Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге әләкләрне өйрәтергә тәкъдим итәләр.
 

Русия думасында яшьләргә әләкләүнең зыяны турында аңлату кирәк, бу җәмгыятьтә курку һәм шикләнүләр таралуга каршы көрәшергә булышачак дип саныйлар.

▪️Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
 
Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatloqradiosi
👍4🤮4🤯1🌚1
Режиссер Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" спектаклендә Тукай образын ни кадәр "дөрес" күрсәтелүен белгечләр тикшерәчәк.

2023 елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Сәхнәгә ул күзлек киеп, таушалган киемнән чыга. Совет әдәбиятында сурәтләнгәнчә таза гәүдәле итеп күрсәтелми. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса.

"Узган ел тамашачыларның зур өлеше Тукай образын төрлечә кабул итте. Хәзер зур спектакльнең премьерасы көтелә. Теләк: белгечләр, эксперт профессионаллар аны карасын әле", диде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Җаббаров әлеге тамашаны киңәйтеп, зур спектакль әзерләде. Ул Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤3🔥3😁1
👆Узган елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада күрсәтелгән "Казанга Тукай кайткан" спектакленнән өзекне Азатлыкның YouTube каналында карарга мөмкин.

▪️2023 елның 8 июнендә Дәүләт шурасы сессиясендә КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләде.

▪️"Бердәм Русия" депутаты Азат Хамаев "Тукайны төзелеш аяк киеме кигән итеп күрсәткәннәр", дип коммунист фикеренә кушылды. Ул парламентны аерым карар кабул итәргән чакырган иде.

▪️Ул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла Җаббаровны яклап чыкты.

"Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны күз алдына һәйкәл сыман китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Режиссер Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә Тукайны үзенчә күрер", диде ул.

@azatliqradiosi
👍2😁1
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 1130 русиялене Русиядә хәрби хезмәт белән бәйле булмаган җинаятьләр кылуда гаепләгән.

Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозудан алып үтерүгә кадәр бар.

Барлык очракларның якынча өчтән икесендә сугышта катнашуларын сәбәп итеп хөкем карарларын йомшартканнар.

Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар.

Тулырак👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 апрель, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Оренбург янында Җаек елгасы биеклеге 1120 сантиметрга кадәр җиткән. Тагын 361 йорт һәм 900 ихата су астында калган. Елгада бүген иң югары дәрәҗәгә күтәреләчәк дип көтелә.

🔸Төнлә Русия гаскәрләре янә Украинаның берничә төбәгендә энергетика объектларына аткан. Shahed тибындагы дроннар җибәрелгән дип белдерде украин хәрбиләре.

🔸Нигерга 10 апрельдә Русиянең 100 хәрби инструкторы килгән. Алар илгә Русиядә сатып алынган хәрби техника китергән.

🔸Израиль 24-48 сәгать эчендә Иран ягыннан һөҗүм көтә һәм әзерләнә.

🔸Кытай банклары Русиядән түләүләр шартларын үзгәртә. Берничә банк трансакцияләрнең Украина, Иран, Төньяк Корея, Куба яки Сүрия белән бәйле булу-булмавы турында сорый башлаган.
👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне иртән кыскача яңалыклар белән таныштыра. 🔸Нальчикта террорга каршы операция узган. Таңда куәт оешмалары вәкилләре торак йортларга бәреп кергән, кешеләрдән сорау алган. Мондый операция вакытында ФСБның кешеләрнең машиналары…
Мордовиядә бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар Казанга очкан булырга мөмкин

Кичә Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru басмасына хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов әйткән.

Аның сүзләренчә, Украинадан Казанга кадәр юл мордовия аша уза, ә Казан - хәрби сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. Татарстан башкаласында боралаклар җитештерәләр, хәрби училище һәм Украина өчен "кызыклы булган башка күп кенә объектлар бар", ди ул.

▪️11 апрельгә каршы төндә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Төбәк башлыгы Артем Здунов һава һөҗүменә каршы чаралар ике дронны юк итте дип белдерде. Җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүмат юк.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁3😱2🎉2🤬1
Башкортстан депутатлары "ят агентлар" турындагы канунны кырыслатырга тәкъдим итә

"Ят агент"ларның акча белән бәйле хисапларын Русия юстиция министрлыгына гына түгел, аның төбәкләрдәге идарәләренә дә тапшыруны таләп итмәкчеләр.

