Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген, 7 май иртәсендә Израилнең саклану гаскәре Газзә сызыгы яклап "Рафах" контроль-үткәрү пунктын камап алган һәм аның эшчәнлеген туктаткан.

Әлегә аның аша машиналар үткәрелми дип хәбәр ителә.

Алданрак Израил хәрби кабинеты Мисыр белән чиктәге, Газзә сызыгының көньягындагы Рафах шәһәрендә хәрби чара дәвам итәчәк дигән карар кабул итте.

Израил Рафахка хәрбиләрен һәм техникасын керткәннән соң ХӘМӘС Газзә сызыгында атышны туктатырга риза булуын белдерде. Алар моның турында бу сөйләшүләрдә арадашчы булган Катар премьер-министры белән Мисыр күзләве башлыгына хәбәр иткән.

Шул ук вакытта ХӘМӘСнең югары дәрәҗәле вәкиленә сылтама белән "Әл-Җазира" телеканалы хәбәр итүенчә, бу тәкъдимгә ярашлы Газзә сызыгыннан Израил гаскәрләре тулысынча чыгарылачак, качаклар кире кайтачак, тотык итеп алынганнарны фәләстин тоткыннарына алыштырачаклар.

Reuters белән аралашкан Израилнең бер түрәсе исә арадашчылар ХӘМӘСкә бу тәкъдимне "йомшартып" җиткергән, Израил моңа риза түгел дигән.

@azatliqradiosi
🤬6👍3👎1🔥1
Русиядәге "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы хәрәкәт "Алабуга" сәнәгать һәм җитештерү комплексы өчен 850 яшүсмерне җәлеп итмәкче.

"Алабуга" комплексында "Shahed" Иран дроннары җыела. Русиягә ул "Герань-2" исеме белән кертелде.

Sota телеграм каналы хәбәр итүенчә, 16 яшьтән 22 яшькә кадәр яшүсмерләрне туплау өчен "бәйге" уздырыла, җиңүчеләргә имеш бүләк буларак "Алабуга"га ике айлык түләүле стажировка биреләчәк. Аннары алар анда даими эшкә урнашып кала алачак. Дроннарны җыюда 300 кеше турыдан-туры катнашачак, тагын 300 кеше завод хезмәткәрләрен ризык белән тәэмин итәчәк, 250 кеше тулай торакта хезмәт күрсәтәчәк.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.

▪️Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

@azatliqradiosi
🤬8🤮2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

▪️Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.

▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.
❗️Мәхкәмә биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновны биш елга колониягә хөкем итте.

Бояршинов инде ике елдан артык Тикшерү изоляторында утыра.

▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

▪️Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.

▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
🤬7❤3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 май, сишәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый: 🔺Израил хәрби кабинеты Газзә көньягындагы Рафах шәһәрендә хәрби чараларны дәвам итү турында карарны бертавыштан кабул иткән.  Би-би-си язуынча…
Башкортстанда транспорт министры Александр Клебановны биш миллион сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар

Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар һәм төзелеш материаллары ташу өчен "Башкиравтодор" һәм сәүдәгә корылган бер оешма килешү төзегән.

2023 елның маенда "Башкиравтодор" оешмасы мөдирләр шурасы әгъзасы булган Александр Клебанов йөк ташучы бу ширкәтнең баш мөдиреннән һәм аның урынбасарыннан биш млн сум ришвәт сораган. Моңа алмашка ул аларны үз канаты астына алырга сүз биргән һәм "Башкиравтодор" белән килешү төзеп элегрәк эшләгән эшләре өчен түләүләрен алырга ярдәм итәчәген әйткән. Ә акчаны бирмәсәләр түләүләрен алырга комачаулыклар тудыру белән янаган. Ширкәт җитәкчелеге куркып аңа сораган акчаларын биргән диелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁2🤔1
Владимир Путин ант китерде һәм рәсми рәвештә бишенче тапкыр Русия президенты вазифасына кереште.

Инаугурациядә Франция, Маҗарстан, Словакия, Греция һәм Мальта вәкилләре катнашты. Бельгия вәкиле шулай ук ​​тантанада катнашырга ниятләгән иде, ләкин 7 май иртәсендә бу чарада катнашмаска карар итте.

