Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3600 кеше һәлак булган

Әле 3 май көнне генә кимендә 3560 кеше дип хәбәр иткән идек. Дүрт көндә исемлеккә тагын 40 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 31 кеше, Башкортстаннан — 9 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1606 кеше, Башкортстаннан кимендә 1994 кеше үлгән.

Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 7 май, сугышның 804нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭3🔥1💩1🙏1
Босния һәм Һерцеговина: Европа берлегенә керү юлында киртәләр

Европа берлеге Босния һәм Һерцеговинаның берлеккә керүе турында сөйләшүләр башлады. Әле берничә ай элек кенә бу перспектива шактый ерак булып күренә иде. Босния һәм Һерцеговина берлеккә 2016 елда ук гариза бирде, бары тик алты ел узгач кына намзәт статусы алды.

Европа Берлеген Босния һәм Һерцеговина эчендәге Серб республикасында барган хәлләр борчый. Әлеге республикада Русия белән дуслыкны арттыралар. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Будапештка сәфәре кысаларында Серб республикасы җитәкчесе Милорад Додик белән очрашты.

Босния һәм Һерцеговина идарә һәм сәясәт күзлегеннән ничек төзелгән, аңа кергән Серб республикасы кайсы юнәлештә бара, Босния һәм Һерцеговинаның Европа берлегенә керүен тиз арада көтеп буламы?

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 8нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Швециянең Мальмё шәһәрендә "Евровидение" конкурсының беренче ярымфиналы узды. 11 май узасы финалга беренче ярымфиналдан 10 ил узган: алар — Ирландия, Кыпрыс, Литва, Люксембург, Португалия, Сербия, Словения, Украина, Финляндия һәм Хорватия. Русияне — Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле — әлеге конкурста 2022 елдан бирле катнаштырмыйлар. Ә менә Израил, кайберәүләр ул Газзәдә кылган гамәлләре аркасында катнашырга тиеш түгел дип белдерсә дә, быел да катнаша. Бәйгенең икенче ярымфиналы иртәгә узачак. Быелгы "Евровидение"не — анда Израил катнашу сәбәпле — бойкотларга эндәүчеләр дә бар.

🔹Украина кораллы көчләре Луһанскидагы нефть базына һөҗүм иткән. Әлеге һөҗүм аркасында 5 кеше яраланган. Ул хакта Русия яклы сепаратистлар белдерде. Украиннар исә Русия дроннары илнең 6 өлкәсендәге энергетика объектларына һөҗүм иткән дип белдерә.

🔹2023 елда кимендә 18 820 русияле беренче тапкыр Европа берлеге илләреннән сыену сораган. Бу — соңгы 7 елда иң зур күрсәткеч. Сыену соралган иң популяр илләр — Германия, Франция һәм Испания.

🔹Казандагы температура бүген 0 дәрәҗәгә кадәр төшәчәк дип кисәтә синоптиклар.

🔹Исегезгә төшерәбез: май бәйрәмнәре аркасында Русиядә яллар күчерелгән. Бу атнада 9-12 май ял көннәре булачак.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2😁2
Русия Украинаның алты төбәгендәге электр станцияләренә һөҗүм иткән.

Полтава, Кировоград, Запорожье, Львов, Ивано-Франковски, Винница өлкәләренә ракет-дроннар төшкән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👍1
Әләкләр язуы белән танылган Тимур Булатовны ил гаскәрен "кимсетү"дә гаеплиләр.

Узган ел апрельдә Казанда ЛГБТ парны — блогерлар Гела һәм Һаоянны тоткарладылар. Егетләр өстеннән полициягә әләкне Петербур активисты Тимур Булатов язган дип фаразланган иде.

Башкалар өстеннән әләкләр язган Тимур хәзер минем өстемнән дә әләк язганнар ди...

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5👏2🤮2😁1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген, 7 май иртәсендә Израилнең саклану гаскәре Газзә сызыгы яклап "Рафах" контроль-үткәрү пунктын камап алган һәм аның эшчәнлеген туктаткан. Әлегә аның аша машиналар үткәрелми дип хәбәр ителә. Алданрак Израил хәрби кабинеты Мисыр белән чиктәге, Газзә…
Израил-Фәләстин сугышын күзәтүебезне дәвам итәбез.

