Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Терактта шикләнелүчеләрнең җәзаланганын бөтен дөнья күрде. Аңа кадәр ФСБ тоткын татар һәм башкортларны да газаплады

Дүшәмбе чыккан мәкаләне укырга уңайлы итеп әзерләдек.

ФСБ элек тә кешеләрне җәзалый, кыйный иде. Бары тик моны яшереп башкарды. Азатлык җәзалау аша узган татар, башкорт, кырымтатарларны искә ала. Алардан да, электр белән җәзалап, гаепне үз өстенә алуны таләп итәләр иде.

"Крокус Сити Холлдагы" теракттан соң куәт оешмалары вәкилләре эш ысулларын ачыктан-ачык күрсәтте.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.
😢8🤬2👍1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә сезгә кыска хәбәрләр. Нинди алар?

🔸Русия төнлә Харьковны утка тотты, кимендә ун кеше зыян күргән, кимендә дүрт кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның өчесе - коткаручылар, алар җимерек йортлардан кешеләрне коткарган.

🔸Русия ягы төнлә Белгород белән Тулада биш дронны бәреп төшердек дип хисап тотты.

🔸Бик каты җил аркасында Мәскәүдә ике кеше һәлак булган, унбиш кеше зыян күргән. Һава торышы начар булганлыктан парклар, ачык җәмәгать урыннары бу көннәрдә ябылган.

🔸Роскомнадзор Төньяк Кавказда ЛГБТ кешеләренә хокукый ярдәм күрсәтүче «СК SOS» сәхифәсен япкан.

🔸Чечня башлыгы түрәләрне кибетләрдә бурычлары булган кешеләрнең әҗәтләрен капларга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, аңа кызы күп кеше акчасызлыктан бурычка яшәргә мәҗбүр булганын сөйләгән. Кадыйров үз районындагы кешеләрнең бурычларын үзем түлим дип вәгъдә иткән.

🔸Apple-ның сервисларында эш туктап калган. АКШ, Австралия, Канада, Германия, Британия, Русия һәм башка илләрдәге Apple мөштәриләре App Store, Apple Music, TV эшләми дип зарланган.

🔸Казан урамнарында унике яңа җәмәгать бәдрәфләре барлыкка киләчәк. Татарстан бюджетыннан моңа 2 млн сум акча бүленәчәк.

🔸Башкортстанда экология өчен соңгы биш елда 12,3 млрд сум акча тотылган.

Менә шундый хәбәрләр булды. Көннәр тыныч, имин узсын!
👍6✍1💘1
Активист Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков җинаять эше белән тынышу бетте дип язды.

Җинаять эше өч томнан торганлыгы һәм бу эш үзенчәлекле оештырылды дип аңлатты.

"Дуслар, җинаять эше белән танышу тәмам. Башкалардан аермалы бу эш Магниторскиның тикшерү изоляторында оештырылды. Ягъни Баймак район мәхкәмәсе хезмәткәрләре тикшерү изоляторына үзләре килеп йөрде, папкаларны үзләре ташыды. Моңа барысы да шаккатты. Тикшерү изоляторы кешеләре дә, тәҗрибәле адвокатлар да үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән булып чыкты. Алсыновны Баймакка этап белән китерергә тиешләр иде, әмма аңлашылмаган сәбәпләр аркасында моны башкармадылар.

Шушы көннәрдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять хаты юлланачак. Утырыш кайчан була - соңрак беләчәкбез", дип язды ул Telegram каналында.

Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Мондый карарга каршы Баймак, Уфада кешеләр урамга чыкты. Ахыр чиктә сиксәнләп кеше тоткарланды.
💔2❤1🙏1💘1
"Төрмәне шомлы урын дип күз алдына китерә идем"

"Мин төрмәне шомлы урын, явыз сакчылар эшли дип күз алдына китерә идем. Берәр басым булыр дип сагайдым. Тик монда якты, чиста. Миңа очраган кешеләр барысы да кешечә сөйләшә. Минем камерага урнаштырган чакларында коридорда песи ята иде. Кичә йөрештә булганда җырларга ярыймы дип сорадым, рөхсәт иттеләр". Бу Уфа активисты Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан язган хатының бер өлеше.

Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр.

Төрмәдән тагын ниләр язган ул?

