22-26 майда Истанбул ArtContact сәнгать күргәзмәсендә 1600 гә якын рәссам һәм скульптор катнашты.
Күргәзмәдә Татарстаннан Арыслан (Руслан) Ибраһимов, Башкортстаннан Салават Гыйләҗетдинов, Төмәннән Әлфия Мөхәммәтова, Төркиядә яшәп иҗат итүче Айгөл Окутанның, тагын бер стендта Самардан Гүзәл Хәйбуллованың әсәрләрен очратырга була иде.
▪️Истанбулның ArtContact халыкара сәнгать ярминкәсе – Төркиядә иң мөһим күргәзмәләрнең берсе. Быел күргәзмәдә 20дән артык ил рәссамнары чыгыш ясады, алар арасында Корея, Италия, Иран, Испания, Пакыстан, Словакия, Кытай, Германия, Албания, Русия, Үзбәкстан, Грузия, Азәрбәйҗан сәнгатькәрләре булды.
Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
Фото: 1 һәм 2нче рәсем - Әлфия Мөхәммәтованыкы
3 һәм 4нче - Салават Гыйләҗетдиновныкы
5 һәм 6нчы рәсем - Гүзәл Хәйбуллованыкы
7 һәм 8нче рәсем - Арыслан Ибраһимовныкы
@azatliqradiosi

👍7❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Израил — Халыкара Җинаять мәхкәмәсе Рафаһка һөҗүмне кичекмәстән туктатуны боерса да — Газзә сызыгының көньягында урнашкан бу шәһәргә һөҗүмнәрен дәвам иттерә. Фәләстин ягы белдергәнчә, төнлә израилләр качаклар урнашкан лагерьга һөҗүм иткән. 35 кеше, шул исәптән балалар да һәлак булган, дип белдерә газзәләр. Израил без ХӘМӘС урнашкан җиргә аттык ди.
🔹Бүген Украинаның Харьков шәһәрендә — матәм көне. 25 майда булган һөҗүмнәр аркасында 16 кеше һәлак булган, 43 кеше яраланган. 26 майда тагын бер һөҗүм булган — әлеге һөҗүм аркасында тагын 25 кеше яраланган дип белдерә украиннар. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 824нче көне.
🔹Төнлә пилотсыз очкыч Русиянең Орёл өлкәсендә урнашкан ягулык станциясенә һөҗүм иткән — янгын сүндерүче һәлак булган. Брянски өлкәсендә дә ике дрон бәреп төшерелгән. Шулай ук Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә дә пилотсыз очкычны юк иткәннәр.
🔹Литвада президент сайлавында илнең хәзерге президенты Гитанас Наүседа җиңгән. Ул 75% тавыш җыйган.
🔹Быелгы җәй Казанда гадәттәгедән эссе булачак дип фаразлый КФУның метеорология, климатология һәм мохит экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһадиев. Аның фикеренчә, июньдә көндәлек температура көндез 25 градустан югарырак булып торачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2❤1✍1
Башкортстан һәм Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр катнашында күп кешелек сугышулар чыккан.
Бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😁6🤔4🤣4👏1
Украинадагы сугыштан кайткан ике хәрби Татарстан парламентында депутат булырга мөмкин.
"Бердәм Русия" праймеризында Т-80 "Алёша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков һәм Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты — былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар Марат Галиев җиңгән.
Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар быел көз көне үтәрчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын — фирка исемлекләреннән, яртысын — бер мандатлы бүлгеләрдән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤮16🤬4💩3😁2
Халыкара Җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Хан Израил премьер-министрының ни өчен кулга алынырга тиешлеген аңлатты.
"The Times" басмасына биргән интервьюсында ул мисал итеп ХХ гасыр уртасында Төньяк Ирландиядә булган низагны китерде. Хәтта Маргарет Тетчерны үтерергә тырышканнарыннан соң да, британнар ирландларга, анда Ирландиянең республика гаскәре була ала дип, бомбалар атмаган, ди ул.
ди прокурор.
Кәрим Хан Владимир Путинны да халыкара эзләүгә биргән иде. Шуның өчен аны РФ хакимиятләре дә эзләүгә бирде. 20 майда Кәрим Хан Беньямин Нетаньяһуны да, ХӘМӘС лидерларын да кулга алырга кирәк дигән карар чыгарды.
ди Кәрим әфәнде.

