🔺Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул үтерелгән Ибраһим Исәнәев турында. Урта Әләзән авылының мөәзинен үтерүдә шикләнүче кеше - "вагнер"чы, Украинадагы сугышка Путин ярлыкавы белән китүче җинаятьче булган.
Ничек үтерелгән өч бала әтисе Ибраһим Исәнәев?
Ул 16 апрельдә үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга юлга чыга. Исәнәев Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче 36 яшьлек Раил Хәйров белән элемәтәгә керә. Хәйров аңа очсызрак бәягә терлек сатып ала торган урынны белүе һәм моның өчен билгеле күләмдә акча кирәк булуын әйтә.
— Алар трасса буйлап баралар. Междуречье белән Буровка авыллары арасында туктыйлар. Бу Сарытау өлкәсе Вольский районына карый. Буровка авылы янында Терешка елгасы ага. Шул урында Ибраһим хәзрәт Хәйровны фотога төшерергә һәм туганнарына җибәрергә өлгерә. Соңыннан ни булганы билгеле түгел. Шулай да хәлләр болай баргандыр. Ирләр машинадан чыга, тарткалаш башлана. Шунда Хәйров Ибраһимның күкрәгенә пычак кадый. Аннары җинаятьче Исәнәев кесәсеннән акчаларны ала.
Хәйров "Газель"ны юлдан Терешка елгасына таба күчерә һәм Исәнәев мәетен яшерергә була. Моның өчен ул Междуречье авылында җирле кешедән үзенең туган авылы Ульян өлкәсе Илюшкино авылына илтүен сорый. Анда үз машинасына утырып кире Хәйровны үтергән җиргә әйләнеп килә. Төн җиткәч "Газель"ны яндыра, ә мәетне үз машинасына салып авылга алып кайта.
Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, Хәйровны "Донецки халык республикасында" тоткарланган.
Кем ул Хәйров? Ул элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителгән. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлаган.
Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ларның җинаять кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Азатлык алар турында даими язып тора.
▪️ Башкортстанда Укриана сугышына киткән җинаятьче туган якларына кайтып ике полиция хезмәткәрен үтерде.
▪️ Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет тә үзенең таныш кызын көчләгән иде. 25 яшьлек Олег Михайловны 2022 елда кеше үтергән өчен 18 елга хөкем иткән булганнар, әмма Путин аны ярлыкады.
▪️Киров өлкәсендә Украина сугышыннан кайткан Иван Россомахин 85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны көчләде һәм үтерде. Моңа кадәр ир башка бер авылдашын үтереп 22 елга хөкем ителгән иде. Әмма ул да Путин тарафыннан ярлыканып сугышка җибәрелгән иде.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
Сугыштан кайткан "вагнерчы" җинаяте: Урта Әләзән мөәзине мәетен биш көннән соң гына таптылар
Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә. Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ларның җинаять кылулары турындагы…
🤬3😢3👍1😁1
Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм ителгәч, биш кеше тоткарланган.
Бу хәл 25 апрель төнендә, Казанның Профсоюз урамынңа булган. Патруль уздырган полиция үзара сугышучыларны күреп алган, аларны туктатырга тырышкан. Әмма полиция таләбенә буйсынучы табылмаган, аларны тоткарлый башлаганнар, бер ир каршылык күрсәткән, полиция хезмәткеренең эченә берничә тапкыр пычак кадаган. Ул качарга тырышкан, әмма тотылган. Ир Мари Иленнән булып чыккан.

