Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🔺Бүген Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны кулга алып тикшерү изоляторына утыртканнарына ярты ел булды. Бер елга якын ул үзенең газизләрен күрүдән мәхрүм. Ике кызы әнисез 10 ай яши. Бу вакыт эчендә Алсуның сәламәтлеге какшады, ул утырган изоляторның камерасындагы…
— Синең әле сеңлең дә бар бит?
— Әйе, сеңлем бар. Аңа 12 яшь. Әниебездән башка шундый авыр!


Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева инде ярты ел Казандагы изоляторда утыра. Алсуның кызлары да, ире Павел да аның өйгә кайтуын тели. АКШ хакимияте Казанда тоткарланган Кормашева журналист булганга күрә эзәрлекләнә ди.

Күптән түгел "Безнең гәҗит" газеты Алсуның төрмәдән язылган хатын бастырып чыгарды. "Мин барыбер иреккә чыгам" дип яза Алсу...

Безнең яңа видеоны карагыз.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
😢6❤2🙏2
Сугыш башланганнан соң Русиянең 10 хәрбиен гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп хөкем иткәннәр.

Алар арасында Даниил Фролкин да бар. 2022 елның августында Даниил журналистларга Андреевка авылында талаулар һәм тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде.

Ул коралсыз украиннарга атарга боерган хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атады.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🙏1
🇦🇷 Аргентина НАТОның глобаль партнеры булырга тели.

Альянска глобаль партнер рәвешендә кушылу турындагы гаризаны инде тапшырдык дип белдерде илнең саклану министры Луис Петри.

НАТОның глобаль партнерлары арасында Әфганстан, Австралия, Колумбия, Гыйрак, Япония, Көньяк Корея, Монголия, Яңа Зеландия, Пакстан кебек илләр бар. Алар НАТОның үзенә керми, әмма альянс белән хезмәттәшлек итә.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төрмәдән хат. Фаил Алсынов ниләр турында яза? Көн язмасын укырга тәкъдим итәбез. Алсынов хатларны күп ала һәм үзе дә хатынына да, адвокат Илнур Сөендековка да еш язарга тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, тикшерү изоляторы, төрмәдән язылган һәм анда утыручылар…
Фаил Алсыновның төрмәдән язган хатына кайтавызны җыйдык. Халык төрлечә яза:

"Иҫән-һау әйләнеп кайтыгыҙ балаларығыҙ янына. Ғәйеплеләр үҙ язаһын алыр тип уйлайым. Бирешмәгеҙ берҡасан да. Аллаһ, ярҙам ит халҡыма!"


"— Минем классташ Фаел бар. Аңа тиюче юк. Нишләп икән?
— Ул дөнья буталап ятмый торгандыр, эшли, семьясын кайгырта торган кеше — шуңа тимиләр."

"Аллаһ ярдәм һәм көч-куәт бирсен, барысы да якшы булыр."


"Башкортстан герое Фаил Алсыновка — азатлык. Ул гаепле түгел! Ул укымышлы һәм интеллигент."


"Көчле бул, чибәркәй."


"Фаил Алсыновка һәм сәяси тоткыннарга — азатлык!"


"Алсынов Фаилгә — Аллаһ Тәгаләнең сынаулары, һәм башкорт халкын Аллаһ Тәгалә Әгъләм үзе ярдәменнән ташламасын. Динебезгә кайтайыйк, башкортлар!"


"Очар канатлар юк шул... Җанны елатмый җир йөзендә яшәп булмый... ахрысы..."


#Башкортстан #халыкфикере

@azatliqradiosi
❤3🔥1
Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) Владимир Путинны Русия президенты вазифасына сайлауны легитим түгел дип танучы резолюция чыгарды.

Резолюциядә әйтелгәнчә, Путин президент вазифасына 2024 елгы ирекле һәм гадел булмаган сайлаулар нәтиҗәсендә килгән.

Шулай ук, документта әйтелгәнчә, Путин режимы вакытында Русия "тоталитар дәүләткә" әйләнгән, режим "үз халкына сугыш игълан итте" һәм Русияне этник күптөрлелектән мәхрүм итү өчен аның асаба халыкларын махсус юк итә.