"Мин Израил ХӘМӘСкә тиң димим. Израилнең үзен якларга бөтен хокукы бар. Ләкин берәүнең дә хәрби җинаятьләр кылырга лицензиясе юк"
ди прокурор.
Кәрим Хан Владимир Путинны да халыкара эзләүгә биргән иде. Шуның өчен аны РФ хакимиятләре дә эзләүгә бирде. 20 майда Кәрим Хан Беньямин Нетаньяһуны да, ХӘМӘС лидерларын да кулга алырга кирәк дигән карар чыгарды.
"Һәр сабый, һәр хатын-кыз, һәр кешенең гомере кадерле. Без дә шуны ассызыклап тормасак, бездән ни файда соң алайса?"
ди Кәрим әфәнде.
@azatliqradiosi
❤5👏3🤯2
Тышкы эшләр министрлыгы һәм юстиция министрлыгы Путинга "Талибан"ны Русиядәге тыелган оешмалар исеменнән чыгарырга тәкъдим итә.
Моннан тыш, Русия Петербур халыкара икътисади форумында катнашучылар арасында талибларны да күрергә теләк белдергән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Моннан тыш, Русия Петербур халыкара икътисади форумында катнашучылар арасында талибларны да күрергә теләк белдергән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😁8🤬2🤡2👍1🔥1
Американың Лос-Анжелес Сабантуенда 300дән артык кеше катнашкан.
Бәйрәм ике телдә: башкортча һәм татарча барган. Урысча булмаган.
Бу Сабантуйны татар белән башкортлар үзара акча туплап, читтән бернинди ярдәмсез оештыра алган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#башҡорттар #татарлар

❤19👍7❤🔥3🤔2🥱1
Русиядә мобилизацияләнгәннәрне саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр итү очраклары ешайган.
Аерым алганда, контракт имзалаудан баш тарткан мобилизацияләнгәннәрне "чокыр" дип йөртелә торган зинданга ташлыйлар һәм берничә көн узгач штурм бригадаларына җибәрәләр диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Аерым алганда, контракт имзалаудан баш тарткан мобилизацияләнгәннәрне "чокыр" дип йөртелә торган зинданга ташлыйлар һәм берничә көн узгач штурм бригадаларына җибәрәләр диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬8😱3
Бүген, 27 майда Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары Русиядә теләсә нинди чит ил оешмаларын "теләнмәгән" дип танырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен хуплады.
Ул дәүләтнең катнашы булган оешмаларны "теләнмәгән" дип тану мөмкинлеген күз уңында тота. Хәзерге вакытта Русия кануннары "теләнмәгәннәр" арасына бары тик сәүдәгә корылмаган һәм хөкүмәтнеке булмаган чит ил оешмаларын гына кертергә рөхсәт итә.
Үзгәрешләрне биш федераль канунга һәм Җинаять кодексының ике маддәсенә кертергә ниятлиләр.
▪️Русиядә "теләнмәгән" оешмалар исемлеге 2015 елдан кертелде. Хәзерге вакытта анда 160тан артык оешма бар, аларны баш прокуратура белән юстиция министрлыгы "дәүләтнең конституцион корылыш нигезләренә, саклану сәләтенә яки иминлегенә куркыныч тудыра" дип саный. Алар арасында бәйсез медиа редакцияләре (шул исәптән Азатлык радиосы), хокук яклау төркемнәре, экология яки тикшеренү оешмалары бар.

Азатлык Радиосы
Дума комитеты теләнмәгән оешма дип танырга мөмкинлек бирердәй критерийларны арттырды
Хәзерге вакытта Русия кануннары "теләнмәгәннәр" арасына бары тик сәүдәгә корылмаган һәм хөкүмәтнеке булмаган чит ил оешмаларын гына кертергә рөхсәт итә.
🤮8🤡3
Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты җитәкчелегеннән китә
Бу хакта Азатлыкка үз чыганаклары хәбәр итте. Гыйләҗев бу хәбәрне "Бизнес Online"га расламаган да, кире дә какмаган, әмма академия карамагында эшләүче галимнәр аның китәчәген белдергән.
Галим административ эштән бушап, фән белән шөгыльләнергә тели дип хәбәр итәләр.
Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп 2015 елда билгеләнде. Аның җитәкчелегендә Татар энциклопедиясенең 7 томлыгы дөнья күрде.
▪️Май башында Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләргә алышынырга мөмкин, дип хәбәр ителде. Сүз академиянең 6 институты һәм 2 фәнни үзәге турында барды. Мөдир булырга теләгән кешеләр бәйгегә гаризаны 24 майга кадәр бирергә тиеш иде.

