Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Орскида су баскан урында өч кеше җәсәде табылган

Бу хакта коткару хезмәтләренә сылтанып ТАСС яза.

"Өч кешенең җәсәде табылды: икесе урамда, берсе өйдә. Соңгысы җомга эвакауциядән баш тарткан иде", дигәннәр агентлыкка.

Җомга кич Орскида Җаек елгасын тотып торучы дамба җимерелде. Шәһәрнең берничә районын эвакуацияләделәр.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы видеосы, Орски.
😢10🐳2🦄2👍1
"Җәсәден булса да бирегез" Башкортстанның 5 шахтачысын коткара алмадылар

1 апрельдә Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә шахтачыларны коткару эшләре төгәлләнде. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Җимереклекләр астында калган 13 кешене — шул исәптән Башкортстанның биш ир-егетен дә — һәлак булды дип таныдылар.

Сибайдан Ролан Шәриповның хатыны һәм ике улы калган.

— Бу ике атна эчендә без көн саен менә аларны коткарырлар дип ышанып яшәдек, — ди әнисе Эльвира Шәрипова. — Әмма өметләр өзелде. Хәзер иң мөһиме аларны табып, безгә күмәргә бирүләре. Күмәргә булса да бирегез. Каберенә барып йөрер өчен. Карагыз, коткару эшләрен тәмамладылар, вакыт узу белән аларны онытачаклар. Беркем дә берни дә эшләмәячәк. Шушы көннәрдә ширкәт җитәкчелеге безгә берни хәбәр итмәде, бернинди мәгълүматыбыз юк иде.

Башкортстаннан Кристина Маркова ире Юрийны коткаруга өметләнгән.

— Коткару эшләрен туктаткач та, мин кайгы уртаклашуны тыям, — ди Маркова. — Аларның үлеменә ышанмыйм. Юра исән. Үземне берни эшли алмастай көчсез итеп тоям. Тәмуг бу. Әмма ни генә булмасын, могҗизага ышанам.

Белгеч таучыларның җәсәдләрен дә таба алмаска мөмкиннәр дип фаразлый.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😢5🤬3👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Орскида су баскан урында өч кеше җәсәде табылган Бу хакта коткару хезмәтләренә сылтанып ТАСС яза. "Өч кешенең җәсәде табылды: икесе урамда, берсе өйдә. Соңгысы җомга эвакауциядән баш тарткан иде", дигәннәр агентлыкка. Җомга кич Орскида Җаек елгасын тотып…
Тикшерү комитеты Орскида дамба җимерелү уңаеннен ваемсызлык һәм төзелеш кагыйдәләрен бозу турында ике җинаять эше ачкан.

Оешма мәгълүматынча, "дамбаны тиешле техник дәрәҗәдә тотуга юнәлгән чараларның вакытында күрелмәве" су басуга китергән.

Шимбәгә каршы җимерелгән дамба Җаек елгасы 5,5 метр дәрәҗәсенә күтәрелүгә исәпләнгән, бүген елга 9,6 метрга җиткән. Бу хакта Оренбург өлкәсе хөкүмәте матбугат хезмәте белдерә.
Дамба 2014 елда төзелгән.

Оренбург өлкәсендә 4,3 торак йортка су кергән, аларның 2,4 меңе Орскида дип яза ТАСС.
Оренбург мэры мәҗбүри эвакуация турында белдерде.

Сергей Салмин сүзләренчә, төнгә шәһәрдә су күләме "куркыныч сызыкка" җитәчәк. Кайбер районнарда электр тәэминәте өзелгән.

"Кыстап торырга вакыт калмады, мәҗбүри рәвештә эвакуацияләячәкбез, полиция катнашында", диде ул. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән.

Оренбург хакимиятләре белдерүенчә, су күтәрелүнең иң куркыныч сызыгы - 930 м. Әлеге вакытта ул 855 м.

Фотода Оренбург
👍2🔥2😢1
Гыйнвар аенда Татарстан оешмаларында хезмәт хакы 22,5 процентка кимегән

Гыйнвар аенда Татарстан оешмаларында, эшмәкәрлектә хезмәт хакы 63,4 мең сум тәшкил иткән. Бу 2023 елның декабреннән 22,5 процентка азрак. Әлеге саннар Татарстанстат хисабында хәбәр ителә.

Сүз икътисад өлкәсендәге оешмаларда, эшмәкәрлектә эшләүчеләрнең хезмәт хакы турында бара. 2023 елның декабрендә ул 81,9 сум тәшкил иткән.