Бу хакта 👉 моннан укыйсы. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.
💔5🤯1
Язгы ташу башланды, казалар артты

▪️ Башкортстанның Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәргән, юлны су баскан. Бүген иртәнге сигездә бу юлдан барган Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән. Коткаручылар килеп, аларны көймә белән имин урынга күчергән. Хәзерге вакытта түбәсеннән суга күмелгән машинаны чыгару мәсьәләсе хәл ителә диелә.

▪️ Кичә 3 апрельдә Башкортстанның Хәйбулла районында да юлга күтәрелгән су йөртүчесе белән бергә бер машинаны агызып алып китте.

▪️Дәүлекән районында сигез кешене су басудан коткарганнар, аларның бишесен вакытлыча тоту урынына урнаштырганнар.

▪️Ык елгасы күтәрелгән, Азнакай районының Тымытык авылы белән Башкортстанның Бакалы районы Яңа Тымытык авылын тоташтырган күпер су астында калган. Күпердә хәрәкәтне туктатканнар.

▪️Кичә исә Буа районында Зөя елгасы күтәрелеп ике күперне су басты.

Тагын кайда ниләр булган?
Моннан укыгыз.
😢3🐳3👍1
Амур өлкәсендә Ростехнадзорның ике хезмәткәрен һәм "Пионер" мәгъдәнлеге баш инженерын кулга алганнар

Амур өлкәсендәге мәхкәмә Ростехнадзорның Ерак көнчыгыш идарәсенең Амур өлкәсендәге куркыныч җитештерү объектларын күзәтү бүлеге җитәкчесе урынбасарын һәм баш инспекторын ике айга кулга алган. Шулай ук "Пионер" мәгъдәнлеге баш инженеры да ике айга кулга алынган.

Мәгъдәнлектә җимереклекләр астында 13 шахтачы, шул исәптән Башкортстаннан килеп эшләгән биш эшче калган иде. Алар һәлак булды дип таныдылар. Бу хакта төбәк прокуратурасында хәбәр итәләр.

Кулга алынучылар арасында төп җитәкчеләр дә җаваплылыкка тартылачакмы? Әллә инде шушы кешеләргә генә сылтап калдырачаклармы?

👉 Монда тулырак. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.
❤1👍1👏1😢1💘1
Башкортстан дроннардан саклану чаралары җитештерүне арттырачак

Башкортстанда дроннарга каршы чаралар һәм радиоэлектрон көрәш чаралары җитештерүне тизләтмәкче булалар. Бу хакта республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте, дип яза РБК.

"Пилотсыз очкычлар һөҗүме булырга мөмкин — аеруча бу проблем кискен тора. Безнең сәнәгать оешмаларының дронннан саклаучы һәм радиоэлектрон көрәш чараларына ихтыяҗы бар. Әле кичә генә Русия президенты аларны җитештерүне арттырырга кушты", дигән Назаров.

Түрә әйтүенчә, Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештергәндә мондый аерым проектлар да тормышка ашырыла, хәзер аларны тизәйтергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта республикада пилотсыз очучы җиһазларны өч җитештерүче бар ди ул.

Шул ук вакытта Алабуга белән Түбән Камага дроннар һөҗүм иткәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы һәр оешмага үзләренә сакланырга кушты.

"Ракеттан саклану чаралары эшләр дип көтеп торырга кирәкми, аның башка бурычлары бар. Һәр оешма, һәр шәһәр, һәр муниципалитет — без моны үз көчләребез белән хәл итәргә тиеш", диде ул.

Хәбәр сәхифәдә, ә бусы VPNсыз ачыла торган сылтама.
🤣4🤡3💅2😁1😐1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украина куәт структураларының республикага игътибарын арттырды дип белдерде.

Бу хакта ул террорчылыкка каршы комиссия утырышында әйтте. Очрашуда хакимият вәкилләре, тимер юл һәм транспорт хуҗалыклары башлыклары катнашкан.

Аныңча, хәзерге вакытта Украина куәт структуралары Русиянең, шул исәптән Татарстанның транспорт инфраструктураларына һәм сәнәгать оешмаларына зур кызыксынуын күрсәтә.

"Шуны исәпкә алырга кирәк, террорчылык гамәлен кылу өчен Интернетта яшьләрне актив ялларга тырышу бара", диде ул.

Миңнеханов Татарстандагы транспорт һәм юл хуҗалыгы инфраструктураларының террорчылыкка каршы ни кадәр сакланган булуын өйрәнергә кушты.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🎉4💩2💅2❤1😁1🤡1
Уфада яшәүче иргә сайлау бюллетененә сугышка каршы язу язганы өчен 45 мең сум штраф салганнар.