🔥4😢2✍1😱1
— Сугыш башланганнан соң бигрәк тә чит илләрдә деколонизация хәрәкәтләре активлашты, милли протест чаралары да ешайды. Татар буларак андый чараларда катнаштыңмы?
— Мине берничә тапкыр мондый чараларга чакырдылар. Үзен "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атаган оешмадан чакырулар булды. Мин ул оешманың бер вәкиле белән Украинаны хуплаган бер митингта очраштым, исемен әйтеп тормыйм. Мин ул хөкүмәтне белмим, мин аларны сайламадым, кемнәр икәнлеген дә белмим.
Шул оешмадан абзый белән мин "Телеграм"да языштым һәм аның позициясе миңа бөтенләй якын булмавын аңладым. Мәсәлән, ул үзе татарча сөйләшми, ләкин Татарстанда бары тик татар теле генә калырга тиеш дип әйтә. Мин аңлаганча, ул Татарстаннан бөтен урысларны куып чыгарырга кирәк дип тә саный. Бу карашлар миңа якын түгел. Ул кешегә "мин сезнең сәяси оппонентыгыз булырмын" дип әйттем.
Бу хәл мине ул оешмадан да, аларның чараларыннан да читләштерде. Ул кешеләр белән мин беркайчан да бер митингларга бармыйм дип хәл иттем. Татар булсам да, урыслар белән проблемнарым юк, Татарстанның бәйсез булган очракта да аларны дискриминация булырга тиеш түгел дип саныйм. Позициям шундый.
Элек Нью-Йорк, хәзер Сан-Францискода яшәүче Ренат Хәйруллин Украинадагы сугышның беренче көненнән үк аңа каршы чараларга чыга. Азатлыкка ул Нью-Йоркта татарча сөйләшү клубын оештырулары, чит илдә татарлыкка күбрәк тартылуы һәм кайбер татар сәяси активистларның карашлары белән риза булмавын сөйләде.
Ренат белән интервьюны 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Ренат Хәйруллин: "Чит илдән татарлыкка башкача карыйсың"
Элек Нью-Йорк, хәзер Сан-Францискода яшәүче Ренат Хәйруллин Украинадагы сугышның беренче көненнән үк аңа каршы чараларга чыга. Азатлыкка ул Нью-Йоркта татарча сөйләшү клубын оештырулары, чит илдә татарлыкка күбрәк тартылуы һәм кайбер татар сәяси активистларның…
👍9👏1🤔1
Лос-Анҗелестагы Сабан туена 300ләп кеше килде!
Иң кызыгы шул: Калифорниядә яшәүче башкортлар һәм татарлар милли бәйрәмне үзара акча җыеп, читтән бернинди ярдәмсез үткәрде.
дип сөйләде Лос-Анҗелес Сабан туен оештыручыларның берсе Айгөл Лайон.
Бу сүзләр белән килешәсезме?
#башҡорттар #татарлар
@azatliqradiosi
Иң кызыгы шул: Калифорниядә яшәүче башкортлар һәм татарлар милли бәйрәмне үзара акча җыеп, читтән бернинди ярдәмсез үткәрде.
"Балаларыгыз белән башкорт, татар телләрендә сөйләшегез. Сезгә үтенечем шул: үзегезнең идентификация булырга тиеш. Сез — башкорт яки татар. Башка милләт үрчетергә безнең мөмкинлегебез юк. Без азбыз"
дип сөйләде Лос-Анҗелес Сабан туен оештыручыларның берсе Айгөл Лайон.
Бу сүзләр белән килешәсезме?
#башҡорттар #татарлар
@azatliqradiosi
YouTube
Лос-Анҗелестагы Сабан туена 300ләп кеше килде
Лос-Анҗелестагы Сабан туена 300ләп кеше килде! Иң кызыгы шул: Калифорниядә яшәүче башкортлар һәм татарлар милли бәйрәмне үзара акча җыеп, читтән бернинди ярдәмсез үткәрде.
"Балаларыгыз белән башкорт, татар телләрендә сөйләшегез. Сезгә үтенечем шул: үзегезнең…

❤17🔥2🥱2👍1