Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сорый

"Социаль челтәрләрдә күп санлы видеоматериаллар тарала, анда күренгәнчә, Башкортстан тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәндә мәхкәмә бинасы янына җыелган сивил затларны провокацияли башлый", диелә мөрәҗәгатьтә.

Тыныч җыенны полиция хезмәткәрләре бозды дип саный ул.

"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты - эш күрсәтү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды - мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", дип сөйли активист.

▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә бинасы янына халык җыелды. Әлеге җыеннардан соң "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. Барлыгы 80ләп кеше кулга алынды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
❤3😢2
Алабугага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең бишесе – Африка студентлары.

Алар Зимбабве, Судан, Конго һәм Руандадан килгәннәр.

Элегрәк “Алабуга Политех” уку йортына Африка илләреннән студентлар җыюны “ гендер тигезлеге” белән аңлатканнар иде.

"Көллияттә бүген гендер составы – 80 проценты егетләр. Билгеле, без моны төзәтергә булдык, нигә әле Африка һәм Һиндстан кызларын укытмаска һәм ассимиляцияләнмәскә ди", дип белдерде Татарстан сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров.

@azatliqradiosi
😁10🤬2🔥1🤡1
Бүген, 2 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага (Галим) чыккан хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5🤬1
⚡️Истанбулның Бишекташ районындагы күпкатлы йортта чыккан янгында ким дигәндә 29 кеше һәлак булган.

Бу хакта NTV Haber хәбәр итә.

Янгын 16 катлы йортның беренче һәм икенче катында урнашкан күңел ачу үзәгендә чыккан. Анда ремонт барганы әйтелә, башка мәгълүматлар әлегә юк. Янгын сүндерелгән.

@azatliqradiosi
😢8😱2❤1
Төркиядә сайлау: илнең яртысы һәм зур шәһәрләр оппозиция кулына күчә

31 мартта Төркиядә муниципаль сайлаулар узды. Халык шәһәр мэрларын, район һәм мәхәлләләрнең җитәкчеләренә тавыш бирде. Бу юлы җирле сайлауда иң күп тавышны оппозиция фиркасе җыйды.

Хәзер төрек республикасының төп шәһәрләрендә кәмалчылар — Мостафа Кәмал Ататөрек нигез салган Җөмһүрият халык фиркасе вәкиле идарә итәчәк. Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның АK фиркасе (Гаделлек һәм үсеш фиркасе) тавыш саны ягыннан икенче урынны гына яулый алды.

Бу илдә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Азатлык белгечләр фикерләрен барлады.

— Монда төп мәсьәлә шунда ки — төрекләр баланс ярата. Алар өчен алтын урталык булу бик мөһим. Шуңа да моңа кадәр булган сайлауда президент булып Эрдоган сайланды, парламентта да АК фиркасе һәм алар белән беректәш булган фиркаләр җиңде. Муниципаль сайлауда, киресенчә, сәяси яктан Җөмһүрият халык фиркасе казанырга тиеш иде, — ди татар сәясәт белгече Руслан Айсин. — Гомумән, төрекләрнең сәяси үзаңы шундый. Алар президент буларак Эрдоганга тавыш бирергә, шул ук вакытта җирле хакимияттә президентка каршы булган фиркане сайларга мөмкин. Бу — гадәти әйбер. Төп стратегияне президент һәм парламент билгели, ә җирле идарә исә җирле проблемнарны хәл итә. Мин монда АК фиркасе өчен зур проблем күрмим.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
👍3👏3❤2✍1
"Крокус"тагы теракттан соң 8,5 мең мигрант кысрыклаулар турында хокук яклаучыга мөрәҗәгать иткән

"Кешенең патенты бар, теркәлгән урынында яши, рәсми рәвештә эшли, ә аны "рөхсәт ителгән вакыттан артыграк калуда" һәм "вак хулиганлыкта" гаеплиләр. Мәсәлән, янәсе кеше "җәмәгать урынында кычкырып сүгенгән һәм кулларын болгаган" диләр, әмма чынлыкта мондый хәлгә ишарә дә булмаган", дип белдерә хокук яклаучы Валентина Чупик.

▪️"Крокус Сити Холл"да теракт 22 мартта оештырылды. Анда 144 кеше һәлак булды. Узган атна ахырында "Крокус" эшендә шикләнелгән тугызынчы кешене сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары.
😢5💔4❤1👍1👎1
Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем бүген, 2 апрель көнне Татарстанга дроннар һөҗүм итүе уңаеннан белдерү чыгарды.

