Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.

Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.

Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады.
Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлыкка сөйләде.
❤3😢2🔥1😁1🤬1
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла оешманың низамнамәсен (уставын) үзгәртергә чакырды.

Бу хакта ул бүген берлекнең утырышында белдерде: Корылтайда сайланган идарә әгъзалары үзара гына рәисне билгеләп куярга тәкъдим итте.

"Тәкъдимем шундый. Уйлагыз әле: президент республикасы һәм парламент республикасы бар. Безнең берлек президент республикасына туры килә. Рәис үзе идарә әгъзаларын тәкъдим итә. Корылтайда җиңеп чыккан кешегә каршы килмиләр. Ул үзенең фикердәшләрен, үзенә каршы килмәгән кешеләрне сайлый, яшерен-батырын түгел. Гомумән, мин сәяси системда парламент республикасы яклы кеше. Корылтай башта идарәне сайлап, аннан соң идарә рәисне сайларга тиеш дип саныйм мин", диде ул.

Аның бу фикеренә язучы Нәҗибә Сафина каршы төште.

"Бөтен язучылар юк дип әйттеләр, һаман шуны кузгатасыз, — диде ул. — Рәисне бөтен язучы сайларга тиеш, вертикаль түгел".

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5✍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
13 мартта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка ачылган җинаять эше каралган чираттагы утырыш үтте. Бүген элек Азат утырган Киров өлкәсендәге 17нче колониянең отряд җитәкчесе Алексей Костицыннан шаһит буларак сорау алдылар.…
⚡️Татар математигы Азат Мифтаховны тагын 3 елга колониягә утыртырга телиләр.

Мондый җәзаны прокуратура сорый.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган — тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".

Моңарчы Мифтахов "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепле дип танылып хулиганлык өчен 6 елга хөкем ителгән иде. Яңа җинаять эше буенча аны төрмәдән чыгып берничә минут узгач тоткарладылар.

Хокук яклаучылар Мифтаховны сәяси тоткын ди. Куәт оешмалары Азатны җәфалаган дигән хәбәрләр дә булды. Ул үзе исә "Бердәм Русия" офисына беркайчан да һөҗүм итмәдем дип белдерә. Яңа ачылган җинаять эшендә дә гаебен танымый.

Азат Мифтахов — татар язучысы Фәнзаман Батталның (1939-2015) оныгы.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬12😢2
4 елга утыртылган башкорт активисты Фаил Алсыновның хатыны Галия ире янына төрмәгә барып кайткан.

Хәзер Алсынов Магнитогорскидагы СИЗОда утыра.

"Мине соңгы сеанска гына керттеләр. Фаил башкалар белән кисешергә тиеш түгел, диделәр. Барыгызның да сәламен җиткердем. Шартлар бик җүнле булмаса да, хәлләре әйбәт. Ураза тота, китап укый, намаз укый. Тышны күргәне юк, сагынган. Подвалда һава начар, алышынмый, ди. Еш чучка ите бирәләр, ул вакытта чәй белән икмәк кенә яки кертелгән ризык ашый"

дип язган Галия соцчелтәрләрнең берсендә.

Аның сүзләренчә, Фаил хәзер мәхкәмә көнен көтә. Баймактагы карарны Югары мәхкәмә яңадан карарга тиеш.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬12💔5
⚡️Казанның халыкара һава аланында ашыгыч рәвештә тәрәзәсенә зыян килгән очкыч төшеп утырган.

Очкыч Уфадан Ярославльгә очкан булган, очкычта 25 юлчы бар дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Беркем дә зыян күрмәгән диелә.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3🙏3
"Мин үземчә урманда качып йөрермен дип уйлаган идем."

Русиядән качып киткән башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов илдән ни рәвешле качканын сөйләде. Чикне узганда чәчем агарды, ди ул.

Башкортстаннан — Казакътсанга, Казакъстаннан — Төркиягә, Төркиядән — икенче илгә... Юлымда гел башкортлар һәм казакълар ярдәм итеп торды, ди Алтынай.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6❤1😁1🤮1
Татарстанда кафе һәм барларда кичке уннан соң хәмер сатуны тыймакчылар.

Моннан тыш утырып ашый торган җирләре 50 дүрткел метрдан да кимрәк булган туклану урыннарында алкоһол сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5😁3🤡2
Тикшерү комитеты "Крокус Сити Холл"дагы терактта катнашуда шикләнелүче тагын бер кешене тоткарлаган дип хәбәр итә.

"Террорчыларны финанслаган тагын бер кешене ачыкладык һәм тоткарладык", – диелә комитет тараткан хәбәрдә.

Кулга алынган кешенең исеме әйтелми.

Шулай ук, Русиянең куәт оешмалары "Крокус"ка һөҗүм иткән кешеләр "украин милләтчеләре" белән бәйле дип белдерә. Имеш, алар Украинадан акча һәм криптовалюта алган булган.

"Крокус Сити Холл"дагы теракттан соң тоткарланган ирләр турында Азатлык видео да әзерләгән иде. Аны моннан карагыз.

@azatliqradiosi
🤡4👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татар математигы Азат Мифтаховны тагын 3 елга колониягә утыртырга телиләр. Мондый җәзаны прокуратура сорый. Исегезгә төшерәбез: 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча,…
⚡️Азат Мифтаховка карар чыгарылды: яңа җинаять эше нигезендә аны 4 елга хөкем иттеләр.

