Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татьяна Москалькова: "Тоткарланучыларны җәфалау ярамый"

Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова тоткарланганнарга карата җәфалаулар куллану ярамый дип белдерде. Бу хакта ул ТАССка әйткән.

"Җинаятьчеләрне тоткарлау бик кискен рәвештә булса да һәм җинаять кануны тоткарлаган чакта зарар китергән өчен җаваплылык бирмәсә дә, тоткарланганнарны һәм гаепләнүчеләрне җәфалау бөтенләй ярамый", дигән ул.


Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт оештыруда шикләнелеп дүрт кеше тоткарланган иде. Аларның барысы да кыйналган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3👏1
"Мин татарча сөйләшәм" чарасын цирк янына күчермәкчеләр

Быел 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе цирк бинасы каршындагы мәйданда узар дип көтелә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен цирк янына күчерергә телибез. Бу мәсьәләдә фикер алышабыз. Хәзер чаралар оештыруда аерым таләпләр бар. Торак йортлар янында аны оештырырга ярамый. Цирк янында мөмкинлекләр бар", диде ул.


Яңа мәйдан тамашачыларны, кунакларны җыяр дип өметләнәм, дип өстәде министр.

Әюпова 26 апрельдән "Печән базары" цирк тамашасы күрсәтелә башлаячагын да әйтте. Ул Габдулла Тукайга багышлана. Тамашада Казан циркы мәктәбе артистлары катнашачак.

▪️"Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле Бауман урамында үткәрелде. 2022 елда Казан хакимияте коронавируска сылтанып аны Камал театры каршына күчерде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁6❤5😢2✍1👍1
Прокуратура Рамилә Сәетовага җәзаны кырыслату турындагы мөрәҗәгатен кире алган

Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының хөкем карарына апелляция шикаятен карауны дәвам итте.

Элегрәк прокуратура Сәетовага җәзаны кырыслатуны сораган иде, ничә елга утыртырга икәне әйтелмәде. Бүгенге мәхкәмәдә прокурор бу мөрәҗәгатьне кире алган. Бу хакта "Idel.Реалии"га активистның утырышта булган тарафдарлары сөйләгән.

Башкортстан ФСБсы белгече Ольга Кривалева Сәетованың мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгатен тикшереп, анда "хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә өндәү билгеләре бар" дип нәтиҗә ясаган иде.

Бүгенге мәхкәмәдә Сәетованың яклавы белгечтән яңадан сорау алу уздыруны сораган, әмма мәхкәмә баш тарткан. Элегрәк Рамилә Сәетованың яклавы һәм ул чакырган бәйсез белгеч-филолог ФСБ белгеченең нәтиҗәләре "фәнни нигезләнмәгән" дип әйткән иде.

"Белгеч һәм тикшерүче Рамилә Сәетованың мөрәҗәгатеннән ике җөмлә алган, җитмәсә икесе ике урыннан һәм алар бер-берсе белән мантыйклы бәйләнмәгән" диде активистның адвокаты.


Рамилә Сәетованың чираттагы мәхкәмә утырышы 2 апрельдә булачак.

▪️2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔5❤1👍1
"Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге Рөстәм Миңнехановка Дәүләт шурасына сайлауда фирканең республика исемлеген җитәкләргә тәкъдим итәчәк

Бу хакта Дәүләт шурасы рәисе һәм республикадагы "бердәм русияләр" лидеры Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

2019 елда да "Бердәм Русия" исемлеген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3👍2
Русия думасына "ят агентлар"ның китапларын укый алуны чикләү турында канун өлгесе кертелгән

Бу хакта Думаның мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская хәбәр итте.

Канун өлгесе "Китапханә эше турындагы" канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Документка ярашлы Русия мәдәният министрлыгы "ят агентлар" яки террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән кешеләр язган китапларны китапханәләргә урнаштыру кагыйдәләрен раслаячак. Шулай ук министрлык мондый китапларның исемлеген төзеп, бу хакта китапханәләргә мәгълүмат бирәчәк.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта китапханәләрдә "ят агентлар"ның китаплары бар. "Шул рәвешле эшчәнлекләре Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән авторлар пропагандалана" диелә документта.

Канун өлгесендә шулай ук Украинаның баскынлыктагы җирләрендә урнашкан китапханәләрдәге кайбер китапларны чикләргә тәкъдим ителә.

Документ авторлары фикеренчә, бу китапханәләрнең фондлары "Украина составында булган елларда украин пропаганда әдәбияты һәм милләтчеләрне, сатлыкҗаннарны каһарманлаштыручы китаплар белән тулган.