Моннан кала Европа шурасы парламент ассамблеясе оппозиционер Алексей Навальный үлемендә Русия дәүләтен гаепли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍11👎1
Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Филипп Киркоровның шикаятен кире каккан.

Җырчы Литва мине үзенә кертми дип зарланган иде.

Литва хакимиятләре Киркоровны 2021 елдан бирле кертми башлаган. Сәбәбен болай аңлаталар: җырчыдан илгә куркыныч янарга мөмкин, чөнки ул Мәскәү Кирмәненең агрессив сәясәтен аклый.

Кеше хокуклары мәхкәмәсе дә шундыйрак фикергә килгән: ул Литва хакимиятләре дөрес фикер йөрткән дип саный. Моннан кала, Киркоровның Литвада туганнары юк, ә, димәк, аның хокуклары бозылмаган булып чыга, диелгән мәхкәмә карарында.

@azatliqradiosi
👍9😁3
⚡️Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланган. Аны ришвәт алуда шикләнәләр.

Chelny-biz басмасы хәбәр итүенчә, Камаев 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары алган булырга мөмкин. Аны сорау алуга алып киткәннәр.

Район хакимиятеннән дә, Тикшерү комитетыннан да рәсми мәгълүматлар әлегә юк.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁2🤡2❤1👍1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Зилаер районыннан Идел Нәзарголов һәлак булган.

Аны 11 апрельдә туган ягында җирләделәр. Идел сугышка үзе теләп киткән, мотоукчылар бригадасында өлкән снайпер булган.

Сеңлесе Алия Иделдән килгән соңгы хәбәрне социаль челтәргә чыгарган:

"1 елга контракт. Бер елдан өйдә булам, Алла бирсә. Рәхмәт, сеңлем"


Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1880 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 11е — Зилаер районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 785нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😭4👍1👏1🤬1🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Ставрополь төбәгендә хәрби очкыч казага очраган. Очучылар үз-үзләрен вакытында коткарып кала алган. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. Сүз Ту-22М очкычы турында бара.

🔹Израил Иранга һөҗүм иттек дип белдерә. Иран моны кире кага. Израил Иранның Каһҗаваристан шәһәренә һөҗүм ителде дип ышандыра.

🔹АКШ Фәләстинне Берләшкән Милләтләр Оешмасына кертү проектын кире каккан. Резолюцияне БМО Иминлек шурасының 12 әгъзасы, шул исәптән Русия дә хуплаган булган.

🔹АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бернс сүзләренчә, Вашингтон ярдәм итмәсә, Украина ел азагына кадәр Русиягә җиңеләчәк.

🔹Русиянең Яһүд автоном бүлгесендә бер ир-ат полиция вәкилләренә ата башлаган. Нәтиҗәдә ике хезмәткәр яраланган, ә ирнең үзен атып үтергәннәр.

🔹Курган шәһәре янындагы Тубыл елгасында суның дәрәҗәсе 10 метрдан артып киткән. Хакимиятләр берничә бистәдә яшәүче халыкны яшәгән җирләрен кичекмәстән ташлап китәргә чакыра.

🔹Казанда бүген — 25 дәрәҗә җылы, ә Уфада 28 дәрәҗәгә кадәр җылы көтелә. Көн кояшлы булырга тиеш, ди синоптиклар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
Чит илдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмына финанслар кимегән.

Дәүләт програмы нигезендә 2019-2025 елларда Татарстанга 1 050 кешене күчерергә ярдәм итү күздә тотыла. Аларның 40 проценты ким дигәндә урта һәм югары белемле һәм 7 кешенең фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш. Республикага күчүчеләрнең 70 процентына биредә эшләргә кирәк булачак. Чит илдән төпләнүчеләрне социаль ярдәм, вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итәргә ышандыралар.

Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы нигезендә 2019 елда 298 гаилә күченергә теләк белдерүе әйтелде. Ватандашларның бары 35 проценты гына татар икәне ачыкланды. Калган 15 проценты — урыс, 11 проценты — үзбәк, 39 проценты башка милләт вәкилләре булды. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬3👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланган. Аны ришвәт алуда шикләнәләр. Chelny-biz басмасы хәбәр итүенчә, Камаев 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары алган булырга мөмкин. Аны сорау алуга алып киткәннәр. Район хакимиятеннән дә, Тикшерү комитетыннан…
❗️Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү уздыра.

