Аннексияләнгән Кырымның 10 ел төрмәгә хөкем ителгән элекке мәдәният министры, Арина (Вера) Новосельская Украинага "махсус хәрби операциягә" (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый) китү турында гариза язган.
Бу хакта Җәмәгать күзәтү комиссиясенең Мәскәү әгъзасы вәкиле Арслан Хасавовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бу хакта Новосельская 6нчы тикшерү изоляторында булган комиссия вәкилләренә үзе әйткән. Новосельская җәзаны шул СИЗОда үти. Гаризаны элекке министр өч ай элек язган һәм тиздән каралыр дип өметләнә.
2014 - 2021 елларда "Кырым мәдәният министрлыгын" җитәкләгән Новосельская узган елны ун ел төрмәгә хөкем ителде. Ул мәдәни корылмалар төзелешендәге "ярдәм" өчен 25 миллион сум ришвәт алуда гаепле дип табылды.
@azatliqradiosi

🤮3💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 8 апрель, дүшәмбе. Яңа атнага кердек. Татарстан һәм Башкортстанда бу эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. 10 апрельдә - Ураза бәйрәмендә өстәмә ял көне. Башка хәбәрләргә килгәндә, алар мондый: 🔸Самар өлкәсендә 68…
Йошкар-Ола-Казан трассасындагы фаҗигадә Яшел Үзән районы хакимият башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм районның кулланучылар базары җитәкчесе урынбасары Виталий Агачев һәлак булган. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үз телеграм каналында яза.
Hyundai машинасы Яшел Үзәннән Казанга юл тоткан була. Ул юл кырыенда торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Өч кеше һәлак була.

Telegram
Михаил Афанасьев
С глубоким прискорбием сообщаю, что в результате дорожно-транспортного происшествия трагически оборвалась жизнь Низамова Дамира Гайсовича, помощника главы Зеленодольского района, ответственного сотрудника, настоящего патриота, нашего друга и товарища.
Соболезнования…
Соболезнования…
😢5
Кичә, 7 апрельдә Русия контролендәге Запорожье атом электр станциясенә дроннар һөҗүм итте.
АЭС реакторларының алтысының берсе урнашкан бинага зыян килгән.
Русиянең "Росатом" дәүләт корпорациясендә Запорожьедагы станция моңарчы күрелмәгәнчә дроннар һөҗүменә тотылды, ул станция иминлеген турыдан-туры куркыныч астына куя дип искәрттеләр.
Украина баш күзләү идарәсендә Киевның бернинди кораллы провокацияләргә дә катнашы юк, дип белдерделәр.
Тулырак ➡️монда, ачылмаса➡️ монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
МАГАТЭ: дроннар һөҗүме Запорожье атом электр станциясенең энергия блогына зыян салган
Русиянең "Росатом" дәүләт корпорациясендә Запорожьедагы станция моңарчы күрелмәгәнчә дроннар һөҗүменә тотылды, ул станция иминлеген турыдан-туры куркыныч астына куя дип искәрттеләр. Украина баш күзләү идарәсендә Киевның бернинди кораллы провокацияләргә дә…
👎2🤔2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Украинага бәреп кергәннән соң барлыкка килгән "Астра" басмасы эшен туктатырга мәҗбүр: акчалары юк. Ул хакта басманың хуҗасы Анастасия Чумакова белдерде. Аның сүзләренчә, басмага бик зур салым салынган, журналистлар аны түли алмый. "Бурычларым муеннан…
Русия Украинага бәреп кергәннән соң барлыкка килгән "Астра" басмасы эшен торгызган.
Бер атна элек акчалары булмау сәбәпле алар эшләрен туктатырга мәҗбүр булуын әйткән иде.
Басманың хуҗасы Анастасия Чумакова белдерүенчә, эшләми торган арада аларга бик күп җылы сүзләр әйткәннәр һәм бераз акча да җибәргәннәр.
Элегрәк ул басмага бик зур салым салынганын, журналистларның аны түли алмавын язган иде.
"Бу хакта игълан иткәннән соң ике кеше салымны түләргә теләк белдерде", диде Чумакова. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә әле хәл ителмәгән, әмма якын көннәрдә инде нокта куелыр дип өметләнә. Шулай ук Чумакова "Астра"ны финанслауның яңа юлларын эзләячәген әйтте.
▪️Моңарчы "Астра" халык биргән акчага һәм рекламга яшәп килгән. Бәйсез журналистикага ярдәм итүче Европа фондыннан 14 мең евролык грант та отканнары булды.