Аның әгъзалары әле былтыр җәй көне үк Татарстанны Украинага каршы "агрессиядә катнашырга ярамавы һәм Русиягә теләсә нинди корал, шул исәптән пилотсыз очкычлар да тапшырмау турында" кисәтеп куюын искәртә.

"Безнең исемнән Татарстан халкы кисәтелгән иде. Кешеләр җәрәхәтләнүенә һәм корбаннарга бары тик Мәскәүнең Путин режимы һәм Татарстандагы Шәймиев-Миңнеханов марионет хакимияте генә гаепле. Баскынлыктагы милли республикаларның ресурсларын куллануга бары тик алар гына җаваплы, чөнки алар империячел Мәскәүнең суверен Украинага каршы басып алу сугышында үз ихтыярлары белән катнаша, бу сугышта гаепсез тыныч кешеләр үлә һәм Украинаның сивил һәм энергетик инфраструктурасы юк ителә", диелә бүген чыккан белдерүдә.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍10❤4🔥3👎1🤮1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"
Кайнар су юк. Унитаз урынына — идәндәге тишек. Адым атларга ярты метр буш ара да юк. Ике карават һәм диварда бер киштә. Өстәл дә юк. Диварлар коточкыч. Ремонт ярты гасыр булмагандыр."


Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды: бу юлы 5 июньгә кадәр. Ул инде ярты елга якын төрмәдә утыра.

Ире Павел Буторин аны иреккә чыгарыр өчен АКШның "Нахакка тоткарланганнар" исемлегенә кертергә тырыша.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
💔18🤬5👍2😢1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Казанның Адоратский урамында 5 яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. Дәү әнисе, бүлмәне җилләтәм дип, тәрәзне берничә минутка гына ачкан булган — фаҗига шул вакытта булырга өлгергән. Малайның әтисе — полиция хезмәткәре, әнисе музейда эшли. Гаиләдә тагын бер кыз-бала бар, ул — мәктәп яшендә.

🔹Тайвань утравында соңгы 25 елда иң көчле җир тетрәү булган. 4 кеше һәлак, 97 кеше яраланган.

🔹Бразилия хакимиятләре Халыкара җинаять мәхкәмәсендә катнашмый торган ил башлыкларына иммунитет кертү тәкъдиме белән чыкты.

🔹Төнлә Мәскәүдән Иркүтскига очып барган очкыч Казанның халыкара һава аланында төшеп утырырга мәҗбүр булган. Сәбәбе — юлчыларның берсенә начар булып киткән. 28 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән. Шуннан соң очкыч юлын дәвам иткән.

🔹Бүген — Рамазан аеның 24нче көне. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 18:27, Чаллы — 18:14, Уфа — 19:58, Төмән — 19:23, Мәскәү — 19:13.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍2👍1🔥1😢1💘1
❗️Гамәли семиотика институты галимнәре тавыш ярдәмендә урыс теленнән — татарчага, татар теленнән урысчага тәрҗемә итүче кушымта булдырган.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты ясаган әлеге кушымтаны әлегә Android платформасында гына йөкләргә була. Институт мөдире Ринат Гыйлмуллин белдерүенчә, ай дәвамында iOS өчен дә кушымта ясалып бетәчәк.

Кушымтаны Google Play интернет-кибетеннән табып урнаштырырга мөмкин.

@azatliqradiosi
❤10🔥2👏1💘1
❗️"Крокус Сити Холл"дагы терактта һәлак булган балалар саны 6га җиткән.

Ул хакта Русиянең балалар омбудсмены Мария Львова-Белова хәбәр итте.

Шулай итеп 22 март кичендә "Крокус"ка булган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 145кә җиткән.

@azatliqradiosi
😭6🤔3😢2👍1💔1
Русия армиясенә Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең егет чакырылачак.

Моңа кадәр рәсмиләр язгы чакырылышта гаскәргә алынганнарны Украинадагы сугышка җибәрмәячәкләр диде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👎9🤬7
Казанда БРИКС җыенына кадәр Сөембикә манарасын төзекләндермәкчеләр.

Аның тышкы ягын төзекләндереп, кирпечләрен яңартмакчы булалар. Түрәләр әйтүенчә, манараның проблемлы урыннары билгеле, әмма аңа бүген берни янамый. Шулай да эчке ягында да, тышкы яклап та ныгыту эшләре башкарырга кирәк.