Хезмәт хакы иң күбе файдалы казылмалар табу өлкәсендә кимегән. Бер айда хезмәткәрләр 39,3 мең сум югалткан. Бу өлкәдә эшләүчеләр иң югары хезмәт хакы алып эшли — 101,5 мең сум.

▪️Икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов 2024 елда хезмәт хакы узган елдагы кебек артмаячак, чөнки аның чиге бар, дип Азатлыкка сөйләде. Аныңча, хезмәт хакының артуы хәрби җитештерүнең үсеше белән бәйле. Нәкъ шушы өлкәдә кадрлар кытлыгы сизелә. Бүген Казанда гына да 25 хәрби завод эшли.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤯2👍1😐1
Орскида су астында Мирхәйдәр Фәйзи йорты, мәдрәсә һәм сәүдәгәр Нигъмәтулла йорты калган.

Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерлү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды.

Биредә татар драматургы Мирхәйдән Фәйзи һәм аның әти-әнисе яшәгән йорт та бар. Пугачев урамындагы әлеге йорттан музей ясалмаган, анда Фәйзи яшәгәнлеге турында элмә такта гына бар.

Булачак драматург Орскига 1903 елда килә. Өч ел ул Габдулла Магази мәдрәсәсендә белем ала. Әлеге мәдрәсә бинасы да шушы Иске Шәһәрдә урнашкан, ул хәзер торак йорт.

Соңрак Орскига Мирхәйдәрнең әти-әнисе дә күчә.

Фәйзинең кайбер спектакльләре сәүдәгәр Әхмәтҗан Нигъмәтуллин йортында куелган дип фаразлана. Һәрхәлдә, Нигъмәтуллин йортының бере өлешен репетицияләр өчен бирүе билгеле.

Драматургның "Галиябу" спектакле Җәмәгать җыены бинасында 1917 елның 29 декабрендә куела. Әлеге бина 1931 елда яна.

Фото: Фәйзиләр яшәгән йорт. Сәүдәгәр йорты. Орскиның Иске Шәһәр районы бүген.
💔10😱2😢2❤1🔥1🐳1
Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышы ябык форматта узачак

8 апрель көнне Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына кешеләр кертелмәячәк. Шул ук көнне активист Рөстәм Мөлековның да эше каралачак.

Әлеге вакытта Лилия Чанышева Уфаның 1нче тикшерү изоляторында тотыла.

— Лилия авырды, сәламәтлеге нык какшады, аңа соңгы дүрт ай авыр бирелде. Изоляторга аңа ризыклар бирә алдым. Хатынымны 9 февральдән бирле күрмәдем. Ничек аны хәле — белмим. Әмма ул нык торырга тырыша, — дип сөйләде Алмаз Гатин. — Аны Уфаның 1нче тикшерү изоляторына 4 мартта китерделәр. Минем хатыным гаепле түгел. Лилиянең эше тарихта калачак. Ул юридик институтлар кысаларында гына карала торган эш түгел. 8 апрельдәге чыгарылган карар белән тагын меңләгән кешеләрнең язмышы хәл ителәчәк.

🔸2023 Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Баш прокуратура активистка карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады һәм эшне кире карауны таләп итте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢6🙏1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 апрель, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Кичә кич Нурлатта ике катлы йорттагы бер фатирда газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге хәбәр итте. Йортта 22 кеше яшәгән. Аларны вакытлыча боз сараена күчергәннәр.

🔺Оренбур өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә алты меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Иң авыр хәл - Орскида. Анда кичә кич Никель бистәсе районы тирәсендә Җаек елгасындагы икенче дамба җимерелде. Халыкны кичекмәстән эвакуацияләү башланды.

🔺"Крокус Сити Холл"да янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы эшчеләргә ваемсызлык турында эш ачылган. Шикләнелүчелргә читкә китмәү шарты куелган.

🔺Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушевның Дүшәмбе шәһәрендәге Украина илчелеге сугышка Таҗикстан ватандашларын җыя дигән белдерүе чынбарлыкка туры килми, диде Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы. Патрушев бу хакта Астанада "Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы" илләре иминлек хезмәте шурасы секретарьләре очрашуында әйткән иде.

🔺Петербурда полиция мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары оештырган "Путь домой" хәрәкәте вәкилен тоткарлган. Ул "Сугыш бетсен" дигән тасма тагып чыккан булган, дип хәбәр итә активистлар.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
Ел башыннан Русиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 669 кешене керткәннәр

2024 ел башыннан бирле Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 669 кешене кертелгән, шуларның 17се - балигъ түгел.

