Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Казанда Республика ифтары узачак.

Ул "Казан Экспо" үзәгендә оештырыла. Быел әлеге чарада 12 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Кунакларны, иминлек чаралары арттырылу сәбәпле, инде сәгать 15кә үк килергә чакыралар. Гардероб нәкъ менә шушы вакытта ачылачак, ә фойеда хәләл-ярминкә эшлиячәк. Шушында ук икенде намазын кылу мөмкинлеге дә булачак.

Ифтарны оештырырга 700ләп волонтер булыша. Алар җомга намазын "Казан Экспо"да ук укый алачак.

Республика ифтарын мөфти Камил Сәмигуллин, "Ак Барс Арена" мөдире Радик Миңлеәхмәтов һәм "Туган авылым" комплексы хуҗаларының берсе Радик Габдрахманов оештыра.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3👎2
Татарстан югары мәхкәмәсе элекке министр Әгъләм Садретдиновны азат итү турындагы карарны гамәлдән чыгарган.

Аны иреккә чыгару карарын Югары мәхкәмәгә прокуратура шикаять иткән. Садретдиновны яман шеш белән авыруы сәбәпле азат иткәннәр иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1👍1
Татарстан Фәннәр академиясе татар телендә яңа IT проектлар эшләргә һәм ясалма интеллект нигезендә эшләүче үзәк булдырырга җыена.

Бу хакта бүген Академия президенты Рифкать Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында ясаган хисабында белдерде.

Бүген татар теленә бәйле ресурслар елына ярты миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итә, ди ул.

Депутатларда татар теленә бәйле проектлар сорау тудырмады. Сессияне парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыру сәбәпле депутатлар җыенына килә алмады.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🤡1
Татарстанда 19 хосусый медицина оешмасы аборт ясату лицензиясеннән ихтыяри төстә баш тарткан.

Сүз Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә урнашкан клиникалар турында бара. Бу хакта бүген Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

Аның хисабында әйтелгәнчә, бүген Татарстанда аборт ясату лицензиясе булган 103 хосусый клиника һәм медицина оешмасы челтәре бар.

"Кызганыч, Татарстан Русиядә аборт ясату саны ягыннан беренче бишлеккә керә. 2022 елда республикада 11 335 хатын-кыз аборт ясаткан, 2021 елда — 11 645", диелә хисапта.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎6😢1
Русия баш штабында язгы чакырылышта гаскәргә алынган солдатларны "махсус хәрби операциягә" (Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышны шулай атый) җибәрмәячәкләр дип белдерделәр.

Гаскәрдә мәҗбүри хезмәт итү вакыты элеккечә бер ел булып кала.

Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр барачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔3👍1💔1
Татарстанның Тукай районындагы Мартыш авылы харитадан да юкка чыгарыла

Татарстан харитасыннан XVII гасырга караган, заманында татарлар һәм керәшеннәр яшәгән авыл юкка чыгачак. Бүген, 29 мартта Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Тукай районының Иштирәк җирлегендәге Мартыш авылын юкка чыгару өчен тавыш бирде.

2008 елда монда яшәүчеләр Мартыш елгасының пычрануына зарлана башлаган, соңрак анда һава һәм туфракның да пычрануын ачыклаганнар. Авыл санитар-яклау зонасына керә, хакимиятләр анда имин яшәү өчен шартлар тудырып булмый дип таба.

2020 елда бу авыл Түбән Кама сәнәгать зонасына бирелде. Кешеләренә Чаллыда яки Түбән Камада фатирлар бирелгән, компенсацияләр түләнгән.

👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢2🙏1
Белгородта дрон күп фатирлы йортка бәрелгән. Шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.

Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, тагын ике кеше яраланган. Моннан тыш, биш фатирның тәрзәләре ватылган, шулай ук бер машинага зыян килгән.

Азатлык бу саннарны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

Фото: Вячеслав Гладков / Telegram
🔥2🤬1
SotaVision журналисты Антонина Фаворская ике айга сак астына алынды.

Аны “экстермистик җәмгыять”тә катнашуда гаеплиләр. Имеш, ул Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) эшчәнлегендә катнашкан, фонд платформаларында ниндидер постлар урнаштырган.

Алексей Навальный нигез салган ФБК Русиядә экстермистик дип танылган.

Журналист 17 мартта Навальный истәлегенә чәчәкләр куйганда тоткарланды һәм 10 тәүлеккә утыртылды. Утыру урыныннан (спецприемник) чыкканда янә тоткарланды һәм җинаять гаепләве белдерелде.