▪️Әле яңарак кына Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁4🤡3👎2
Орскида дамбадагы тишекне күмгәннәр, Оренбурда су иң югары ноктасына кадәр күтәреләчәк дип көтелә

Су басу турында соңгы хәбәрләр:

🔸12 апрель иртәсенә Оренбур янындагы Җаек (Урал) елгасындагы суның биеклеге 11,29 метрга кадәр күтәрелгән.

🔸12 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңнән артык ихата су астында кала бирә.

🔸Орски шәһәре янында Җаек 798 сантиметрга калып кимегән.

🔸11 апрельдә, ниһаять, дамбадагы тишекне күмгәннәр.

🔸Орскида су кайтуыннан соң шәһәр халкы урамнарда үлгән хайваннарның үләксәләрен таба.

🔸Су баскан урыннарда яшәүчеләр су, һуманитар ярдәм һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) чиратта тора.
🐳5
"Балаларның 90 проценты урысча белем ала, гәрчә халыкның яртысы — татарлар"

9 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар көтмәгәндә милли мәгарифнең юкка чыгып баруы турында ачынып сөйләшеп алды.

Баксаң, соңгы елларда төзелгән яңа мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче беренче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә булган, ди алар. Депутатлар монысы да күз буяу өчен генә эшләнүен таныды.

Яшел Үзән шәһәрендә татар сыйныфы бөтенләй ачылмаган. Полилингваль укытучы булырга теләүчеләр дә нык кимегән. Депутатлар аерым микрорайонга беркетелмәгән татар мәктәбе ачарга кирәк дип саный.

Шулай да Башкортстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Мәскәү мондый мәктәпләр ачуга каршы чыга.

Әлеге утырыш турында Азатлык тәфсилләп язды.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз ачыла.
🤬8👍2👎2
Донбасста сугышучы Татарстан депутаты төнге клубка йөрүчеләрне мобилизацияләргә тәкъдим итә

"Бер көнлек мобилизация үткәрергә тәкъдим иттем. Аны җомга көнне бөтен илдәге төнге клубларда үткәрергә кирәк. Төн буе сикерешкәннәрнең бөтенесен "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русия рәсмиләре шулай атый - ред.) җибәрергә", диде Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Донбасс ихтыярилары берлегенең 7нче Георгиев штурм бригадасы җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Шәрәфиев.

Моңарчы депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә дә, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә дә чакырган иде.

▪️Хәзерге вакытта мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырулар юк, әмма ул теләсә кайчан яңадан башланырга мөмкин, моның өчен аерым фәрман кирәкми.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩8😁1
Татарстанда бу елның өч ае эчендә хатын-кызларның 60лап процентын аборт ясатмаска күндергәннәр

Татарстанда 2023 ел эчендә абортлар санын 1,5 меңгә киметә алганнар. Бу хакта туучыларны арттыру мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуында Казан медицина университеты клиникасы баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина әйтте.

Хәзер 2024 елның беренче өч ае өчен дә статистика әзер. Гобәйдуллина әйтүенчә, хастаханәләргә аборт ясатырга килеп тә, табиблар белән сөйләшкәннән соң баш тарткан хатын-кызларның саны якынча 60 процент тирәсе. Сан белән әйткәндә, бу 500-600 кеше диелә.

▪️Күптән түгел Татарстанның зур шәһәрләрендә 19 медицина оешмасының аборт ясатуны туктатуы хәбәр ителгән иде.

▪️Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, бүген Татарстанда аборт ясату лицензиясе булган 103 хосусый клиника һәм медицина оешмасы челтәре бар.

▪️Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4😁2👎1🎉1
"Русия полициясе ерткычка әверелгән күрәсең". Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре кыргыз дипломатының фатирына бәреп кереп миграцион исәптә торуы турында документ таләп иткән

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Кыргызстан илчелеге киңәшчесе Манас Жолдошбековның фатирына бәреп кергән һәм аннан миграцион исәпкә басуы турында документ таләп иткән. Моңа каршы Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы Русия илчелеге консулы Андрей Бурьевка рәсми нота тапшырган.

