Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәскәүдәге Асадуллаев йорты Татарстан Республикасы милкенә тапшырылачак

Тарихи Асадуллаев йортын Татарстан карамагына тапшыру карары турында Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хәбәр итте.

Әхмәтшин белдерүенчә, хәзерге вакытта Русия Президенты идарәсе милкендә булган бинаны якын арада Татарстанга тапшыру өчен кирәкле документлар әзерләнә.

Асадуллаев йортының даими резиденты – Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте. Йөз ел элек яшәгән азербәйҗан баеның йорты хәзер татар мәдәнияте үзәге буларак хезмәт итә. Йорт 1914 елда тарихи Татар бистәсе территориясендә (Замоскворечье административ бүлгесе) архитектор Владимир Краузе проекты нигезендә төзелә.

2003 елда татар мохтариятенә бирелгәннән бирле, әлеге йорт өчен Мәскәү татар оешмалары арасында еш кына низаг кубып торды.

Биш ел элек Азатлык бу йортның тарихы турында тарихчы Әхтәм әфәнде Галимов белән сөйләшкән иде.

@azatliqradiosi
❤8👍4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Бүген якынча сәгать 11:20дә Татарстан өстендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. "Киев режимы очкыч төрендәге дрон кулланып Русиядәге объектларга террорчыл һөҗүм ясамакчы булды, сәгать 11.20дә бу булдырылмый калды.…
✈️Казан халыкара һава аланы янә эшли башлаган.

Бүгенге тәнәфестән соң беренче булып Казан-Екатеринбур очкычы очып киткән. Иртәнге сәгать 8дә очасы рейс һавага 13:13тә генә күтәрелгән. Шуннан соң Казан-Петербур рейсы очып киткән.

Казанга иртәнге якта һәм көндез киләсе очкычлар да хәзер Татарстан башкаласына юл тота: аерып алганда Мәскәү белән Петербурдан берничә борт шушы мизгелдә Казанга очып бара.

Ә менә Омски белән Дүшәнбедән Казанга очкан очкычлар һава аланы ябылып тору сәбәпле Самарда утырырга мәҗбүр булган.

Татарстан башкаласыннан Калининград, Сочи, Оренбур, Минеральные Воды, Новосибирскига очасы рейслар әле дә Казанда.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1😁1
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Мәскәү контролендә яшәргә мәҗбүр булуы турында белдерде.

Бу хакта ул кичә Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне искә алу кичәсендә чыгыш ясаганда әйтте.

Парламент рәисе 90нчы еллар белән бүгенге чорны чагыштырды.

"Үзебез генә карар кабул итә идек, ләкин Мәскәү бар иде бит әле. Хәзер дә бар. Алар карыйлар: бу ничек, туры килми, Конституциягә моны кертмәгез, диләр. Шуннан соң Разил белән Мәскәүгә Югары шурага, башка җитәкчеләргә китә идек. Мин Разилгә таянып бара идем, безнең фикер бер булгач, ризалык алып кайта идек. Менә нинди авыр заманалар булган. Хәзер дә җиңел түгел. Сугыш бара, яшьләребезне югалтабыз"

диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, 1990нчы еллардагы депутатлар төркеме — аеруча алар арасындагы иҗат әһелләре — "татарның милләт булып сакланып калуы" өчен эшләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤11🤡3👍2🔥2
Казан циркында дөньяда беренче театраль-цирк спектаклен әзерлиләр.

Ул татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән һәм "Печән базарында" дип атала.

Спектакль режиссеры һәм куючысы Илгиз Зәйниев сүзләренчә, шагыйрь Тукай төшендә циркта булуын күрәчәк, ул биредә үзе иҗат иткән бөтен каһарманнар белән очрашачак.

Төп рольдә, Габдулла Тукай булып "Алтын битлек" җиңүчесе, биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Камал театры актеры Артур Шәйдуллин уйнаячак.

Тукайның мәхәббәте - Зәйтүнәне исә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина башкарачак.

@azatliqradiosi

Спектакльнең цирк өлешен Казан, Мәскәү һәм Мински циркларыннан артистлар башкарыр дип көтелә.
👍4😁2
❗️Яңа Мәскәүдә бульдозерлар белән җимерелгән "Әбү Бәкер" мәчете урынында яңа гыйбадәтханә төзергә телиләр.