Навальныйның элекке сүзчесе Кира Ярмыш “Фаворская ФБКга берни язмады”, “бу гаепләүнең ялган бууын читкә куеп торганда да, аның эчтәлеге мондый – журналистны журналистик эшчәнлеген өчен гаеплиләр” дип белдерде.

Кичә шушы маддә нигезендә Уфадан RusNews журналисты Ольга Комлева да ике айга сак астына алынды.

👉Тулырак монда укыгыз, VPN-сыз ачыла.
👍2❤1🤬1🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Мәскәүнең Басманный районы мәхкәмәсе Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактка катнашы бар дип шикләнелгән тугызынчы кешене ике айга сак астына алды. 

Аның исеме - Назримад Лотфуллои. Ул Таҗикстаннан һәм аңа 24 яшь.

Лотфуллои тоткарлаулары турында кичә Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин хисап бирде. Аның фаразынча Лутфуллои террорчыларны финанслау схемында катнашкан.

22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл"да билгесез кешеләр атыш башлады. 140тан артык кеше һәлак булды.
👎5👍2🤔2
Русиягә үлем җәзасы кайтырмы, юкмы?

Мәскәү өлкәсендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы теракттан соң Русия рәсмиләре һәм Путин режимына хезмәт итүчеләр үлем җәзасы хакында сөйләшә башлады. Аларның бер өлеше моны хуплый, икенчесе — бу юридик яктан мөмкин түгел дип белдерә. Әлеге сөйләшүләр Татарстанда да күзәтелә.

Үлем җәзасын кайтару мөмкинме? Моны юридик яктан ничек эшли алалар? Үлем җәзасы бүген нинди илләрдә гамәлдә?

Азатлык төп фикерләрне барлады.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда гына да укып була
🤬7✍1👍1
Путиннан Башкортстан шахтачыларын коткаруны үз контроленә алуын сорыйлар

"Телевизордан алдыйлар. Чынлыкта булганча сөйләмиләр. Вакытны әрәм итәләр, кешеләр үләргә мөмкин, зинһар, булышыгыз. Үтенәбез сездән. Хәзер анда калган шахтачыларның туганнарыннан хәбәрләр килә. Техника тик тора, беркем берни эшләми диләр. Ә телевизордан бөтенләй башкача күрсәтәләр. Вакытны нигә сузарга?" диелгән Сhange.org сайтындагы мөрәҗәгатьтә.

"Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Алар арасында Башкортстаннан Юрий Марков, Вадим Николаев, Ролан Шәрипов, Олег Симонов (дүртесе дә Сибайдан) һәм Эмиль Вәлиханов (Учалыдан) бар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
🤡7😢1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 март, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белогород өлкәсенең чик буе районнары, Белгород шәһәре һәм Яковлевский шәһәре бүлгесе мәктәпләре дүртенче чиректән онлайн укуга күчә. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте.

🔸Гладков сүзләренчә, Белгород өлкәсеннән Русиянең башка төбәкләренә 5 мең бала чыгарылган. Барлыгы 9 мең баланы чыгару каралган.

🔸Шимбәгә каршы төндә Украинага "Шахед" тибындагы 12 дрон җибәрелгән. Аларның 9ын бәреп төшергәннәр. Дроннар Херсон, Одесса, Днепропетровски һәм Полтава өлкәләренә җибәрелгән.

🔸Бүгеннән башлап Әрмәнастанның күпчелек банклары "Мир" карталары белән эшләүдән туктый.

🔸Таҗикстан хезмәт министрлыгы Мәскәү янындагы теракттан соң мигрантларның Русиядән китүен терки дип белдерде министр урынбасары.

🔸Харьков өлкәсендә 22 марттагы һөҗүм нәтиҗәсендә Змиевский ТЭСы тулысынча җимерелгән. Бу хакта "Центрэнерго" сайтында әйтелә.

🔸Җиргә йөз ел эчендә беренче тапкыр Понс-Брукс исемле койрыклы йолдыз якынлашып килә. Аны төнге күктә шәһәр читендә күреп булачак. Кырым һәм Кавказда яшәүчеләрнең кометаны күрү шанслары зуррак дигән Уфа фән һәм технологияләр доценты Фәрит Закирҗанов.
👍3✍1
"Безнең балаларга "СВО" турында белү ник кирәк?"

Казанда хәзерге чынбарлыкта бала тәрбияләү турында сөйләштеләр

Белгечләр баласы белән "махсус операция" турында сөйләшергә яки окоп шәмнәре ясарга теләмәгән ата-аналар белән ни рәвешле әңгәмә алып барырга кирәклеген дә өйрәтте.

