көнне күңел ачу чаралары, спектакльләр һәм башка төрле тамашалар узмаячагын язды. Башкортстанда шимбә һәм якшәмбе күңел ачу чаралары узмаячак диелде.
Моннан тыш Татарстан университетлары бүген дәресләрне дистанцион форматта үткәрә. КГАСУ ректоры Рәшит Низамов университетта саклау чаралары һәм контроль көчәйтеләчәк диде.
Күңел ачу чаралары бүген бөтен Русия буйлап үткәрелми, күп кенә университет дәресләрне дистанцион форматка күчерә яки үткәрми.

😢3😁1