Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң сальмонеллез белән авыручылар саны 69 кешегә җитте. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек…
Казандагы "Нәфис косметикс" оешмасында сальмонеллез авыруы ризык пычрану аркасында чыккан
Ашханәдә эшләүчеләр үзләре дә чирне йоктырган булган һәм ашарга пешергәндә мәҗбүри санитар таләпләрне үтәмәгән, дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстандагы матбугат хезмәте.
Әйтик, чимал һәм азык-төлекне саклау вакыты, шартлары үтәлмәгән, ашалмаган ризыкларны башка көнне бирү өчен туңдырганнар, табак-савытны тиешенчә юмаганнар, ярымфабрикатларга тиешле документлар булмаган һәм башка төрле җитешсезлекләр ачыкланган.
Сальмонелланы йөрәк белән пешерелгән токмачта тапканнар. Аны ашаган хезмәткәрләр чирли башлаган булган. Шулай ук кыздырылган тавык бавыры, пешерлгән фрикаделькаларда эчәк таякчыгы табылган. Сальмонелла ашханәдә эшләүче биш кешедә ачыкланган диелә.
▪️"Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң сальмонеллез белән авыручылар саны 69 кешегә җиткән иде.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😱6👍3😁1😢1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3066 кеше һәлак булган
Узган атнакич кенә кимендә 3031 кеше дип хәбәр иткән идек. Исемлеккә соңгы 4 көндә тагын 35 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 17 кеше, Башкортстаннан — 18 кеше.
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1344 кеше, Башкортстаннан кимендә 1722 кеше үлгән.
Бүген 25 март, сугышның 761нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан

😭3😡3👍1🤬1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тукай бүләгенә 2024 ел намзәтләре исемлеге чыкты 🔹Әдәбият өлкәсендә: Ләис Зөлкарнәй, Рафис Корбан һәм Борис Вайнер 🔹Музыка сәнгате өлкәсендә: Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова 🔹Рәсем сәнгате өлкәсендә: Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай…
2024 елда Тукай бүләген кемгә бирер идегез? (Берничә намзәтне сайлап була, әйтик, һәр өлкәдә берне)
Anonymous Poll
21%
Ләис Зөлкәрнәй, шагыйрь
20%
Рафис Корбан, язучы
3%
Борис Вайнер, шагыйрь, язучы
19%
Риф Гатауллин, композитор
15%
Элмир Низамов, композитор
11%
Миләүшә Таминдарова, хор җитәкчесе
5%
Кадыйм Җәмитов, рәссам
5%
Рабис Сәләхов, рәссам
7%
Рамил Галиев һәм Евгений Канаев, фоторәссамнар
42%
"Әкият" курчак театры
🤔6
Петербурда сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр бирүдә шикләнелеп Татарстаннан студент тоткарланган
Петербурдагы "Лондон Молл" сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуын белдергән кеше — Петербурның политехник университетында укучы 19 яшьлек егет булып чыккан, ул үзе Татарстанның Чаллы шәһәреннән.
Бу хакта куәт оешмаларына якын дип саналучы "Фонтанка" басмасы хәбәр итә.
"Лондон Молл"га шартлаткыч куелуы турында хәбәр 24 март кичендә чыкты. Тиздән андагы кешеләрне һәм эшләүчеләрне эвакуацияләделәр. Гадәттән тыш хәл булган урынга ашыгыч хезмәтләр килде, алар сәүдә үзәген уратып алды. Сәүдә үзәге бары тик өч сәгатьтән соң гына ачылды. "Террорчылык турында ялган хәбәр бирү" турында җинаять эше ачылды.
Шикләнелүчене тоткарлаганнар һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәргәннәр. Хәзер ул үзенә чикләү чарасы билгеләүләрен көтә.