Эш материалларыннан күренгәнчә, сайлау вакытында, көндезге 12.20 сәгатьтә Эмиль П. сайлау бүлегсенә килгән. Бюллетень алгач ул аңа язулар язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.

Шуннан соң бюллетеньне фотога төшереп аның белән сайлау бүлгесе буйлап узган, ни язуын шунда булган кешеләргә күрсәткән, аннары соң гына бюллетеньне тартмага салган диелә. Ахырдан аның сугышка каршы эчтәлектәге әйберләр язуы ачыкланган. Мәхкәмә фикеренчә, аларны кешеләргә күрсәтеп йөрү Русия гаскәрен "кимсетү".

▪️Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.

@azatliqradiosi
🤬3👍2
WhatsApp-та "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында статус куйган Татарстан кешесенә 20 мең сум штраф салганнар.

Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га хәбәр иткән.

Георгий Уфимцев исемле бу ир 16 мартта видеодомофон камералары аша полиция хезмәткәрләренең һәм сивил киемнән булган кешеләрнең үзен эзләвен сизеп алган.

Шулай ук аның туганнарына шалтратканнар һәм иргә полиция бүлекчәсенә килергә кушканнар. Куәт оешмалары вәкилләре аны сайлаулар белән бәйле рәвештә эзләүләрен әйткән. Шул ук вакытта Уфимцевка бернинди хәбәр дә, повестка да җибәрмәгәннәр.

Ирне 28 март көнне Бөгелмәдән чыккан вакытта тоткарлаганнар. Полициядә аңа алдан хәбәр бирмичә җәмәгать чарасы оештыру турында беркетмә төзегәннәр һәм мәхкәмә булганчыга кадәр, төнгә полиция бүлекчәсендә калдырганнар.

Ирнең телефонын тартып алганнар һәм серсүзен сораганнар, бармак эзләрен, аяк киеме табанының эзләрен алганнар. Шулай ук аның өен тикшереп чыкканнар. Бер нәрсәсен дә тартып алмаганнар, әмма компьютерын тикшереп чыкканнар диелә.

Ир үзенә ачылган административ эшнең материалларын бары тик мәхкәмә утырышында гына күргән. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре аның WhatsApp-тагы аккаунтында чыккан статусны төшереп алган, бу статуста "Путинга каршы төш вакыты" чарасы турында мәгълүмат булган диелә.

@azatliqradiosi
🤬2👍1🤯1😱1
Татарстан башкаласында эшче мигрантларны тикшерә башлаганнар.

Тәртип саклау оешмалары вәкилләре Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнарындагы төзелеш барган урыннарда булган, дип җиткерә Татарстан тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Вечерняя Казань".

Русия ватандашлыгы булса да, хәрби исәпкә басмаган 45 мигрантны ачыклаганнар. Төзелеш мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрдәге зур базарларны да ткишерүләре әйтелә.

Мәсәлән Яңа Савин районында урнашкан "Привоз" базарына рейд булган. Бу хакта "Бизнес Оnline" язды.

"Документларны тикшерделәр. Нигездә кайда теркәлгән булуларын, кайда яшәүләрен", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе. Аның әйтүенчә, якынча ун кешене куәт оешмалры вәкилләре "төгәллек кертү өчен" үзләре белән алып киткән.

Кайбер сатучылар бу рейдларны Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да булган теракт белән бәйләгән. Әмма базар мөдире урынбасары басмага мондый тикшерүләр базарда якынча айга бер булып тора дип сөйләгән. Ул моны теракт белән бәйледер дип ышандырып әйтә алмаган.

@azatliqradiosi
👎4😢3⚡1👍1👏1🤡1
Федераль иминле хезмәте (ФСБ) “Крокус Сити Холл”дагы теракт нигезендә тагын өч кешене тоткарлаган.

Мәскәү, Екатеринбур, Омски шәһәрләрендә тоткарланган кешеләрнең берсе Русия ватандашы, икесе чит ил кешесе диелә.

ФСБ мәгълүматынча, аларның икесе “Крокус Сити”дагы һөҗүмгә корал алу һәм транспорт өчен акча күчергән, өченчесе имеш ярдәмчеләрне яллау һәм башкаручыларны финанслау белән шөгыльләнгән.

@azatliqradiosi
💩5🤡3👎1🤔1🤮1🥱1