АКШ вәкилләре дә инаугурациядә катнашмы. Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков АКШ илчесе Линн Трейсиның билгеле бер вакытка Русиядән китүен әйтте. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер моңа кадәр Русия президенты сайлавын гадел дип санамауларын, шул ук вакытта Путинны президент дип тануларын әйткән иде.

Европарламент Путинны легитим президент итеп танудан баш тартты.

@azatliqradiosi
🤡7💩2😢1
👆Инаугурация тантанасы тәмамланганнан соң хөкүмәт рәсми рәвештә вазифасыннан китте

Шул ук вакытта яңа хөкүмәт раслаганга кадәр алар үз вазифаларын үтәүне дәвам итәчәк.

Президент хакимияте вәкаләтләре дә автоматик рәвештә тәмамланды.

Путин инде бүген үк ук яңа хөкүмәт башлыгын тәкъдим итәргә мөмкин. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков инаугурация алдыннан әйткән иде.

2018 елгы президент сайлауларыннан соң, Путин хөкүмәт башлыгын бер сәгатьтән соң үк тәкъдим итте.

Русия медиасы чыганаклары Путин хөкүмәт башлыгы итеп Михаил Мишустинны калдырыр дип әйтә.

@azatliqradiosi
❤1
👆Путин дигәннән, Русия президентының бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакына кагылышлы 2012 елда ук имзалаган "Май фәрманнарын" Русиядәге төбәкләрнең 90 проценты үтәмәгән.

Путинның 12 ел элек биргән фәрманына ярашлы 2018 елда Русия укытучылары, табиблары, социаль хезмәткәрләре үз төбәгендәге уртача хезмәт хакын алырга тиеш иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡4👍3😁2
2023 елда кимендә 18 820 русияле сыену урыны сорап беренче тапкыр Европа берлеге хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән.

Бу соңгы җиде елдагы иң зур күрсәткеч. 2016 елда Европа берлеге илләреннән сыену урынын 22 930 русияле сораган булган.

Былтыр беренче тапкыр сыену урыны сорап русияләр ешрак Германиягә мөрәҗәгать иткән, илнең миграция оешмаларына шундый 7655 гариза килгән. Икенче урында - Франция (4 125 русияле сораган), өченчедә - Испания (1615).

▪️Шул ук вакытта 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 30 сентябренә кадәр Русиянең 57 меңнән артык качагы АКШ чиген үткән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк. Русияләр АКШтан сыену урынын төрле сәбәпләр белән сорый: мәсәлән Русиядә дәвам иткән мобилизация, сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнү аркасында, ил хакимиятенең Украинага карата сәясәте белән риза булмау сәбәпле.

@azatliqradiosi
❤1
❗️Юлия Навальная: "Путин вәгъдәләре буш кына түгел, алар — ялган. Бу юлы да шулай булачак"

Русиянең оппозиционер сәясәтчесе Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Владимир Путин инаугурациясе көнне видеомөрәҗәгать чыгарды.

"Путинның соңгы мөддәте нәрсәсе белән исегездә калды соң? Әлбәттә ул башлаган сугыш белән. Ул аны теләсә ничек атый ала, әмма фронтка куыла торган кешеләрне алдарга ярамый, — ди Навальная. — Без хәтта ничә кешенең һәлак булуын да белмибез. Путин югалтуларның чын саннарын әйтергә курка. Бу канлы һәм мәгънәсез сугыш, һәм ул Путиннан башка беркемгә дә кирәкми. Путин бу хакта алты ел элек үзенең чыгышында әйткән идеме? Юк!"


‼️Сүз уңаеннан, Азатлык хисабына күрә, Путин башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1606 кеше, Башкортстаннан кимендә 1993 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Юлия Навальная Путинның элегрәк биргән вәгъдәләрен дә искә алды, шул исәптән "эшмәкәрләр, галимнәр, иҗат кешеләре, актив һәм битараф булмаган кешеләр" өчен "иреклек даирәсе" булдыру турында әйткән сүзләрен дә.

"Аның вәгъдәләре буш кына түгел, алар ялган. Бу инде 25 ел дәвам итә. Бу юлы да шулай булачак. Аның һәр мөддәте саен начаррак кына була бара. Путин хакимияттә вакытта тагын ниләр буласын күз алдына китерү дә куркыныч. Ул булганда безнең илнең тынычлыгы да, үсеше дә, иреге дә булмаячак. Путин режимының нигезе — ялган һәм коррупция. Һәм бу дәвам иткән чакта без көрәшне туктата алмыйбыз", ди ул.


👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5😁1
Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче 63 яшьлек Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты.

Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.

👉 Тулырак монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤3😢3👎1🤬1🙏1
5нче тапкыр президент булган Путинның 5нче инаугурациясе

Путин Русияне урыс теле һәм күпмилләтле мәдәният берләштерә, диде. Чиркәүгә дә керде, патриархның нотыгын тыңлады, ул арада кулъяулыгын чыгарып борынын да сеңгерде. Үзе 2022 елда Украинага каршы сугыш башласа да, төп максат — халыкны саклау дип белдерде. Ә бит ул үзе башлаган сугышта Русия ягыннан кимендә (!) 45-50 меңләп кеше һәлак булган инде.

Путинның 5нче мөддәте 2030 елга кадәп дәвам итәчәк. Сез әзерме?

Гомумән, президент инаугурациясе күбрәк патшага таҗ кидерү тантанасын хәтерләтә дигән хис калмадымы сездә?

@azatliqradiosi
👎5💩5🤬4🤮1
⚡️Русия баш прокуратурасы Freedom Housе хокук яклау оешмасын "теләнмәгән" дип тамгалады

Баш прокуратура белдерүенчә, бу оешма "АКШның дөньяда өстенлек итүче ролен билгеләүгә ярдәм итә"," Украинага һәрьяклап ярдәм итүгә чакыра", "санкцияләр басымын арттыра", шулай ук "Русия оппозициясенә, көнбатыш яклы һәм ЛГБТ активистларына" һәм "террорчылык өчен хөкем ителгән кешеләргә" мәгълүмати, финанс, юридик ярдәм күрсәтә".

🔸 Freedom House — баш фатиры Вашингтонда урнашкан хөкүмәтнеке булмаган оешма. Ел саен "дөньяда иреклек" хисабын чыгара, анда төрле илләрдә сәяси хокуклар һәм сивил ирекләрнең торышы анализлана. Узган ел Freedom House хисабында Русиядә иреклек Венесуэла белән бер дәрәҗәдә дип табылды.

🔸 Freedom House Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваның сәяси сәбәпләр белән тоткарлаунын хөкем итте һәм аны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

@azatliqradiosi
😢2
⚡️Мәхкәмә журналист Надежда Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә кулга алды

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 68 яшьлек журналист Надежда Кеворкованы "террорчылыкны аклау" турындагы эш нигезендә (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) кулга алган.

Яклавы аны өй сагына утыртуны яки җаваплылыкны үз өстенә алу (поручительство) кәгазе белән җибәрүне сораган, тик мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп журналистны ике айга тикшерү изоляторына утырткан.

Җаваплылыкны үз өстенә алучыларның берсе — Алинә Кабаеваның әтисе, Ислам бизнесы ассамблеясе президенты Марат Кабаев булган. Алинә Кабаева — Владимир Путинның хатыны дип фаразлана.

▪️Кеворкованы телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җәмалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган.

▪️6 майда Кеворковада тентү үтте, шуннан соң аны тоткарлап вакытлыча тоту изоляторына яптылар. Тентү булганда компьютерларын һәм телефоннарын тартып алдылар.

▪️Кеворкова үзенә белдерелгән гаепләүләрне танымаган, әмма тикшерү белән хезмәттәшлек итә диелә. Ул бу постларыннан баш тартмаган һәм тикшерүдән бу постларда җинаять бармы-юкмы икәнен ачыклауны таләп итә.

👉Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢9👍1🙏1
Сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы гаскәрне "кимсетү" һәм "нацизмны аклауда" гаеплиләр

Бүген, 7 майда җәмәгать мәхкәмәсе (присяжныйлар коллегиясе) сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова эшенә карата карарын әйтте.

Активистны "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" шигарләре язылган плакатлар өчен "нацизмны аклау" һәм ил гаскәрен "кимсетү"дә гаеплиләр.

Сигез кешедән торган коллегия Ситдыйкованы шәфкатькә лаек түгел һәм гаепле дип тапты.

Мәхкәмә ахыргы карарын 13 майда чыгарыр дип көтелә.

👉Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯3🔥1😢1🙏1