🤔1🙏1
Якшәмбе кичендә Русия федераль телеканаллары "Крокус Сити Холл"дагы концерт залына һөҗүм итүдә гаепләнүчеләрдән сорау алуның видеосын күрсәтте.
Бу видео Федераль иминлек хезмәтеннән (ФСБ) алынган. Аның өзекләрен Беренче канал һәм "Россия-1" каналларында күрсәттеләр. Видеода терактны башкаруда шикләнелгән дүрт кешенең бөтенесе дә бар. Алар барысы да үзләренә Сайфулло дигән кешенең күрсәтмә биреп торуын әйтә, имештер ул теракттан соң "Киев ягына таба китегез", дигән.
Шикләнелүчеләрнең икесе - Мөхәммәтсобир Файзов һәм Саидакрами Рачаболизод үзләренә Киевта берешәр миллион сум бирергә вәгъдә итүләрен әйтә. Файзов сүзләренчә, Украина белән Русия чигендә аларны "иптәшләр" көтеп торырга тиеш булган, алар "чикне узып, Киевка барып җитәргә ярдәм итәчәк иде", дип сөйли ул.
Шикләнелүче башка ике кеше - Шамсидин Фаридуни һәм Далержон Мирзоев бераз башкачарак сөйли, Сайфуллоның чиктән ерак түгел машинаны калдырырга һәм инструкцияләр алу өчен үзенә шалтратырга кушуын әйтә.
Беренче каналда чыккан сюжет авторлары шуннан соң "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр чиккә юл тоткан, ә аларга украин ягына чыгу өчен ике коридор әзерләгәннәр, ике урында җирләрне миналардан арындырганнар, дип сөйли.
Гаепләнүчеләр үзләре бу хакта берни әйтми, мәгълүмат бәйсез расланмаган. Һөҗүм итүчеләргә "тәрәзә" әзерләүләре турында теракттан соң беренче көнне үк Русия президенты Владимир Путин әйткән иде.
Сюжетта шулай ук украин байрагы белән фотолар күрсәтелде, аларны янәсе гаепләнүчеләрнең телефоннарында тапканнар. Элегрәк "Агентство" ачыклавынча, бу коллаж интернетта чыкканга бер елдан артык вакыт узган. "Бу рәсем террорчыларның телефонында интернеттагы ачык чыганакларны укыган вакытта да сакланып калган булырга мөмкин. Мәсәлән Google шул ук рәсемне кимендә ике чыганакта таба", дип искәртә "Агентство".

🤡3👎2👍1
Оренбур өлкәсендә Новотроицки шәһәрендә яшәүчеләрне эвакуацияли башлаганнар.
Бүген, 8 апрель иртәсендә анда дамба аша су агып чыккан. Бу хакта төбәк башлыгы Денис Паслер хәбәр итте.
"Шәһәрдә яшәүчеләр әйтүенчә, дамба 1957 елда көчле язгы ташудан соң төзелгән булган. Бу дамба шәһәр тирәсен язгы ташуда Сазанье күленә тула торган судан саклый. Шәһәр хакимиятләре Севастопольская урамында яшәүчеләрне эвакуацияли. Вакытлыча яшәү пунктлары әзерләнде", дип яза Оренбур губернаторы үзенең Telegram-каналында.