@azatliqradiosi
🤬5👍1🤮1
Кара-Мурза хатыны көнбатыш илләрен Русиядәге сәяси тоткыннар белән алмашынырга чакырды

25 елга кырыс тәртипле колониягә утыртылган оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзаның хатыны Русиядәге сәяси тоткыннарны азат итү өчен тоткыннар белән алмашуны тәкъдим итә. Бу хакта Евгения Кара-Мурза Женевада журналистларга әйтте.

"Бу кешеләрнең гомерен саклап калу өчен бөтен чараларны кулланырга кирәк", дигән ул.


Евгения Кара-Мурза иренең генә түгел, башка активистларның да куркыныч астында булуын искәрткән, аерым алганда Украинадагы сугышка каршы чыгуы өчен төрмәгә утыртылган рәссам Александра Скочиленконы, Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләгән өчен ирегеннән мәхрүм ителгән Мәскәү депутаты Алексей Гориновны телгә алган.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

▪️2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепле дип таптылар. Ул Омски өлкәсендәге 7нче төзәтү колониясендә утыра.

▪️Русиядә меңләп кеше сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Русиянең сәяси тоткыннары арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар.

@azatliqradiosi
🙏4👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 27 март, чәршәме, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород һәм Белгород районы өстендә ракетка каршы тору системы 18 ракет бәреп төшергән. Һөҗүм нәтиҗәсендә бер ир яраланган. Бу хакта төбәк губернаторы белдерде. Азатлык хәбәрне бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸АКШның Балтимор шәһәрендә күпер җимерелү сәбәпле 6 кеше һәлак булган. Күпергә йөк ташучы кораб бәрелгән.

🔸Дөнья банкы Украинага займ буларак $ 1,5 млрд бирәчәк. Ул үсеш һәм илне торгызу өчен бүленә. Бу хакта Украина хөкүмәте хәбәр итте.

🔸Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Сурхандарья өлкәсенә килгән. Өлкә Әфганстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан белән чиктәш. Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә.

🔸Сочига очучы берничә очкыч запас аэродомнарга, башлыча Минераль Сулар шәһәренә җибәрелгән. Сочида көчле җил, яңгыр һәм яшен.
👍3✍1
Амурда җимерелгән "Пионер" мәгъдәнлеге мөдирен кулга алганнар.

Амур өлкәсендәге мәхкәмә "Пионер" мәгъдәнлеге җитәкчесен кулга алган, биредә шахта җимерелеп 13 кеше, шул исәптән Башкортстанның биш вахтачысы да эчтә калган иде. Бу хакта төбәкнең тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Оешма кулга алынучының исемен атамый. Әмма 25 мартта мәгъдәнлекнең идарәче мөдире Алексей Бирюковны тоткарлаулары хәбәр ителде.

Мәгъдәнлектә каза 18 мартта булды. Шуннан бирле коткаручылар шахтерлар янына барып җитә алмый. Алар исәнме, билгесез.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
✍2❤1😁1
"Крокуста" яраланучылар саны 360ка җиткән.

Бу хакта Медицина катастрофалары үзәгенә сылтанып ТАСС яза. Аларның 11е - балалар.

Атна башында 180 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган диелгән иде.

"Крокус Сити Холл" концертлар залына 22 мартта мылтыклы кешеләр кереп, ата башлады, ут төртте. 139 кеше һәлак булды.
😢6👍1🔥1
Алтайдагы Сабантуйда татар утары төзү өчен 10 миллион сумлап акча тотачаклар

Татарстанның Актаныш районы май аенда Алтайда узасы Сабантуй өчен татар утары төзү өчен 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирә. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыккан.

Эшне башкаручыга йорт, тегермән, сәүдә рәтләре, эскәмияләр һәм ярышлар өчен корылмалар төзергә кирәк булачак. Бу утарга килгән кунакларны "Актаныш авылы" дип язылган капка каршы алачак.

25 май Алтайда Гомумтөрки Сабантуй үтәчәк.

