Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Быелгы Тукай бүләге җиңүчеләре билгеле булды:

🔹"Узганны кабатлау" китабы өчен шагыйрь Ләис Харрасов (Ләис Зөлкарнәй)

🔹Танылган татар шәхесләренең портретларын һәм сыннарын булдыруы өчен рәссам Кадыйм Җәмитов

🔹"Татар хор музыкасы антологиясе" хезмәте һәм хор сәнгатен саклау һәм үстерү өчен Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова.

"Бизнес Online" үз чыганакларына сылтанып язуынча, әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хупласа, дүртенче җиңүче дә булуы ихтимал.

▪️2024 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 10 кеше һәм бер театр коллективы дәгъва кылды.

▪️Быел Тукай бүләген алучыларны бүләкләү беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак.

@azatliqradiosi
🔥11👎2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бүген, татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне, Татарстанда Туган тел көне билгеләнеп үтелә. Республиканың Тукай бүләге ияләре кичә кич билгеле булды. Бүген исә Казанда 19нчы тапкыр "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе узачак. Быел ул беренче тапкыр Бауман урамында да, Камал театры янында да түгел, ә Казан Кирмәне эчендә үтәчәк.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне белән котлады. Үзенең Tеlegram-каналында иртә саен яза торган "Исәнмесез!" сүзе урынына бүген президент "Татар телем — халкым теле" дип язып чыкты.

🔹Төнлә Казанның Хөсәен Ямашев проспектында, Химиклар мәдәният сарае янында машина бер ир-атны бәреп киткән, ир һәлак булган. Кичә, 25 апрель көнне, Татарстанда барлыгы 143 юл-транспорт һәлакәте булган.

🔹Казан автобусларында яңа кагыйдәләр кертергә җыеналар. Мәсәлән, автобус салонына башкаларны пычрата алырдай ризык белән керү тыелачак, салонга арткы һәм урта ишекләрдән генә керү рөхсәт ителәчәк. Ул хакта "Вечерняя Казань" газеты яза.

🔹Исегезгә төшерәбез: бу атнада Русиядә — 6 көнлек эш атнасы. Май бәйрәмнәре аркасында яллар күчерелгән: шуңа күрә бу атнада халык шимбә дә эшләячәк, ә менә киләсе атнада 29, 30 апрель һәм 1 май ял көннәре булачак. 4-5 май һәм 9-12 май — шулай ук ял көннәре.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4❤1🔥1
"Казан татарларының 1552 елдан соң күргән золым һәм әлегәчә кадәр бу фаҗига заман татарларына ничек тәэсир иткәнен дә беләм. Бу тема күтәрелсә, йөрәгем әрни. Дәүләтләре җимерелгәннән соң, басып алганнан соң, Казан татарлары кебек золым күргән башка төрки халык юк чынында. Дин мәсьәләсендә бу кадәр басым күреп тә, диннәрен дә, милләтен дә саклап калган башка халык юк. Каршы торырлык көч табылган һәм халык Габдулла Тукай кебек шагыйрь тудырган. Могҗиза."


Төркия башкаласы Әнкарада Габдулла Тукайга бәйле фәнни конференциядә узды, галимнәр бүген аның кебек масштабтагы шәхес туар өчен нинди шартлар булырга тиеш дип фикерләрен дә җиткерде.

Чарада татар җәмәгатьчелеге булмады диярлек. Язманы 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар #Төркия

@azatliqradiosi
❤9👍2
⚡️Быел Тукай бүләге дүрт кешегә биреләчәк.

Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.

Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген тапшыру исә быел Кирмәндә, Туп сараенда уза. Татарстанның төп дәүләт бүләген бу рәвешле тапшырганнары юк иде әле.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤7👎1🔥1🤬1🤡1
🇺🇸АКШ университетларында Фәләстин яклы протестлар дәвам итә.

Меңләгән студент һәм мөгаллим югары уку йортлары җитәкчеләреннән Израилгә бәйле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итүне туктатуны таләп итә.

Протест хәрәкәте узган атнада Нью-Йорктагы Колумбия университетында башланды һәм тиз арада башка штатлардагы университетларга да күчте. Мәсәлән, Техас белән Калифорния студентлары да әлеге протест хәрәкәтенә кушылды.

Студентлар да, мөгаллимнәр дә Фәләстинне яклый, Израилнең Газзә халкын үтерүен хөкем итә. Протест белдерүчеләр арасында яһүдләр дә бар, алар да без Израилнең сәясәте белән килешмибез дип белдерә.