🔥4
🔻"Баймак эше" нигезендә тоткарланган егетнең туганнары адвокатка акча җыя
"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айдар Йосыповның туганнары юридик ярдәм өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте. Аны 12 мартта мәчеттән чыккан чагында тоткарлаганнар, дип яза "Поиск репрессантов после провокаций в Баймаке" Telegram-каналы.
Башта Уфага алып китеп ике тәүлеккә тоткарлаганнар. Мәхкәмә утырышыннан соң ике айга тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Аны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә көч куллануда гаеплиләр.
"Айдарга 27 яшь, тумышы белән Стәрлетамак районының Яңа Федоровка авылыннан", диелә хәбәрдә. Аның намаз укуы, сәламәт тормыш рәвеше алып баруы да искәртелә. Туганнары әйтүенчә адвокатка 150 мең сум җыярга кирәк.
Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.
"Баймак эше" нигезендә тикшерү изоляторларында 83 кеше тотыла.
▪️ Күптән түгел Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчаларга адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган егетнең туганнары адвокатка акча җыя
27 яшьлек Айдар Йосыповны 12 март көнне мәчеттән чыккан чагында тоткарлаганнар. Туганнары әйтүенчә, адвокатка 150 мең сум акча кирәк.
👍2
Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде. Бу үзенә күрә сәер, шул ук вакытта Мәскәү сәясәтенә туры килгән тәкъдимнәр.
Мондый канун өлгеләрен һәм тәкъдимнәрне кайсы депутатлар җиткерә? Алар Татарстан мәнфәгатен яклыймы? Азатлык соңгы ике елда ике республика депутатлары тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәргә күзәтү ясады.
Мәкаләне укымасагыз, төп фикерләрне "карточка"ларга җыйдык. Башкаларга да күрсәтегез.

👍1
⁉️Tatsoft татар телле тәрҗемәчене кулланасызмы?
Tatsoft-ка 10 айда 2 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Бу вакыт дәвамында уникаль керүчеләр саны - 500 мең кеше. Бу хакта Татар-информда узган матбугат очрашуында Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты мөдире Ринат Гыйлмуллин белдерде.
Әлегә тәрҗемәчене Android телефоннарына йөкләп була, моның өчен махсус кушымта ясалган. Apple җиһазларында исә ул юк.
— Айфоннарга килгәндә, без үз ягыбыздан барлык эшне аларга тапшырдык, хәзер Apple үз тарафыннан тикшерүләрне башкарырга тиеш. Якын вакытларда көтәбез, — диде Гыйлмуллин.
Татарстан галимнәре ясаган Tatar Speech хезмәтендә нинди үзгәрешләр бар һәм алар нинди мөмкинлекләр ача?
Бу хакта 👉 моннан укыгыз. Яки 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

👍3❤2
“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе белдерүенчә, прокуратура Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага хастаханәгә ятарга аяк чала
Бу хакта бүлекчә җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин белдерде.
Ситдыйкова көн саен мәхкәмә утырышларына йөрергә мәҗбүр. Аңа "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен кабат "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган иде.
“Хәзер ул туберкулезга каршы диспансерга ятып дәвалануга юллама алды. Ләкин буш урыннар булмауга сылтап, аны анда кабул итүдән баш тартканнар. Шул ук вакытта хастаханәдә ятучылар буш урыннар булуын әйтә”, ди Зиннәтуллин.
Аның фикеренчә, бу прокуратураның табибларга басымы белән бәйле.
▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.
@azatliqradiosi

Telegram
Партия «Яблоко» Татарстан
❗️Прокуратура препятствует госпитализации нашей сторонницы Зульфии Ситдиковой
На днях Зульфия получила направление на госпитализацию в противотуберкулезный диспансер, т.к. ей уже год не могут поставить диагноз. Защитники Ситдиковой заявили об этом на суде.…

🤬5🤮3❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Иглин шәһәрендә җирле эшкуар Рәүф Габдуллин һәм аның боксчы уллары үсмерне кыйнаган.
Башкорстанның Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән җирле эшкуар Рәүф Габдуллинның икенче улы да тоткарланган
17 яшьлек үсмерне мәхкәмә сак астында калдыру карары чыгарган. Бу хакта адвокат Рамил Гыйззәтуллинга сылтанып “Аспекты” яза.
Бу әлеге эш нигезендә тоткарланучы дүртенче кеше. Кичә Рәүф Габдуллин, аның өлкән улы Вадим һәм Ислом Надыйров кулга алынган иде. Алар Иглин шәһәрендә үсмерне кыйнауда шикләнелә.