БРИКС җыены исә Казанда быел октябрьдә үтәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤔2🥴2💘1
Украина хөкүмәте тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, кырымтатар Эмине Джеппарны вазифасыннан җибәрде.

Быел февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Джеппарны Венадагы халыкара оешмалар каршында даими вәкил итеп билгеләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🥰4❤1✍1
Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүмендә Башкортстаннан да бер студент җәрәхәтләнгән.

Шул ук вакытта оператив хезмәтләрдәге чыганакларына таянып "Baza" кичәге хәлләрдә барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары дип яза. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3🤬3👎1🤪1
2022 елның мартыннан Русия мәхкәмәләренә гаскәрне "кимсетү" турында тугыз меңнән артык беркетмә кергән.

Шуларның 9086сы — район мәхкәмәләренә, 12се — хәрби мәхкәмәләргә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4
Татарстанга дроннар һөҗүме: халык социаль челтәрләрдә ни яза?

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте.

Азатлык сөйләшкән бер ханым (иминлек максатыннан исемен язмыйбыз) әйтүенчә, аның улы да шул тулай-торакта яшәгән. "Аларга бернинди зыян килмәде. Хәзер улымны Чаллыга алып килделәр, психологлар ярдәм күрсәтә", диде.

Гомумән "Алабуга-Политех" көллияте студентларын бернинди мәгълүмат таратмагыз дип кисәткәннәр.

Азатлык бу уңайдан социаль челтәрләргә күзәтү ясады: халык ни сөйли, куркамы, нинди сораулар бирә? Вакыйгага атап шигырь язучылар да бар.

Безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
🔥6👍2❤1✍1
Хокук яклаучылар: Әрмәнстанда русияләрне күзәтеп йөриләр

Әрмәнстанның Ереван һәм Гүмри шәһәрләрендә яшәүче русияләрне Русия хәрби киеменнән булган кешеләр күзәтеп йөри. Бу хакта әрмән хокук яклаучылары җиткерде, дип яза Азатлыкның әрмән хезмәте.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Әрмәнстанга күчеп килгән Русия активистлары еш кына үзләре яши торган йортлар янында шикле кешеләрне күрә диелә. Бу билгесез затларның кайберләре русияләрдән күршеләре турында сораша, дип сөйләгән Һелсинки сивил ассамблеясе вәкиле Артур Сакунц.

Русиядән Әрмәнстанга күчеп киткән журналист Ян Шенкман сүзләренчә, Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре яшеренеп тә тормыйча сугышка каршы бөтен митингларда катнаша.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4👍3😁1
Дрон һөҗүменнән соң «Казакъ һава юллары» Актүбәдән Казанга очышларын туктаткан

QAZAQ AIR һава ширкәте 5 апрельдән Актүбәдән Казанга очышларны туктатып тора. Бу хакта ширкәт сайтында хәбәр ителә. Рейслар «иминлек саклау сәбәбе белән» туктатыла.

«Казакъ һава юллары» Татарстанга шушы бер генә рейс башкара иде. Астана һәм Алматы шәһәрләренә Казаннан «Ред Вингс» һава ширкәте оча.

▪️2 апрель иртәсендә «Алабуга» икътисад зонасына - ике, Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына бер дрон төште. 14 кеше яраланды.

▪️Былтыр көз Мәскәү һава аланнары янында дрон һөҗүмнәреннән соң "Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына оча башлаган иде. Казан һава аланының җәйге тезмәсендә Ашхабадка атнасына өч рейс күренә.
😢5❤1👍1
Мәскәү хакимиятләре мөселманнарга Ураза гаетендә бәйрәм намазын өйдә кылырга куша

Шәһәрнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты башлыгы Иван Петров перфектуаралар җитәкчеләренә хат җибәргән. Ул мөселманнарны 10 апрель көнне "бәйрәм үткәрүдә чикләүләр һәм үзенчәлекләр булуы" турында кисәтергә кушкан. Дин тотучы мөселманнарга Ураза бәйрәмендә бәйрәм намазын өйдә генә укырга киңәш ителә. Аеруча Үзәк Азиядән килгән мигрантларны бу хакта кисәтергә кушкан.

Мәчетләрдәге бәйрәм намазын онлайн да күрсәтәчәкләр ди Петров.

▪️"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬10😁3🤮2❤1👍1😢1💊1