Бу хәл турында куәт оешмалары белән бәйле "ВЧК-ОГПУ" Теlegram-каналы язып чыкты. Канал мәгълүматынча, әлеге хәл 8 апрельдә булган. Жолдошбековның яшәгән урынына ике полиция хезмәткәре килгән, алар эчкә узу өчен ишектәге йозакны ваткан, ишекне зарарлаган диелә.

"Тәртип саклаучылар тупас итеп миграцион исәпкә басу турында документ күрсәтүне сораган. Дипломат һәм аның гаилә әгъзалары дипломат карталарын һәм паспортларын күрсәткәннән соң да полиция хезмәткәрләре агрессив итеп миграцион исәпкә куелу турында документларны таләп иткән, нәтиҗәдә дипломатның хатынына тән җәрәхәтләре, ә балаларына психологик зыян килгән", диелә канал хәбәрендә.


Кыргызстан парламенты депутаты Дастан Бекешев Жолдошбеков белән сөйләшүен әйтә, ул бу хәлнең чынлап та булуын раслаган. "Әгәр илчелек хезмәткәрләре белән шулай кыланалар икән, иммунитеты булмаган гражданнар белән ниләр кылануларын күз алдына да китермим. Русия полициясе ерткычка әверелгән күрәсең", дип белдергән депутат.

@azatliqradiosi
🤯4🔥3👍2❤1👎1😁1😱1😢1
Русиядә хәрби хезмәт урынын ташлап китү очраклары арта

Бу елның мартында Русия хәрби мәхкәмәләре хәрби бүлекне калдырып китү өчен 684 хөкем карары чыккгарган, дип яза "Медиазона".

Ягъни, хәрби мәхкәмәләр бу маддә нигезендә һәр эш көнендә уртача 34 хөкем карары чыгарган була.

2024 ел башыннан бирле хәрби мәхкәмәләргә хәрби хезмәттән качып китү турында барлыгы 2,3 мең эш ачылган, ә мобилизация башланганнан бирле — 7,4 меңгә якын. Аларның күбесе Мәскәү, Свердлау, Оренбур өлкәләреннән.

Медиазона искәртүенчә, мәхкәмәләр мондый очракларда хөкем ителүче хәрби хезмәткә кире кайта алсын өчен гадәттә шартлы хөкем карары чыгара.

▪️Хәрби бүлекне калдырып китү маддәсе белән бәйле җинаять эшләре Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң арта башланган.

@azatliqradiosi
👍4❤2
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3327 кеше һәлак булган

9 апрель көнне генә кимендә 3282 кеше дип хәбәр иткән идек. Өч көндә исемлеккә тагын 45 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 27 кеше, Башкортстаннан — 18 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1468 кеше, Башкортстаннан кимендә 1859 кеше үлгән.

Бүген 12 апрель, сугышның 779нчы көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭4🤯1
⚡️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа исемнәр өстәде:  

🔸Иван Асташин, хокук яклаучы, "Зона солидарности" проектына нигез салучы

🔸Илья Барабанов, BBCның урыс хезмәте журналисты

🔸Ася Казанцева, фән турында язучы журналист

🔸Николай Кузьмин, Псков шәһәре муниципаль депутаты

🔸Иван Филиппов, язучы, "Көнбатыш фронтта үзгәрешсез" Telegram-каналы авторы

🔸"ИНОАГЕНТ АВК" ширкәте

@azatliqradiosi
🤡4👍1
Төрмәдән хат. Алсу Кормашның хәлләре ничек?

Ике бала әнисе, Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның якыннары янына кайта алмавына 10 айдан артык вакыт узды. Шуның 5 аен ул начар шартларлы тикшерү изоляторында утыра. Шушы көннәрдә "Безнең гәҗит"тә аның хаты басылды. Ул төрмәдәге хәлләрне тасвирлаган.