😁3😐1
Көн язмасы: Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы
Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзеде. Анда хәзер 70тән артык кеше, алар арасында блогер, активист Ильяс Байгускаров та бар.
Соңгы вакыйгаларга кадәр Ильяс Байгускаров блогер, активист һәм Уфадагы "Карасакал" дигән этник чәчтарашханәгә нигез салучы буларак кына билгеле иде.
2024 елның гыйнварында Байгускаров Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы Баймак районы үзәгендә протест чараларында катнашты.
Бүген сезне Ильяс белән якыннанрак таныштырабыз.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы
Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзеде. Алар арасында блогер, активист Ильяс Байгускаров та бар. Бүген сезне аның белән…
👍2💔2❤🔥1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 26 март, сишәмбе иртәсе хәбәрләренә күз салыйк:
🔸 Украина хәрби көчләре төнлә 12 дронны бәреп төшерүен хәбәр итте. Аларның сигезе Харьков шәһәренә очкан диелә.
🔸 Русиянең Белгород өлкәсенә дә төнлә һөҗүмнәр булган, 2 кеше яраланган диелә. 20ләп йорт зыян күргән, ди Белгород өлкәсе губернаторы.
🔸 Бүген Казанда "Яндекс.Драйв" каршерингын башлап җибәрү планлаштырылган булган, ләкин ул билгесез вакытка кичектерелә. Сәбәпләре дә аталмый.
🔸 Пулково һава аланында "Крокуста"гы теракт турында фикер белдергән Н.Конашенканы тоткарлаганнар. Янәсе, ул "Нигә Крокус, Кремль түгел?" дип язган, һәм соңыннан бу язуын бетергән. Тоткарлаудан соң аның "гафу үтенү видеосы" чыккан.
🔸 Башкортстанның Белорет шәһәрендә "Агыйдел" сәүдә йортында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләмәү аркасында җинаять эше ачылган. Ширкәт хезмәткәрләренә акча 2023 елның декабреннән үк түләнмәгән булган.
🔸 Венесуэла президенты Мадуро аңа һөҗүм омтылышы турында сөйләде һәм бу гамәлдә Vente Venezuela оппозицион фиркане гаепләде. Быел Мадуро янә президент сайлавында катнашырга җыена.
Төп хәбәрләр шулар, безнең сайтка да кереп чыгыгыз, анда кызыклы язмалар, хәбәрләр, видеолар күп. Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Төп хәбәрләр шулар, безнең сайтка да кереп чыгыгыз, анда кызыклы язмалар, хәбәрләр, видеолар күп. Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6❤1✍1
Израил АКШка делегация җибәрүдән баш тарткан
Моның сәбәбе – БМО Иминлек шурасында Газзәдә ут туктату резолюциясе кабул ителгәндә, АКШның тотылып калуында.
Ак йорт киңәшчесе Джон Кирби белдергәнчә, Кушма штатлар Израилнең реакциясенә аптырый һәм борчылу белдерә. Үз позициясен белдерү өчен АКШ Израил белән барлык югары дәрәҗәдәге очрашуларын кулланачак, ди ул.
25 март көнне БМО Иминлек шурасы Газзәдә ут туктату турында резолюция кабул итте. АКШ беренче тапкыр тавыш бирүдән тотылып калды, моңарчы бу темадагы тавыш бирүләрдә ул вето хокукын куллана иде. АКШ үзе тәкъдим иткән резолюциягә исә Кытай белән Русия вето хокукын куллана иде.

👍5🤔2
— Без Татарстанның гамәлләрен анестезия буларак кабул иттек. Алар безгә бу процессны узуны җиңеләйтте. Шуннан соң Русия безне абзарга кертеп ябарга тиеш иде. Татарстанга безне абзарга алып бару бурычы куелды. Әмма моннан берни барып чыкмады.
— Без Татарстан [җитәкчелеге] белән сөйләшә башлагач, Татарстанның Путинга сораулары туа башлады. Ни өчен 20 ел дәвамында кырымтатарларның бәйсез матбугат чаралары, бәйсез телевидениесе, туган телдә белем бирүче мәктәпләре эшләде кебек сораулар туды татарларда. Шуннан соң Путин Татарстанны бу эштә туктатты һәм республикага Бакчасарай районы белән шефлык итүне генә калдырды.
10 ел элек Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды.
Татарстан президенты Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.
Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлык Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров белән сөйләште.
👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз
👉 Көзге-сылтама
Азатлык Радиосы
Кырым аннексиясе. "Кырымтатарлар Казан гамәлләрен анестезия дип кабул итте, ләкин моннан берни чыкмады"
Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлыкка сөйләде.
👍3🤬3😢3
Быел Татарстанда беренче сыйныфка баручылар былтыргыдан 3,7 мең балага азрак дип көтелә
Узган ел Татарстанда 55,3 мең бала беренче сыйныфка барган булса, быел 51,6 мең бала булыр, ди мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстанда, аеруча Казан тирәсендә, мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😢2🤔1💘1
Русиянең асаба халыклары оешмалары демократик илләрне Русиядәге сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырды
Белдерүне Русия асаба халыкларының халыкара комитеты, "Свободная Якутия", Ойрат-калмык халкы конгрессы һәм башкалар имзалаган. Имза калдыручылар Русиядә узган президент сайлавын ирексез, гаделсез, канунсыз дип саный.
Мөрәҗәгатьтә Русия асаба халыкларының хокуклары тупас бозылуы турында махсус парламент тыңлаулары уздыру да сорала.
Электораль аналитиклар исәпләвенчә, Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булырга мөмкиннәр.
Тулырак 👉 безнең хәбәрне укыгыз.

👍6❤5🔥2
Башкорт автоном республикасы оешуга 105 ел тулыр алдыннан Праганың сивил җәмгыять үзәге "Бабич" фильмын күмәк карау оештырды.
Кинода башкортларның иреккә омтылуы, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга теләүләре темасы ярылып ята. "Баймак вакыйгалары" белән дә аваздаш диде катнашучылар.
Бу хакта язманы безнең сайтта укыгыз. Аны кыскартып рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

👍5❤3🤮1
2024 елның гыйнвар-февраль аен Татарстанның берләштерелгән бюджеты 8,1 млрд сум профицит белән тәмамланган. Февраль аенда керемнәрнең нык артуы күренә.
Татарстан казнасына иң күп керемнәр физик затларның керемгә салымыннан (32%), табыш салымыннан (27%), оешмаларның милек салымыннан (15%), салым булмаган керемнәрдән (11%) һәм акцизлардан (10%) кергән.
Мәскәүдән күчерелгән финанслар 12,7 млрд сум (65%) тәшкил иткән.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤡3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Крокус Сити Холл"дан йөзләгән кешене коткарган егетләр
Кием элүче булып эшләгән 15 яшьлек Ислам Хәлилов, официант булып эшләгән Камил Насыйпов һәм 14 яшьлек Артём Донсков һөҗүм вакытында йөзләгән кешенең гомерен саклап калган.
22 март кичендә әлеге концерт залына оештырылган һөҗүмдә 130дан артык кеше һәлак булды.

❤🔥9❤3🔥1🤪1