Шул ук вакытта полиция протестта катнашучы кайбер студентларны һәм мөгаллимнәрне кулга алган. АКШның Вәкилләр пулаты спикеры Майк Дҗонсон да бу протестларны туктатырга кирәк дип белдергән. Президент Дҗо Байденның сүзчесе Карин Җан-Пьер исә "Байден сүз иреген яклый. Югары уку йортларында бәхәс һәм дебатлар мохитенең саклануы мөһим, дискриминация була күрмәсен" диде.

Кайбер күзәтүчеләр хәзерге протестларны 1960нчы елларда Вьетнамдагы сугышка каршы башланган протестлар белән чагыштыра. Фәләстинне яклап чыккан студентларны һәм мөгаллимнәрне "алар чын сүз иреген, демократияне, кешелеклелек сыйфатларын яклый" дип тасвирлаучылар да бар. Бу фикер белән килешмәүчеләр дә юк түгел.

Израилнең Газзә сызыгына каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 34 меңнән артып киткән. Аларның күбесе — балалар һәм хатын-кызлар.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34 меңнән артып китте, аларның 13 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
🔥9👍4🤮3❤1👎1
☝🏻Татарстанда бала тапкан студентларга торак тәкъдим итмәкчеләр.

Шулай ук көмәнле студентларны түләүледән бюджетка күчерү, югары уку йортларында балалар бүлмәләре булдыру тәкъдим ителә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5👎4
Уфада канунсыз хөкем ителгән үсмер Костя Носырев Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать яздырган.

Үзенең мөрәҗәгатендә үсмер канунсыз карарлар чыгаруда гаеплеләргә җәза бирүне сорый.

"Сынган психикам һәм җимерелгән тормышым өчен сезгә мөрәҗәгать итәм һәм минем яшемә карап тормаучыларны җәзага тартуны сорыйм", ди ул.

8нче сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган.

Нәтиҗәдә бала озак вакытлар тикшерү изоляторында һәм колониядә утырган, психитария хастаханәсендә яткан.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢3👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Быел Тукай бүләге дүрт кешегә биреләчәк. Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды. Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген…
Бу минутларда Казанда Шигърият бәйрәме бара

Тукай бүләгенең быелгы ияләре халык алдында чыгыш ясады. Тамашада шагыйрьләр һәм җырчылар үз иҗатлары белән таныштыра.

Яңа Гасыр каналы чарадан трансляция тәкъдим итә. Бәйрәмгә килүчеләр башка елларга караганда быел азрак кебек күренә.

Казан вакыты белән кичке 5тә Казан Кирмәнендә "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башлана.

@azatliqradiosi
❤12
Рөстәм Миңнеханов татар теле турында: Ун елдан соң нәтиҗәсе булачак

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелгән татар проектларының нәтиҗәсе 10 елдан соң күренәчәк дип саный. Бу хакта ул бүген Казан Кирмәнендә татар зыялылары белән очрашу вакытында әйтте.

Миңнеханов Татар теле һәм туган телләре комиссиясенең абруе артуын һәм бу юнәлештә эшне алып барачагын белдерде.

"Бу җыелу бик мөһим. Үзгәреш бар. Без уйлаганча, бер 10 елдан соң аның нәтиҗәсе булачак. Бөтен министрлыклар, барыбыз да бу юнәлештә эшләргә тиеш", диде ул.


Миңнеханов фикеренчә, татар теле үсеше өчен "аның кирәклеген тою кирәк".

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡7👎5😁4🔥1😭1
Тукaйның туган көне уңаеннан чаралар Төркия шәһәрләрендә дә уза

🔸26 апрель Анталья "Турк оҗаклары" үзәгендә "Тукай. Шигырь. Курай" кичәсе уза. Бәйрәмдә катнашучылар Тукай шигырьләрен укыячак, ә иң оста укучыларга бүләкләр тапшырылачак.

🔸27 апрель Истанбулда Тукайның туган көне уңаеннан балалар өчен шигырь бәйрәме быел икенче тапкыр узачак. Тукай паркындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң бәйрәм Топкапы паркындагы Татарстан музей-йорты янында дәвам итәчәк.

🔸22 aпрeль Әнкарада Xaҗи Бәйрәм Вәли унивeрситeтындa Гaбдуллa Тукaйгa бaгышлaнгaн кoнфeрeнция узды. Бу чара турында язманы Азатлык сайтында укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤10👍2