Израил гаскәрләре Газзә сызыгының көньягында урнашкан Рафаһ шәһәрен утка тотуын дәвам итә. Израилләр Мисыр чигендә урнашкан Рафаһ тикшерү пунктын да басып алган, җимергән дигән хәбәрләр булды.

БМОның баш сәркатибе Антониу Гутерриш Израилнең Рафаһка һөҗүм итүен болай тасвирлады:

"Бу стратегик хата, сәяси катастрофа һәм кешелеклелекнең түбәнгә тәгәрәве булачак."


Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу ХӘМӘС тәкъдим иткән солых килешүе Израил таләпләренә туры килми диде. Шулай да Израил делегациясе Каһирәдә уза торган солых сөйләшүләрендә катнашуын дәвам итәчәк.

Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүмнәре аркасында үтерелгән фәләстиннәр саны 34 800гә якынлаша. Аларның күбесе — балалар вә хатын-кызлар. Тагын 78,2 мең кеше яраланган.

Израил белән Газзә арасындагы шушы соңгы сугыш 7 октябрьдә — моннан 7 ай элек башланды.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34,7 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
👍3👎1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил-Фәләстин сугышын күзәтүебезне дәвам итәбез. Израил гаскәрләре Газзә сызыгының көньягында урнашкан Рафаһ шәһәрен утка тотуын дәвам итә. Израилләр Мисыр чигендә урнашкан Рафаһ тикшерү пунктын да басып алган, җимергән дигән хәбәрләр булды. БМОның баш…
Быелгы "Евровидение" конкурсын — анда Израил катнашу сәбәпле — бойкотлау таләпләре яңгырый.

Мәсәлән, Финляндиядә 1400 музыкант һәм башка иҗат әһелләре "Евровидение"не күрсәтә торган "Yle" телекомпаниясен икейөзлелектә гаепләп петиция чыгарды.

"2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Русияне шундук конкурстан төшереп калдыру таләпләре яңгырады, Израил белән дә нәкъ шундый хәл булырга тиеш тә бит — тик андый таләпләр никтер күренми"

ди алар.

Исландиядә дә ил халкының 3%ы — якынча 10 меңләп кеше — Израил быелгы "Евровидение"дә катнашырга тиеш түгел дигән петицияне имзалаган. Ә Швециянең Robyn, Fever Ray һәм First Aid Kit дигән җырчылары Израилне сугыш җинаятьләрендә гаепләп чыкты.

"Евровидение" конкурсын оештыручылар Украина белән Газзәдәге сугышлар — икесе ике төрле вазгыять, аларны чагыштырырга кирәкми дип белдерә.

Израил бәйгенең икенче ярымфиналында катнашачак, ул финалга узамы-юкмы — анысы иртәгә хәл ителәчәк. Конкурсның финалы 11 майда узачак.

@azatliqradiosi
🔥9😁3
🛫 "Аэрофлот" июньнән башлап Казан белән Мәскәү арасында көненә 12 рейс башкарырга җыена. Моңарчы мондый ешлыкның булганы юк иде әле.

Узган җәй белән чагыштырганда бу — 24%ка күбрәк. Мондый ешлык августка кадәр сакланачак.

"Казанга очарга теләүчеләр дә күп, Казаннан Мәскәү аша башка шәһәрләргә дә еш йөриләр, шуңа күрә рейслар саны арттырыла да инде"

ди "Аэрофлот".

Шулай итеп, кайбер көннәрне Казан белән Мәскәү арасында барлыгы 19-20 рейс очачак.

Чагыштыру өчен: Уфа белән Мәскәү арасында көненә күп дигәндә 14 рейс башкарыла.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤3
Кичә, 7 май, Радио көне билгеләнде бит.

Азатлык Радиосының YouTube-каналында Казан халкы арасында "Кайсы радионы ешрак тыңлыйсыз?" дигән сораштыру үткәрдек. Кайбер фикерләрне китерәбез:

"Euronews карыйбыз. Азатлыкны укыйбыз."


"Курай" радиосын тыңлыйбыз."