Бу хакта бүген Мәскәү мөфтие Илдар Әләветдинов белдерде.

Иң элек ул Троицкидагы мәчетне мәхкәмә карары нигезендә җимерүләрен раславын белдерде. Аныңча, мәчет бинасы төзелеше канун нигезендә рәсмиләштерелмәгән булган.

"Диния нәзарәте бу мәсьәләне хәл итәргә тырышты. Кызганыч, төзелешнең беренче этабына канун таләпләре үтәлмәгәнгә күрә уңай нәтиҗәгә ирешеп булмады"

диде ул.

Мәскәү мөфтие фикеренчә, мөселманнар бу урында яңадан мәчет төзергә тели.

16 апрельдә Яңа Мәскәүдә бульдозер "Әбү Бәкер" мәчетен җимерде. Бу мәчет 2020 елда мөселманнар көче белән төзелә башлаган. Якын микрорайоннарда чыгышы белән Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән булган кешеләр күп яши.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤨3👍1👎1🤡1🤪1
Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) резолюция кабул итте.

Документта Русиянең туңдырылган мөлкәтен махсус фондка тапшыру тәкъдим ителә, ә бу фонд соңрак аларны Украинаны торгызуга җибәрә алачак. Әлеге карарны утырышта катнашкан 134 вәкил бертавыштан хуплап тавыш биргән.

Тулырак➡️ монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏6🔥1
Путин белән бер курста укыган Ирина Подносованы Русия Югары мәхкәмәсе рәисе итеп куйганнар.

1970 елдан 1975 елга кадәр ул да булачак президент кебек үк Ленинград университетының юридик факультетында "хокук белеме" белгечлегенә укыган.

Русия югары мәхкәмәсенең элекке рәисе Вячеслав Лебедев быел 23 февральдә үлгән иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮9💩3😁2👍1🤬1
❗️Оманда көчле яңгыр аркасында балалар үлгән.

Ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мондый яңгырлар соңгы 75 елда беренче тапкыр күзәтелә.

Шул ук вакытта бу атнада, 20 апрель көнне, татарлар Дубайда Сабантуй уздырмакчы була...

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢5🐳3
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Әлшәй районыннан Марсель Низамов һәлак булган.

Аны 16 апрельдә туган ягында җирләделәр. Марсельгә 39 яшь булган, ул Себергә китеп эретеп ябыштыручы булып эшли торган булган, әмма 2023 елда үз теләге белән Украинадагы сугышка китеп барган. Быел 28 гыйнварда һәлак булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1880 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 25е — Әлшәй районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 784нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😭3👍2🤯1
Песков Русиянең сугыштагы югалтулары турындагы мәгълүматны нигә чыгармауларын аңлатты.

Күптән түгел ачык чыганаклар аша ВВС белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтёрлар Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган иде. Песковтан Кремль бу мәгълүматны раслый аламы дип сораганнар.

Нәрсә дип җавап биргән Путинның сүзчесе? 👉 Монда бас та укы.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Көннең төп вакыйгасы: бүген Татарстанда тагын бер дрон бәреп төшерелде.

Русиянең саклану министрлыгы аны Украина җибәргән пилотсыз очкыч диде. Дәүләт медиалары дрон Алабуга районында бәреп төшерелде дип язып чыкты.

Һавадан һөҗүм була ала дип Казанның һәм Чаллының халыкара һава аланнары берничә сәгать эшләми торды. Бу — Русия Украинага каршы сугышын башлаганнан бирле — Татарстанга оештырылган икенче һөҗүм.

Исегезгә төшерәбез: 2 апрель иртәсендә дә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төшкән иде. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота.

Төрле экспертлар Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 784нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁3👍2☃1
Казан укучылары өчен татарча Qazan Quiz уеннарында 300ләп укучы катнашты 💚

Укучыларга татар теле, әдәбият, мәдәнияткә бәйле сораулар, биремнәр тәкъдим ителде.

Чара "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында үткәрелде. Җиңүчеләр 26 апрель көнне концертта бүләкләнәчәк диелә.

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак, аны үткәрү урыны турында бәхәсләр булды.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13🔥6👍1
Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсендә активист, җәмәгать эшлеклесе Фаил Алсыновның шикаяте карала. Мәхкәмә Уфада уза, ә Фаил Магнитогорски шәһәренең 2нче тикшерү изоляторында утыра. Аны Уфага китертмичә генә, мәхкәмә утырышына видеоэлемтә аша тоташтыралар. Мәхкәмә шулай Алсыновтан башка узачагы хакында алдан ук әйттеләр.

Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков моңа кадәр "НеМосква" медиасына нидер фаразларга авыр, әмма хөкем карары үзгәртелүенә өмет итәбез диде.

Фаил Алсыновны 4 елга төрмәгә хөкем иттеләр. Ул һәм аның адвокаты шушы карарны шикаять итә.
💔9
Фаил Алсыновның мәхкәмә карарын көткән арада дөньяда ниләр барлыгын карыйк.

🔸Украинаның Ивано-Фракнов, Хмельницкий өлкәләрендә төнлә шартлаулар булган.

🔸Русиянең Ростов, Белгород, Воронеж өлкәләренә Украина гаскәрләренең һөҗүме булды дип белдерде Русиянең саклану министрлыгы.

🔸Кичәге Чернигов шәһәренә һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 18 кешегә җитте, яраланучылар - 77 кеше.

🔸Курган өлкәсендә Тубыл елгасы 970 сантимерга күтәрелгән.

🔸Язгы ташу аркасында Оренбур өлкәсендә һәлак булучылары саны 7 кешегә җитте.

🔸Грузиядә "ят агентлар" канунына каршы урам чаралары дәвам итә. Ике кеше тоткарланан.
👍5😢3
🔺Бүген Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны кулга алып тикшерү изоляторына утыртканнарына ярты ел булды.

Бер елга якын ул үзенең газизләрен күрүдән мәхрүм. Ике кызы әнисез 10 ай яши. Бу вакыт эчендә Алсуның сәламәтлеге какшады, ул утырган изоляторның камерасындагы шартлар турында сөйләгән иде.

"Кайнар су юк. Унитаз урынына — идәндәге тишек. Адым атларга ярты метр буш ара да юк. Ике карават һәм диварда бер киштә. Өстәл дә юк. Диварлар коточкыч. Ремонт ярты гасыр булмагандыр" диде ул.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук оешмасы ярты ел буе тикшерү изоляторында утыручы журналист Алсу Кормашеваның кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда тотыла диде. Оешма аны кабат кичекмәстән азат итәргә чакырды һәм аның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерде.

Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Алсу Кормашеваны сак астында тотылу вакыты 5 июньгә кадәр озайтылган иде.
💔9😢3🤬1
Мәхкәмә приставларына ышанасызмы?

500 мең сум бурычы булган бер ир шушы бүлекчәдә эшләүче мәхкәмә приставы Ильвина Җамалиевага үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, үзенең Mazda 6 машинасын саттырып, әҗәтен капларга тәкъдим иткән.

Җамалиева риза булган, машинаны кулга алган һәм аны сатуга чыгарган. Машинаны приставның егете сатып алган. Әмма акчаларны мәхкәмә приставлары хезмәтенең хисабына күчермәгәннәр һәм мөрәҗәгать итүченең бурычы түләнмәгән. Ул тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Шул мөрәҗәгать нигезендә мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенең (ФССП) Казандагы Идел буе районы бүлекчәсендә тентү узган. Вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше ачылган.

Бу эшнең нечкәлекләре турында 👉 моннан укыгыз. Яки 👉 бу сылтамага керегез.
😁4🤯2
⚡️ Югары мәхкәмә Фаил Алсыновка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Моннан тыш Башкортстан прокуратурасы Фаил Алсыновка 2 ел һәм алты ай буе сайтлар алып баруны, чаралар оештыру һәм үткәрү, аларда катнашуны тыюны сорады. Мәхкәмә моны канәгатьләндерде, дип язды аның адвокаты Илнур Сөендеков үзенең Telegram каналында. Фаил мәхкәмәдә видеодемтә аша катнашты. Аны Уфага китерүне кирәк дип тапмадылар.
🤬4
Төрмәдән хат. Фаил Алсынов ниләр турында яза?

Көн язмасын укырга тәкъдим итәбез.

Алсынов хатларны күп ала һәм үзе дә хатынына да, адвокат Илнур Сөендековка да еш язарга тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, тикшерү изоляторы, төрмәдән язылган һәм анда утыручылар исеменә юлланган барлык хатлар да цензор аша уза, җентекле тикшерелә. Хат язучылар моны исәпкә алып эш итәргә мәҗбүр.