Былтыр гыйнвар-март айларында әлеге исемлеккә 480 кешене, 2022 елда исә 378 кешене керткән булганнар.

Хәзер бу исемлектә 14 249 кеше бар.

Исемлектә теракт әзерләүдә гаепләнүчеләрне дә, гаскәрне "кимсетү" маддәсе белән эзәрлекләнүчеләрне дә табарга мөмкин.

▪️Росфинмониторинг исемлегенә керүчеләрнең бөтен хисапларын һәм банк карталарын томалыйлар. Шулай ук аерым алганда алар мираска керә, нотариуста ышаныч кәгазе ала алмый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1
Уфаның Сипайлово бистәсендә көчле янгын чыккан.

Чудская урамында ачык һавадагы келәттә пластик савытлар яна. Савытларга яна торган сыеклык тутырылган дип яза "Уфа с огоньком" телеграм каналы.

@azatliqradiosi
🔥3👎1😢1
Словакиядә президент сайлауда Украинага хәрби ярдәм күрсәтүгә каршы Петер Пеллегрини җиңде

Пеллегрини 53%тан артык, аның көндәше, элекке Тышкы эшләр министры Иван Корчок 47% тан азрак тавыш казанды.

Сайлау кампаниясе барышында Пеллегрини берничә тапкыр үзенең Украинага хәрби ярдәмгә каршы булуын әйтте һәм көндәшен Словакияне сугышка тартырга теләүдә гаепләде. Сайлауның икенче туры алдыннан илдә "Словакия Украинага бер генә солдатны да җибәрмәячәк" дигән язу белән Пеллегрини портретлары пәйда булды.

▪️Словакия - парламент республикасы, ләкин президентның берничә мөһим вәкаләте бар: ул кабул ителгән канун өлгеләренә вето сала ала, конституция нигезендә премьер-министрны билгели.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡4🤬3🤮2👏1
1 апрельдән Русия армиясенә язгы чакырылыш башланды

Ата-аналар ут йота, чөнки ул яңа мобилизация турында хәбәрләр таралган вакытка туры килде.

"Гражданин һәм армия" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко рекрутка алынучылар күпләп сугышка җибәрелмәячәк, ләкин "әлегә" генә ди.

"Верстка" Русиядә резервистлар, шулай ук хезмәт итү вакыты тәмамланып килгән яшьләр көчләп Русия армиясенә алынырга мөмкинлеген искәртә. Басма чыганаклары аларга контрактны имзалату өчен "бөтен юлларны да кулланачакларын" әйтә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩3👍1🤬1🤡1
Әстерханның Свободный бистәсендә яшәүче мөселманнар 20 мең сум акча җыеп юлны ремонтлаган.

Бу хакта активист Наил Адельшиновка сылтама белән «Говорит НеМосква» телеграм каналы яза.

1нче Соликамская урамындагы "Рамадан" мәчетенә илтүче юл инде күптән тузган, һәм яңгыр вакытында зур күлләвекләр барлыкка килә. Түрәләр халыкның ремонт ясау үтенечен санга сукмаган. Мәчеткә йөрүчеләр үзләре ремонт ясарга булган. Моның өчен алар 12 тонна вак асфальт ташлары сатып алган.

"Хәл шактый катлаулы иде. Берникадәр вакыт булса да, кешеләр бу юлны киртәләрсез узар", - дип язган табиб, «Действие» һөнәр берлеге җитәкчесе Адельшинов.

@azatliqradiosi
⚡3🔥2👏1🤡1
Орскида су басу нәтиҗәсендә 99 кеше төрле җәрәхәтләр алган, шуларның 18 балалалар

Зыян күрүчеләрнең тугызы хастаханәгә салынган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов РИА Новостига әйткән. "112" телеграм каналы хәбәренчә, ун өлкән кешегә һәм сигез балага эчәк инфекциясе диагнозы куелган.

Су басу шулай ук Оренбур шәһәренең бер өлешенә дә кагылды, анда елгадагы су бер тәүлектә 28 сантиметрга күтәрелде. 400 дән артык кеше эвакуацияләнде.

Төбәк хакимияте 10 апрель, чәршәмбе көнне су басуның иң югары ноктасын фаразлый. Оренбур мэры Сергей Салмин әйтүенчә, су басу кимеми, күтәрелә һәм алдагы көннәрдә аның дәрәҗәсе артачак. Хәл 20 апрельдән соң тотрыкланыр дип көтелә.