"Татар" радиосы инде! Аңсу белән Зөлфәт Зиннурның теләсә нәрсә сөйләгәнен тыңлыйбыз."


"Тәртип FM" радиосын тыңлыйм. Авылга кайттык, "Тәртип"не тотмый. Башка радиоларны тыңлыйсы да килми. Чүп-чар! "Тәртип"кә берсе дә җитми. Яшәсен "Тәртип FM" радиосы!"


"Мин бик яратам "Тәртип FM" радиосын. Бик матур алып баралар. Җырлары да — без балачакта тыңлап үскән җырлар."


#халыкфикере

@azatliqradiosi
👍2
"Аның вәгъдәләре буш кына түгел, алар ялган. Бу инде 25 ел дәвам итә. Бу юлы да шулай булачак. Аның һәр мөддәте саен начаррак кына була бара. Путин хакимияттә вакытта тагын ниләр буласын күз алдына китерү дә куркыныч. Ул булганда безнең илнең тынычлыгы да, үсеше дә, иреге дә булмаячак. Путин режимының нигезе — ялган һәм коррупция. Һәм бу дәвам иткән чакта без көрәшне туктата алмыйбыз."


"Бу Путинның соңгы инаугурациясе булырга мөмкин. Йә ишәк, йә әмир, йә Хуҗа Насретдин — нәрсәдер дә булыр."


"Украинада артка чигенү аның өчен тулы уңышсызлыкны аңлата. Аның горурлыгын чәлпәрәмә китерәчәк. Ә ул куркыныч әйберләр белән горурлана. Әйе, фронтта кешеләр үләчәк, "иттарткыч" дәвам итәчәк. Иң яхшы кешеләребез төрмәләргә утыртылачак һәм чит илгә тагын да күбрәк кеше китәчәк."


Владимир Путин инаугурациясен патшаның тәхеткә менү тантанасына охшатучылар бар. Патриарх Кирилл Путинга озак елларга сузылган хакимлек теләде, аның хакимлеген "Аллаһтан бирелгән" дип атады.

Инаугурацияме, тәхеткә менүме?

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
👍3🌚1
📍Русиядә "дәүләт хыянәтчеләре" һәм "шымчылар" саны нык "арткан"

Рәсми статистикага күрә, былтыр Русиядә "шымчылык" өчен тугыз кеше хөкем ителгән, 2022 елда бер генә кеше булган.

Шул ук вакытта "шымчылык" маддәсе нигезендә бары тик чит ил ватандашларын гына хөкем итеп була. Статистикага ярашлы, аларның күпчелеге (сигез кеше) - БДБ дәүләтләре ватандашлары.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliradiosi
👍2
Ростислав Морзаголовка ике җинаять эше ачылган

Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр. Башка мәгълүмат әйтелми.

2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән киткән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliradiosi
👍1🤮1🙏1
📍 Омски өлкәсендә су басу аркасында татар авылын эвакуацияләгәннәр

Омски өлкәсендә Ишем елгасы күтәрелү сәбәпле Ишем районындагы Әшеван авылында яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Авылда татарлар күпләп яши.

Төбәк башлыгы Виталий Хоценко сүзләренчә, авылда 224 кеше яшәгән, шуларның 150сен башка урынга күчергәннәр. 25 йортны һәм 40 утарны су баскан.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.
😱6🙏2🐳1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда транспорт министры Александр Клебановны биш миллион сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар…
Уфа район мәхкәмәсе Башкортстанның транспорт министры Александр Клебановны 2 айга кулга алу карарын кабул итте

Ул зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Җинаять турындагы "мәгълүмат раслангач та" Радий Хәбиров "шундук Клебановны эштән җибәрү турында карар кабул иткән" диелә.

Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар һәм төзелеш материаллары ташу өчен "Башкиравтодор" һәм сәүдәгә корылган бер оешма килешү төзегән.
👍2
Омски өлкәсендәге Каракүл авылы һәм Курган өлкәсенең Эчкен авылы бүгенге көндә ничек яши? Бу авылларда көчле янгын күп кенә йортны яндырган.

Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз, рәсемнәрдә исә сезгә төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliradiosi
💘4😢2👍1😁1🙏1