Фаил Алсынов сәлам хатларын туган телендә, йөгерек саф башкорт телендә яза. Нәрсә өчен борчыла дүрт бала атасы, нәрсәгә үкенә, нәрсәгә рәхмәтле?

— Өч ай вакыт та үтеп китеп бара. Тәүге айлар борчылулар, уйланулар белән озак үтте. Рамазан ае, әллә ураза тоткангамы, сизелмичә узды. Барыгызның да тоткан уразалары, укыган намазлары, кылган догалары Аллаһ Тәгалә тарафыннан кабул ителсен, — дигән ул. — Гомумән алганда, хәлләрем яхшы. Караңгы камерада берүзем утырам. Телевизор, радио кебек әйберләргә рөхсәт юк. Көннәрем китаплар укып, намазлар кылып, спорт белән шөгыльләнеп уза. Хатларыгызны алып торам, күп волонтерлар, хәтта бәләкәй балалар тәбрикләмәләр җибәрә, хатлар яза. Укыган чакта күзләргә яшь тула. Рәхмәт сезгә! Адвокатым белән даими бәйләнештәмен, дусларым кирәк-яракларны китереп тора.

Баймакта булган хәлләрдән соң, кайбер кешеләр гаеп эзләп, шулай итмәсәләр, болай булмас иде, тегеләй итмәсәләр, шушылай килеп чыкмас иде, шул гаепле, бу гаепле дип яза. Азагы шушылай тәмамланыр дип кем уйлаган? Белгән булсам, шушы хәлгә тарымас өчен бар көчемне салыр идем… Һәр мәхкәмәдән соң чыккан саен бу салкыннарда килеп йөрмәгез дип кабатлап тордым. Шулай дип әйткәнемә әрлиләр иде үземне. Килгән кешене куып кайтарып булмый бит.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
❤5👍1
Кемдер баюын дәвам иттерә…

Forbes исемлегенә кергән Татарстанның дүрт миллиардеры бер ел эчендә 1,5 тапкырга керемнәрен арттырган. Дүртесе дә элеккеге "ТАИФ" кешеләре. "ТАИФ" "Сибур"га сатылгач, бу бизнесменнар да баеган.

Кем бу кешеләр?

▫️61 урын — Айрат Шаймиев, "Татавтодор"ның генераль мөдире ( аның кереме 2,4 млрд доллар белән исәпләнә);

▫️63 урын — Рөстәм Сүлтиев, "ТАИФ"ның идарә рәисенең урынбасары( ул 2,2 млрд долларга ия);

▫️64 урын — Радик Шаймиев, "НИРА-экспорт" ширкәте башлыгы (аның кереме 2,2 млрд долларны тәшкил итә);

▫️65 урын — Альберт Шиһабетдинов, "Сибур"ның мөдирләр шурасының әгъзасы(аның 2,2 млрд доллары бар).

Быел Русиядән миллиардерлар саны 125кә җиткән, узган елны алар 110 кеше булган. Forbes исемлегенең беренче урынын "Лукойл"ның башлыгы Вагит Алекперов били, аның кесесендә 28,6 млрд доллар акча бар. Узган елда ул исемлекнең икенче урынында иде.
🤬3✍1❤1😱1
🔻Фәләстиннән 100 качакны Татарстан кабул итәчәк, 250 кешене Башкортстанга җибәрәчәкләр.

Эвакуацияләнгәннәрне Русиянең Төньяк Кавказ, Үзәк һәм Идел буе федераль бүлгеләрендәге 12 төбәгендә кабул итәчәкләр. Сүз барлыгы 1447 качак турында бара.

Чечняга да Газзә сызыгы качакларын җибәрәчәкләр. Аларга инде эш тә табылган. Качак фәләстиннәрне "Чеченавто"га эшкә урнаштырачаклар, бу заводта Русия гаскәре куллансын өчен ГАЗ һәм УАЗ машиналары җыялар. Бу хакта Грозныйда качаклар белән очрашуда республиканың сәнәгать министры Адам Хәкимов һәм Дәүләт сәясәте, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Ахмед Дудаев белдерде, дип яза "Осторожно Новости".

Ә Татарстан белән Башкорстан фәләстиннәрне ничек кабул итәчәк?

Бу хакта 👉 моннан укыйсы. Яки 👉 бу сылтамага басасы.
❤7🤮2👍1🤔1🤬1