— "Безнең ниндидер игелекле эш эшлисебез килә" дип ун яшьлек малай әнисе шалтыратты. Мәктәп идарәсеннән сорагыз, "Лавка добра" кебек проектлар, хәйрия ярминкәләре кебек чаралар да күп уза, дим. Ветераннар шурасы оеклар бәйләп фронтка җибәрә, шешәләр, окоп шәмнәре ясарга кушылыгыз, дидем. Ә ханым "Юк, "СВО" кирәкми, безнең балаларга "СВО" турында белү ник кирәк?" ди. Мин инде сак кына аңлатырга тырыштым: гади хатын-кыз буларак минем дә "махсус операция"гә мөнәсәбәтем дәүләтнекеннән аерылып торырга мөмкин, мин сезне агитация таратырга чакырмыйм, дим. Сез дә балагызга "махсус операция" турында башкача сөйли аласыз, тик ул — беренче чиратта, булачак яклаучы, сезнең яклаучыгыз, гаиләне яклаучы, дим. Тавышыннан һәм сөйләшү рәвешеннән аның 1990нчы елларда туган хатын-кыз икәне аңлашыла. Болай уйлаучылар берәү генә түгел. Бу очракта безгә беренче чиратта ата-аналар белән эшләргә кирәк, — дип сөйләде Казан мэриясе түрәсе Ирина Смирнова.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
🤯8🔥2👍1🤡1
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага Халык артисты исеме бирелгән

Кичә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында иҗат кичәсе узган. Ул республиканың дәүләт оркестры белән Ференц Листның оркестр һәм фортепиано өчен беренче концертын уйнаган.

Шулай ук опера җырчысы Аскар Абдразаков, кларнетист Артур Назиуллин һәм 12 яшьлек кызы Камилә Бакирова белән чыгыш ясаган.

Кичә барышында Шәфыйковага Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән.

Әминә Шәфыйковага 50 яшь, ул Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировка үткән.

2010- 2012 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгате академиясе ректоры була. 2012 елдан бирле Башкортстан республикасының мәдәният министры.

Фото: Башкортстан мәдәният министрлыгы
👍6👎2✍1❤1
Нәҗип Бәдретдинов ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының ябылуы турында белдерде

“Яңа гасыр” (ТНВ) телевидениесендә 2000 елдан эфирга чыккан “Җырлыйк әле” тапшыруы ябыла. Март ахырында аның соңгы чыгарылышы күрсәтелгән. Бу хакта програмның авторы һәм җитәкчесе Нәҗип Бәдретдин белдерү белән чыкты.

Тапшыруның ябылу сәбәбен ул “минем фикеремнең каналның музыкаль сәясәтенә капма-каршы булуында” дип атады.

“Җырлыйк әле”нең бер тапшыруына 20 мең сум бүленә торган булган. Атнасына Бәдретдтинов үзе 3,5 мең сум эшләгән. Музыкант ТНВ җитәкчелегеннән тапшыру гонорарын 10 мең сумга арттырыруны сораган, әмма уңай җавап ишетмәгән.

“Яңа гасыр” телерадиоширкәте мөдире Илшат Әминов тапшыру ябылмаячак, ләкин Нәҗип Бәдретдиновның шартлары үтәлмәячәк дигән.

1 февральдән ТНВда башкарма директор булып журналист, элек TMTV каналынла эшләгән Лилия Кадыйрова билгеләнде. Ул "яңа 12 проект тәкъдим иттек" дип белдерде. Аның сүзләренчә, тапшыруларның рейтингларына карап яңарту, кешеләрен алмаштыру һәм башка чаралар күрергә кирәк.

"Җырлыйк әле" тапшыруының ябылуы турында 29 мартта Интертат сайтында да мәкалә дөнья күргән иде. Анда Кадыйрова тапшырулар тулы бер сезонга планлаштырыла, май ахырына кадәр "Җырлый әле" чыгачак диде. Әмма 30 мартка әлеге мәкалә сайттан юкка чыкты. Google эзләгече хәтерендә генә берничә җөмләсе калды.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢11👍1🤬1
Йосыф Акчура хатлары кем кулында һәм кайда саклана?

Төркия республикасының барлыкка килүе һәм аның үсеш алуына зур өлеш керткән татар шәхесе Йосыф Акчураның шәхси хатларыннан торган китап чыкты.

Аны басмага галим Исмаил Төркоглы әзерләп чыгарды. Галим белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Тулы текстны Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍13❤2🔥1