Быел бу Татарстаннан читтә оештырыла торган бердәнбер Сабантуй булмаячак. 15 июньдә Пермь краенда Бөтенрусия авыл Сабантуе үтәчәк. 6 июльдә Мари илендә Федераль Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр. 25 июльдә Омски өлкәсе Иртыш Сабантуен уздырачак.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
🤡10👍3🤬1
Казан боралак заводының кереме бер ел эчендә 3,5 тапкырга кимегән

Узган ел Казан боралак заводының ("Ростех" дәүләт корпорациясенең "Русия боралаклары" холдингына керә) чиста кереме 3,5 тапкырга ягъни 4,4 млрд сумга кимегән һәм 1,76 млрд сум булган.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында Казан боралак заводы Европа берлеге, АКШ чикләүләренә эләккән иде. Көнбатыш ширкәтләре заводка кирәк-яраклар сатмый башлады, шуңа күрә завод "Ансат" боралакларын җитештерүне туктатып торды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤷‍♂3😢2👏1👌1
Баш прокурор Баймактагы вакыйгаларны илгә "куркыныч тудыручы" дип атады

Баш прокуратура коллегиясендә чыгыш ясаганда Русия баш прокуроры Игорь Краснов илгә янаган куркыныч турында сөйләгәндә Башкортстанның Баймак районында, башкорт активисты Фаил Алсыновны хуплап узган чараларны да телгә алган. Ул "Мондый күренешләрне каты рәвештә туктатырга" боерган. Бу хәлләрне булдырмый калырга тиешле кешеләрнең дә җавап бирергә тиешлеген әйткән.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны яклап чыгучыларга җинаять эшләре ачылды. Әлеге вакытта 80ләп кеше тоткарланган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5💩3❤1🤮1
Ни өчен "акыллы камералар" терактларны кисәтә алмый?

Русиядә бер миллионнан артык видеокамера урнаштырылган. Аларның кимендә 30% йөзләрне тану системына тоташтырылган. Алар ярдәмендә митингларга чыгучылар тоткарлана, әмма бу камералар терактларны кисәтә алмый.

Бөтен Мәскәү төбәге буйлап куелган "акыллы" камералар ни өчен бу фаҗигане кисәтә алмады?

Башкортстаннан хокук яклаучы Федер Телин фаразлавынча, һөҗүм итүчеләр метрода сирәк йөргән һәм Русия махсус хезмәтләр күзәтүенә эләкмәгән.

"Махсус хезмәтләр чын террорчыларны ачыклау түгел, уйдырма экстремизмга каршы көрәш алып бару юлын сайлады", ди ул.

Камералар Казанның 175нче гимназиясендә атышны да кисәтә алмады. Һөҗүмче Илназ Галәвиевның мылтык тотып урамнан барганы, мылтык сатып алуы төрле камераларга эләккән иде югыйсә. Ул вакытта тугыз кеше һәлак булды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👏2❤1
Русиядә ВИЧ авырулы кешеләрне дәваларга дарулар җитми

"Пациентский контроль" иҗтимагый хәрәкәтендә әйтүләренчә, дарулар җитмәгәнгә авыруларның дәвалау схемасын алыштырырга туры килә. Кайчак элекке терапиягә кайтырга туры килә, ә аның организмга тискәре йогынтысы зур.

Шулай ук ВИЧ йоктыручылар анализларны да вакытында уздырмыйлар ди.

▪️Рәсми статистикага күрә, Русиядә ВИЧ йоктырган 1,5 миллионлап кеше яши. Бу бөтен халыкның якынча бер проценты. Ретровируска каршы даруларны даими кулланганда ВИЧлы кешеләр гадәти тормыш белән картайганчы яши, башкаларга инфекцияне йоктырмый һәм сәламәт балалар тудыра.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯2😁1🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия хакимиятләре бу кешеләрне "Крокус"ка һөҗүм оештыруда гаепли. Кемнәр соң алар?

Азатлык тоткарланган ирләрнең туганнары белән сөйләшеп алды.

"Балалары ялган тозагына эләккән бөтен аналарга мөрәҗәгать итәм: балаларыгызны кечкенә чактан ук карагыз. Кирәк икән — аларны кире өйгә кайтарып, яңадан тәрбия кылыгыз. Яшьләргә мөрәҗәгать итәмен: улымның хатасын кабатлый күрмәгез" дип елый-елый сөйли 19 яшьлек Мөхәммәдсабир Фәизовның әнисе Сәйрәм ханым. Русия хакимиятләре аны башка ирләр белән бергә "Крокус Сити Холл"га һөҗүм оештыруда гаепли.

▪️22 март кичендә Мәскәү концерт залына булган һөҗүмдә корбаннар саны 140ка җитте, 360 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә.

@azatliqradiosi
💔2👍1👎1🤡1
Башкортстанда "Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен "нәфрәт уятуда" шикләнеп блогерны тоткарлаганнар

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче треш-стример Рөстәм Әбсәләмовны Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" сәүдә үзәгендәге фаҗига белән бәйле сүзләреннән соң тоткарлаганнар. Ул һәлак булганнар истәлегенә игълан ителгән матәмгә карата фикер белдергән булган. Бу хакта тәртип саклау оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "MKset" җиткерә.