— Алдымда "Безнең гәҗит"нең өченче саны. Якыннарым аны миңа ел башыннан яздыра башлады. 18 мартта минем монда ябылуыма биш ай була. Әле очы-кырые юк. Казанга олы яшьтәге әнием һәм инвалид энем янына кайтканыма 10 ай булды. 10 айның яртысын өйдән чыга алмыйча, ләкин якыннарым янында, аларга ярдәм итеп уздырдым.

18 октябрьдә акылга сыймаслык гаепләү белән төрмәгә яптылар, — дип язган хатында Алсу. — 2022 елның сентябрендә (ул айның төп хәбәрләрен исегезгә төшерегез) мин 30 елдан артык дус булган иптәш кызымның хәлләрен, иренең хәлен, исән-саулармы дип сорашканмын. Ул үзенең борчылулары белән бүлешкән. Менә шул язышу — минем төрмәдә утыруымның сәбәбе.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
😢11🥰2
Әлеге сәгатькә кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ финанс министрлыгы Русиядән алюминий, бакыр һәм никель кертүне тыйды. Биржаларга әлеге тимерләр белән сату итү тыела. Британия мондый чикләүне 2023 елда керткән иде, ул сәүдә мәйданнарына кагылышлы санкциягә кушылды.

🔸Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов яңа санкцияләр дөнья базарлары эшен дисбаланска китерә, Киевка Мәскәү белән сөйләшүләргә ризалашмаска дигән сигнал бирә дип саный.

🔸Оренбургта узган тәүлектә тагын 1,8 мең утар һәм 800 йорт су астында калган. Барлыгы 8 мең утар һәм 3 мең йортка су кергән. Су 11,80 метрга җиткән.

🔸Халыкара валюта фонды гамәлдәге мөдир Кристалина Георгиеваны яңа биш еллык мөддәткә раслады. Карар бертавыштан кабул ителгән.

🔸Сидней читендә сәүдә үзәгендә бер кеше пычак белән кешеләргә һөҗүм иткән, 6 кеше һәлак булган.
👍1
КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире вазифаларын тарих һәм җәмәгать белеме кафедрасы башлыгы, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов башкарачак.

Ул танылган тарихчы һәм этнолог Равил Фәхретдинов улы.

"Бизнес онлайн" чыганаклары белдерүенчә, Фәхретдинов институтның даими мөдире булып калырга мөмкин.

Моңа кадәр КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире булып эшләгән Рамил Хәйретдинов акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп, кулга алынды.

Хәйретдинов белән Фәхретдинов мөнәсәбәтләре бик җылы булмаган диләр университетта.
👍3🔥3
Димәк язмышыбыз шундый

Тоткарланган журналист һәм активист Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан Фаил Алсынов турында хат язган.

"Мине дә, Алсыновны да озак еллар буена эзәрлеклиләр. Күп тапкырлар тоткарладылар, сорау алдылар. Хакимиятләр сәяси тоткыннарның язмышы белән уйный — минем гомерем белән, Фаил белән Лилия Чанышеваныкы белән. Кызганыч, без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Димәк язмышыбыз шундый", — дигән ул Алсынов адвокаты Илнур Сөендековка юллаган хатында.

"Сүз өчен утыртылган кешеләрне яклау бик авыр. Минем өчен сез дә, Фаил дә борчылмасын. Минем хокукларым бозылса, миңа карата хаксызлык кылынса, шунда ук белгертер идем", — диелгән хатта.

▪️RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар һәм 2 айга кулга алдылар. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍4💔3🔥1
Токмак шәһәренә һөҗүмдә һәлак булучылар саны 10га җиткән

Запорожьье өлкәсенең Русия контролендәге Токмак шәһәренә җомга кич һөҗүменнән соң 10 кеше һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Кремль куйган башлыгы Евгений Балицкий хәбәр итте. Тагын ике кешене җимерекләр арасыннан эзлиләр.

Корбаннар арасында ике бала бар диелә. 13 кеше хастаханәгә китерелгән.

Балицкий 12 апрельдә Украина хәрбиләре Токмакның күпфатирлы секторына һөҗүм итте диде. Нәтиҗәдә 25 шәхси йорт һәм 9 күпфатирлы йорт газсыз калган.

Украина кораллы көчләре һөҗүм турында берни белдермәде.
🔥1