Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Эстониядә Азат милләтләр лигасының гамәлгә кую конгрессы узды. Анда барлыгы 12 халык вәкиле катнашты. Шул исәптән башкортлар һәм татарлар.

Җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон рәислек итте. Ул конгресста яңгыраган фикерләрне һәм Баймактагы хәлләр турында сөйләгәнен җиткерде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
👍7❤2🤮1
Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгыраган кайбер саннар (2019-2021 еллар өчен, 2023 елгы нәтиҗәләр депутатларга әлегә билгеле түгел булып чыкты):

🔺Казанда яңа мәктәпләрдә оешкан беренче сыйныфлар саны 70 булган һәм татар телендә белем бирүче бары бер сыйныф кына ачылган. Сүз "Салават күпере" микрорайонындагы гимназия турында бар.

🔺Чаллыдагы яңа мәктәпләрдә унбер беренче сыйныфның икесе генә татар телендә белем бирә. Мәсәлән, "Адымнар" полилингваль мәктәбендә беренче сыйныфларда бер татар сыйныфы да оештырылмаган.

🔺2022 елда Яшел Үзәннең "Мирный" микрорайонындагы мәктәптә сигез беренче сыйныфлар ачылган, ләкин татар сыйныфы булдырылмаган.

🔺Түбән Кама тугыз беренче сыйныфның берсе генә татар телендә белем бирә.

🔺Әлмәт "Адымнар" полилингваль мәктәбендә ачылган алты беренче сыйныфның берсе генә татар сыйныфы.


Әлеге утырыш турында Азатлык тәфсилләп язды.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз ачыла.
😱6🤬4👍1
Гали-баба һәм 40 карак
Әйдә! Online
Кичкә балаларга әкият тыңлатыйк

Берничә ел элек Әйдә!Online "Гали баба һәм 40 карак" әкиятенең аудиосын чыгарган иде. Әсәрне журналист Алсу Кормаш укый.


➡️ https://www.azatliq.org/a/30562642.html
(көзге сылтама)
👍9🔥3❤1
Иран-Израил низагы: ниләр билгеле?

🔸Төрле медиалар һәм телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иран Израилга таба дроннар җибәргән. Бу мәгълүматны Израил саклану армиясе дә раслаган. Дроннарны Израилга очып җитүе өчен берничә сәгать вакыт кирәк диелә.

🔸Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде. Ул бу һөҗүмнең җавапсыз калмаячагын әйтте.

🔸Үрдүн үзенең һава киңлеген япкан. Израил һәм Иранның да һава киңлекләрен гади очкычлар өчен ябуы турында хәбәрләр бар. Израилдә белем бирү оешмалары вакытлыча эшен туктата, мең кешедән артык җыеннар тыела.

🔸АКШ президенты Джо Байден үзенең ялын вакытыннан алдан туктатып, Ак йортка кайткан. Элегрәк ул бу низагта АКШ Израилгә ярдәм итәчәк дип белдергән иде.

🔸Иранның Израилга ихтимал һөҗүме турында Израилнең Димәшктә урнашкан Иран консуллыгына һөҗүмнән соң кисәтә башлаганнар иде. Ул һөҗүм вакытында Иран хәрбиләре һәлак булган.

Алдагы вазгыять белән таныштыруны дәвам итәчәкбез.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3❤2😱2👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иран-Израил низагы: ниләр билгеле? 🔸Төрле медиалар һәм телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иран Израилга таба дроннар җибәргән. Бу мәгълүматны Израил саклану армиясе дә раслаган. Дроннарны Израилга очып җитүе өчен берничә сәгать вакыт кирәк диелә. 🔸Израил…
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән.

Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган иде.

The New York Times басмасы төнлә Израилгә 185 дрон-камикадзе, 36 канатлы ракет һәм 110 "җир - җир" классындагы ракет һөҗүм иткән дип яза. Аларның күбесе Иранның үзеннән җибәрелгән, кечкенә өлеше Гыйрак белән Йәмәннән очыртылган, диелә.

Израилнең саклану армиясе ракетларның һәм пилотсыз очкычларның 99%ы бәреп төшерелгән дип ышандыра.

Иран исә Израилнең хәрби һәдәфләрен уңышлы гына утка тоттык дип белдерә. Ә Израил җимерелүләр һәм корбаннар юк ди: фәкать берничә кеше бәреп төшерелгән дрон калдыкларыннан зыян күргән, аларны хастаханәгә илткәннәр диелә.

@azatliqradiosi
👍4❤1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән. Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган…
Израилнең премьер-министры Биньямин Нетаньяһу саклану министры Йоав Галант һәм хәрби кабинет әгъзасы Бени Ганц белән ике сәгатьлек очрашу үткәргән. "Без җиңәчәкбез", дип язган ул Х соцчелтәрендә.

CNN хәбәр итүенчә, Нетаньяһу беректәшләре белән Иранга һөҗүм итү мөмкинлекләре турында фикер алышачак. Тик менә АКШ президенты Дҗо Байден Америка Израилгә Иранга каршы сугышында ярдәм итмәячәк дип белдергән. Байден киләсе тәүлектә "җиде ил төркеме" лидерлары белән элемтәгә кереп, Иранның агрессиясенә дипломатик җавап турында фикер алышырга җыена.

БМОның баш сәркатибе Антониу Гутерриш Иранның һөҗүмен хөкем итеп чыкты һәм сугыш чараларын кичекмәстән туктатырга чакырды.

Якшәбе Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек шурасы утырышы узачак: ул Иран белән Израил арасындагы низагның кискенләшүенә багышланачак.

@azatliqradiosi
💩2❤1👎1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән. Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган…
Узган төннең вакыйгаларын сурәтләүче берничә фото.

Беренче өч кадр Израилдә төшерелгән: аларда Иран җибәргән дроннар һәм ракетлардан Израилнең ни рәвешле саклануын күрергә мөмкин.

Соңгы ике кадр Тәһранның Фәләстин мәйданында төшерелгән: ираннар урамга чыгып Иран һәм Фәләстин байракларын тота.

AFP һәм Reuters фотолары


@azatliqradiosi
🔥6👍2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән. Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган…
Иран белән Израил арасындагы низаг Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очучы рейсларга тәэсир итмәгән.

Мәсәлән, бүген төнлә Казаннан Дубайга очкан flyDubai рейсы гадәттәгечә Иран өстеннән очкан.

Ә менә Израилдән Русиягә башкарыла торган рейслар очмый башлаган. Мәскәүдән Иран башкаласы Тәһранга очасы "Аэрофлот" рейсы да Махачкалада төшеп утырган, Тәһран-Мәскәү рейсы исә әлегә булмаячак дип белдерә "Аэрофлот".

Казаннан Израилгә дә, Иранга да туры рейслар юк. Мисыр, Төркия, Гарәп Әмирекләренә рейслар гадәттәгечә башкарыла.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥2👍1🥱1