Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Быел кырымтатар халкы сөргененә — 80 ел

Украинада
яшәүче кырымтатар тарихчысы Гөлнара Абдуллаева Азатлыкка сөрген, милли тарихны өйрәнү, казан тарихчыларының хаталары турында сөйләде.

Әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз, рәсемнәрдә исә кайбер мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
😢13💔6
Энгель Фәттахов кулга алынды.


Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. 20 ел көчемне район үсешенә багышладым. Үземә бернәрсә дә рәсмиләштермәдем, хосусыйлаштырмадым. Минем туган авылымда бер йортым бар. Шул гына"


диде ул бүген мәхкәмәдә.

2017 елда, Татарстан мәгариф һәм фән министры булган чакта, Мәскәү татар теле дәресләрен ихтыярига калдыра башлагач, дәүләт теле булган татар теле өчен нәкъ менә Фәттахов көрәшеп карады. Әмма килеп чыкмады.

Ришвәтчелектә гаепләнүче 62 яшьлек түрәгә 12 елга кадәр төрмә яный. Бүген мәкхәмә аны кимендә 21 июльгә кадәр сак астында калдырырга дигән карар чыгарды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢22💔9🤬7🙏3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең Белгород өлкәсендә 30дан артык дрон һәм пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Ул хакта РФ саклану министрлыгы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 820нче көне.

🔹Соңгы елларда Русиядә иң зур ришвәтләрнең берсе аркасында ачылган җинаять эше мәхкәмәгә барып җиткән. Мәскәүнең Тверь районы Тикшерү бүлегенең элекке җитәкчесе, 35 яшьлек юстиция майоры Марат Тамбиев 1,5 млн доллар һәм 2718 биткойн алуда гаепләнә.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә визит белән килгән Баһрәйн короле Хәмәд бин Иса Әл Хәлифә белән очрашкан.

🔹Норвегия Русия ватандашлары өчен өстәмә чикләүләр кертә. 29 майдан башлап илгә турист булып керергә җыенган русияләрне бүтән кертмәячәкләр.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1
❗️Русиянең Баш штаб башлыгы урынбасары, генерал Вадим Шамарин тоткарланган.

Ул хакта "Коммерсант" хәбәр итә. Шамаринда тентү узган дип яза әлеге басма. Тентүдән соң аны сорау алуга алып киткәннәр.

Шамаринны хәрәмләшү аркасында ачылган эш нигезендә тоткарлаганнар диелә.

Шамаринга кадәр Баш штаб башлыгы урынбасары вазифасында булган Хәлил Арсланов та 2020 елда ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланган иде.

Исегезгә төшерәбез: апрель азагында РФ саклану министры урынбасары Тимур Иванов та кулга алынды. Шундый ук җинаять эше нигезендә соңрак Саклану министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Юрий Кузнецов та тоткарланды.

@azatliqradiosi
🤣6👍3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Баш штаб башлыгы урынбасары Вадим Шамарин кулга алынган. Ул хакта 235нче номерлы гарнизон хәрби мәхкәмәce хәбәр итә. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. @azatliqradiosi
❗️Русия хәрби көчләренең Баш элемтә идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Вадим Шамарин аеруча зур күләмдә ришвәт алу нигезендә ачылган җинаять эше буенча кулга алынган.

Ул хакта әле генә "Новости" агентлыгы хәбәр итте.

@azatliqradiosi
😁7👍2🤯2
"Әлиф" спектакле Төркиянең Конья шәһәрендә күрсәтелде.

Ул сүзсез спектакльләрнең Халыкара театр фестивалендә катнаша.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия #татарлар

@azatliqradiosi
❤5🥰1
❗️Украинаның Харьков шәһәрендә 10 шартлау булган.

Ул хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итә. 5 кеше яраланган диелә.

Транспорт инфраструктурасы һәм шәһәр халкына хезмәт күрсәтә торган бер оешмага зыян килгән.

Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олег Синегубов исә шәхси оешмага һөҗүм иткәннәр ди: аның сүзләренчә, бер кеше һәлак булган, 6 кеше яраланган.

@azatliqradiosi
😢7👍1🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Саба гимназиясендә бәдрәф ишегенең яртысын кисеп куйганнар!

Имеш, имтихан тапшыра торган укучылар шунда качып җавапларны күчерә ала дип. Бу хакта татар блогеры Рәфилә Шәмсетдинова үзенең соцчелтәрләрендә хәбәр итеп чыкты.

P.S. Рәфилә бу хакта 22 май иртәсендә сөйләде — килеп чыккан гаугадан соң, шул ук көнне кичкә таба, гимназия җитәкчелеге бәдрәфләрне кире халәтенә кайтарачакбыз диде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬11😱5😁3👍1🤪1
⚡️Казан халыкара һава аланы эшен туктаткан.

11:30дан бирле Татарстан башкаласына хезмәт күрсәтә торган аэропорт очкычларны кабул итми. Ул хакта Росавиация хәбәр итә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5🤔4😱1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы эшен туктаткан. 11:30дан бирле Татарстан башкаласына хезмәт күрсәтә торган аэропорт очкычларны кабул итми. Ул хакта Росавиация хәбәр итә. #Татарстан @azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: моннан бер атна элек — 15 май көнне — Югары Ослан районында дрон бәреп төшерелгән иде.

Ул вакытта да Казан халыкара һава аланы да, Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да берничә сәгать эшләми торды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы эшен туктаткан. 11:30дан бирле Татарстан башкаласына хезмәт күрсәтә торган аэропорт очкычларны кабул итми. Ул хакта Росавиация хәбәр итә. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Якутскидан Казанга очучы Nordwind очкычы — хәзерге вакытта Flightradar24 хезмәтендә иң күзәтелә торган очкыч.

Ул инде 6 сәгатьтән артык һавада. Казанда утырырга җыенганда гына Казан аэропорты ябылып куйды.

Хәзер бу рейсны 1800ләп кеше күзәтеп утыра.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5👍3🤬1