Кичә түрәнең тоткарлануы һәм сорау алуга алып китүләре хәбәр ителгән иде, аны ришвәт алуда шикләнәләр.

Камаев районның Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә ике катлы йорт җиткергән. Бу өйгә аның хатыны Гөлназ Камаева (ул район башкарма комитетында эшли дип искәртелә) күченгән, тик документларда йортны Камаевның Мөслимдә яшәүче апасына яздырганнар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
"Миңа Алсу турында уйлаудан туктау авыр, мөмкин түгел диярлек. Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышында булдым. Укытучы кызымның уңышлары турында нәрсәдер сөйли, бу бик кызыклы һәм күңелле. Ләкин минем уйларым каядыр йөзеп китә. Мин һәрвакыт Алсу турында уйлыйм, ул хәзер нәрсә эшли: нинди шконкада утыра, нәрсә белән туклана, Русия хакимияте аны ничек җәфалый. Әлбәттә, бу хәлдә яшәү авыр.

Шулай минутлар, сәгатьләр, атналар үтә, менә инде алты ай минем балаларым әнисез яши. Чынлыкта, алар инде 10 айдан артык әнисез, ләкин шуларның 6 ае ул сак астында, һәм шушы вакыт дәвамында без һәр минут Алсу хәзер нәрсә эшли микән дип уйлыйбыз. Һәм иң мөһиме, балаларым да, мин дә, без Алсуның ни өчен төрмәдә утыруын аңламыйбыз."


Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның Русиядә кулга алынуына ярты ел булды. Журналистлар Алсуның ире Павел Буторин белән сөйләште.

Интервьюны 👉 Азатлыкта укыгыз.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
❤5😢4🔥1
❗️Русия хакимиятләре түрәләргә чит илгә чыгуны тыйган.

Кагыйдәләр төрлечә: әйтик, Дума депутатларына чит илләргә бернинди сәбәп белән дә чыгарга ярамый. Финанс министрлыгындагыларга эш сәфәрләре генә рөхсәт ителә. Куәт оешмалары вәкилләре 14 илгә чыга ала.

Имеш Русия түрәләренә тозак корып алардан дәүләт иминлегенә кагыла торган серләрне белешүләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
2024 ел ахырына кадәр Татарстан мәгариф министрлыгы республиканың 18 белем оешмасына 99 миллион сумнан артык акча түләп пилотсыз очкычлар сатып алачак.

Укучыларны дроннар эшләргә, җитештерергә һәм кулланырга өйрәтәчәкләр. Акчаларны федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан бүлеп биргәннәр.

Дроннарны пилотсыз очкычлар проектлау сыйныфлары ачылачак 18 мәктәпкә бирәчәкләр.

Шуларның алтысы — Казан мәктәпләре, бишесе — Яшел Үзәннеке, Чаллыда исә ике мәктәп. Шулай ук Иннополистагы мәктәпкә, Лаеш районының Усад авылындагы лицейга, Столбищедагы Малышев исемендәге мәктәпкә, Бөгелмәдәге лицейга, Болгардагы кадет мәктәбенә таратылачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3🌚1
❗️Казан Чүп яндыру заводын 2025 елга кадәр төзеп бетерергә ышандыралар.

Шул ук вакытта бүген төзелеш тукталган. 🤷🏽‍♀️

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔4💩3⚡1👍1
Татарстанның сәнәгать оешмаларына 11 мең кадрлар җитми.

Шуларның — 80 проценты гади эшчеләр. Бу хакта республиканың премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"Моның сәбәпләренең берсе җитештерү тармагының җитәрлек дәрәҗәдә автоматлаштырылмавында. Шуңа да түбән квалификацияле хезмәтне кулланырга туры килә"

диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁1
Израил Иранга һөҗүм иткән, Иран "бик көчле" җавап кайтарачагын әйтә.

Иран дәүләт медиасы бүген, 19 апрельдә, иртә таңнан атом корылмалары урнашкан Исфахан шәһәрендә "мини-дроннар" бәреп төшерелүен хәбәр итте.

Рәсми хәбәрләргә күрә җимереклекләр юк, инфраструктурага зыян килмәгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1