Әлеге су басу федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип билгеләнде.

Орскида кибетләрдә су калмаган. Халык инде сокларны алып бетерә башлаган. Күрше шәһәрләрдә һуманитар ярдәм җыю эше оештырылган.

@azatliqradiosi
👍2😢2🙏1🐳1
Израил хәрбиләренең бер өлешен Газзә сызыгыннан чыгарган

Kan радиостанциясе хәрбиләргә сылтама белән гаскәрләрне чыгару сәяси, шул исәптән АКШтан булган басым белән бәйле түгеллеген хәбәр итте. Haaretz армия вәкиле сүзләренә таянып, 98нче дивизиянең Хан-Юнистагы ХӘМӘС сугышчылары төркемнәрен тар-мар итүе һәм шул сәбәпле Газзәдә калуының кирәге юклыгын язды.

Бәрелешләр башланып алты ай узганнан соң, ХӘМӘС Газзә сызыгының бер өлеше, аерым алганда көньяктагы Рафах шәһәрен әле контрольдә тота. Тыныч халыкның күп өлеше, ягъни башка районнардан эвакуацияләнергә мәҗбүр булган фәләстин халкы нәкъ шунда тупланган. Израиль хакимияте Рафахта ХӘМӘСкә каршы хәрби чара әзерләвен хәбәр итте, ләкин дөньяның күп илләре, шул исәптән АКШ, халыкның иминлеген тәэмин итү кирәклеген ассызыклап, мондый чарага каршы.

▪️Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 33 меңнән артты.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤7👍1🔥1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 8 апрель, дүшәмбе. Яңа атнага кердек. Татарстан һәм Башкортстанда бу эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. 10 апрельдә - Ураза бәйрәмендә өстәмә ял көне.
Башка хәбәрләргә килгәндә, алар мондый:


🔸Самар өлкәсендә 68 юлчы булган автобус ауган, ике кеше һәлак булган, ким дигәндә 15 кеше яраланган. Казакъстаннан Түбән Новгородка баручы автобуста Үзбәкстан ватандашлары булган дип яза РИА Новости.

🔸Кичә кич Мәскәү янында ике полиция хезмәткәренә һөҗүм булган. Аның берсе үлгән, икенчесе яраланган. Һөҗүм итүче мотоциклда качып киткән. Бүген бер шикләнелүче тоткарланган, әмма ул барлык гаепләүләрне кире кага.

🔸"Беренче канал" "Крокуст"агы террор һөҗүмендә гаепләнүче дүрт кешедән сорау алу күренешләрен күрсәтте. Кулга алынганнар әйтүенчә, "Сайфулло" исемле координаторлары аларга Киевка килеп җиткәч миллион сум түләргә вәгъдә биргән һәм алар шунда барган. Украина әлеге террор һөҗүмендә катнашы булуын даими кире кагып килә.

🔸Йошкар-Ола-Казан трассасында юл һәлакәтендә өч кеше үлгән. Hyundai машинасы йөртүчесе юл кырыенда торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Hyundai йөртүчесе белән машинадагы юлчы һәм «Лада» йөртүчесе һәлак була.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍3❤2✍1
Язгы ташу: Оренбур, Казакъстан татарлары су һәлакәтенә ничек каршы тора?

Соңгы ике-өч көндә халык Оренбур өлкәсендәге су басуны күзәтә. Язгы ташу Русиянең Оренбур өлкәсендә дә, Казакъстанның төрле өлкәләрендә дә һәлакат, гадәттән тыш хәл дәрәҗәсенә җитте. Татарлар һәм башкортлар яшәгән бу җирләрдә алга таба ниләр булыр?

💬Краннан пычрак су ага. Эчәрлек түгел. Эчәр суга интегәбез. Кибетләрдәге киштәләр буш. Елгырлар 5 литрлы суны 800 сумга сата башладылар. Хәтәр! Күрше районнан татарлар менә суга дип акча җыя, су җибәрүләрен көтәбез. Оренбур өлкәсенең милли-мәдәни мохтариате 35 тонна су китерәбез диде — зар-интизар булып, дүрт күз белән көтәбез", ди Орскидагы татар.

Оренбур шәһәре, Татар Каргалысы авылы, Казакъстанның Актүбәдә каласында яшәүче татарлар шулай ук язгы ташу һәлакәте алдында калды. Бу хакта тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢6🤔3