Соңгы тапкыр интернетта трансляция уздырганда блогер "исерек килеш" бу матәм "аерым дәүләткә — Мәскәүгә генә кагыла" дигән булган. Тиздән аның бу сүзләрен Telegram-каналларда тарата башлаганнар диелә.

"Илдә матәм дип кем язды? Сезнең илдә ул матәм. Безнең Башкортстанда матәм юк. Мәскәү, сез — аерым дәүләт" ди ул язмада.


Басма әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, җинаять эше ачу карала.

▪️22 март кичендә Мәскәү концерт залына булган һөҗүмдә корбаннар саны 140ка җитте, 360 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4👍3😁1
Казанда 9 майны бәйрәм итүгә 42 млн сум бүлеп бирелә

Казан башкарма комитеты 9 май көнне "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирмәкче. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыкты.

Совет берлегенең наци Германиясен җиңүенә 79 ел тулуны бәйрәм итү өчен төп урын — Меңъеллык мәйданы булачак. Парадтан тыш тамашачыларга ике сәгатьлек концерт програмы әзерләнәчәк. Кичке тамаша кимендә биш сәгать буе барачак.

Җиңү паркында кимендә дүрт сәгатьлек концерт куярга тиешләр. Шулай ук биредә Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәк кую, "Фанфары Победы" дигән фестиваль узуы көтелә. Арча һәм Архангел зиратларында мемориаль чаралар үтәчәк.

Казан Кирмәнендәге концерт ике сәгать булырга тиеш. Кич белән дүрт минутлык бәйрәм салюты аттырачаклар диелә.

▪️Былтыр 9 майны Русиянең сугыш пропагандасы үз файдасына борып кулланды. Федераль пропагандага Татарстан медиалары да иярде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡9🤯2🤬2
Русия мәгариф министрлыгы Әлифба, татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен раслаган

Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) хәбәр итте.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Мәскәү тарафыннан расланган барлык дәреслекләр исемлеген Русия мәгариф министрлыгы боерыгыннан да күрергә була.

Әлеге дәреслекләр Мәскәүдә расланмавы хакында ТӘСИ галимнәре 20 февральдә татар телен укытуга багышланган төбәкара онлайн семинарда сөйләгән иде. Укыту-методик комлектлар 2023 елда әзерләнеп Русия мәгариф министрлыгына юлланган булаган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍5❤1
Нобель бүләге ияләре Путинга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды

Нобель бүләге алган 39 кеше дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте. Алар Украинага ярдәмне көчәйтергә, Русиянең демократик оппозициясен хупларга һәм Владимир Путинны ил президенты итеп танымаска чакырды. Бу чакыру "T-инвариант" фәнни басмасы сайтында чыкты.

"Украинадагы сугыш һәм Алексей Навальныйны үтерүләр Русия белән Украинага гына кагылмый. Путин режимы үзенең бөтен кешелеккә турыдан-туры һәм ачыктан-ачык куркыныч тудыруын күрсәтте. Бары тик демократия принциплары һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара кануннар үтәлгәндә генә кешелек үз-үзен юк итүне булдырмый кала ала. Путин режимы оятсыз рәвештә аларны салып таптады. Без дөнья лидерларын Путин әфәнде һәм аның җинаятьчел режимы белән бәйле теләсә-нинди иллюзияләрдән баш тартырга чакырабыз", диелә анда.


Чакыруны физиология һәм медицина өлкәсендә (16 кеше), физика өлкәсендә (9 кеше), әдәбият өлкәсендә (4 кеше) һәм Тынычлык дөнья бүләген алган 3 кеше имзалаган. Алар арасында Беларустан Светлана Алексиевич һәм Украинадан Александра Матвийчук та бар.

@azatliqradiosi
👍13🤣2🙏1🤡1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Баймак эше": Мөнир Исәнгилдинның хатыны Путинга мөрәҗәгать яздырган

Баймак протестларыннан соң тоткарланган тагын бер ирнең хатыны Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Бу юлы — Мөнир Исәнгилдинның тормыш иптәше Раушания.

Иремне нахакка эзәрлеклиләр, ди ул. Хәзер ул берүзе ике нәни бала белән декрет ялында. Ире — гаиләне тәэмин итүче бердәнбер кеше — 17 июньгә кадәр тоткарланган. Балалар әтисез генә түгел, акчасыз да калган. Мөнир икешәр айга вахтага китеп акча эшли.

▪️Исегезгә төшерәбез: моңарчы Путинга Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова да видео аша мөрәҗәгать иткән иде.

▪️"Баймак эше" нигезендә барлыгы 80ләп кеше тоткарланган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍5😢3🙏1🤡1🥴1