Оренбур өлкәсендә су басу аркасында тагын бер шәһәрне эвакуациялиләр
Новотроицкида бүген иртән дамба аша су агып чыккан.
😢3🐳2🔥1🙏1
Лилия Чанышева ире Алмаз Гатин: "Хатынымны коткарып, сез үз киләчәгегезне коткарасыз"
— Хәзер Лилия Чанышева язмышы гына хәл ителми, хатынымны коткарып, сез үз киләчәгегезне коткарасыз! Бу гади сүзләр генә түгел: хатыным республиканы кайгыртты, кешеләрне кайгыртты. Аның бөтен эше хокукый яссылыкта иде, бернинди дәгъвалар булмаган. Кемдер минем хатынымнан уч ала, — диде Гатин һәм Чанышевага теләкләшлек күрсәтергә чакырды.
Бүген Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков эше нигезендә чираттагы утырыш узды. Анда аларның туганнары кертелмәде, ул ябык килеш узды.
Утырыш 9 апрель көнне дәвам итәчәк диелә.
🔸2023 елда Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Баш прокуратура активистка карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады һәм эшне кире карауны таләп итте.

RusNews ⭕️
⭕️ «Спасая мою супругу — вы спасаете свое будущее!», — муж Лилии Чанышевой* Алмаз Гатин
«Сейчас решается судьба не только Лилии Чанышевой: спасая мою супругу — вы спасаете свое будущее!
И это не просто слова: моя жена заботилась о Республике, заботилась…

🙏4🔥1🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Язгы ташу: Оренбур, Казакъстан татарлары су һәлакәтенә ничек каршы тора? Соңгы ике-өч көндә халык Оренбур өлкәсендәге су басуны күзәтә. Язгы ташу Русиянең Оренбур өлкәсендә дә, Казакъстанның төрле өлкәләрендә дә һәлакат, гадәттән тыш хәл дәрәҗәсенә җитте.…
Быелгы язгы ташу Русиядә гадәттән тыш вазгыять тудырды. Дистәләрчә мең хуҗалык су астында калды. Кайбер урыннарда, әйтик, Орски шәһәрендә су басудан һәлак булучылар да бар.
📸 Татарлар һәм башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдән фоторепортаж карагыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3👍2🔥2🐳2🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Быелгы язгы ташу Русиядә гадәттән тыш вазгыять тудырды. Дистәләрчә мең хуҗалык су астында калды. Кайбер урыннарда, әйтик, Орски шәһәрендә су басудан һәлак булучылар да бар. 📸 Татарлар һәм башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдән фоторепортаж карагыз. VPNсыз…
Орски шәһәрендә йөзләрчә кеше протест чарасына чыккан – алар түрәләрдән ярдәм таләп итә
Кешеләр су басудан соң хакимиятләрнең гамәлләреннән канәгать булмавын күрсәтә. Алар хакимият йорты янына җыелган, дип хәбәр итә RusNews.
Шәһәр башлыгы Василий Козупица протест белдерүчеләр белән сөйләшмәкче булгач аны "Кит!" дип кычкырып бүлдергәннәр.
Полиция чараны канунсыз дип, кешеләрне куып таратмакчы була диелә.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Митинг в затопленном Орске — местные жители требуют помощи и скандируют «Позор!»
В Орске около сотни жителей вышли на митинг, выражая недовольство действиями властей после наводнения. Горожане собрались у памятника Ленину, требуя помощи и скандируя «Позор!».…

🔥7👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Активист Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков җинаять эше белән тынышу бетте дип язды. Җинаять эше өч томнан торганлыгы һәм бу эш үзенчәлекле оештырылды дип аңлатты. "Дуслар, җинаять эше белән танышу тәмам. Башкалардан аермалы бу эш Магниторскиның тикшерү…
📍Башкортстан Югары мәхкәмәсе Фаил Алсыновның шикаятен 18 апрель караячак
Утырыш Уфада узачак, әмма Алсыновны анда китермәячәкләр. Мәхкәмәдә ул видеолемтә аша катнашачак.
Фаил Алсыновның хатыны Галия Алсынова да үзенең социаль челтәрләрендә утырышның көнен бик тиз билгеләделәр, "бу кадәр ашыгу нәрсәгә бәйле була ала?" дип язды.
Тулырак 👉 моннан укый аласыз.

👍1
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Украинага һәм "имансыз Көнбатыш"ка каршы сугышны ничек пропагандалый?
Узган атна Азатлыкта бу темага зур язма чыкты. Бүген аннан иң кызык урыннарны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
VPNсыз язманы 👉 монда укыгыз.

👎6🤬6