Беренче ике елны ул төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак .

Татар математигы үз гаебен танымады.

@azatliqradiosi
🤬16👍2💔2
Австриянең кирпеч җитештерүче Wienerberger оешмасы Русиядәге заводларын саткан.

Заводларның берсе Татарстанда урнашкан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Ахырзаман җиткәндер!.. Урамда йөрмәек, инәең кү*е! Сикерә ул, сикерә! Аяклары-мыеклары бар!"

Башкортстанның Яңавыл районында яшәүче ханымнар "кар бетләрен" күргәч, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә видео төшергән. Шушы видео соцчелтәрләрдә таралган. Аны сезгә дә күрсәтергә булдык, хөрмәтле укучыларыбыз.

Бактың исә, бу бөҗәкләр кешеләр өчен дә, үсемлекләр өчен дә зарарсыз икән. Ә март аенда карда хәрәкәт итүләре исә гайре табигый. ☝️😀

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥8🤣6👍1👎1
КФУда плагиатка каршы татарча програм эшләгәннәр.

"Бу бик мөһим бурыч, чөнки бу програм һәр татар галименең керткән чын өлешен бәяләргә булышачак, фәнни эшчәнлек белән мөстәкыйль шөгыльләнергә этәрәчәк", дип искәртә Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8😁2✍1❤1💘1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азат Мифтаховка карар чыгарылды: яңа җинаять эше нигезендә аны 4 елга хөкем иттеләр. Беренче ике елны ул төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак . Татар математигы үз гаебен танымады. @azatliqradiosi
Азат Мифтахов мәхкәмәдәге чыгышында "дәүләткә карата мәхәббәт" уянмавы, дәлилләр фальсификацияләнгәне турында әйтте. Ул, киресенчә, дәүләтне террорчылыкта гаепләде.

"Дәүләт үзенең террорчы асылын күрсәтә, моны анархистларның соңгы президент сайлавы алдыннан "ФСБ — төп террорчы" шигаре күтәреп урамнарга чыгуы да әйтә. Хәзер без тышкы һәм эчке сәясәтнең үтерү һәм куркыту конвейерына барып тоташканын күрәбез. Мине террорчылыкны аклауда ялган шаһитләр белән дәлилләгән вакытта федераль каналларда дәүләт сәясәте белән риза булмаучыларны массалы төстә үтерергә чакырулар ишетелә. Дәүләт террорчылык белән көрәшәбез ди, чынлыкта исә дәүләтнең террорга үз монополиясен сакларга омтылуын күрәбез"

диде ул.

Мифтаховның минут ярым чыгышыннан соң мәхкәмә хөкемдары Алексей Колесников аны туктатты һәм журналистларга төшерүне тыйды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥8👍2💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Уфаның Киров районы мәхкәмәсе элекке Навальный штабының активисты, журналист Ольга Комлеваны 27 майга кадәр сак астында калдырды. Ул экстремистлар җәмгыятендә катнашуда гаепләнә. Комлевага 45 яшь.

🔹"Крокус Сити Холл"дагы терактта Русия армиясе полковнигы Тимур Мәсников та һәлак булган. Ул соңгы ике елда Украинада сугышкан, Мәскәүгә туганнары белән күрешергә дип кайткан булган. Шулай итеп, бер атна элек оештырылган һөҗүм аркасында барлыгы 143 кеше һәлак булган.

🔹Русиянең Белгород өлкәсендә 15 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итте өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков. Аның сүзләренчә, 37 фатирда тәрәзәләр ватылган. Җәрәхәтләр алган кешеләр юк.

🔹Apple ширкәте өр-яңа iPad Pro һәм iPad Airны инде май аенда ук тәкъдим итәчәк дип яза Bloomberg. iPad Airга яңа процессор куелачак.

🔹Бүген — Рамазан аеның 19нчы көне. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 18:16, Чаллы — 18:03, Уфа — 19:48, Төмән — 19:12, Мәскәү — 19:02.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3✍1❤1
Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән.

"Ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саныйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡9🤬4👍1
❗️Казанда "Җиңү проспекты" метро станциясендә бер хатын-кыз поезд юлына егылып төшкән.

Станциягә киләсе состав вакытында туктаган. Ханымны коткарганнар.

Хәзер аны табиблар карый дип хәбәр ителә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2😱2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️Кичә адвокат Марат Ашимов тоткарланган Бу хакта үзенең Telergram каналында адвокат Руслан Нәгыев яза. Ул алдау маддәсе нигезендә тоткарланган. Ашимов өстеннән шикаятьне аңа мөрәҗәгать иткән кеше язган, ди Нәгыев. "Иртәгә, 29 мартта Саранскиның Ленин районы…
Адвокат Руслан Нәгыев Мордовия адвокаты Марат Ашимовка ачылган җинаять эшен "тузга язмаган" һәм "провокация" дип атады.

Аның сүзләренчә, Ашимовны шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару белән бәйле бер мәсьәләне канунсыз хәл иткән өчен 200 мең сум акча алмакчы булуда шикләнәләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5🙏1