🤔2
Русияләргә чит илләрдә паспортларын алыштыруны тыю мөмкинлеге турындагы “документ” бәйсез мәгълүмат чаралары редакцияләренә таратылган булган.
“Медиазона” язуынча, бүген "Новая газета" бастырган әлеге “документны” алар 18 апрельдә үк алган. Җибәрүче үзен Тышкы эшләр министрлыгының Валентин исемле хезмәткәре итеп таныткан, аңа документны "тикшерү өчен бирелүен" әйткән. Ләкин, шул ук көнне ул үз аккаунтына керми башлаган һәм документның дөреслеген раслаучы бернинди дә дәлил дә, шәхесен танытучы мәгълүмат та җибәрмәгән.
“Медиазона” бу хәбәргә ышанырга нигез юк дигән нәтиҗәгә килә.
Русия тышкы эшләр министрлыгы да чит илдә документлар бирми башлау турындагы бу хәбәрне кире какты. "Бу мәгълүмат бөтенләй дөреслеккә туры килми һәм провокацион булып тора", дип белдерделәр министрлыкта.

Медиазона. Эксклюзив
Журналисты пишут, что россиянам перестанут выдавать документы за границей. Почему верить этому пока не стоит
Утром «Новая газета» опубликовала новость: в российском МИД «обсуждают запрет на выдачу и замену документов за границей». Издание ссылалось на «проект…

Бүген, 25 апрельдә Европарламент Русиядәге президент сайлаулары нәтиҗәсен танымаучы һәм Европа берлеге әгъзалары булган илләрне Путин белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга өндәүче резолюцияне кабул итте.
Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар.
"Русиядә "президент сайлаулары" курку һәм эзәрлекләүләр мохитендә, Украинага каршы канунсыз агрессив сугыш барганда узды. Сайлаулар дип аталган бу чарада альтернатив намзәтләр дә, азат медиа да, бәйсез күзәтүчеләр дә, сәяси ирек тә булмады. Шуңа күрә бу "сайлаулар" легитим да демократик та түгел", диелә резолюциядә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Европарламент Путинны легитим президент итеп танудан баш тартты
Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар.
👏4
❗️Европарламент Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды
Европа парламенты депутатлары Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны, шул исәптән Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева һәм The Wall Street Journal хәбәрчесе Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырган резолюция кабул итте.
Шулай ук Европарламент азат итәргә чакырган кешеләр арасында Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева да бар.
Резолюция Русиядә демократик үздырылмаган президент сайлавын хөкем итүче документның бер өлеше булып тора.
▪️Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
▪️2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
▪️Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
▪️18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.

Европарламент Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды
Европарламент Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны, шул исәптән Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева һәм The Wall Street Journal хәбәрчесе Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырган резолюция кабул итте.
❤8👍1
Ике ел эчендә Украинадагы сугышта булып Русиягә кайткан хәрбиләрнең кулыннан җәрәхәтләнүчеләрнең саны ике йөздән артып киткән, аларның йөздән артыгы һәлак булган, калганнары авыр яралар алган.
Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә.
▪️Әле яңарак кына Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә.

Украинадагы сугыштан кайткан Русия хәрбиләре ике ел эчендә 200дән артык кешене үтергән һәм имгәткән
Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә. Еш кына сугыш ветераннарының туганнары да "үлем…
👍3😢3
Быел "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе беренче тапкыр Казан Кирмәнендә узачак.
2006 елда халык күпләп йөри торган Бауман урамында үткәрелә башлаган әлеге чараны таш диварлы кирмән эченә кертү дөресме? Бу урын акциянең максатларына ук каршы килмиме?
Азатлык Радиосы 18 ел элек "YZЕБЕZ" хәрәкәте башлап җибәргән шушы чараның тарихын барлады.
Безнең яңа видеоны карагыз.
#Татарстан

YouTube
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе: еллар аша Бауман урамыннан — Казан Кирмәненә
Быел "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе беренче тапкыр Казан Кирмәнендә узачак. 2006 елда халык күпләп йөри торган Бауман урамында үткәрелә башлаган әлеге чаран...
🔥8👍5❤3🥰2